Логотип
Проза

Онык

Хикәя

Дилбәр БУЛАТОВА 
 

Хикәя 

 

– Мөслимова, ординаторскийга керегез әле, – диде Суфия Хәсәновна обход ахырында. 

Палатаның биек түшәмендәге акшар төсле зәңгәрсу ак йөзле, зур яшькелт күзләре төпкә баткан уртача буйлы кыз теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Төсе уңган, кайчандыр кызыл булып, хәзер көлсуга әйләнгән больница халатын карават башыннан алып киде. Аяклары белән кармалап табып, иске чүәкләрне эләктерде һәм янәшәсендәге тумбочкага таянып торып басты. Үзен тыныч кына көткән табибә ханымга ияреп, ишекне курыккан сыман йомшак кына ябып чыгып китте. Чүәкләрен өстерәп атлаганы коридордан бераз вакыт ишетелеп торды: чаштыр-чоштыр, чаштыр-чоштыр... 

– И кызлар, ул чынлап та баласын алмас микәнни? – дип тынлыкны бозды Ирина исемле мөлаем яшь хатын. 

– Сорап торасың тагын! – Кечкенә көзгегә карап каш төзәткән Язилә матур иреннәрен турсайтты. – Күрдегез бит: кичә, имезергә китергәч, борылып та карамады! 

– Йөрәге таштыр аның, – диде боек кыяфәтле Айгөл. Үзе мышык-мышык елый да башлады. – Шундыйларга Ходай нигә бала бирә икән?! Менә мин ничекләр генә сакланмадым, нинди генә кыйбатлы дарулар, яхшы витаминнар эчмәдем! Ә ул... Ыжламагандыр да әле, үзе дә, баласы да таш кебекләр әнә. 

Айгөлне монда, бәби табу йортына алып килгәндә аның хәле бик авыр булган. Кесарево операциясе ясап, үзен дә, баласын да коткарып калганнар. Әмма хатын үзе әйбәтләнә башласа да, сабыеның хәле начар, һаман имезергә китермиләр иде. 

– Тынычлан әле, Айгөл, тынычлан, – дип, аны юатты аны Оля. Адвокат булып эшләгән, җиңел аралашучан һәм бик акыллы бу хатын кемгә дә ярдәмгә атлыгып тора иде. Ул, бәләкәй баланы көйләгәндәй, Айгөлне аркасыннан сөеп алды. – Бетеренмә әле шултиклем! Нишлисең, монда синең гаебең юк. Бары да Ходай кулында, елап кына нәрсә үзгәртәсең инде. Менә күрерсең, балаң әйбәтләнеп китәр. Әрсезләр бит алар, чирле чебеш кебекләре дә шундый үсеп шәбәя, күз ачып йомарга да өлгермисең. Үзең соң, үзеңне «үлә» дип курыкканнарын оныттыңмы? 

– Шулай шул, – дип, яшь аралаш елмайды Айгөл. 

– Беренче коймак төерле була, бер-ике елдан тагын килерсең, – диде һичнәрсәгә исе китмәүчән Язилә. 

– Әнә, Ирина... – дип елмайды Оля. – 21 яшь, кечкенә генә, ябык кына – һәм өч бала анасы! Мин аны урамда очратсам, билләһи, 18 яшьлек кыз дип уйлар идем. 

– Ничек курыкмадың? – дип сорады Язилә Иринадан. – Хәзер бит бер бала табуны да батырлыкка саныйлар. 

– Әллә инде... – Ирина җилкәсен сикертте. – Вадимчигымны имезә идем әле, карыйм, бервакыт корсакта нәрсәдер селкенгән, кыймылдаган кебек. Эчәкләр шешкәндер инде, дип, киттем терапевтка. Ә ул, карт кына яһүд бабае, көлә: «Башка җирең шешкән синең», – ди. «Нәрсә соң?» – дим, котым очып. – Дүрт айлык, шуннан да ким түгел», – ди бу. Шунда гына барып җитте, нишлисең инде, табарга булдым. Гинеколог тирги: «Бу заманда өч баланы ничек карарсың, аборт ясат», – ди. Ничек инде күрәләтә тере җанны кыясың! Без менә алтау үстек, әмма бер дә хәер сорашып йөрмәдек. Хәзер дә, эшләп торсаң, ачтан үлмисең. Әйбер, дөнья чүбе җитми ул, нәфеснең чиге юк. 

– Ә мин алай уйламыйм, – дип каршы төште Язилә. – Җирдә бер генә яшәлә, дөньяның рәхәтен татып калырга кирәк. Модалы киенү, җаның теләгәнне ашау, чит илләрне күрү – болар әллә начар? Әлбәттә, бала да кирәк, тик нигә икәү, өчәү? Берәү артыгы белән җиткән. Нигә хәерчеләр үрчетергә? Минем кызым интекмәячәк, нәрсә тели, барысы да булачак аның. 

– Ә ул бердәнбер балаң чирләсә, йә, тәүбә-тәүбә, бер-бер хәлгә юлыкса? Ә кем белән аралашыр ул? Үскәч, утырып сөйләшерлек туганы да булмаячак бит аның! – Моны Язиләнең сүзләрен күңеленә якын алган Ирина әйтте. 

– Кызлар, кызлар, туктагыз әле, – дип бүлдерде Оля. – Бу шундый четерекле мәсьәлә, без генә чишәрдәй түгел, һәркем үзе теләгәнчә, үзе кирәк дип тапканча яши, шулай бит? Әйдәгез, күңеллерәк нәрсәләр турында сөйләшик әле! Менә мин баядан бирле баш ватам, моннан кайткач, баланы кайчан су кертергә ярый? 

– Врачлар үзләре әйтәләр аны, – диде Ирина. – Әй, мәшәкате күп инде бала карауларның. Караган кеше үзе генә белә. Тотарга да куркасың башта, температурасы күтәрелсә – бетте, «үлә» диеп котың оча. Без беренчесен, Маратны, сәгатьләп кенә ашатып булаштык берзаман. Ачыга инде мескенем, тамак ярып акыра, ә мин елый-елый минут саныйм. Янәсе, китапта шулай кушкан. Аннан кул селтәдем дә, үзем белгәнчә имезә башладым. Күзгә күренеп үсеп китте инде, балакаем. Ә берсендә шулай... 

Сүз бүленде. Баягыдан да кәефсезрәк Рәһинә килеп керде һәм беркемгә дә карамыйча караватына барып ятты. Бик бөркү булса да, башыннан ук одеял бөркәнде. Хатыннар бер-берсенә карашып алдылар. Язилә түзмәде: 

– Суфия Хәсәновна ниләр сөйли? – диде. 

Рәһинә эндәшмәде. Ләкин Язилә туктарга җыенмый иде бугай: 

– Шундый матур баланы ни җаның белән ят кулларга калдырасың, Рәһинә?! 

Рәһинә кинәт одеялын җилпеп ташлап, ыргып дигәндәй торып басты һәм җан ачысы белән, буыла-буыла: 

– Сезнең ни эшегез бар миндә? Нигә бөтенегез миңа каныгасыз? И вообще, миңа тын алырга ирек бирәсезме, юкмы? – дип кычкырды һәм, ярсуына түзә алмый ишекне шапылдатып ябып, йөгерә-атлый палатадан чыгып китте. 

Ул коридорның аргы башындагы тәрәзә кырына барып сөялде. Күз алдында кызыллы-яшелле боҗралар, башы гөжләп шаулый. Тәрәзәне ачып, бераз саф һава сулагач кына сулышы тигезләнде. Шуннан өстә, биек зәңгәрлек кочагында йөзгән ап-ак болытларны күрде. Нинди йомшак, җиңел кебек алар! Югыйсә пар һәм су тамчылары гына инде үзләре, ә матурлар, барыбер матурлар! Һичбер кайгы-мәшәкатьләре, һичбер борчулары юк, адәм баласын сагалаган ялгыш-хаталар, газап-әрнүләрдән дә азат алар. Кешеләр кебек ыгы-зыгы да килмиләр. Тынычлык, табигыйлек, гадилек... Бертуктаусыз агылган болытларга карап тора-тора, Рәһинә үзе дә оча сыман тоелды. Гүя болытлар хәрәкәтсез, ә ул йөзә, каядыр ашкынып оча... Кечкенә вакытта татыган таныш халәт... 

Кычкырып көлгән тавышны ишетеп, Рәһинә күктән җиргә убылды. Каршыдагы терапия бинасы ишеге төбенә җыелган дүрт-биш үсмер егет нәрсәдәндер кызык табып, сыннары катып хихылдыйлар иде. 

«Кемгәдер кызык, ә минем... яшисем килми», – дип уйлады Рәһинә һәм тәрәзә аша үрелеп аска карады. Җир тулы сап-сары яфрак. Больница тирәли утыртылган каеннарның сирәгәйгән, алтын тәңкәләрдәй җемелдәгән яфраклары аша көзге кояшның сөңге-нурлары сузылган. Әбиләр чуагы... Кояш күпме тырышмасын, җәйге егәрлеген югалткан шул инде, көннең бөркүлегендә, һавада адашып очкан пәрәвез учмаларында, каеннар моңсулыгында – көз сулышы, үткән гомернең, булганның үзгәрмәсенә, кабатланмасына сагышлы ишарә... 

Кызның йөрәге кысылды, аң төпкеленнән чиркандыргыч салкын уй калыкты: «Сикер шушыннан! Котыласың! Онытыласың!» Хәле бетте, башы әйләнә башлады, тәрәзә тупсасына бөгелеп төшкән кызны ниндидер көч аска таба тартты. Шулчак битенә ябышкак нәрсә килеп сыланды, Рәһинә, бармакларын көчкә язып, йөзен сыпырды: «Абау, пәрәвез икән, нәни генә үрмәкүче дә бар». Җирәнеп, учын рамга сөртте һәм сискәнеп, тизрәк тәрәзә яңагына ябышты. Төшеп китә ләса! Юк, юк, үләсе килми әле аның. Яшь бит әле ул! Унсигез генә бит аңа! Моннан, икенче каттан сикереп тә, ни үлә, ни кала алмассың. Адәм имгәгенә әйләнсәң, син кемгә кирәк? Мин болай да беркемгә дә кирәкмим инде. Бу каһәр суккан дөньяда кем кемгә кирәк? 

– Әй, кызый, монда парк түгел, марш палатага! – Усаллыгы аркасында Ябалак кушаматын алган шәфкать туташы аны тәрәзә кырыннан куып җибәрде. – Күкрәгеңә салкын тидерергә тырышасыңмы? Синең балаңны мин имезерменмени? 

«Минем хакта белмәгән кеше дә бар икән, – дип уйлады Рәһинә. Һәр хатын, һәр шәфкать туташы аның баласыннан баш тартуы турында беләләр, барысы да тик аның, Рәһинәнең, шундый да әхлаксыз адымны ясарга ничек җөрьәт итә алуы хакында гына сөйләшәләр кебек иде. Менә әле палатадагылар һаман минем тетмәне тетәдер. Кешене хөкем итүе, акыл сатуы җиңел, ә минем урында алар нишләр иде икән? Кая алып кайтсын ул баланы – бер бүлмәле фатирда әти-әнисе белән өчәү яшиләр, бала караватын куярга да урын юк. Аны киендерергә, ашатырга каян акча тапсын? Техникумны тәмамлап, яхшы гына урын булып, эшли башласа, югалмас иде дә... Башланмаган ике елы бар шул. Әнисенә таяна алмый, ул башта ук кырт кисте: «Безгә ышанып, өйгә бала алып кайта күрмә. Үзең абынгансың икән, үзең күтәр. Беренче авырга аборт ясатырга кушмыйлар. Табарсың да, детдомга сдавать итәрсең, хәзер дәүләт ятимнәрне менә дигән итеп карый. Укуыңны да уйла. Күпме хак түләдек. Шулхәтле акчаны суга салабызмыни?» – диде. 

Коридорның каршы башындагы биек ак ишекләр як-якка ачылды. Моңарчы тонык кына ишетелгән бәби елавы яңгырап китте. Имезү сәгате җиткән, балалар бүлегеннән алып чыгып, бәбиләрне аналарына тарата башладылар. Тәгәрмәчле арбага бер рәт итеп тезеп салынган, ак биләүсәләрдән уч төбе кадәр кып-кызыл битләре генә күренеп торган сабыйлар дөнья бетереп елыйлар, озак көттерүгә тәмам ачуланып, ачыгып, үз хокукларын даулыйлар иде. Ашату вакытында тышта йөрергә ярамый – Рәһинә палатага керде. 

Яшь аналар битләренә марля битлек бәйләгәннәр, башларында ак косынка, халатларын салып, ак йокы күлмәгеннән калганнар. «Харап инде, – дип яратмыйча уйлады Рәһинә, – табылган фәрештәләр!» Айгөл боегып үз почмагында утыра. Ул Рәһинәгә ашардай итеп карап алды да тәрәзәгә таба борылды. Оля, Ирина, Язилә, бәбкәләрен көтеп тыпырдаган ана казлар сыман түземсезләнеп, ишек төбендә таптаналар. Шәфкать туташлары аларны: «Барыгыз, бар, керегез, без үзебез кулларыгызга ук кертеп бирербез», – дип әрли-әрли, сабыйларны аналарына тапшырды. Ә Рәһинәнең улын караватка, бөгәрләнеп стенага карап яткан әнисенең аяк очына куеп чыгып киттеләр. 

Язиләнең кызы шар ярып елый. Имчәк тә капмый теге бала, бәбләгәнгә дә туктамый – сынсыз калып акыра. Ана кешенең борыны мышкылдап чыкты, тавышы калтырый башлады. «Миңа акыл өйрәткәндә бик шәбиең, әнә үзеңнекен кара!» – дип усалланып уйлады моны ишетеп яткан Рәһинә. Бераздан туктады кызчык, «чуп-чуп» имгәне ишетелде. Иринаның кызы, киресенчә, йоклый иде. Әнисе аның танавын да кысып карады, тәпиләрен дә кытыклады – бала уянмады. 

– Нинди йокы чүлмәге бу, ә?! – дип сукрана Ирина. – Тәмле сөт иммичә, шешә суырып ятасыңмы икән анда? 

Оля улын имезеп туйдырды да, ике беләгенә салып, аның белән сөйләшә. Нинди ягымлы сүзләре бар, тезә генә: 

– Кояшым минем, тулган аем, якты нурым, йолдыз күзем, лачыным, бәләкәчем! Әбәү инде, карап ятам дисеңме, танырга тырышам, диген. Күзләрең минеке, ә авызың тач әтиеңнеке инде, танавың курнос – бусы әбиеңнеке! И матурым минем, тансыгым минем... 

Рәһинәнең улы кемгә охшаган икән – үзенәме, Марсельгәме? Күз кырые белән генә карыйсы инде әллә? Якында гына ята, аяк очында гына... Йоклыйдыр, мөгаен, тавыш-тыны юк. Кичә кич китергәндә елый иде. Ачыгудан әрнеп елаган сабыен кулларына аласы, күкрәгенә кысып сөясе, тирбәтеп юатасы, исен иснисе килеп китте берчак. Сөт төшмәсенгә кысып бәйләп куйган күкрәкләре сулыгып-сулыгып сызладылар. Тик бу халәт бер генә мизгел, ничәдер секунд кына дәвам итте: тиз генә үз-үзен кулга алды. Кичәге сүзләрне үзалдына кабатлады: «Тынычлан, Рәһинә. Бу – инстинкт, эмоцияләр, сентименталь тойгылар. Хисләреңә ирек биреп, бер һәм берәгәйле ялгыштың, «яратам» дигән булып, алсу болытларда очтың. Нәтиҗә? Ничек диде әле Марсель? «Чираттагы бер мавыгу», «Табигый ихтыяҗ»... Үзеңне йөгәнлә, Рәһинә, акыл белән эш ит!» Әнисенең әйткәннәрен дә хәтерләде: «Балаңа карый күрмә, төшеңә кереп җәфалар, оныта алмый интегерсең...» 

Барыбер тынычлана алмады. Җанын яраланып иңрәгән җанвар үрсәләнүе биләде: «Күралмыйм! Күралмыйм сине, Марсель! Үзем дә бик шәп инде – ачыгавыз, простушка! Мин шул адәмнең баласын, мине кимсеткән, мине таптап үткән кешенең баласын карап үстерим, шуның нәселен дәвам итимме? Юк! Мең кат юк! Бала өчен һәр икебез бердәй җаваплы, аңа кирәкми икән, нигә миңа ялгызым чиләнергә!» 

Әнисенең уйларын сизгәндәй, аяк очындагы бала елый башлады. Бераз елады да, туктап, нәни иреннәрен очлайтып, ими эзләде, биләүсәләрдән котылырга тырышкандай, башын боргалады, кыбырсып маташты һәм баягыдан да ачырак елап җибәрде. 

Рәһинә мәет сыман тик ята бирде. Ирина түзмәде, үзенең һаман йоклаган кызын мендәргә куеп торып, баланы кулына алды. 

– И бәләкәчем, ачыктыңмы? Түз инде, апалар ашатырлар әле үзеңне. Әнә минем Лилечкам да иммәде. Үзем генә имезер идем сине, ачуланырлар, тиргәрләр врач апалар, әйе бит? Йә шешәдән бизеп куярсың... – Хатынның күгәрчендәй гөрләвенә бала тынды, нәрсәдер аңларга теләгәндәй, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып-ачып йомгалады. – Бигрәк тыныч, иплесең үзең, – дип елмайды Ирина, – тфү-тфү, күзем тимәсен! – Бала җылыга, йомшакка изрәп йоклап китте, Ирина аны сак кына үзенең караватына салды. 

Шулчак, Рәһинәнең бәхетенә, ишектән шәфкать туташы керде һәм сабыйларны берәм-берәм җыеп алды. 

Тыштан сызгыру тавышы ишетелде. «Башланды инде Кытай базары», – дип уйлады Рәһинә. Хәзер бер-бер артлы ирләре, әниләре, кайнаналары килә башлаячак. Эт көтүе кебек. Тәрәзәләрне ачып торып сөйләшәләр сәгатьләр буе. Бау төшереп, күчтәнәчләрне дә шуннан гына тартып алалар кайчак. Медперсонал бу хакта белсә дә, өсләренә генә килеп кермәсәләр, артык орышмыйлар. 

Рәһинә йокларга тырышып карады. Тик кеше сөйләшкәндә йоклап буламы? Башта Оляның һәм аның бизнесмен иренең кинолардагыдай культурный, татлы-шикәрле итеп сөйләшүен тыңлап ятты. Аннан Иринаның инде өченче көн кыз тәпие юып йөргән Заһиты килде. Аннан Язиләнең автоматтан аткандай бертуктаусыз тәтелди торган пенсионер әнисе... Соңгысының бозылган пластинкадай бер үк тонда озын-озак сөйләвенә оеп ята икән, Оля эндәште: 

– Йоклыйсыңмыни? – диде ул елмаеп. – Сиңа килделәр. 

– Кем?! – диде Рәһинә, сулышы кысылып. «Әллә Марсель килдеме икән?» – дигән уйдан йөрәге дөп-дөп тибә башлады. 

– Бер әби. 

Аста, каеннар күләгәсендә, башына ак яулык бәйләгән, озын җиңле яшел күлмәк, кара жилет, ак йон оекбашлар белән өр-яңа ялтыр галошлар кигән кечкенә җыйнак гәүдәле карчык, сыңар кулын каш өстенә куеп, алар яткан палатаның тәрәзәсен күзәтә иде. 

– Картинәй! – дип кычкырды Рәһинә. – Нишләп йөрисең? 

– Исәнме, кызым? – диде әби картларча нәзегрәк тавыш белән. – Кертмиләрмени үзегезгә? 

– Юк шул, картинәй. Син ә-әнә тегендәге тәрәзә төбенә бар, анда тынычрак. – Рәһинә палатадашларының тыңлап торуларын теләмәде. – Мин хәзер! 

– Кайчан чыгаралар, кызым? – диде әбисе, оныгы коридор тәрәзәсен ачкач. 

– Белмим. Температура бар бит, уколлар кадыйлар, берәр атна яткырырлар әле. 

– Ябыккансың. Ашамыйсыңмыни? Мин күчтәнәч тапшырдым анда. Кичә килдем Уфага. Әтиең әйткәч, шаккаттым. Тавык сиңа язган икән, суынмагандыр әле, аша! Шулпа хәл кертә ул. Каймак та бар, йомыркалар куйдым. Аша, ташлый күрмә. Бәбәйдән котылгач, тәрбияләнергә кирәк. Ату сөтең дә төшмәс. 

– Әнине күрмәдеңмени? – диде Рәһинә. 

– Командировкада, диде бит кияү. Белмисеңмени? 

– Онытканмын. – «Ул минем хәлләрне белми, – дип уйлады кыз. – Әти сөйләмәгән, күрәсең». 

– Улың имәме? 

– Әйе, – диде Рәһинә, үзе дә сизмәстән. 

– Ирең килеп йөриме? 

– Әйе... 

– Бианаң дамы? «Ярый, ярый, бик әйбәт. Бала яраштыра, кавыштыра ул. Менә дигән торып китәрсез, Аллаһ боерса. Нишлисең, заманасы шундый бит хәзер. Әле бездә Гуля дигән берәү баласын роддомда калдырып чыккан, «Кемнән икәнлеген белмим, мужет, алыр да идем», – дип әйтә ди, оятсыз. Ярар, кызым, бар кер, суык тимәсен. Мин иртәгә тагын килермен әле. Көн өстендә генә урармын дигән идем, болай булгач, дөнья кайгысы юк, тавык-каз чут түгел. Әйтеп киткән идем күршеләргә, искә алырлар. Ир-ат беләмени ул, сиңа бит көн дә шулпа кирәк. Әниеңне әйтер идем, чукына инде акча өчен, шундый вакытта нинди командировка ул! Ярар, кызым, киттем мин, сау бул! 

Вак-вак атлап капкага таба юнәлгән җиңел сөякле Газизә карчык яшәреп киткән сыман иде. Сөенерлек сәбәбе дә бар – нәселләре корымый икән болай булгач, Рәһинәнең малаенда аның, Газизәнең дә, каны агачак бит, Аллаһ боерса. Аның үзенең өч баласы булса да, улын Әфганда һәлак иттеләр, зур кызы белән киявенең, нишләптер балалары юк, карап торганы шул Рәһинә – бердәнбер оныгы... 

Нәрсә дип алдашты Рәһинә... Чыкты да очты шул теленнән. Әнисеннән ул курыкмый. Ә менә картәнисенә башка мөнәсәбәт. Куркамы азрак, әллә ихтирамы бик көчлеме? Һәрхәлдә, аның һәрчак егәрле, тырыш, уңган, берсүзле булуына соклана. Искелеге дә юк түгел әбинең: Рәһинә кунакка кайтса, кичен клубка да чыгармый иде. «Үзебездә мин дус кызларда кунып та калам,  әни ачуланмый», – дип тә карый кыз – юк, Газизә карчык каты тора. «Әйбәт йөре, күз-башыңны уйнатма, тәртипле бул», – дип тукый. «Авыл һаман искечә яши, – дип уйлый иде Рәһинә. – Иске гадәтләр, иске тәртипләр. Бу җәһәттән шәһәрдә тулы ирек. Дискотекалар, кафе, видео...» 

«Шул иске гадәтләрне тотсам, мин, тиле кәккүк, монда күкелдәп ятмас идем», – дип ачынды кыз. Аннан кул селтәде: «Әй лә, бер мин генәме! Бөтенесе дә шулай яши! Просто миңа не повезло...» 

Банкада чәй пешереп азапланган Оля палатага кергән Рәһинәгә күтәрелеп карады: 

– Син татаркамыни, Рәһинә? 

– Әйе. Ә нигә? 

– Тышкы кыяфәтеңә карап, сине рус кызы дип уйларга мөмкин. 

– Хәзер кемнең кем икәнен аермассың да, – дип сүзгә кушылды Ирина. – Барыбер бөтенебез дә русча сөйләшәбез. Мин беренче катта ятканда, үткән атнада инде бу, берзаман яңарак халатлар бирделәр, урын-җирләрне алыштырдылар. Нигә дисәк, телевидениедән килгәннәр икән. Безнең палатага да керделәр болар. Бер күзлеклесе исемлекне карады да: «Әһә, монда гел мөселман фамилияләре икән, – ди. – Хөснетдинова кайсыгыз?» – «Мин», – димен. – «Башкортча, татарча беләсеңме?» – «Юк, мин әйтәм, знать не знаю». Кайсыдыр палатада авылдан килеп эләккән башкирочканы таптылар бугай. 

– Мөселманнар барыбер чиркәүгә йөрми, – диде Оля. 

– Тәүбә, тәүбә, – диде Ирина, үзе дә сизми татарчалап. – Юк, нишләп чиркәүгә барыйм ди мин? Менә, моннан кайткач, баланың кырыгы тулганчы чәчен алдырасы бар, әбиләр җыеп Коръән укытырга, исем куштырырга кирәк. 

Рәһинә шулчак картәнисенең сөйләгәннәрен хәтерләде. «Безнең бабайлар, Казан якларыннан, чукындырудан качып, монда, бу якларга килеп урнашканнар. Денле халык без, иманын сатмас халык», – дип кабатлаганы бар иде аның. Кыз шикләнебрәк уйлап куйды: Балалар йортында балаларны чукындырмыйлар микән соң? Аннан кул селтәде: «Барыбер түгелме инде...» 

Рәһинә татарча сукалый азрак. Әбисе янына, авылга кайтканда өйрәнелгән. Ә болай үзләрендә русча инде, өйдә дә, мәктәптә дә, радио белән телевизор да татарча аз белә. Әтисе белән әнисе үзара сөйләшәләр кайчак. Паспортта язылса да, чынында, Рәһинә үзен татар итеп тоймый. Шул ук вакытта, картәнисе әйтмешли, «марҗа» да түгел. Кем соң алайса? Әллә, шайтаным белсен, башкалар кебек гап-гади бер кыз инде. Ул дискотекалар, кока-кола, шампанское, күңелле компанияләрне ярата. «Ялтыравыклар» группасы кызларына биһуш, модага битараф түгел, матур топ-модельләр төшкән ялтыр тышлы журналларны укый, детектив һәм мәхәббәт романнарын су урынына эчә. Ә инде анда югары материяләр, ниндидер милли тойгылар турында, әйдә, галимнәр, философлар уйласын, аларның эшләре шул. 

Шулай да... Булды бер мизгел... 

Җиләккә барганнар иде, картәнисе, әнисе һәм ул – өчәүләп. Чалт аяз, бик эссе көн иде. Кыска гына үләнле сөзәк тау битендә җиләкне ятып җыймалы – шулкадәр уңган. Чиләкләрен чүмәкәй тутырдылар да тамак ялгарга алып килгән икмәкләрен, чәйләрен чыгарып ашарга утырдылар. 

– Сәхрә чәйләренә җитми шу-ул, – дип, чәйне мактый Газизә карчык. 

– Бер чиләгеннән варенье кайнатсам, икенчесен сатармын, Рәһинә белән килү яхшы булды, – дип сөенә әнисе. 

– Әрәм итеп, – ди әби. – Саталар димени! Кайнат икесеннән дә, кыш буе ашарсыз рәхәтләнеп. 

– Шикәре кирәк бит әле, – ди әнисе. 

Шул булыр инде аның. Балконда ике капчык шикәр комы ята, һаман зарлана, һаман җитми аңа. Рәһинә читкәрәк күчеп, җиргә йөзтүбән капланып ятты. 

Ару-талу белми, чикерткәләр скрипка уйный, чебеннәр безелди, ниндидер кош чүтелдәп тавыш биреп куя – ялан гөж килә. Асфальтта йөреп, йомшак караватта йоклап өйрәнгән Рәһинәгә тәнен кытыклаган үләннәрне, кызган туфракның җылысын тоеп ятуы рәхәт тә, мәзәк тә. Ул яткан килеш кенә үрелеп эре кызыл җиләкне капты, беләгенә үрмәләп тешләшә башлаган усал кырмысканы өреп төшерде. 

Шулчак каяндыр җил исте. Кызган туфрак, яңа чапкан печән, тагын да әллә нинди ят исләр кызның борынын кытыклады. Ят дип, менә бу исне белә ич, таный ич, әнә хуҗасы да – исле чәчәк. Күрер күзгә тыйнак, җыйнак кына үлән инде үзе, ә исе... Тәкәббер розаларың бер кырыйда торсын! Чәчәкне өзеп, йотлыгып тыгыз хуш исне иснәде. Бу ис әллә нинди тойгылар уята, аңардан кояш исе, кылганнар исе, чиксез дала исе аңкый иде. Колагына меңләгән атларның җир дөпелдәтеп чапканы, җилдәй җилгән җайдакларның һай-һаулап оранлаулары, ат кешнәгәне, кубыз-думбра тавышлары, өзәңге-йөгән зыңлаганы ишетелгәндәй булды. Әйтерсең, күзгә күренмәгән гаскәр тарих чоңгылларыннан билгесез киләчәккә ярсып чабып узды. Рәһинә хәтта кылыч-сөңгеләрнең кояшта ялтыравын, җилдә җилфердәгән авыр әләмнәрен дә күрде сыман... 

Нәрсә булды бу? Галлюцинацияме? Кыз бу хакта уйларга иренде. Чәчәкне читкә ыргытты да торып басты. «Күзгә әллә нәрсәләр күренә башлады, – дип сөйләнде ул үзалдына, – башка кызу капты, ахры». 

...Тыштан сузып кына: 

– Рәһинә-әү! – дип кычкырдылар. Ул ашыгып тәрәзә янына барды. Картәнисе борылып килгән икән. 

– Онытып торам, кызым. Бальнистан чыккач, үзегездә бераз юансаң юанырсың, аннан миңа кайтсаң, ничек булыр икән? Кырыгы тулганчы балага көн дә мунча кирәк бит. Ваннада пычтырдаганчы диюем... Авылда һавасы нәрсә дә, суы нәрсә! Утыным җитәрлек, Аллага шөкер, пенсиям бара, күршеләр сөттән өзмиләр. Сүзем шул ие, кызым, уйлый тор. Ярар, киттем мин. 

Әбисенең җитез атлавына оныгы озак итеп карап торды. Олы яшьтәге картәнисенең аның турында кайгыртуына, «ул» дип ут йотып йөрүенә күңеле тулды. Күңеле тулгач, икеләнә башлады. «Әллә баланы алыйммы соң? Минеке бит ул, миннән башка беркеме дә юк бит аның...» Улының салкын караватта ялгыз ятуын уйлады, аның ят кулларда игътибар һәм назга тиенә алмый ятим үсәчәген күз алдына китерде. «Авылга кайтып китсә инде? Сөйләп бирсә, картәнисе аңлар, ярдәм итәр. Хатын-кызның яшәү мәгънәсе бала табу, бала үстерү – бу шулай, тәгаен шулай. Шәһәр тормышы – кырыс, алдаткыч, ясалма тормыш – моны оныттыра, алдата торган кануннарга буйсына... Картәнисе аңлар аны, аңлар... Ул болай да сизенә инде, ахры. Марсельгә төкерим! Ялгыз аналар бер мин генәме? Өч яше тулса, садикка илтермен, эшкә чыгармын, укуны да тырышырмын. Ә оят, хурлыгы? Кеше нәрсә дияр? «Атаң кая?» – диеп, баламны тинтерәтсәләр...» 

– Атасыз бала – ярты ятим, ә анасыз – шыр ятим, – дип каршы төште эчке тавыш. – Сабыеңнан баш тартсаң, әллә рәхәт яшәрмен дисеңме? Вөҗдан газабы гомер буе кимерәчәк, озын төннәрдә йоклый алмый тилмерерсең, вакыт оныттырыр, үкенмәм дип өметләнмә! 

Каршылыклы уйлардан Рәһинәнең башы авыртты, ул, күзләрен йомып, караватына сузылып ятты. Кинәт кенә температурасы төште, ахры, тирләде, гел генә өшеп-туңып торган аяк-кулларына җылы йөгерде. Тагын бер сәгатьтән имезергә китерәчәкләр. Алыр сабыен, мөгаен, алыр... Ниһаять, туйганчы, күзләре талганчы карар үзенә, күкрәгенә кысып бәбләр, имезер... Бәй, имезер дигәннән... Күкрәген кыршау сыман кысып торган җәймә кисәген чиште, рәхәтләнеп, иркенләп тын алды. Сөт төшәр микән соң? Төшәр әле, төшәр, Алла боерса! Тәне иркенәйгән, аңардан да бигрәк җаныннан авыр таш төшкән Рәһинә, торып, әбисе китергән токмачлы тавык шулпасын алды, алтынсу-сары тавык боты төрелгән кургашын чәй кәгазен сүтте. Тамагы туйгач, кәефе бөтенләй күтәрелде, бит алмаларына алсулык йөгерде. 

Инде ул дулкынланып, эчтән калтыранып, сәгать үткәнен саный, улы белән тәүге очрашуны көтә иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай, рәхмәт. Бик рәхәтләнеп укыдым.

    Хәзер укыйлар