Логотип
Проза

Нурлы хатын

Хикәя 

Хикәя                                              

Мин бер хатынны беләм. Ул шундый нурлы, назлы, күркәм ки, сөйләшкәндә сүзе сары май кебек йомшак, бәлзәм кебек сихәтле булып йөрәккә ята. Керфекләренең тирбәлүе бер күрүдә әсир итеп, иркә җил кебек җанга кагыла. Йөреше, хәрәкәте иң күрекле хан кызларыныкы кебек ыспай,  
нәзакәтле. Дөньяда шундый гүзәл хатын-кызлар яшәвенә, аларның соң минуткача садә кала алуына сокланасың. 

Ул сөйли. Аның алсу йөзеннән, мөлаем карашыннан нәфислек бөркелә. Күкрәк моңы белән әйткән һәрбер сүзе йөрәгеңне илһам ләззәтенә күмә. Ул аһәңне һич кенә дә туктатасы килми. Мондый ләззәтле минутларны өзү, әлеге хатыннан аерылу – якты көннән мәхрүм калу белән бер булыр шикелле тоела. Гүя ул үзе дә күңелеңнең ни теләгәнен белә һәм дөньясын онытып шигырьләр укуын дәвам итә. Һай ул тәмле дә, татлы да рухи азык!.. Аның көче, аның тәэсире!.. Үзең белән идарә итә, сүз белән әйтеп аңлата алмаслык халәт туа. Күзләрдән генә түгел, йөрәкләрдән дә көлтә-көлтә нур сибелә башлый. Шигърият очкынының кайнарлыгы бөтен тән буйлап, тамырлар буйлап тарала. Бит алмаларына ялкын булып үрли. Хатын исә салмаклый, тавышын киметә төшә. Үзендәге тылсым могҗизасының кешеләрне шулай «сихерли» алуын күреп елмая. Тыңлаучылар белән мин дә әкрен-әкрен үз хәлемә кайтам. Биеклеккә күтәрелгән җаным, янәдән дә тәнемә төшеп, бүленеп калган тынымны тигезли. Бөтен зиһенемне җыеп, шигъри җанлы хатын турында уйлануымны, аңа соклануымны дәвам итәм: бу нурлы хатынны табып үстергән Ана нинди кыяфәттә икән?! Асыл гәүдәсе кайсы бәхетле затның куенын җылыта? Ир дигәне кадерен беләме, үзенең никадәр сылу бичә белән гомер итүен аңлап горурланамы?.. 

Миндә әлеге хатынны биләп торган, шушы кадәр байлыкка ия булган ирне күрәсе килү, аннан да бигрәк йөзеннән күземне ала алмыйча тыңлаган Нурлы хатынны үз өемдә кунак итү теләге үскәннән-үсә бара. Бу минем алар арасындагы яратышуны, ягъни дөньядагы иң илаһи, иң зур Мәхәббәтне күрәсем килү теләге дә ахры... 

Менә көннәрдән бер көнне табын көйләп аларны кунакка чакырдым. Ризыкларымны бик тә хасиятләп, Нурлы хатынга лаек итеп әзерләргә тырыштым. Билгеләнгән вакыт якынлашты. Ишек катындагы һәр кыштырдауга колак салып, Нурлы хатынның үзеннән дә мәһабәтрәк ирен култыклап, кунакка килүен көтә башладым. Ниһаять, кыңгырау җырлады. Мин, дулкынланып, кунакларымны каршы алырга йөгердем. Ишекне ачып... Нурлы хатыннан беркавым күземне ала алмый тордым да, янындагы кешене күреп, имәнеп киттем. Аның белән янәшә үзеннән бер баш чамасы тәбәнәк, ярым пеләш, лач су булып тирләгән мәхлук бер адәмчек басып тора иде. Раббым-Аллам, ире әллә шушы микән?.. Үз-үземә биргән бу соравым урынсыз иде. Нурлы хатынның хәләле тышкы кыяфәте белән тырнак очы кадәр генә дә үзенә тиң түгел. Мин, югалып калуымны яшерергә тырышып, аларны өйгә чакырдым. Тик никадәр генә тырышсам да, аптыравым чамадан ашкан, кайнар хисләрем яшен суккан кебек юкка чыккан иде. Гүя мин үзем булудан туктадым. Агардыммы, кызардыммы – гаҗәпләнүем йөземдә ни кыяфәттә чагылгандыр – белмим, бары тик Нурлы хатынның беләгемә кагылуы гына мине айнытып җибәрде. Бары тик шунда гына тотлыга-тотлыга кунакларны түргә дәштем. Ир дә, хатын да минем  
каушавымны күреп сагая калды. Нурлы хатын «Әллә иртәрәк килдекме?», «Әллә авырыйсызмы?», «Әллә килүебез вакытлы булмадымы?» кебек сораулар биреп, сәерсенүемә җавап эзләде. Мин, ниһаять, үземне кулга алып, аларны әзерләгән өстәлем янына утырттым. Табыным, чынлап та, кунакларымның бик көтелгән кешеләр булуын раслап тора иде. 

Хатын хәтта: 

– Чакырылган кунакларыгыз соңара, ахры, – дип әйтеп куйды. 

– Юк, башка бер киләсе кешем дә юк. Бүген иң олы, иң кадерле кунакларым – сез, – дип җавапладым. 

Сөйләшеп, ашап-эчеп утырырга куштым. Нурлы хатын, шул әмерне генә көткәндәй, мавыктыргыч итеп сөйләргә, очынып-очынып шигырь укырга кереште. Мөлаем итеп көлде, ягымлы итеп эндәште, сак кына иренә сырпаланды. Ә ир ник кенә бер күз сирпеп алсын да ник кенә бер мәртәбә хатынына кагылып куйсын?! Өстәвенә, мин аның комагайланып ашавын, өстәлдәге нигъмәттән башка һичбер нәрсәгә илтифат итмәвен күреп хәйран калдым. Аптыравым шул дәрәҗәгә җитте ки, гүя мин күпмедер вакытка уйлау сәләтемне җуйдым. Гәүдәм – алар каршында, ә җаным? Җаным тәнемне ташлап китеп барды кебек. Бу юлы ул күккә күтәрелеп, Кояшка якынаеп, тәнемә дәрт-дәрман төяп кайтыр өчен түгел, ә бәлки, бәргәләнә-бәргәләнә елар, әченә-әченә үксер өчен караңгы бушлыкка, упкыннар арасына төшеп югалгандыр кебек тоелды. Тәнемә кире кайтканда, ул тәмам көчсезләнгән, хәлсезләнгән, сулкылдаудан ярсып йончыган кебек иде. Шуңа күрәдерме вөҗүдемне ниндидер дерелдәү биләп алды. Тере мәетнеке кебек сүнгән һәм сүрелгән күзләрем белән текәлеп-текәлеп каршымда утырган парларга карадым. Бу кадәр дә салкын, бу кадәр дә җансыз кешене үз гомеремдә беренче күрүемме әллә? Әллә инде күз тияр дәрәҗәдә сылу, гүзәл хатын янында булганга шулай мәхәббәтсез күренәме бу бәндә? Нурлы хатын сөйләвен дәвам итте. Ләкин бу юлы аның тавышы мине рухландыра алмады. Көтелмәгән тәэсир, язмышның гаделсезлеге хис-тойгыларымны үтереп кенә калмыйча, үземне дә тораташ итеп катырды... 

Нурлы хатын кызгану тулы яшьле карашымны абайлап алды. Әмма иң үкенечлесе – бу юлы җаннарыбыз бер-берсенә тартылмады. Мин хәтта чын йөземне яшереп, елмая, артистланып булса да, аларны сыйлый алмый башладым. Нурлы хатынны жәлләүдән, табигатьнең шундый ялгышларга юл куюына ачуым килүдән әллә кая чыгып йөгерәсем, җирне тырный-тырный сыктап, әрнүемне басасым килде. 

Мәхәббәт! Мәхәббәт!! Мәхәббәт!!! 

Менә нинди икән ул?! Матурлыгы белән күзләремне камаштырган, шигъри күңеле белән җанымны әсир иткән нурлы танышымның мәхәббәте!.. Менә кемне иш иткән дә менә кемне сөя икән ул минем алиһәм! 

Ә беләсезме, ул аны чынлап та сөя, ярата икән бит! Ышанасызмы, сөя, ярата! Ярата, сөя икән!.. Мин бу нәтиҗәне, Нурлы хатынның кершәндәй кулъяулыгын чыгарып, иренең иягеннән агып төшкән майны сөртеп-сөртеп алуыннан, тончыга башласа, сабый баланы сөйгәндәй, ипләп кенә җилкәсенә кагылуыннан, иркә сүзләр әйтеп, аңа сыенып-сыенып куюыннан аңладым. 

– Моңа кадәр мин сезгә шагыйрьләр язган шигырьләрне укыган идем, ә бу юлларны иремә багышлап үзем иҗат иттем, – диде ул, хәләл җефетенә тулган айдай елмаеп карап. 

Иңнәремне терәр ышанычым, 

Аргамагым минем, тулпарым. 

Син булганда гына бәхетле мин, 

Күз алмама торыр җан ярым! 

Аннан, миңа карап, гүяки күңелемдәген укып, җавап бирде: 

– Сез аның кеше янында үзен артык тыйнак тотуына илтифат итмәгез. Ирем мине күтәреп кенә йөртә. Мин бит озак басып тора алмыйм, биеклеккә күтәрелү бөтенләй көчемнән килми... 

Шулчак ирнең ишек ачкандагы тирләгән, башындагы өч бөртек чәченең суга төшкән тавыкныкыдай юешләнеп маңгаена ябешкән кыяфәте күз алдыма килде. Йа Алла! Димәк… бишенче катка?.. 

Мин инде икенче төрле аптырау белән аптырый башладым. Бары тик «а-ла-ай» дигәнне аңлатып, башымны кактым. Соң чиккә җиткән гаҗәпләнүем чынлап та телсез иткән иде мине. Үземнең, ире юк җирдә генә нурлы булып күренә икән бу хатын дип фаразлавым, дөньядагы иң бәхетсез кеше икән дип гоманлавым өчен җир тишегенә кереп китәрдәй булып оялдым. Бактың исә, әнә нинди сирәк, әнә нинди олы Мәхәббәт белән яши икән бит ул. Шул Мәхәббәте бәхетле, шул Мәхәббәте нурлы итеп күрсәтә икән аны кешеләргә... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрәтле язма, рәхмәт. Чыннан да, тышкы кыяфәткә карап бәя бирү бездә киң таралган. Кешенең эчке дөньясына күз сала белмибез шул....

    Хәзер укыйлар