Логотип
Проза

Нәсел агачы

  Республиканың әйдәп баручы гыйльми институтында бүлек җитәкләгән профессор Шәкүров көтелмәгән ачыш ясады: аның улы Вадим наркотиклар белән мавыга башлаган икән бит! Очраклы рәвештә генә белде ул бу хакта. Соң гына эштән кайтканда, улының бүлмәсеннән ишетелгән ят тавышларга игътибар итте. Хатыны Суфия, аның аптырап калганын сизеп алып, таза гәүдәсе белән ишеккә аркылы басты. 

– Иптәшләре килгән иде, комачаулама инде син аларга, – дигән булды ясалма елмаеп. Ләкин күңеленә шик кергән иде Самат Вәлиевичның. Хатынын читкәрәк этеп, ишекне каерып ачып җибәрде. Институтның беренче курс студенты булган улы Вадим шортыдан гына калып диваны буйлап тәгәрәп йөри иде. Анысы гына җитмәгән, кулларын болгап, күзгә күренмәгән затларга  кызык сүзләр сөйли, шуңа  үзе дә  кушылып, шаркылдап көлә. Шаккатты мондый хәлгә галим. Ачуы  ташып чыкты. Нәрсә булганын чамалаган иде инде ул. Кызу-кызу атлап килеп, улын беләгеннән тотып җилтерәтте, кызарып-бүртенеп сорау алырга тотынды: 

– Син ни кыланасың, малай актыгы?  Кем төшерде сине бу хәлгә? Кайда ул агуларың?.. 

 Әмма күзләре тоныкланган малай әтисенең сүзләрен аңлар хәлдә түгел иде.  Бертөрле дә нәтиҗәгә ирешеп булмасына төшенгән профессор бүлмәдән чыкты да, хатынын каршысына утыртып,  сорашырга тотынды. 
 Моңа кадәр бар гаилә эшләре  Суфия җилкәсендә булды. Гади авыл кызы иде хатыны. Кайчандыр техникум тәмалаган егетнең ашханәдә аш бүлеп торучы кызга күзе төште. Озак та үтми бергә яши башладылар. Бердәнбер уллары Вадим туды. Самат Вәлиевич һәрвакыт уку, гыйлем эстәү белән мәшгуль булды. Институтның кичке бүлеген тәмалады, аннан аспирантурада укыды, кандидатлык яклады, докторлык диссертациясен язды. Боларын эш арасында гына башкарды. Көне-төне вакыты лабораторияләрдә үтте, төрле симпозиумнарга йөрде, студентларга лекцияләр укыды, китаплар язды. Һәр минуты исәпле булды фән кешесенң. Шуңа да гаилә мәшәкатьләрен, ышанып,  хатынына йөкләде ул.  Суфия ханым әкрен-әкрен профессор хатыны булуның нечкәлекләренә өйрәнде. Баштарак авыл кызына шәһәр тормышы ят булып торды. Соңыннан үз тиңнәре арасыннан ахирәтләр тапты ул. Матур киемнәр сайларга һәвәсләнде, үз парикмахеры барлыкка килде, төрле салоннарда үз кеше булып китте. Кыскасы, чебеш төсле авыл кызые, карап туймаслык Суфия ханмга әйләнде. Матди яктан ире аны җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә иде. Яши-яши, тормышның бар якларын шомартырга өйрәнде, иренә артыгын сөйләп тормады, үз тормышы белән яшәде. Әмма  Саматы аның өчен һәрвакыт авторитет булып калды. 
   Ничә еллар яшәп, иренең бу кадәр чыгырдан чыкканын күргәне юк иде Суфияның. Тәмам куркып калды ул, бар уйлары буталды. Улы Вадим өчен үләргә риза иде әни кеше. Гомерен багышлады ул бәгырь кисәгенә. Бәләкәй чагында кулыннан төшермәде, сөеп-иркәләп туя алмады. Иренең аңа вакыты юк иде. Шуңа  күңелендәге бар кайнар хисләрен улына бирде. Улын уйлап йокысыннан уянды, улын уйлап йоклап китте. Аны сәгатькә карап кына ашатты, тәмледән-тәмле ризыклар ташыды, иң матур киемнәр кидерде. Аның улы башкалардан аерылып торырга тиеш. Малайныың иркә, үзсүзле, үпкәчел булып үсүен сизмәде дә күзләре томаланган ана. Улы җыен урам баласы төсле булмас инде. Ул бит профессор улы, Суфияның бердәнбере! 
   Ни әйтсәң дә, әтисенә тарткан булгандыр бала, уку җиңел бирелә иде аңа. Башлангыч классларда, өйгә кайткач дәреслекне ачып карамаса да,  гел яхшы билгеләргә өлгерде ул. Югары классларга инде сөйрәлеп кенә йөри башлады. Аңа үз тиңнәре белән урам киләп йөрү, парк-аттракционнарда күңел ачу, компьютерга кадалып утыру  күпкә кызыграк иде. Укытучыларның берничә тапкыр үсмернең дорфалыгына, тупаслыгына зарланганнары булды. Мин-минлеге чамасыз булганын җиткерделәр. Әмма боларның барысын  да йомшак холыклы Суфия иреннән яшереп калды. Нигә аны вак-төяк сораулар белән борчырга, болай да вакыты кысан... 
  Самат Вәлиевич барысына  да каршында утырган хатынын гаепле дип исәпләде. Юктан бар булмый, беренче генә куллануы түгелдер улларының ул зәхмәтне. Сизгәндер, тойгандыр бит улындагы үзгәрешләрне. Нигә вакытында чаң сукмаган, нигә иренә җиткермәгән?  Җен ачулары чыккан иде профессорның. Шуңа да хатынына ашардай булып карап, тегенең бар  фалламаларын ачтырды. Бәхеткә каршы, күптән түгел генә юлыккан икән уллары бу күңел ачуларга. Курсташлары ниндидер кичәдә сыйлаганнар. Аннан соң ике-өч тапкыр кабатланган. Мәктәп елларында берничә тапкыр хәмер эчкән килеш кайтканы булган, алары шома гына үтеп киткән. 
 Менә шундый яңалыклар белән караватына ятты Самат Вәлиевич. Ничә еллар бер фатирда яшәсәләр дә, улын ныклап белми иде  әти кеше. Нинди ныклап ди, бөтенләй белми дияргә була. Бала чагында җитәкләп уен мәйданчыгына алып чыкканы булмады. Зоппаркка барып җәнлекләр карамадылар. Эссе көндә тәмле  туңдырма алып сыйламады улын, таганда атындырмады. Бергәләп кармак белән балык тотып та утырмадылар , алтын көз көне кәрҗин тотып гөмбә дә җыеп йөрмәделәр. Булмады андый хәлләр, булмады. Бергә утырып сөйләшкәннәрен, фикер уртаклашканнарын да хәтерләми. Чөнки профессорны һәрвакыт  бик мөһим эшләр көтте, дөньяви мәсьәләләрне хәл итеп яшәде ул. 
  Шулай итеп, улы ата тәрбиясен күрмәгән булып чыкты. Бу якны күз уңыннан ычкындырган икән бит Самат Вәлиевич. Киләчәктә күпмедер вакыт бүләргә кирәк булыр бу мәсьәләгә. Туеп сикергән малай, тиз арада тәртә арасына кертергә кирәк. 
  Саматның әтисе каты куллы кеше иде , мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Дүрт  малай үсте алар. Яннарында тагын өч кыз да бар иде бит әле. Каты куллы булмый кара! Күп сүзле түгел иде әтисе, бер әйтер –  берәгәйле әйтер. Ул кушканны үтәмәгәннәрен күрсә – бер генә карар. Аның карашын күтәрә алган кеше булмагандыр авылда. Матчада һәрвакыт чыбык кыстырулы торды. Анысы да еш урыныннан кузгала иде. Ачлы-туклы яшәделәр, һәр кабым икмәк исәптә булды. Әтисенең  ит бүлгәне әле дә күз алдында аның. Сеңерле җирләрен сайлап, кисәк-кисәк кисеп, балаларның алларын ыгрыта иде әти кеше. Очып килгән уңайга тотып алып, кабып йоталар иде малайлар һәм комсызланып тагын карыйлар иде әти кулына.  Ике абыйсы үсмер чактан ук эшли башлады. Самат мәктәпне тәмамланганда җилкәләре киңәйгән иде аларның. Тормыш та җитешрәк була башлады. Шуннан әйттеләр алар Саматка: «Ичмасам, беребез кеше булсын. Давай, син укы, энекәш. Без хәлдән килгән кадәр ярдәм итәрбез», – диделәр. Авыл кешесенең ярдәме нәрсә, бәрәңгедән, ипидән өзмәделәр, шул булды. Авыр укыды Самат, шуңа да  тәртип бозу, ялгыш юлны сайлау башына да кереп чыкмады.  Ә менә улы ычкынган бәйдән. Вакытында кулга алырга кирәк булыр аны... 
Икенче көнне профессор эшкә бармады. Коллегаларын телефон аша кисәтте дә  чирдән  газапланган улын машинага утыртып  үз клиникаларына алып китте. Аның уенча, яхшы врачлар тиз  тәртипкә китерергә тиеш иде  улын. Абруйлы профессорны игътибар белән тыңладылар, Вадимны палатага урнаштырдылар, анализлар алдылар. 
– Борчылмагыз, хөрмәтле профессор, безнең бу чир белән көрәшү буенча тәҗрибә бар. Яман гадәтеннән арындырырбыз, барысы да яхшы булыр, –дип озатып калды хастаханә наркологы.  Суфиясы елап җибәрде күз карасын дәваларга салып кайтканны белгәч. Тиз генә җыенып, хәлен белешергә китте. 
Самат Вәлиевич башкача улы янына барып йөрмәде, вакыты тыгыз иде аның. Врачлар үз эшләрен беләләрдер, дип тынычланды. Әмма  теге нарколог аңа  телефон аша Вадимның атна үткәч тә палатасыннан качканлыгын хәбәр итте. Бу яңалык аяз көндә яшен төсле булды әти кеше өчен. Ничек ул  киребеткән малай  әтисе сүзләрен аяк астына салып таптый? Нинди башбаштаклык күрсәтә? Өйгә дә кайтып күренми, кайдадыр гаип булган... Суфиясы, күз яшьләренә төелеп, бөтен Казан буйлап үзенең алтын бөртеген эзләде. Иптәшләрендә булды, дусларыннан сорашты, уку йортына барып йөрде. Өч көн дигәндә суырылып киткән, өс-башы таушалган Вадимны җитәкләп кайтты ул. Каны кайнаган  Самат Вәлиевич  аш бүлмәсендә тамак туйдырып утырган улы янына очып чыгып җитте, иң әшәке сүзләр белән тегене хурларга тотынды. 
– Кычкырма миңа, – диде улы кинәт, – мин сиңа бала-чага түгел. Миңа унсигез яшь инде. Ничек телим – шулай яшим... 
– Син, сабакы малай, минем ашымны ашап утырасың, ашаган табагыңа төкерәсең. Маңка әле син, беләсең килсә... – дип дәвам итәргә теләгән иде Самат Вәлиевич, улы кулындагы калагын өстәлгә куйды. 
– Ярар, башкача синең икмәгеңне ашамам , үз тамагымны үзем туйдырырмын, эшкә керермен, – диде тыныч кына Вадим. 
– Өйдән бер адым читкә атламыйсың! Укуың да кирәкми. Адәм кыяфәтенә кергәнче ишек янына барма, бикләп куям, – дип тәмам кызды профессор. Мондый сүзләр көтмәгән иде ул улынннан. 
– Мин качып китәм. Син мине бәйләп куя алмыйсың, – диде дә улы үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Ташып барган хисләренә баш була алмыйча, Самат Вәлиевич саф һавага чыгып китте. Кызу-кызу атлады ул шәһәр урамнары буйлап, яз җиткәнен, табигатьнең уянганын да сизмәде. 
Баштарак берсеннән-берсе кырысрак чараларны күз алдыннан үткәрде. Төрле-төрле җәзалар уйлап тапты улына. Йөри-йөри, уйлары бераз тәртипкә килә башлагандай булды. Аек акыл кайтты аңа. Беренчедән, улы белән беррәттән, үзе дә гаепле  бит ул бу очракта. Ул ясаган хата – ул төзәтергә тиеш. Иң мөһимен күз алдыннан ычкындырган бит. Язган том-том китапларыннан, ясаган ачышларыннан  үз газизенең кыйммәтлерәк булуын оныткан. Ул җаваплы баласының киләчәге өчен. Нәселе алдында җаваплы ул, Шәкүровлар нәселе алдында. Киләчәккә кемне юллый ул үз гаиләсеннән? Шәҗәрә килеп анда өзелерме икәнни? Бердәнбер улы,  наркотиклардан кешелектән чыгып, бер доза өчен җанын фида кылырга әзер булып, берәр притонда яшьли дөньядан китеп барырмы? Ничек кенә боргалама, шуңа таба бара эшләр... 
 Озак йөрде  профессор саф һава сулап, караңгы төшкәч кенә өенә кайтты. Хатыны пешергән аштан баш  тартып, урынына кереп бөгәрләнде. Йокысы йокы булмады, әмма бу сазлыктан чыгу юлы төсмерләнде шикелле  башында. Хәрби хезмәттәге старшинасы  Опанасенко юнәлеш бирде. Бар солатдар хөрмәт иткән старшинаның алтын сүзләре бар иде: «Делай как я!» Иң беренче үзе керә иде утка да, суга да, артыннан солдатлар да тартылдылар. Улы  Вадим кычкыртып, куркытып тәрбияләр чордан үткән, бөтенләй сындырып куюың бар. Икенче төрле алым кирәк бу очракта... 
 Күңелендә өмет уянды Самат Вәлиевичның. Беркемгә берни әйтми генә  уйларын тәрипкә китерде ул, алдагы эшләрен планлаштырды.  Атна башында җитәкчесе өстәленә бер ел ял сорап язылган гаризасын салды. 

– Шаяртмагыз, Самат Вәлиевич, шундый  җаваплы  тәҗрибәләр алдында торабыз. Сездән башка без ике кулсыз калабыз ич, – дип  аяк терәп карышты җитәкче. Әмма Шәкүров үз планын тормышка ашыру уенда иде инде. Кәгазь эшләрен бетергәч, кичке якта үзенекеләргә хәбәр салды: 

 – Без иртәгә Вадим белән Дуванга кайтабыз! 

 Башкортстаннан иде чыгышы белән Самат, адашырлык Урал  урманнары ягыннан.  Бу сүзләрдән хатыны сүзсез калды. Улы Вадим: 

– Әти, минем укып йөргәнемне беләсеңме син? –дип сорауга сорау белән җавап бирде. 

– Уку качмас, –диде битараф кына Самат Вәлиевич. –  Укырга кайчан да соң түгел. Аннан мөһимрәк эшләр бар бу җирдә... 

Иренең чынлап шәһәрне ташлап китәргә җыенганын аңлап алып, елый-елый такмакларга тотынды Суфия: 

– Анда ни калган сиңа, җәһәннәм уртасында?  Бала турында уйлар идең әзрәк. Үзең дә яшь кеше түгел бит. Ни эшләргә җыенасың карурманда?.. 
– Нинди бала? Унсигез яшьлек ир-егет ул. Без анда туган нигезгә өй күтәрәчәкбез аның белән. Юан нарат бүрәнәләреннән  күккә ашкан яңа өй! Балта эшенә өйрәнер, кешеләр белән аралашыр,  авырлыкларны татыр. Минем туган якларны күрер. Бер тапкыр да булганы юк бит. Ята монда таш капчыкта... 

  Юлсыз-нисез кечкенә Морадым авылына мең бәлаләр белән барып җитте юлчылар. Монда Саматның олы абыйсы төпләнгән иде. Аның белән аулакта калып бар борчыган фикерләрен таратып салды Самат, абыйсыннан ярдәм сорады. Җәй башында  әтиле-уллы йөз кубометр делянканы  эшкәртергә алындылар. Шунда ук елга буенда шалаш кордылаар, шунда йокладылар, шунда ашадылар. Әлбәттә, авылдашлары агачларны аударып бирде аларга. Әмма калган эшләрне барысын үзләре башкарды. Вадим бензин пычкысында эшләргә остарып китте. Балта тотарга өйрәнде. 
 Җәйге кичләрдә учак каршысында утырганда төрлесе хакында сөйләштеләр. Самат үзенең балачагыннан башлап, бөтенесен сөйләп чыкты улына. Ниндидер сораулар буенча бәхәсләштеләр, уртак уйлар туды. Эш якынайта бит кешене. Авыр эш – бигрәк тә. Чын-чынлап якынаеп китте алар. Урман һавасы килеште Вадимга: тәннәренә ит кунды, мускуллары кабарды, гомумән,ирләр кыяфәте керде. 
 Агачларны  нигез кырына ташып, бура бурарга алындылар. Бу эшкә күмәк көч кирәк. Авыл ирләре теләп булышты. Вадим башкалар белән иңгә-иң торып эшләде, төрлесен күрде, төрлесен ишетте. Ир булып, бу җиргә нык басып, кешеләрнең ниндирәк булганын аңлады. 
  Көз җиткәндә бураны нигезгә күтәрделәр, кыегын яптылар. Әмма калган эшне тәмамлый алмый калдылар. Саматны инфаркт аяктан екты. Шулай да табиблар саклап кала алды гомерен. Улы  Вадим әтсенең караваты яныннан китмәде. Бер көнне ялгыз калган чакларында: 
– Кичер мине, әти. Юләр булганмын, сиңа, әниемә күпме хәсрәтләр китердем. Менә мондый хәлдә калмас идең мин акыллырак булсам... – диде. 
– Барысы да тәртиптә, – дип җаваплады иркен тын алып әти кеше. – Ялгышкан чаклары да була адәмнең. Иң мөһиме: нигезе нык булсын, ул вакытта туры юлдан тайпылмый ул. Менә төзелеш эшләрен тәмамлый алмадык, шунысы эчне пошыра... 
– Аны мин тәмамлармын, әти, – диде  ышанычлы итеп  Вадим. – Нык нигезгә күтәрдек бит без аны, калган өлеше дә нык булыр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярар, этисе акыллы булды, бик сонламыйча дорес фикергэ килде. Э Суфия- булды ни дэ- булмады ни матурлыгын, куп матур кулмэклэрен, акылын булмаса...

    Хәзер укыйлар