Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 4.

("Минем беренче гомерем" әсәреннән)

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе
Балачагымнан таныш кабасында тәрәшледән җай гына йон сава, зырылдатып орчыгын бөтергәләп-биетеп җеп чорный. Бер уңайдан көйләп тә куя:
...Кар ява буран юкка;
Елама, җаный, түкмә яшең,
Бетермә күзең юкка...


Көрсенеп ала да ялгап китә:
— Апам Миңлегаян вафат булгач, Фазылгәрәйне ятим итмәс дип, Габделхак җизни мине сораган әтидән... Галиуллама алыштыраммы соң! Үзе ишеткән дә, урамнан шушы җырны җырлап узды. Вәгъдәләшкән идек, төенчегем әзер — шул төнне ябышып чыктым.
Әнкәй яңадан ул көннәрне кичереп дулкынлана, фәлән егет тә сүз кушып караган икән — телендә Галиулласы, җавабында ул! Тәрәшледән ак йон җебе саумый, җыр савадыр әнкәй, Җырында уйларының безгә ишетелгән өлеше:
— Күз алларыма китерәм,
Сөйләштерәлмим генә...

Мин дә әткәйне күз алдыма китерәм, мин дә сөйләштерә алмыйм. Тавышы ничегрәк иде әле, хәтерлимме? Әнкәй хәтерли микән? Сорый алмый калам, йәнә җыр:
— Аерым-аерым түтәлләр...
Без аерыллык — буллык вәйран,
Аерылмасын бүтәннәр...


Унөч ел гына бергә яшәп калганнар. Үз гомеремә күчереп карыйм да — бигрәк аз. Бердәнбер мәхәббәтенә — изге хискә табынып, тугрылыклы яшәде. Әткәйнең үлгәненә, дөньяда юклыгына ияләшә алмады, ышанырга теләмәде. Әткәй дә өметкә урын калдырган:
— Мин югалмам, ниләр генә булса да — көт! — дигән сугышка киткәндә. Истәлеккә, вәгъдә билгеседәй, гәрәбә муенса калдырган. Ул гәрәбәләр яңа аерган балдай үтә күренә, саф-сары иде. Алып карарга, уйнарга ярата идем. Колакка чалынып калган: гәрәбә яна, ди. Берсен генә, бераз гына сынап карамакчы идем. Гөртләп кабына икән — төтенсез яна! Тиз генә өреп сүндердем. Шул кадәр януга күмергә калыр дисәм, пешкән тән сыман әз генә кабырчыкланган.
Гәрәбәләрне әнкәй санап-барлап кына тора иде: утыз өч! Тол калып әткәйне көткән, дөньяда ансыз яшәгән еллары да утыз өч булды. Сап-сары гәрәбәләр тоныкланды, сагыну сагышлары сүрелмәде. Гәрәбәдәй дәртләп кабынган үкенеч-әрнүләр эчтән янган, төтенсез янган:
Уф дигәндә килмә якын —
Янарсың ялкынынла...


Мәңге тынгы белми дулкынланган диңгез сагышыдыр ул гәрәбә, тозлы яшь бөртегедер. Безнең хатын-кызлары элек-электән диңгез зиннәтләрен үз иткән: энҗе, мәрҗән, гәрәбә тагарга яраткан. Әлмисактагы әбиләрдән, диңгез буенда яшәгән борынгы кавемнән канда күчеп килгән ихтыяҗ-теләктер әллә бу йола? Кай заманда да муеныннан гәрәбә сагышы төшмәгән: аерылу да, сагыну аның язмышы.

Җепкә тезелгән гәрәбә хәле четерекле — кеше гомере сыман. Өзелеп, идәнгә сибелгән чакларда әнкәй каушап кала, яман фал дип курка. Чүплибез, тезәбез — кат-кат барлап, саныйбыз. Гәрәбә тәнгә сихәтле, файдасы бар, дия башлады соңгы елларда әнкәй. Шулайдыр, мин дә ышанам — сөйгәненнән калган ядкарь бит. Һаман көтә, гәрәбәләрен сыйпый-сыйпый төшен юрый:
— Исән ул, кайтыр атаң. Әйтәм бит, төшнең җиде көннән, җиде елдан, унҗиде елдан рас килә торганнары була, утыз җиде елдан да буладыр. Менә күрерсез, алла боерса.

Булмады шул. Утыз өч ел көтсә дә кайтмады. Үз гомере өзелде, гәрәбәсе калды. Сап-сары, сагыш-сары гәрәбәләрне мин саклыйм. Әнкәйнең ышанычы үлмәде:
Миннән соң кайтып керсә нишләрсең? Шул хәтле көтеп-көтеп...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    15247
    3
    180
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    5184
    7
    93
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5763
    5
    80
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    6379
    0
    57
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 ноябрь 2020 - 21:49
    Без имени
    Армиядән кайткач йоклаган, малай белеки. Ә кыз 9 сыйныф та укый. Нәрсә кызны, армиягә хәтле туган мени
    Урланган бәхет
  • 30 ноябрь 2020 - 11:34
    Без имени
    Менә шул Элмир белән яшәп карагач беләсез инде аның нинди яхшы кеше икәнен. Ир кешенең беренче бурычы гаиләсен карау,дуслар аннан.
    Чын дус – чын ир түгел...
  • 29 ноябрь 2020 - 18:24
    Без имени
    Эе. Мин уземдэ почти шул хэлдэ. Квартираны узебез телэгэнч э узгэрттек. Мин энинен7 дэн 1 исэн калган баласы. Ин олосо. Энинен хэтере узен тотошо узгэргэч энигэ кайтып анда яшэргэ булдык. Хэсрэт бетергэндер. Эти б, ндэ 25ел тороп калдылар. 6 Ир баланы югалту да зур кайгы. Хэзер иялешэбез инде. Дэшмичэ торсан утэ. Алар узлэренчэ барында эшлисе килэ. Чирлим дип эйтсэ давлениесн тикшереп температурсн тикшерэ башласам авыртмый инде ди. Берэр жиргэ бара башласак какая китэсез озаккамы ди. Уземгнэ чыгып китсэм звонить итэ. Кая йорисен дип.сораулар Ява. Эйтерсен усмер чак. Гаилэ дуслары на барсак мин каламмы ди. Беренче айларны авыр булды. Акылларыда узгэрэ. Яшедэ оло 80.ихтибарны узлэренчэ жылы караш хормэтне нык телилэр. Хэтеремдэ югала. Начарлык эшлэсэдэ мин тугел ди.
    Әни белән нишләргә?
  • 28 ноябрь 2020 - 17:20
    Без имени
    Бик дорес эшлэгэнсен Раил молодец,авыл егетлэре тыйнак,сабыр шул
    Хатыныңа беркайчан да хыянәт итмәячәгеңне аңлап кайтып киттем. Тик миңа хәзер нишләргә?..
  • 28 ноябрь 2020 - 20:04
    Без имени
    Әсәр ошады...
    Иясез шатлык № 5
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...