Логотип
Проза

​Әнкәй истәлегенә

 (Люция Әблиева)


          Бер көнне безнең капканы кайгыларның иң ачысы, югалтуларның иң зурысы килеп какты. Кадерлеләрнең дә кадерлесе, изгеләрнең дә изгесе – әнкәебез мәңгелеккә безне калдырып китте. Тәкъдир безне, сынар канатларыбызда сыналыр өчен, декабрьнең үзәккә үтә торган суык көннәренең берсендә тормыш күгенә ыргытты. 
           Дәваларга бирешмәслек каты авыру чигенергә уйламады, чирне беребез дә жиңә алмадык. Юк, бу югалтуның күтәреп бетерә алмаслык авырлыгын иң көчле йөрәкне дә шартлар дәрәҗәгә җиткергәнен  сүз белән сөйләп тә, һушларны югалтканчы елап та аңлатып бетереп булмый. Бу югалту күңелдә була торган иң нечкә кылларның да нечкәләренә үтеп кереп тетрәндерде, бәгырьләребезне телгәләде, күңелләребезне чатнатып, чәлпәрәмә китерде. "Әнкәй" дигән татлы төшебезнең тәме бары иреннәрдә генә калды. Язмыш әткәйгә толлык күлмәген көчләп кидереп, безне, биш баласын, күмәк килеш ятим калдырды... 
Үзең белән әнкәй алып киттең, 
"Әнкәй" дигән изге сүзкәйне. 
Олы кайгыбыздан янып-көеп, 
Озатабыз асыл йөзкәйне. 
Юллар җиңел булмый, иң авыры 
Соңгы юлга икән озату. 
Соңгы юллар бик кыска булса да, 
Озын икән кайгы тарату. 
          Йөзеннән бервакытта да елмаю китмәгән, зәңгәр күзле, озын кара толымнарын пөхтә итеп җыеп куя торган, ягымлыларның ягымлысы, безнең өйнең генә түгел, бөтен авылның, тирә-якның яме булган әнкәебез бары илле сигез яшендә кинәт кенә дөнья куйды. Аның кебек тормышны жаны-тәне белән яраткан, хезмәттән ямь табып, үзенә авырлык килгәндә дә, башкаларга гомер буе яхшылык, игелек кылып, акыллы һәм төпле киңәшләрен биреп, дөнья бизәге булып яшәгән кешеләр бик күп түгелдер ул. Әнкәебезнең чәчәкләр яратуына, бакчабызда иртә яздан алып, беренче карга кадәр чәчәкләрнең үзе кебек нур чәчеп утыруына, сөттән дә ак итеп, бөтен кешене сокландырып, юып эленгән керләренә, өй эченең пөхтәлегенә, үзенең ыспайлыгына, пешергән тәмле ашларына сокланмаган кеше бик аз булгандыр.
Бер кайтканда әнкәй керләр уа, 
Бер кайтканда икмәк пешерә. 
Оек-бияләйләр бәйләп куйган, – 
Кай арада икән өлгерә? 
Өй эчендә нурлар уйнап тора, 
Тәм-томнардан сыгыла өстәлләр. 
Ел әйләнәсенә гел чәчкәдә 
Тәрәз төбендәге ал гөлләр. 
Урын-җирләре дә чиста аның, 
Ишегалларында пөхтәлек. 
Синең уңганлыкка, булганлыкка 
Бөтен авыл торды сокланып. 
Гомеркәең генә кыска булды, 
Үрнәк булса да бар тормышың. 
Ап-ак өйне кара кайгыларга 
Төреп үпте ачы язмышың. 
          И әнкәбез! Барлык яхшы, күркәм сыйфатларны да берүзеңә ничек кенә сыйдырдың да, ничек кенә җыя алдың икән син?! Тормышның давылларына һәм михнәтләренә бирешмичә, безне әткәебез белән бергә тәрбияләп үстереп, укытып, матур итеп туйлар ясап, үзең дә шуларның куанычларын күрер көннәрдә генә нигә соң арабыздан китеп бардың, әнкәй? Сиңа бәйләтәсе яулыклар, кидерәсе күлмәкләр, ашатасы тәмле ризыклар, җанны эретерлек ягымлы сүзләр – барысы да, барысы да безнең бурыч булып калды. Соңгы көннәребезгә кадәр тынгылык бирми торган олы бурычыбыз булып калды, әнкәй, синең каршыңда. 
         «Сабыр төбе – сары алтын», диләр. Юк, сары сагыш бугай ул. Чөнки еллар узган саен сине сагынуларыбыз, сине юксынуларыбыз арта гына, әнкәй! Менә егерме биш  ел инде безнең күгебездә иртән иртүк – болыт, иртән иртүк яңгыр ява, челлә кояшы да бозлы күңелләребезне җылыта алмый, ә үзебез хәсрәт диңгезендә йөзәбез. Әнкәйне беркем дә алыштыра алмый икән! 
        Әгәр дә бу дөньяны калдырып киткән якыннарыбыз иксез-чиксез галәм киңлегеннән килгән ерак авазларны ишетү сәләтенә ия булсалар, әнкәй, мин ышанам, безнең сагыну-юксынуларыбыз сиңа да барып ирешкәндер. Беләм, әгәр синең кулларыңнан килә торган әйбер булса, балаларым зарыгып көтә дип, оҗмахларны әллә кайчан ташлап кайткан булыр идең, әнкәй! Тик… Фани дөньяларда безгә башка очрашу кушылмаган, җир өстендәге фарыз ризыкны сиңа бик иртә, бик иртә җыеп китәргә язган булып чыкты... 
      И әнкәй! Сиңа атап укыган догаларабызны, биргән хәерләребезне Аллаһым үзе кабул итсә иде! Дөньялыкта алып бетмәгән рәхмәтләреңне сина ахирәттә алырга язсын. Җаның, әнкәй, оҗмахларда булсын!
Кабереңә, әнкәй, аяк тартмый, 
Син тересең кебек, тересең. 
Туган йортка карап юлга чыгам, 
Уйларымнан, әнкәй, чыкмыйсың. 
Ак яулыгың бәйләп башкаеңа, 
Билләреңә салып алъяпкыч. 
Исән булып, кулларыңны җәеп 
Йөгерә-атлый, әнкәй, каршы чык! 
…Капка төпкәйләре буш кына, 
Әнкәй юк шул, юк шул, юк кына. 
Четердәшеп йомыла күзләрем, 
Дерелдәвек ала тезләрем. 
Хәлем бетеп шунда тукталам, 
Мин бушлыкка икән тукталам. 
Әйләнеп карыйм да зиратка, 
Аякларым атлый шул якка. 
…Каберең өсте тулы чәчкәләр, 
Әллә кайдан балкып торалар. 
Әнкәй бәгърем, синен язмышың –
Тәкъдирләрдә киткән ялгыштыр. 
Син яшәргә тиеш, яшәргә, 
Мин көләргә тиеш, көләргә! 
Төзәтергә шушы ялгышны, 
Ходай, бирче миңа ачкычны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар