Логотип
Проза

Әнкәй бәрәңгесе

Бу юлы авылга кайткач, Нәзилә әнисе карчык белән ныклап сөйләшергә булды. Бар туганнарын да борчыган мәсьәләне кабыргасы белән катгый гына куярга карар кылды...

Бу юлы авылга кайткач, Нәзилә әнисе карчык белән ныклап сөйләшергә булды. Бар туганнарын да борчыган мәсьәләне кабыргасы белән катгый гына куярга карар кылды. Күпме интектерергә була 93 яшьлек карчыкны?! Инде балалары ничә еллар әйтә килсәләр дә, Хәлимә карчык үзенекен итә – бакча тутырып бәрәңге, яшелчә утырта һәм юк хәле белән җир казып, су сибеп, чүп үләне утап азаплана. Гөлләр үстереп маташуына, яшелчә үстерүенә күз йомарга да булыр иде, ә менә әниләренең бу яшьтә олы бакча тутырып бәрәңге утыртуларына карчыкның ике улы, өч кызы бик тә каршы киләләр. Булышмыйлар түгел, бик булыша балалары Хәлимә карчыкка. Арада иң миһербанлысы булгангамы, иң якын яшәгәнгәме, төпчек улы Азамат әнисе өчен өзелеп кенә тора. Картлыгын шатлыкка әйләндерү өчен барысын да эшли булдыклы Азамат: аның тырышлыгы белән карчыкның өендә суы-газы да бар, төзек, нурлы йорты да балкып тора. Гаиләсе белән кайтып, бәрәңгесен утыртыша, күмешә, алыша. Биш баланы интегеп үстерүенең саваплы әҗерен күреп, аларга рәхмәт укый-укый, бәхетенә кинәнеп олыгая бара шулай. Гомеренең иң бәхетле чоры кайсы, дип сорасалар, ул, нәкъ бүгенге чагы, дияр иде. Колхозга таяк саны өчен бушлай тир түккән чаклар, шөкер, артта калды. Балаларны ничек киендерергә-туйдырырга белмәгән акчасыз авыр чаклар да үткәннәр офыгында, еракта калды. Биш бәгырь җимеше үсеп кеше булдылар. Әллә кем булулары түгел, ә йөзгә кызыллык китермәүләре мөһим. Картайган аналары өчен бишесе дә әни дип өзелеп тора. Балаларның күмәк тырышлыгы белән йорт-җире төзек, тәрбияле. Кышларын әниләрен алып китәргә, миңа да, миңа дип чират торалар. Балаларыңа биргән тәрбиянең дөрес булуын-булмавын әнә шулай картлык күрсәтә. Әби, үзе әйтмешли, уч тутырып пенсия ала. Эшләп-эшләп тә бу хәтле акча күргәне юк иде әле – ничек канәгать булмассың?! Кыскасы, карчык картлыгына бик тә шөкер, тормышыннан бик тә канәгать. 

 Гомере эш белән үткән карчыкка шулай да нидер җитми. Күңеле теләгән бар нәрсәсе бар, ә менә кул-аякларның җегәре китте, буыннарда хәл калмады, ә барыбер җир җимертеп эшләп йөрисе килә! Кул кушырып утыра торганнардан булмады шул ул. Гомере буена таң әтәчләр белән уянды. Мәрхүм ире тормыш көтәргә әллә ни һәвәс булмады булуын. Шуңа күрә Хәлимә, җигелеп, аның өлешен дә тартты. Балалары үсә торды, кул арасына керә торды. Инде менә унынчы дистәне ваклагач, сәламәтлек киткәч, бераз булса да ял итәргә вакыт тәтегәнгә сөенергә тиеш кебек. Ә сөенә алмый. Гомере буена эшләп, арымады түгел, бик тә арыды. Шулай да эшсез үткән көннәре әйтерсең лә заяга уза. Кайчандыр мәңгелек тоелган гомернең дә бик тә чикле икәнен, үзенә насыйп язган һәрбер көннең бәясе алтын икәнлеген аңлау да һәр мизгелгә мәгънәле гамь салу теләген тудыра. Инде күптән ял итәргә вакыт җитсә дә, тирән җыерчыклар уелган куллары, кәкрәйгән бармаклары эш тансыклый. Карты үлгәнче, сиксән яшенә хәтле диярлек мал, кош-корт тотты. Кулыннан эш киткәч, балалары, бетер дә бетер, ди торгач, әкренләп малын бетерде. Шулай да азакка хәтле диярлек кош-корт тотты. Кыш чыгарга балалары алып китә башлагач кына кош-кортын бетерергә ризалашты. Абзар-каралтының тынлыгына ияләшә алмый азапланды Хәлимә карчык. Җиленем тулы бит, сау инде тизрәк дигәндәй, сыерының мөгрәмәвенә. Йомыркаларымны җыеп ал дигәндәй, шатлыклы кытаклаган тавыкларның кыткылдамавына. Буш абзар кыегыннан үтәли искән җил генә, кулыңнан эш китте, гомерең үтте, дип мыскыллагандай колагына өреп китә. Күңеленә дә үрли башлаган шул бушлыктан котылырга теләп, башка эш эшли алмаган карчык бакчасына ябышып ята: бәрәңге, яшелчә, чәчәкләр үстерә, су сибә, чүп утый. Балаларына да әзме-күпме файдалы буласы килә – кайткан берсенең машинасына көчләп диярлек чиләк-чиләк бәрәңге салып җибәрә. Ач замана түгел дә, базың тулы бәрәңге, яшелчә булса, кышка керүе дә өметлерәк. Кем әйткәндәй, качып китсәң дә, чәчеп кит. Тик торсаң, сөяк тутыга димәсләр иде. Уңган кеше учына туфрак алса да алтын итә – үкенерлек түгел, шундыйлардан булды Хәлимә карчык та.
 
Һәр капкан ризык валчыгын хәләл көче белән тапкан карчык нигъмәтнең кадерен белмиме соң?! Бәрәңге ул – икенче икмәк, төп азыкның иң кирәклесе. Икмәгең белән бәрәңгең, эчәргә чәең булса, ач булмассың. Әлегә хәтле ул бәрәңгедән төрле ризык әзерләргә бик ярата. Балалар үскәндә эш арасында да таба азыгы әзерләп алырга өлгерә иде. Бәрәңгедән ниләр генә пешерми иде! Уртасына май «күле» салган измәсеннән башлап, бәрәңге тәкәсен, шәңгесен бик яратып ашый иде балалары да, оныклары да. Биш баласын үстерешкән бәрәңгекәйгә бик тә рәхмәтле Хәлимә карчык. Әле дә ул әзерләгән кыстыбыйны балалары бөгеп кенә куялар. Табада суган кыздырып, әнис орлыгы салып пешергән бәрәңгесен дә йотып кына куялар. Ә үзе сусыл, йомшак яшь бәрәңгене бик ярата Хәлимә әби. Карчыкның ялгызына елына бер капчык бәрәңге артып ашкан анысы. Артыгы балаларга, янәсе. Аларның һәрберсенең үз бакчасы бар да бит. Аннары, шушы нигезгә килен булып төшүдән башлап, җитмеш ел буена диярлек туйдырган-ашаткан шушы газиз туфрак буш калса, рәнҗер төсле. Балалар каршы дип, гомер иткән бакчакаенда чүп үләне үстерә алмый шул инде. Хәтта соңгы сулышын алганда да кеше үзен туйдырган җир-туфракка рәхмәт әйтеп күзләрен йома. Ачы тире белән сугарылган шушы туфракка билен бөгеп һәр иелгәндә, карчыкның күңеленнән әйтеп бетергесез рәхмәт хисе ташый: «Салган һәр бөртек орлыгымны уңыш итеп үстерә, азык итә бардың, ничәмә еллар балаларымны, гаиләмне, үземне туйдырдың, изге туфраккай...» Шунысы да бар – бакчада әз-мәз селкенгәндә, авырулары да чигенеп тора кебек. Шушы яшендә эшкә ярый алуы да күңеленә юаныч, сөенеч бирә. Тик ятарга кабердә дә өлгерер. Иртән торып, якты дөньяга күз ачуның, рәхимле кояш нурларында җылыну рәхәтенең, үз аякларыңда басып йөрүнең, үз кулларың белән нидер эшли алуның нинди зур бәхет икәнлеген, хәрәкәтнең бәрәкәт икәнлеген бөтен тирәнлеге белән яшьләр түгел, олылар аңлый. 

Яз уяну белән, Хәлимә карчык та җанланып китә. Балаларында кыш чыккан әбекәй тизрәк үз нигезенә кайтырга ашыга. Җитмеш ел гомерең шунда үтсен дә, ничек сагынмый түзәсең! Көннәр әз-мәз җылыну белән, үзе әйтмешли, «күчмә ханбикәне» балалары өенә кайтарып куялар. Өен, керен юып, мунча кертеп китәләр. Кыш буе өен, газын-утын карап торган күршеләрен җыеп, карчык Коръән ашы үткәрә. Язны авылда каршыларга ярата Хәлимә әби. Авыл язы шәһәрнеке түгел инде ул – монда бар да үзгә. Язның көче авылда ачык күренә: карлар эреп, ташу сулары ага, яңа килгән сыерчыклар җиһанга мәдхия җырлый, яфраклар бөре төртә. Язга буйсынып, бар тереклек уяна. Ә күңелдә аңлатып булмаслык рәхәт тойгы уяна. Әйтерсең лә язларда берничә яшькә яшәрәсең... Соңга калудан куркып, Хәлимә карчык орлыкларын барлый. Утыртасын тәрәзә төбенә утырта. Нәни генә шул орлыкның борын төрткәнен күзәтергә ярата. Орлык бәрәңгесен баздан чыгарышырга берәр кызы кайта. Хәлимә карчык пешкәч таралып торган ак бәрәңге орлыгын һәм «әчтерхан» кызыл бәрәңге орлыгын аерым җиргә – яктыга шыттырырга салып куя. Бер-ике атнадан бәрәңге күзәнәкләре борын төртә. Карчык канәгать – димәк, бәрәңге орлыгы өшемәгән, әйбәт сакланган. Язгы хезмәт – көзге хөрмәт икәнлеген бик тә аңлый Хәлимә карчык.

Тик шушы соңгы юанычына балаларының каршы торуы гына борчый. Кайткан берсе: «Әни, сиңа авырга килә бит, быел бәрәңге утыртмабыз инде, ярыймы?» – дип тукый башлый. Үзләренчә әниләрен сакларга тырышулары, ял итсен диюләре, әлбәттә. Эшсез утыруның авырлыгын яшь буын аңлый аламы соң?! Бәрәңге утыртам дип балалар белән маңгайга-маңгай бәрешеп тә булмас. Көче җитмәгән зур күтәрер дигәндәй, Хәлимә карчыкның нишләргә дә белми йөргән көннәре. Әнә сиксәнне куган күрше Шәрифәне кош-корт тоткан өчен балалары яман сүзләр белән сүгеп үк киткән. Әнине саклыйм дип, алай ук күңелен китергә ярар иде микән? Балалары китүенә ике атна үтте, ә аның күзләре һаман яшьтән кипми... Саный китсәң, әни бәрәңгесе балаларга күпме мәшәкать китерә: үз эшләрен калдырып, язын җир сөрдерергә, бәрәңге утыртырга, җәен күмәргә, чүп утарга, кортын чүпләргә, көзен вакытында алырга, җыеп базга салырга... Балаларның иң яратмаганы – әниләре аларны көтеп тормый, барлы-юклы көче белән үзе эш башлый. Авылда иң алдан эш башлап, иң алдан бетереп өйрәнүе һаман да үзенекен итә карчыкның. Ә балаларга аның бу кыланмышы өчен кызарырга гына кала. Туксаннан арткан карчык берүзе бәрәңге алып йөрсен әле! Ил алдында ояты ни тора?! Көт безнең кайтканны, тотынма берүзең, чирләп китүең бар, дип тукып кына торалар да бит. Тик холыкны үзгәртеп буламы соң? Балалар җыелышып булышырга кайтып кергәндә бәрәңгенең яртысы алынган була! Ә бит аларның әниләрен кадер-хөрмәттә, авырлыклардан аралап кына яшәтәсе килә.

Барысын да борчыган менә шушы читен сорауны кабыргасы белән куярга булды Нәзилә бу кайтуында. «Әни, безнең сүзне дә искә ал. Бала акыллы булма. Бакча тотуы авыр сиңа бу яшьтә. Үз-үзеңне сакларга вакыт. Шул бәрәңгең белән безнең кадерле вакытны да аласың. Без дә алтмышта, без дә олыгая барабыз. Безгә дә җиңел түгел. Әйтүебез шушы – башкача утыртмыйсың ул беркемгә дә кирәкмәгән бәрәңгене. Туйдык!» – Әнисенә китерәчәк дәлилләрне Нәзилә алдан ук әзерләде. Зәринәдән башка туганнары бу юлы кайта алмады. Сеңлесе белән Нәзилә алдан килешеп куйды: «Әнине бергәләп ничек тә бөгәбез бу юлы!»

Кызлары – Нәзилә белән Зәринә «әнине бөгәргә» апрель башында кайттылар. Нәкъ карчыкның орлык бәрәңгесен шыттыру өчен баздан чыгарырга кыбырсып йөргән чагында. Балалары бар чагында зур эш эшләргә әзерләнеп йөргәне күренеп тора әни карчыкның: аш бүлмәсендәге өстәл астына чүпрәк-чапрак җәелгән, мич артында да бәрәңге таратырга урын хәстәрләнгән. Боларны күрсә дә, күрмәмешкә салышты Нәзилә – бәрәңге утырту-утыртмау хакында әнисе үзе сүз башлаганчы, ул турыда авызын ачмый торды. Юлдан яңа килеп кергән балаларын эшкә җигәргә ничек кулы барсын – Хәлимә карчык та аштан соң гына сүз кузгатты. «Күпмерәк чыгарырбыз икән, балалар, орлык бәрәңгесен? Элеккечәме, ничек?» Шәһәрдән бик кыюланып кайтса да, Нәзилә шушы юаш кына сорауга каты җавап бирә алмады. «Әни, ни бит әле...» − дип этенде-төртенде дә, ярдәм ит дигәндәй, сеңлесенә карады. Ә тегесе исә сораулы карашын аңа күчерде. Икесенең дә әниләренә каты бәреләсе килми иде. Әниләре тагын киңәш итте: «Орлык бәрәңгесен чыгарырга бик вакыт бит, балалар. Күршеләр дә чыгарды». Балаларының дәшмәвен үзенчә юрадымы, Хәлимә карчык дәвам итте: «Ел быел соң килә. Май азагында гына утыртасы булыр». Башкача дәшмичә утыру бернинди кысага да сыймый иде инде. Нәзилә сак кына әйтеп куйды: «Әни, дим, әллә быелга утыртмыйсыңмы соң бәрәңгене? Бигрәк авырга туры килә бит үзеңә! Яшәрә бармыйсың бит!» Сеңлесе дә апасының сүзен җөпләргә ашыкты: «Әйе, әйе, әни». Әниләре башын иеп бер мизгел утырды да, алай икән, дип сузып куйды. Нәзилә тиз генә бирешергә теләмәде: «Сине кызганабыз бит, әни!» Югалып калган кызлары ни әйтер дигәндәй, әниләренә төбәлде. Карчык әйтеп бетергесез кызганыч иде бу минутта. Эш киткән кулларын кая куярга белмәгәндәй, бер яулыгын төзәтте, бер итәген сыпырды да тәрәзә янында утырган Нәзиләгә күтәрелеп карады. Кызына да түгел, аның аша бакчага төбәлгән иде сагыш тулы карашы... «Үз аягымда чагымда соңгы юанычымны да аласызмыни инде? Ярар инде, сез хәзер дөньяга хуҗа. Сездән узып булмас...» – Килешү түгел, ә чарасызлыктан ачыну иде аның бу сүзләрендә. Әйтерсең лә аны караватка көчләп яткырмакчылар. Әйтерсең лә кулларын бәйләп куймакчылар. Әни хәтле әнине үпкәләтә, күңелен төшерә алырлык булгач, ирексезләп кайгырту кайгыртумы соң инде?! Бөгәм дип, сындырып куюың бар – күңелен сындыруың. Нәзилә белән Зәримә бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Ярамый, ярамый артыгын бөгәргә... Икесенә дә кинәт оят булып китте. Арыдык, туйдык, имеш! Бишегезне үстергәндә әниегез туймаган да, арымаган дамыни! Нәзилә кинәт урыныннан күтәрелде дә, ярар инде, әни, бераз утыртыйк, дип, әзерләп куелган чиләкләргә барып тотынды. Аның артыннан Зәринә дә сикереп торды. 

Әйе, картлык буынннардан көч-куәтне, куллардан эшне ала. Җитте, күп эшләдең, бераз ял ит, дия кебек. Тик нәкъ шул эшсезлек ялкыта да инде гомере эш белән үткән картларны. Эш аларның канына сеңгән, яшәешенә әйләнгән. Көченнән килгәнчә әз-мәз кыймылдау түгел, ә эшсезлек бетерә түгелме картларны. Кулдан эш китүе йөрәкләрен талый. Эшсез кеше – акмас су. Дөрес тә шул – кеше хезмәт белән тере, хезмәт аша көчле. 

Фото: Изображение от wirestock на Freepik
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар