«Әнигә нәрсә алабыз?»

Үткән гасырның сиксәненче еллары. Нәсимә белән Илгизәр туй сәяхәтенә әзерләнеп йөриләр. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, шуңа күр, башкаладагы аспирантураларның берсендә укыган Сабит исемле дуслары: «Үзем бер айлап авылда булачакмын, менә сезгә бүлмә ачкычы, башкаланы күреп кайтыгыз», – дигәнен, яшьләр кушкуллап кабул иттеләр. Кунакхәнәдә тукталырга булмагач, акчага экономия дигән сүз бит бу!
– Җаный, әнигә нәрсә алабыз?
Нәсимә, сумкаларга әйберләр барлап тутырган җиреннән бүленеп, юлда укырга дип, китаплар сайлап торган Илгизәргә борылып карады.
– Әнигә?
– Әйе. Мәскәүгә баргач, әнигә нәрсә алабыз, димен?
– Ә-ә-ә, аны әйтәсең мени, аңламый торам. Белмим шул. Барып җиткәч уйларбыз, Мәскәү кибетләрендә әйбер тулып ята дип, сөйлиләр бит.
Поезд кузгалып киткәч, Нәсимә белән Илгизәр, әле һаман да юлга чыкканнарына ышана алмый, хискә бирелеп бардылар. Нәсимә өчен аеруча да дулкынландыргыч сәяхәт иде бу. Поездга да беренче утыруы, Мәскәүне дә моңа кадәр күргәне булмады. Илгизәр Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүе аркасында, бу юлларны берничә тапкыр үткән кеше. Җитмәсә, кыска вакытлы ялга да кайтып килергә туры килде. Шуңа күрә, аңарда хатынындагы кебек үк дулкынлану юк. Тик барыбер күңел урынында түгел. Мәскәү диләр бит аны! Аның туңдырмасы да икенче! Нәсимәсе дә әнә башкалада карасы истәлекле урыннар, аласы әйберләр турында уйланып бара, ахыры, ара-тирә елмаеп куя. Шушы илаһи хыял канатларында очкан мизгелне Илгизәр бозды:
– Җаный, әнигә нәрсә алабыз?
«Җаные» әйтерсең, аның шушы соравын гына көтеп торган, имтихан билетына җавап биргән кебек тезеп тә китте.
– Әнигәме? Беренчедән, әнигә түгел әниләргә, икенчедән, әтиләрне кая куябыз? Мәскәү бүләкләре аларның да күңелләренә ятар иде дип уйлыйм. Өченчедән, кибетләрдә йөри башлагач, күз күрер.
– Ну, анысы шулай инде, болай гына сорыйм. Онытмыйк, диясем килгәннән генә.
– Алай, бик кайгыргач, әйдә, исемлек төзик. Икебез дә алырга теләгән әйберләрне аерым-аерым языйк, аннан киңәшләшербез.
Юк-барга бәхәсләшеп, ширбәт аеның ямен җибәрмәс өчен бу юл, чынлап та отышлы булгандыр. Ни дисәң дә, икесе дә бер елдан югары белемле белгечләр буласы кешеләр ич! Аннан килеп, купеда алар икәү генә дә түгел. Бераздан исемлекләрне берләштереп бер иттеләр. Әйтергә кирәк, Илгизәр төзегәннең беренче пунктында, әнисенә нинди дә булса чит ил әйбере, Нәсимәнекендә, тәрәзә челтәре алу турында язылган иде. Икенче көнне иртән Мәскәүгә килеп төшкәч, алар иң беренче Сабит биргән адрес буенча тулай торакка юнәлделәр. Ике станция метро белән барганнан соң, автобуска күчеп утырдылар. Шәһәрнең матурлыгана, илаһи биек йортларына соклана-соклана килә торгач, тиешле тукталышларына да килеп җиттеләр. Автобустан төшүгә, Нәсимәнең күзенә иң беренче зур кибет чалынды.
– Илгизәр, әйберләрне урнаштыргач, керербез инде монда, әйеме? – диде ул, үзен чак кына кибет ягына борылып китүдән көч-хәл белән генә тыеп.
– Әйе, шулай итәрбез. Әнигә дә берәр әйбер карарбыз...
Нәсимә ризасызлыгын йөзенә чыгармаска тырышты. «Попугай кебек бер әйберне кабатлаудан туймады микән, чистый ялкытты», – дип эчтән генә тиргәнеп алды. Юл сумкаларын күтәреп килгән ире әлбәттә, аның уйларын укымады, хәер, укыса да, җавап бирмәс иде. Күп сүзле түгел ул Илгизәр. Артыгын сөйләмәс, җавап-сораулары да төгәл һәм анык булыр.
Биш көн башкаланы карап, кибетләрендә чират тора-тора әйберләр алып, ниһаятъ, яшьләр кайтырга чыктылар. Әйтергә кирәк, кайсы кибеткә кермә, Илгизәрнең беренче сүзе: «Әнигә нәрсә алабыз?» булды. Сизеп торам, әти-әниләренә бүләккә нәрсә алганнары сезне дә кызыксындыра. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дип халык әйткән икән, монда ялгышлык-хилафлык булуы мөмкин түгел. Илгизәр белән Нәсимә яшьлек тәҗрибәсезлеге белән моны үзләренчә аңлады. Шуңа күрә алар әти-әниләренә бүләккә «дөя» алдылар. Кыйбат икән ул чит ил итекләре, җитмәсә, икешәр пар бит әле! Ир-атларныкы бераз арзанрак булса да, ике ике әтигә булгач, анысына да шактый гына акча чыгарып салырга туры килде. Нәсимә хыялланган тәрәзә челтәрен алдылармы дисезме? Юк, анысына акча җиткерә алмадылар.
Туй сәяхәтеннән соң, ике еллап вакыт узгач, алар озын ялларын җылы якта үткәрергә булдылар. Поездга утыргач, Нәсимә ире бүләкләр турында сүз кузгатканын көтеп тормыйча: «Әниләргә – яулык, әтиләргә – галстук», – дип, өздереп әйтеп тә куйды. Илгизәр эндәшмәде. Бары поезд тәгәрмәчләре генә: «Әнигә нәрсә алабыз? Әнигә нәрсә алабыз?» – дип тәгәрәделәр.
Дуслар, геройларымның җылы яклардан нинди бүләкләр белән кайтулары миңа мәгълүм түгел, әмма Илгизәргә «Әнигә нәрсә алабыз?» кушаматы тагылып кайтканнын төгәл беләм.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.