Логотип
Проза

Әни исе

Нәсер  

 

Нәсер  

 

Ул ашыйсы килгәнен тоеп, күзләрен ачты. Башта, «Мин уянганны күреп, яныма берәрсе килми калмас әле» дигәндәй, тын гына ятты. Килгән кеше күренмәгәч, кулларын чыгармакчы булды, чыгара алмады: «Әй! Кайсыгыз бар анда? Чишегез әле биләүне, минем иркенләп, таралып ятасым килә! Якты дөньяга чыккач та ник бәйләп куясыз мине?» 

Сабый, теләгенә ирешә алмаганына гарьләнгәндәй, авызын зур итеп ачып кычкырып елый башлады. Әллә каян гына барлыкка килгән ак халатлы берәү: «Тавышы шәп, үскәч җырчы булыр бу», – дип, кемгәдер сөйли дә башлады. Янындагысының: «Кәримә, ничек эшлисең, ничек түзәсең син боларга? Биш минутка гына кергәндә дә елатма әле шуларны. Яратмыйм бала тавышын!» – дигәнен ишеткәч, сабый елаган җиреннән шып булды. «Нәрсә ди?! “Бала тавышын яратмыйм», – диме? Яратмасаң, сиңа кем кушкан монда керергә? Бар, әйдә, эшеңдә бул! Алай икән... Тегендә калганнарга хәбәр итеп куясы булыр, бу кызга бала булып килә күрмәсеннәр! Оялмый да, «яратмыйм» дип тора!» 

Туктале, нигә еламый тора соң әле? Куып чыгарырга кирәк бит теге ямьсез кызны! Сабыйның тик торганнан кычкырып елый башлавын ошатмаган җанлы курчак, чыраен сытып чыгып китте. Кәримә апасы сизмәсен дигәндәй, рәвеш өчен генә биш минутлап кычкырып елагач, сабый тынып калды. Бер «тагаракта» унлап алар. Берүзе нигә елап ята инде? Күпме генә еласа да, әнисе янына вакыты җитмичә алып кермәячәкләр бит. Монда тәртип шундый икән. Сәгатьләп ашаталар, бер матур сүз әйтүче, еласаң баштан сыйпаучы, йомшак итеп сөюче юк. Аның әнисе булсамы? Монда тезелешеп яткан бөтен сабыйны яратып, юатып чыгар иде! 

Әнисе бик-бик матур аның. Чынлап! Андый матур әни берәү генә һәм ул – аның әнисе! Әнисенең исен бик ярата сабый. Аның әнисендә генә шундый тәмле ис бар! Ул шундый тәмле ис... ул шундый тәмле... 

Сабый уң ягына борылгандай итенде. Күршесе рәхәтләнеп йоклый иде. Сабый гаҗәпләнде... Әниеңне сагынган килеш ничек йоклап була инде?! Ул икенче ягына борылып карады. Сул як күрше дә рәхәтләнеп йокы бүсә. Менә сиңа мә! Болар йоклап ята дип, әниләр янына алып керергә онытмасыннар тагын, исләренә төшерергә кирәк булыр. Сабый бу юлы авызын тагын да зуррак итеп ачып, тавышны калынайтыбрак елап җибәрде. Тырышлыгы бушка китмәде, «тагаракка» җан керде, аларны палаталар буенча өләшеп йөри башладылар. 

Сабый авызына каптырылган имчәкнең әнисенеке түгеллеген шундук сизеп алды. Бу ападан әнисенеке кебек тәмле ис килми иде. Сыны катканчы елады сабый, әмма ят апаның имчәген авызына алмады. Кая китте соң әнисе? Сабый, үз әнисен эзләгәндәй, башын як-якка борып, күзләрен зур итеп ачып куйды. Әнә бит аның әнисе! Каршыдагы караватка яткан да кулындагы төргәкне ят апага суза. «Балаларны алыштырганнар! Синдә – минем бала, миндә – синеке, зинһар, кире алыштырыйк, азаплама баланы», – дип ялвара. «Миңа торырга ярамый, бир, зинһар, баламны», – дип, елый-елый әнисе мүкәләп килмәсә, бу ят апа сабыйны әле күпме азаплар иде. Палатада тавыш купкач, йөгерешеп керделәр, биләүне сүтеп, беләзеккә бәйләнгән язуны карадылар. Сабыйның әнисе ялгышамы соң инде?! Алыштырдылар, Аллага шөкер! Сары чәчле, кып-кызыл бетчәле битле малайны – үз әнисенә, кап-кара чәчле, ак йөзле кыз баланы үз әнисенә бирделәр. Гафу үтенмәсәләр дә, «Кара әле моны, бер тапкыр да имезмәгән килеш баласын таныган!» – дип сабыйның әнисен мактадылар. 

Сабый, иркен сулап, иреннәрен әнисенең имчәгенә төртте. Әнисеннән килгән тәмле ис аның борыннарын кытыклады. Йотлыга-йотлыга рәхәтләнеп сөт эчкәннән соң, сабый, имчәктән аерылып, әнисенә тутырып карады. Сабыйның күзендәге яратуны, рәхмәтне күреп, ананың бәхете ташыды. Ашыга-ашыга биләүне чиште, хәлсез куллары белән сабыен назлап сөйде, Бөек Заттан баласына бәхет сорады. Сабый да, ана да чиксез бәхеттә, рәхәттә иделәр. Әле генә аларны нигәдер, кемнәрдер мәңгегә аермакчы булганнар иде, әмма аера алмадылар. 

Ана белән бала мәхәббәте мәңгелек ул, аны аерып та, сүндереп тә, онытып та булмый! Моннан соң аларны беркем дә аера алмас! Сабый тирән итеп сулап алды да, арып-талып йокыга китте. 

Әни булуның бәхетен тойган ана... Әниле булуның рәхәтен тойган сабый... Тсс, тавышланмагыз, зинһар! Уята күрмәгез. 

Палатада тынлык... Әни исе... Бәби исе... 

Йа Раббым, рәхмәт Сиңа! Җиргә Ана белән Бала биргәнең өчен рәхмәт! Әгәр дә алар булмаса, тормыш ничек күңелсез булыр иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар