Логотип
Проза

Әни белән сөйләшү

Олыгая барган саен, әнием булган кешем белән очрашып, кара-каршы утырып сөйләшү, аңлашу теләгем көчәя-арта бара. Арада булган киртәләрне җимерәсе, бер-беребезгә кул сузасы, йөрәктәге рәнҗүләрне эретәсе иде...

(Тормыштан алынды)

Олыгая барган саен, әнием булган кешем белән очрашып, кара-каршы утырып сөйләшү, аңлашу теләгем көчәя-арта бара. Арада булган киртәләрне җимерәсе, бер-беребезгә кул сузасы, йөрәктәге рәнҗүләрне эретәсе иде. Үскәндә, бәлки, балалыгыбыз белән без дә, яшьлегең белән син дә бик хаклы булмаганбыздыр. Әйдә, әни, кичерик бер-беребезне, шушы кыска гына гомерләрне рәнҗеш-үпкә эчендә түгел, ә бер-беребезне кадерләп үткәрик, диясем килә. Башкаларныкы кебек, кайтып йөрер җиребез, көтәр кешебез булсын иде дип хыялланам. Дөресрәге, безнең кайтуыбызны тәрәзәләрдән күз алмыйча көтеп, догаларын укып озатырлык әти-әнием булсын иде дигән хыялымны һаман да ташлый алмыйм. Олыгайган әти-әниемә әле булса кадерле бала булып каласым килә! Ә алар минем өчен иң газиз кешеләрем булсын иде! Кулларын учларыма алып җылытырлык, рәхмәтләр әйтерлек әти-әнием булсын иде дигән теләгемнән котыла алмыйм. Гомер буена бер-беребезне аңлый алмасак та, шулай кара-каршы утырып бер сөйләшү тормышыбызга ачыклык кертер дигән өметем, бәлки, минем яктан беркатлылыктыр. Ә шулай да... Ә әлегә, арадагы киртәләрне син дә, мин дә алып ташлый алмыйбызмы, алар артык биекме – бу сөйләшү кичегә килә, әни. Шулай да мин күңелем тулышып мөлдерәмә акканда синең белән, әти белән бик еш сөйләшәм, әни.
7 яшьлек кенә булсам да, беренче тапкыр сине күргән көнемне һич тә онытасым юк. Үз әниебез 34 яшендә фаҗигале үлем белән үлгәч, әтиебез сине алып кайтты. Әтиебез: «Балалар, менә сезгә яңа әни алып кайттым, дип, ят апа белән килеп кергәч, барыбыз да карашыбызны сиңа юнәлттек. Без, әнине югалту кайгысыннан әле айнымаган өч кыз, ниндидер юатумы, якын итүме өмет итеп, алдыңа килеп бастык. Беренче карашка, син бер дә куркыныч күренмәдең. Югыйсә син килгәнче үги әни турындагы бәетләр, тарихлар хакында апабыз белән шактый гына сөйләшкән идек. Ә син, шул шөбһәле уйларыбызны белгәндәй, киресенчә, елмая-елмая, 12 яшьлек апам Рәүминә белән кул биреп күрештең. «Нинди зур кыз!» − дип, минем башымнан сыйпадың. Әни килә, дигәч, үз әниебезне күрергә өметләнеп алданудан елаган сеңлебез Гөлзиянең кулына кәнфит тоттырып юаткандай иттең. Син килгәч, әтинең дә караңгы чырае бераз ачылды кебек. Теләсәк-теләмәсәк тә, әлбәттә, бала күңелебез үз әниебезне һәм сине чагыштырмый калмагандыр. Әниебезгә охшамасаң да, беренче карашка синнән өркеп читсенерлек, куркырлык берни дә тоймадык шикелле. Әни юклыгыннан исәңгерәгән җаннар да бераз ачылды кебек. Өйгә кот кунды. Сиңа ияреп, өч кыз өйне яхшылап җыештырды. Син су җылытып биргәч, бөтен чаршау-кашагаларны калдырмыйча кер юдык. Урын-җирләрне әйбәтләп кактык. Кызым, шуны эшлә әле, балам, шулай ит әле, дип әйбәтләп йомыш кушуыңа апам белән бик җәһәт йөгергәләдек. Хәтта 4 яшьлек сеңлебез Гөлзия дә һич тә карышмыйча аяк астында буталды. Җылы аш тансыклаган балаларны җыеп ашаттың. Килерең алдыннан үлә язып куркыткан үги әнинең дә әйбәт әни булачагына өмет кабыздың син балалар күңелендә. Без бит сиңа беренче көннән башлап үз әниебезгә әйткәндәй «ӘНИ» дип дәштек! Без сине үз тормышыбызга әниебез итеп кабул иттек.
Тик үги балалардан туя башлавың булдымы, битеңдәге битлегең җиләттеме, бик тиз үзгәрдең. Синнән башта бөркелгән җылылык үзәкләргә үтәрлек салкынлык белән тиз алышынды. «Кызым, балам» сүзләрен без башкача синнән ишетмәдек тә диярлек. Безгә юньләп дәшкәндә дә син әти алдында гына дәштең. Ул юкта акырдың да җикердең. Тәүге вакыттагы йомшаклыгың әллә кая булды. Үз өебездә без артык була башладык. Моңарчы бала үстереп интекмәгән 26 яшьлек хатынның ишле балалы йортка килеп керүе ялгыш адым булдымы, бик тиздән без сине туйдырдык. Ашатканда ашаттың, ашатмаганда ач йөрдек. Без тимәсен дип, булган азыкны йозак астына бикләп куя идең. Тәм-том безгә эләксә дә, күгәргәч, мүкләнгәч кенә тәтеде. Ә безнең үсеп килгән, иң ашый торган чагыбыз! Без тапмасын дип итне дә кар базына түгел, ә коега асып куя идең. Бик ачыккач, мин, 8-9 яшьлек бала, шул иттән аш пешергән идем. Әй кыйнавың шул ит өчен! Кул күтәргәнеңне әти белсә дә, ул да никтер безне якламады.
Син безне элеккечә яхшылык белән түгел, ә куркытып эшләтә башладың. Шуны эшләмәсәгез, ач каласыз! Моны эшләмәсәгез, ялангач йөрисез! Килгәндәге прәнигең бик тиз арада чыбыркыга алышынды. Апам синең изүең астында өч-дүрт ел гына яшәде. Түзде түзүен басынкы холыклы апам, шулай да, мәңге әйләнеп кайтмам, дигән антлар белән 16 яше тулыр-тулмас өйдән чыгып китте. Сеңлем Гөлзияне бик куркытып үстердең. Соңгы вакыт аның сиңа «әни» дип әйтергә теле дә әйләнми башлады. Иңнәренә әллә нинди кайгылар аскандай, гел башын иеп үсте бахыр сеңлем. Аңа, дүрт яшьтән үги анага юлыккан сеңлебезгә, барыбыздан да күбрәк эләкте. Ә мин арада бер усалы идем. Сиңа бирешмәдем. Кимсеткәндә каршы дәштем. Кыйнаганда каршы тордым. Сындыра алмаганга син миңа карата аеруча зәһәр үчле идең. Бездән кала, әти белән тагын бер кыз, бер малай табып үстердегез. Тик сөеклеләрегез һәм үзебезнең арадагы аерманы күреп үскәнгәме, аларга карата җаныбызда якын туганлык хисе кабынмады. Үги бала, ник елыйсың соравына, күземә суган ачысы керде, дияр... Шуның кебек, безнең дә күз яшьләребезне күрүче булмады. Без – ана назы тансыклаган балалар – безгә карата синнән әз генә җылылык тойсак, энә очы хәтле генә ярату сизсәк тә, «әни» дип итәгеңә килеп сарылырга әзер идек. Әз генә ягымлырак булсагыз, әнием-әтием, дип, күзегезгә генә карап торырга әзер идек. Тик без моны тоймадык һәм үскән саен сездән читләшә бардык. Ни кызганыч, колак күз булмый, үги үз булмый икән шул. Хәер, бар иде безгә дә, «кызым», «балам», дип дәшкән чакларың. Хәтта безгә карап елмайган минутларың да бар иде. Тик ул елмаю чынлыкта әти алдында, аңа ярау өчен бер чара гына иде, ахры. Әти юкта син безгә елмаеп карау түгел, күтәрелеп тә карамадың. Карасаң да, күзләрең котып бозыдай салкын иде. Әти юкта явыз кысылган иреннәреңнән, авыр карашыңнан сүнмәс ачу бөркелә иде – шул гына. Өч бала өстенә нигә дип килдең, аларны кабул итә, ярата алмагач?! Гомерем буе шуны аңламадым. Әзмәвердәй гәүдәле, бик югары булмаса да урында эшләгән әтиебезне яраткансыңдыр да, бәлки. Әмма, кемне дә булса ихлас ярата калсаң, аның балаларын да чит тибә алмыйсың. Чөнки, балалары да аның бер өлеше, кисәге, дәвамы. Ана-ата назы күрмәгән, үз өендә чит тибелгән балалар, үсеп, өчесе өч якка таралышты. Бернинди ярдәмсез, терәк-таянычсыз кеше булдык. Үз парларыбызны таптык. Беренче вакытларда туган нигезне сагынып, кайткаладык әле шулай да. Тик син ирләребез алдында элеккечә кимсетә-хурлый башлагач, туган йорттан да биздек. Туган өй безне чит иткән саен, өч кыз арасы якынайганнан-якыная барды. Өч туган бер-беребезгә терәк, таяныч булдык. Ирле, гаиләле булгач та, туганлык тойгыларын суытмадык. Очрашканда үз әниебезне сагынып елаша идек... Син, үзең дә аңламыйча, минем холкымны үҗәт итеп, теләсә нинди сынауга да бирешмәслек итеп тәрбияләдең. Балачактан чыныккач, мин тормышымдагы авырлыкларны да җиңел генә җиңеп чыгарга өйрәндем. Ятим тайдан юрга чыгар – шулдыр инде. Кыйнап булса да эшләтеп үстергәнгәме, апам белән сеңлем дә уңган булдылар. Туганнарымның үз көчләре белән тырышып төзегән тормышларына сокланып, сезнең эшегез тауга каршы тәгәри, дип бәя бирә идем.
Бервакыт мин каты гына чирләдем. Күңелемнән генә ирем белән дә, ике балам белән дә хушлаштым. Әти белән, синең белән бәхилләшәсем килде. Мин кайтканда әти өйдә үзе генә иде. «Әниегез чыгып китте. Кая киткәнен дә белмим», − диде олыгайган әтием. Әти белән бик озак сөйләшеп утырдык. Мин аңа кимсетелгән, җәберсетелгән балачагым өчен үпкә сакламавымны әйттем. Күңелем халәте бераз җиңеләйгәндәй булды. Әнине күрәсем, аңлашасым килә, дип күпме сорасам да, әти синең кайдалыгыңны әйтмәде. Аңардан бары тик кече сеңлебезнең, ягъни уртак кызыгызның телефон номерын гына ала алдым. Данира башта синең кайда икәнлегеңне яшерде. Әти, барыбер таба ул, барыбер үзенекен эшли, дигәч, Данира мине синең яныңа алып барды.
Белепме-белмичәме, кече улың белән әтидән ерак бер районга чыгып киткән чагыгыз иде. Җиде-сигез сәгатьлек юл үтеп, Данира белән син яшәгән йортны көчкә таптык. Кемнәрдер ташлап чыгып киткән җимерек баракларның берсендә чирләш улың белән яшәп ята идегез. Пычранып беткән ишекне, юылмаган чүпрәкләр эленгән тәрәзәне күпме шакысак та ачмадыгыз. Әллә бер-бер хәл булдымы, исәннәрме, дип, Данира белән куркуга төштек. Участок милиционерын эзләп таптык. Ул да шакып ачмагач, гадәттән тыш хәлләр оешмасы вәкилләрен чакырдык. Алар ишекне ватып ачкач, керсәк, ушларыбыз китте. Күптән юылмаган керле урын өстендә кеше танымыйча син ятасың! Яныңда акылга сай улың йөри! Синең безне тануың-танымавыңны да аңламадык Данира белән. Сине бу хәлдә калдырып чыгып китү мөмкин түгел иде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырдык. Син алар белән бармыйм, дип киреләнә, сугыша башладың. Сине көчләп «сары йортка» салдылар һәм ярты елга якын дәваладылар. Мин ватылган ишек урынына үз исәбемә тимер ишек куйдырдым. Апам Рәүминә, сеңлем Гөлзия белән син авырганда хастаханәгә барып йөрдек. Хәлең бераз әйбәтләнгәч, әтиемнән сорадым: «Әти, әниебезнең хәле әйбәткә таба бара. Кайтсынмы синең янга?» Әтиебез ризалык бирде. Данира сине әти янына кайтарып куйды.
Бу хәлләрдән соң үзара мөнәсәбәтләр җылынды кебек. Син терелдең. Табиблар чакырып, хастаханәгә озатуыбыз өчен, тагын яшәгән йортыңа кайтаруыбыз өчен безгә рәхмәтләр укыдың. Сирәк-мирәк кайтып йөри башладык. Кан тартмаса да, туган нигез тарта. Яхшымы-яманмы, үстердегез. Нинди авыр булса да, балачак барыбер сагындыра. Син терелеп кайткач, барыбыз да сөенгән идек югыйсә. Кайтып йөрер җиребез, көтәр кешебез булыр дип уйлаган идек. Тик бер-ике кат кайтуыбыз тагын сиңа ярамады. Тагын караңгы йөз белән каршылый башладың. Киткәндә талашып-каргашып калдың. Әти никтер гомере буе сиңа иярде. Сиңа начар булып күренгәч, аңа да яхшы була алмадык. Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас – чын икән. Хаклымы-түгелме ул, белмим, ә безне, өч газизен, сиңа алыштырды. Үзегез өчен өзелеп торган балаларны читкә этәреп, үз кадерегезне гомер буе төшердегез, әни. «Балачагым – алтын бишек...» − дип җырлый алганнарга мин гомер буена кызыктым. Бер минутка гына балачагына кайтырга хыялланучыларга гомерем буена көнләштем...
Балачагым хатирәләренә бәйле кичерешләрем күңелемә сыймаганда, үзем өчен бик мөһим сорауларга җавап эзләгәндә, үзалдыма шулай сөйләшәм мин синең белән, әни. Күңелемнән түгел, ә синең белән, әти белән кара-каршы утырып, бер аңлашасы, үпкә-рәнҗүләрне, барлык ачуларны онытасы иде. Бер-беребезне кичерәсе иде. Миңа калса, мин әти белән сезне күптән кичердем. Мин сездән бары тик бераз җылылык кына көтәм. Күңелдә укмашкан кар гына түгел, таш булып каткан боз да эремәсме икән бервакыт? Сезнең дә, үз балаларыгызга сәбәпсез үч саклап, ачу тотып яшәр чагыгыз җитмәгән. Аллаһ кичерсен, дип, догага иелер вакытыгыз. Дөньялыктагы дөньяда калырга тиешлеген аңлар көнегез. Без сезнең өчен баламы-түгелме, ә сез безнең өчен – әти-әни.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин шокта... Азагы хэерле булсын...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен балачак язмышларыбыз

      Хәзер укыйлар