Логотип
Проза

Мөртәт (2)

беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=8053
*** 

Ул төнне Гарифәнең туктаусыз үксеп елавына Садри да, Зарифәдә йоклый алмады. Кызчык атасы Җиһангир белән бик озакка аерылышасын сиздеме, әллә күз күтәрмәдеме – алганны да, имезеп салганны да белмичә, үкседе дә үкседе. Таң алдыннан гына черем итеп киткән хатын урам якта кемнәрнеңдер кызып-кызып сөйләшкән тавышына уянып китте. 

Зарифә ян тәрәзәгә килеп, урамга карады. Җиһангир җигүле ат арбасына бизәкле сандык күтәреп чыкты. Бер кулына баласын күтәргән Шакирә туктаусыз елый иде бугай: иңнәре бер күтәрелә, бер төшә. Төрле төенчекләр куелган арба янында нидер мыгырданып Сатирә йөри. Шулчак Сабир муллалар каршына атка атланган, күн куртка кигән таныш түгел бер ир-ат туктады. Ул Җиһангир белән Сабир мулланың борын төбендә үк диярлек сары кәгазь селкеп, нидер әйтте дә, атын чаптырып китеп барды. 

Зарифә, кабаланып, өстенә сырма гына элде дә йорт эченә чыкты. 

Таң белән торган Садри ишегалдындагы чирәмдә күлдән алган юкәләрне таслап йөри. Хатын, әтисенә сәлам бирергә дә онытып, җил капкага атылды. 

– Җиһангир! Җиһангир! 

Җигүле ат тирәсендә кайнашкан ирләр Зарифәгә таба борылып карады. 

– Җиһангир! 

Ир атасы белән анасы, бала күтәргән хатыны карап торуга да исе китмичә, 

Эре-эре атлап, Зарифә янына килде: 

– Син көт мине, Зарифә, кайчан булса да әйләнеп кайтырмын. Гарифәне сакла, безнең мәхәббәтебезне хәтерләтеп торсын! Их, Зарифәм, Зарифәм! – дип, ир хатынны кысып кочаклады. Аннары кинәт кенә камзулының сәдәфен ычкындырып, күкрәк турыннан чуклы бизәкле шәл чыгарып, Зарифәнең башына бөркәндерде: 

– Бәби бүләге сиңа, минем төсем итеп сакларсың!  

Нинди каты холыклы айгыр Җиһангирның да күзләре дымланган иде. Ул күзләрен хатыныннан яшерергә теләп, борылып китеп барды. Җиһангирны Зарифәнең илереп әйткән сүзләре куып җитте: 

– Җиһангир, бәгърем, мин синеке генә булдым, ишетәсеңме, синеке генә! Синеке генә-ә-ә! 

Кызының тавышына Садри да урамга чыкты. Шулчак Сабир мулла чабатачыны үзләре янына чакырып алды. 

– Менә ачкычлар! Йортны туздырма, кара аны! Җиһангир йортының тәрәзәләрен такта белән кадакларсың, кеше-фәлән актарынып йөрмәсен! Йә, бер дога!  

Мулла авыз эченнән генә дога укыды да, юлаучылар арбага төялде, ат юлга кузгалды. 

Зарифә китүчеләрне озатып урам уртасында күпме басып торган булыр иде, йорттан бала елаган тавыш ишетеп өйгә керде. Кабык бишектәге Гарифә дә шулай елап, әтисен озатты, күрәсең! 

И бу кеше гомеренең сикәлтәле юллары! «Кайтырбыз», дип киткән Сабир мулла гаиләсенә дә адәм чыдамаслык сынаулар, газаплар кичеп, Иркутск, Черемхово җирләрендә землянкаларда өшеп-туңып, ачлыктан киселеп, саулыкларын югалтып туган нигезенә кайтып егылу насыйп була... 

Язмыш шуклыгымы, әллә очраклы хәлме – бригадир Зарифә күрше хатыны Гөлниса белән, ике ат җигеп, ул көнне стансага чәчүлек орлык алырга бара. Товар поезды озак көттерми, хатыннар атларын якындагы каенга бәйләп, алларына азрак печән куярга гына торган чакта килеп тә туктый. Районнан килгән вәкил белән тиешле орлыкны барлап, арбаларга төяп бетергәндә генә, товар поездының бер вагоныннан кешеләр төшә башлады. Зарифә, таныш тавыш ишетеп, сискәнеп китте. 

– Җиһангир, Фирдәтне ал әле, мин әнкәйне төшерешәм, – диде бер хатын. 

Зарифә вагоннан төшкән ирнең чыраен күрәсе килеп, якынрак килә башлады. Башына сәләмә бүрек, өстенә берничә урыннан тегелгән иске пальто кигән ирдә таныш чалымнар күрәсе килде. Товар поездыннан сукрана-сукрана төшеп килүчеләр, чыннан да, Сабир мулла белән Сатирә иде. Ике кызын җитәкләп төшүче ертык шәлле хатын исә Шакирә икәнлеген үз күзләре белән күргәч, ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде Зарифә. Берничә адым аларга таба атлагач, түзә алмыйча: 

– Җиһангир! – дип кычкыруын үзе дә сизмичә калды. 

Калын шәлгә чорналган бала күтәргән ир тавыш килгән якка борылып карады. 

– Зарифә, син димме? 

– Мин инде, мин! Сез каян болай? 

Зарифә Себер җилләре каккан ябык гәүдәле карт белән карчыкка кул биреп күрешеп чыкты. 

 – Менә үләргә дип туган туфракка кайтып барабыз, – диде Сабир мулла. – Сталин үлмәгән булса, Себердә үлеп калган булыр идек әле... Амнистия безнең бәхеткә булгандыр... Тик менә Сатирә абыстаңның хәлләре авыр, оныклар да бик ачыкты, авылга кайтып җитә алырбызмы, юкмы? 

Зарифә бер читтә бу хәлләргә аптырап калган Гөлнисага эндәште: 

– Гөлниса, җан кисәгем, кил әле, булыш әле, Сатирә абыстайны үзебезнең олауга яткызыйк! 

– Менә бит ә, Аллаһы Тәгалә иманлы бәндәләрен безнең юлга чыгарып куйган, – дип, картлач хатынын бер яктан култыкларга булышты. Сатирә карчык белән Сабир мулланы симәнә төягән капчыклар янына утырткач, Зарифә: «Безгә нишләргә?» дигәндәй, әле һаман чырайлары ак ике кызын җитәкләп, аптырап сүзсез басып торган Шакирәгә эндәште: 

– Шакирә күрше, кечкенә балаңны үзеңә алып син дә утыр менә бу олауга, кызларның кечесе Гөлниса олавына утырсын, зурысы безнең белән акрын гына җәяү кайтыр, – дип, эшне беткәнгә санап, кулына чыбыркысын алды. 

Гайрәте ташып торган айгыр Җиһангирның гәүдәсе шактый басылган, битендә берничә урында яра җөйләре дә сөйләшкәндә, тартылып-тартылып куя. Күзләре генә элеккеге – үтәли тишеп карап: 

– Алай-й, колхоз сезнең кулда болай булгач! – дип куйды. 

Аннары барысын да борчыган сорауны бирде: 

– Зарифә, син безне кая алып кайтасың соң, безнең өй торамы авылда? 

Зарифә бер Сабир муллага, бер Җиһангирга карап торды да: 

– Кая булсын, үземә! – диде. Шакирә бригадир хатынның мондый әрсезлеген көтмәгән идеме, аптырап иренә карады. 

Сабир мулла күзләрен кыса төшеп, Зарифәгә сораулар яудырды: 

– Син безнең йортны әйтәсеңме? Шунда торасыңдыр бит? Садри белән кызың исәнме? Зарифә әтисенең үлгәненә инде ун еллап барлыгын, Сабир мулланың йорты күршеләрендә чыккан ялкын күчеп, бер шырпысыз янып бетүен, мәчетнең манарасын кисеп, мәктәп ясауларын, Җиһангир өендә избач (китапханә) булганлыгын бәйнә-бәйнә сөйләде. 

– Алай, нигезем дә калмаган икән! Безне туры зиратка илтсәң генә инде, – дип куйды Сабир карт тирән бер көрсенү белән. 

Җиһангир гына артыгын сөйләшми, үз уйлары эчендә йөзеп кайта бирә. 

Авылга керделәр. Басу капкасы янында олауда яткан җирдән Сатирә дә көч-хәл белән торып утырды. Карчыкның күзләре үзләре уйнап үскән урамны танымады. Үзгәргән авыл, бик үзгәргән. Авыл уртасына җитәрәк Сабир мулланың да йөрәге күкрәгеннән чыгардай җилпенә, кага башлады. Шушы авылда авылның иң чибәр кызы белән гаилә корып, күпме балага исем кушкан, никах укыган, кешеләрнең ярты чакрымнан аңа баш киемен салып исәнләшүен күргән чаклары исенә төшеп, хатирәләре күкрәген пешереп алды. 

 Үзенең өйләре торган җиргә якынлашкач, арбадан төшеп, җиргә иелде: 

 – Исәнме, газиз җирем, туган нигезем! – дип, кулларына бер уч туфрак алды. – Без кайттык, сиңа кайттык!  

Картның күз яшьләре учындагы туфракка тамды. Йорт урынында анда-санда аунап яткан черегән бүрәнә кисәкләреннән гайре берни булмавына Сабир мулланың ышанасы килмәде. Җиһангир атасын чүгәләгән җиреннән кочаклап торгызды. Элек ал бакчада үскән миләш-шомыртлар юкка чыккан, бары яшен сугып, яртылаш сынган имән янында иске кое гына исән. 

– Улым, кое, коебыз исән икән бит, суын алып бир әле, көйгән йөрәгемә дәва булмасмы? 

Җиһангир, таныш кое янына килеп, чиләкне алды да коега салды. Чиләк, әйтерсең лә, коега түгел, аның күңел төпкеленә үк төшеп китте... Шушы коедан су алган Зарифәне көннәр буе да күзәтеп утырырга риза чаклары хәтер төбеннән күтәрелеп өскә калыкты. Ир кое читенә элеп куелган агач чүмечкә су салып әтисенә сузды. 

Сабир мулла үзе әүхәтле чакта казыган коеның суын йотлыга-йотлыга эчте дә эчте. Аннары чүмечен Сатирәгә сузып: 

– Эч, анасы, хәл кереп китәр, үзебезнең су бит, үзебезнеке! – диде. Юлаучыларның җаннары көйгән булган, күрәсең, һәммәсе чүмечне чиратлап йөртеп, су эчте. 

Зарифә авылдашларын өенә кертеп, тизрәк симәнәне амбарга илтергә кирәклеген әйтте. 

Җиһангир белән Шакирә генә тилмереп үз өйләренең капкасын, тәрәзәләрен, болдырга эленгән «Избач» дигән язуны карап, тораташ кебек катып калган иделәр. Аларның уен белгәндәй, Зарифә: 

– Избач бүген-иртәгә мәктәпкә күчәргә тиеш, бу йорт бушый торгандыр, силсәвит Габдулладан сорарсыз, бәлки әле үзегезгә үк кире кайтарыр, – дип тынычландырырга тырышты. 

 Зарифә үзләренең капкасын ачып, юлчыларны өенә чакырды. 

Ишегалдында, толымнарын башына уратып, яулык бәйләгән бер кыз бала самоварга чыра телеп, чәй куярга йөри иде. 

 – Гарифә кызым, син кунакларны чәй эчерә торырсың, мин симәнәне амбарга менгезеп төшим әле, – дип, Зарифә юлчыларны йорт эченә уздырды. Сабир мулла бер күзен кыса төшеп, шул үзем исем кушкан оныкмы соң бу кыз бала дигәндәй, сынап карады. Гарифә юна торган йомычкаларны бер читкә куеп, болдырга күтәрелеп, ишекне ачты да, бала күтәргән ир янындагы ябык кызга карап, үз игезәген күргәндәй, телсез калды. Җиһангирның олы кызы Шәһидә ике тамчы су кебек Гарифәгә охшаган иде шул! 

– Узыгыз! Сез өйдә утырып торыгыз, мин хәзер, самоварны гына куеп керим, – дип, үз гомерендә беренче тапкыр күргән кешеләрне йортта калдырып, ишегалдына чыкты. 

Сабир мулла җәлт-җәлт атлап чыгып киткән Гарифәнең артыннан: 

– Бу кыз бала сине танымый да бугай, улым, – дип куйды. 

Җиһангир эндәшмәде. Ул бу тормыштан гаҗиз булып, кая барып бәрелергә инде дигәндәй, үз уйлары диңгезендә йөзә иде. 

Җиделе лампа яктысында авыл хәлләрен озак кына сөйләшеп утырдылар. Карават башында эленеп торган чуклы чәчәкле шәлгә беренче булып Җиһангирның күзе төште: «Онытмаган! Минем бүләк!» – дип уйлап куйды. Гарифә өчен серне әнисе ачты. Кичен йокларга урын түшәгәндә, тугыз айлык Фирдәтне кая куярга дип аптыраган Шакирәгә кызы Гарифәне үстергән кабык бишекне китереп тоттырды. 

– Бишеккә сал, Шакирә! Әткәй Гарифәмә ясаган иде бу бишекне, оныгының үскәнен генә күрми калды. Ә энесенә апасы бишеге кызганыч түгел, рәхәтләнеп тәгәрәп ятар, кулда бала биртелә бит ул, – диде Зарифә, үзенә аптыраулы карашларны бөтенләй күрмәгән дә сыман. – Кызым, юлчылар бар да синең туганнарың: Җиһангир – әтиең, Сабир абзый – бабаң, Сатирә абыстай – әбиең. Шәһидә – синең белән бер көнне дөньяга килгән кыз туганың! 

Гарифә кунакларга карап-карап торды да, елап, почмакка кереп китте. Үз гомерендә сыңар тапкыр да «әти» дигән сүзне әйтмәгән, туганнарсыз тилмереп үскән балачагын исенә төшердеме, әллә кинәт кенә әтиле булу бәхетеннән күңеле тулдымы – почмак якта рәхәтләнеп елады. 

Колхоз салышып биргән кечкенә генә өйдә бу кадәр кешенең булганы, төн кунганы юк иде әле – бар да идәнгә тезелешеп яттылар. 

...Сарыгөл зираттан чыгып, авылны икегә бүлеп агучы елга буена төште. Василәләр белән күпер астында балчыкны әвәләп, вак шарчыклар катырганы, бишташ уйнаган чаклары күз алдына килде. Василә бик тиз үртәлүчән иде шул. Кызлар ачулары килгәндә, никтер аны «мулла төкереге» дип үртиләр иде. Сарыгөл, еллар узгач кына, Зарифә әбисе белән булган хәлләрне ишетеп, Василәнең, чыннан да, Сабир мулла оныгы булуын аңлады. 

...Атаклы мулла нәселенең тамырын кайсының гөнаһлары корыткандыр, тәгаенләп булмас, әмма Җиһангир улы Фирдәтнең үз анасын кеше ышанмаслык, җир күтәрмәслек мыскыллап яшәве тирә-якка бер кара тап булып якташларының күңел дәфтәренә язылды. 

Карап торырга башкалардан әллә ни аерылмаган Фирдәтне тирә-күрше, авылдашлары яратмады. Ул, кайда гына булса да, этлек эшләүдән бушамады.  

 Атасының Шакирәне җае туры килгән саен мыскыл итүләре малайда да ана кешегә хөрмәт белән карауның ни икәнлеген оныттырды. Апалары йорттагы хәлләргә түзә алмыйча, сигез классны тәмамлауга, читкә качтылар. Албасты, ерткыч кебек, хатынына ташлана торган Җиһангир бер генә кеше янында юашланып кала иде шул. Йә сөтен, йә пешкән икмәген керткән Зарифәгә ул күзләрен тутырып карый, йомшак итеп сөйләшә. Өйгә, әйтерсең лә, Зарифә белән бергә кояш нурлары иңә, ир хәтта Шакирәне дә сирәк-мирәк булса да күршесе янында мактап куйгалый, тик андый мактаулар бик сирәк эләгә Шакирәгә. 

Ешрак: 

– Җүнсез хатын син, тилемсә малай таптың, безнең нәселне корытачак бу дивана! – дип, тормышының китек якларын, бар ачуын Шакирәдән ала иде Җиһангир. 

Аннан-моннан гына мәктәпкә йөреп, күбрәк вакытын өйдә уздырган Фирдәт кечкенәдән ялкау булып үсте. Баштарак колхоз эшендә селкенеп йөрсә дә, тора-бара бөтенләй өйдә бот күтәреп ята торган бер әзмәвергә әйләнде. Авырып-нитеп тормыйча, кинәт кенә атасы үлеп, күрше авылдан алган үзе шикелле үк бераз тилемсәрәк хатыны да ташлап киткәч, бар ачуын Шакирәдән алып яши башлады. Шакирә үзен көчләп яшәүче улы турында тирә-күршегә сиздермәде. Мөәзин кызы башың белән шундый хурлыкны ничек күтәрергә кирәк?! Әмма карчыкның битеннән күгәрек төшми башлагач, күршеләре Фирдәт белән сөйләшеп карарга булдылар. 

 – Ярты куегыз, сөйлим, – дип мактангач, авылның бер-ике зимагуры кибеттән өч борынга бер ярты алалар. Бераз салып алгач, Фирдәтнең теле ачыла, бөтен әшәке эшләре фаш була. Ул кичне гайрәте тагын да ташып кайтып кергән Фирдәтне анасының мәете каршылый. Шакирә ике оекны бергә бәйләп, тимер карават башына асылынып үлгән була. Исерек Фирдәт анасын оек баудан сүтеп алгач та, нишләргә белмичә урамда акырып, сүгенеп йөри-йөри дә, анасы мәете янында ук гырлап йокыга китә. 

Шакирәне юган хатыннар мескеннең тәнендәге җәрәхәтләргә, кулындагы бау эзләренә карап аһ итәләр. Фирдәтне гаепләп, районга шикаять тә язалар. Фирдәтне караучысыз калган картлар йортына озаткач, авыл иркенләп сулыш ала. Кызларының кайтуына өмет өзгән тирә-күрше Шакирә карчыкны Җиһангир янына җирлиләр. 

Фирдәт турында инде оныта да башлаган чакта, көннәрнең берендә авылда хәбәр тарала. 

– Мөртәтне аяз көнне яшен суккан!  

– Булмас!  

Булган инде, күпер төбендәге каен белән икесен бергә суккан! 

...Сарыгөл күпер төбендәге көйгән каенга карап озак басып торды. Уйлар ерактан ук урап кайтты. 

– Нәселеңә әшәкелек бер кермәсен, керә калса, нәселеңнең тамырын да корыта икән... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гэлнур ханым рэхмэт сезгэ.Шундый шэп язгансыз. Каз тэннэре чыкты. Сезгэ зур унышлар. Тагын ижат жимешлэрегезне кэтеп калабыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шакирә карчык бигрәк тә кызганыч: иреннән генә тугел улыннын да курмәгәнен кургән. Фирдәтне яшен сугу гына аз монда. Рәхмәт сезгә яхшы әсәрләрегез өчен. Ахырын туземсезлек белән көн дә көтә идем))))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дусларым!Әсәрдәге геройларым -ике районда булган хәлләрнең эчендә кайнаган реаль геройлар.Иҗатыма битараф булмавыгыз сөендерә.Аллаһымның рәхмәтләре ирешсен!Туган нигезле ,туфраклы булып,нәселләребезнең горурланырлык балалары булып яшик.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шакире апайга гузел Аллахым женнет ишеген ачар!Сезге рехмет, херметлер!!!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кызганыч бу тормышта Фирдэт кебеклэр эле дэ бар бит... Яшен сугу мондыйларга ин жинел жэза минемчэ. Бик ошады бу хикәя, Рэхмэт сезгэ. Алга таба да ижат унышлары сезгэ

            Хәзер укыйлар