Логотип
Проза

Моңлы сәгать. № 2.

башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5172

Назир хәлфә дәшмәде. Бу наданлың шундый тупаслыгы, китап кадәр штапны аңгыра сарыкка тиңләве хәлфәне чын-чыннан рәнҗетте. Волостьтагы түрәләргә үпкәләп, күңеленнән тарны шелтәләп алды. Мондый җаваплы эшкә алдын-артын уйлап, кемнең-кем булуын аңлабрак гамәл кытырдай, белемлерәк кешеләр җибәрергә кирәк иде ләбаса!

Вәкил исә хәлфәнең җавап бирмәвен үзен түбәнсетү дип аңлады. Кулына мандат кергәннән бирле ул мондый  бәндәләрнең аның алдында калтырап торуларыннан ләззәт таба, моңа аның җаны рәхәтләнә иде. Хәлфәдән уңайсызланып ишек янында посып торучы чүнәтәйләргә ул юри җикеренде.
— Нәрсә анда катып калдыгыз?! Илыгыз әнә шул сәгатьне, машинаны, сөзгене!— диде.
Пүнәтәйләр икеләнеп торганда баягы олаучы җәһәт кенә кереп вәкилнең әмерен үтәргә үк кереште.
Назир хәлфә эшләр болайга барып җитәр дип һич уйламаган иде, аптырап калды.
— Кара әле, кем, вәкил иптәш, хата бит бу! Без бит кыргыйлар заманында түгел, конституцияле дәүләттә яшибез! Әнә ул әйберләрне алып чыгар өчен синең кулыңда мөһерле кәгазь булырга тиеш бит, әйеме?!

Вәкил бил каешына таянган килеш көлеп кенә җавап бирде.
— Мин үзем монда чагындамы? Ниткән кәгазь тагын ул?! Мин үзем закон!
Кәрлә кешеләр явыз холыклы була, имеш, диюләре хәлфәнең дә колагына чалынганы бар иде. Әмма ул дәүләт эшен башкаручы кеше үзенең шәхси кимчелекләренең, күперенке хисләренең колы булмаска, алардан өстен торырга тиешле дип уйлый иде.
— Бу гаделсезлек, мин...— дия башлаган иде, вәкил аны ярты сүздә бүлдерде:
— Гәзит укыгач, беләсеңдер инде: эрвалүтсия ни өчен ясалды? Халыкны тигезләү өчен! Штубы чамадан тыш баеп та китмәсен, чүтеки ач торырлык ярлы да булмасын. Штубы гел бер чама...
— Дөрес түгел!— диде хәлфә.
Бик күп белеп аның һәр сүзен юкка чыгаруы белән хәлфә күптән үк Сәмикънең канына тоз сала иде инде. Аның сүзен игътибарсыз калдырып, вәкил яңадан китап шкафы янына барып басты. Әлеге кайнар митингта кычкырган важный сүзләр янә искә килеп төште. «Бөтен дөнья буржуазиясе, эчке дошманнарга таянып, мулла-мунтагай дин сөреме белән алдап... халыкның күзен томалап...»
Вәкил шкафларның ишеген ачып җибәрде.
— Җитте боларга дин сөреме таратып, халыкны агулап ятырга! Да-ваегыз капчык! Тутырыгыз бу комган әлифбасын, җыен контраны, бәлеш төбе кимерергә өйрәткән җыен әрбә-кибәкне!.. Давай, давай!..
Кыш көне яшен суккандай итте. Шаккатып, тыннары буылып катып калдылар. Мондый көфер сүз әйтергә моңарчы берәүнең дә, хәтта киртә сикергән мөртәтләрнең дә теле бармый иде әле.
Хәлфә башта өнсез калды, аннары бөтен гәүдәсенә боз суыгы йөгерде. Булмас! Хатадыр! Үз колагына үзе ышанмыйча кабатлап сорады.
— Ә? Нәрсә дидең? Нинди «сөрем»? Нинди «агу»? Нинди капчык?
Сәмикънең кыргый каны ярсып, ул тәмам кызып җиткән иде инде. Бу җиләнле, хәтфә кәләпүшле тәкәббернең тез астына шундый мач китереп, сынын катырып сугуына күңеле булып, тагын да җилкенәрәк төште.
— Нигә исең китте? Хәзер шундый заман! Эрвалүтсия! Нибар искене — долой! Дөхете дә калмасын! Митингта шулай кычкырдылар.
Кинәт аңлады хәлфә. Яман төш күреп бастырылу да, саташу да, бүтән дә түгел, яңа тормышның баш әйләнүдән килеп туган җавапсыз бер кыланышы иде бу. Аның шәкерт вакытыннан бирле энҗе бөртегедәй сайлап, берәмтекләп җыйган газиз китапларын, ата-бабаның тиңе булмаган бай рухани мирасын менә бу наданлык дигән албасты күз алдында юкка чыгарып харап итәчәк иде.
Кинәт хәлфә исенә килеп тураеп басты. Моңа ышануы кыен, акылга сыймастай хәтәр сүзләр иде бу. Моңа юл куйсаң, үз мәсләгеңә хыянәт итү, гафу ителмәслек җебегәнлек булачак. Хәлфә дәрес башлангандагы кебек тамак кыргалап, очлаеп төшкән сакалын сыйпап, китап шкафлары алдына килеп басты.
— Син баш китәрдәй' хәтәр сүзләр әйттең. Мин ышанмыйм, совет власте андый әмер бирмәс! Бу бит мең елга артка тәгәрәү дигән сүз! Булмас!— Ул шкафтагы китапларның берсен алып вәкилгә сузды.— Сөрем дидең, агу дидең. Менә, укып күрсәт, ышандыр, сөреме кайда да, агуы кайсында? Боларның кайсы контр китап?
Вәкил башта бүксәсен киереп боргаланды:
— Нишләп укыйм? Нигә кирәк миңа? Әйткән, беткән!— диде.
Әмма хәлфәнең калын тавышы торган саен гөрелдәбрәк чыга башлаган иде инде.
— Юк, син дәүләт вәкиле булып сөйләштең, халыкның мең еллык күңел байлыгын бер селтәнү белән юкка чыгармакчы булдың! Дәлилеңне күрсәт, дәлилеңне!
Вәкил үзенә сузылган катыргы тышлы калын китаптан өреккәндәй читкәрәк тайпылып, башын чайкарга ашыкты.
— Юк. Хәнифәстай безгә мондый китап укытмады! — диде.
Назир хәлфә калын тавышы белән бөтен бүлмәне тутырып аның саен телләнә барды.
— Ху-у-ш! Белдек! Син фарсыча укымагансың икән. Алайса, үзем әйтеп бирим: бу моннан сигез йөз ел элек язылган «Кабуснамә» булыр. Ишеттеңме? Дөньяда ахмакларча түгел, ничек юньле кеше булып яшәргә икәнне өйрәткән! Хуш, алайса, менә бусы саф үзебезчә була инде, Каюм бабай язып калдырган... Мә, күрсәт, кай төшендә контры?
Сәмикъ телсез калып башын чайкады.
Назир хәлфәнең фәрманы тагын да гайрәтлерәк яңгырады.
— Алайса, бүтән китаплардан табып бир! Я!.. Күрсәт!
Моңа каршы вәкил наганлы бил каешына таянып элеккечә тамак төбе белән кыч-кырмакчы булды, ләкин тавышы чыкмады, куллары күтәрелмәде. Баягыча хәлфәнең туп-туры күзенә карап гайрәт ормакчы булды — әмма бу әллә нинди сәер сүзләр язылган серле китаплар, менә бу гыйлем иясе янында ул үзен яңадан кеп-кечкенә кәрлә Сәмикъ итеп хис кыла башлады. Кесәсендәге кәгазьнең аңа кодрәт, гайрәт бирә алмавын сизде. Күзләрен челт-челт йомып калтыранган тавыш белән соңгы сүзен әйтте:
— Мин... мин... белмим, укый алмыйм...

Назир хәлфә хәйран калып башына ябышты.
— Йа алла, йа раббым! Ниләр ишетәсебез бар икән! Ничек син, бичара бәндә, китапка кизәндең?! Ничек син әлифне таяк дип белмәгән башың зелән китап хәтле китапка тел озайттың? Нәрсәгә кул суздың? Бабайларның акыл хәзинәсенә, гыйлем чишмәсенә! Ни битең белән Йосыф китабын, Габдулла Тукай шигырьләрен, бәет, мөнәҗәтләрне, фәйләсуфлар сүзен сөрем дип, агу дип атарга телең барды?!— Назир хәлфә ишек янына барып поскан вәкил өстенә җилән итәкләре белән кабарып, зур булып ябырылды.— Беләсеңме син, ахмак, синдәй наданнар хөрриятнең абруен төшерә! Совнаркомга җиткерәм мин моны, Ленинга телеграмм сугам, Ленинның үзенә!
Кайчандыр үзендә укып чыккан, хәзер пүнәтәй булып килгән элекке шәкертләргә дә «өлеш» чыкты.
Нәрсә карап торасыз? Мин сезне шулай акны карадан аермый торган күзле бүкән булырга укыттыммыни?

III.
Назир хәлфә менә хәзер, толып якасына йөзен яшереп, елмаеп куйды. Табигате белән ул алай ук батырлардан түгел иде. Вәкилне шул хәлгә җиткерүе өчен беравык шүрләп тә йөрде. Белмәссең. Трибуналлар, каты куллы хөкемдарлар заманы. Әмма волостьта хәлфәне яхшы беләләр, аның шәкертләре байтагысы эш башындагы кешеләр иде. «Хезмәт иясе вәкилен урынсызга рәнҗеткәнсең» дип Сәмикънең үзен гаепләп, мандатын кире алганнар.
Ыгы-зыгы басылгач, өйдәгеләр «аһ» иттеләр. Сәгатьтән җилләр искән иде. Назир хәлфә кайда гына, кемгә генә язып карамасын, кулак түгеллегенә нинди генә белешмәләр илтеп бирмәсен, сәгатьне кайтарырга ашыкмадылар. Бирмибез дә димиләр, әмма кайтармыйлар да иде.
Эшләрен җайлагач Фәһим яңадан сельпо бүлмәсенә керде. Хәлфәгә бергә кайту турында әйтмәкче булган иде, ул кулы белән сәгатьне күрсәтте.
— Сабыр!— диде.
Фәһим гаҗәпләнеп күтәрелеп караса, унике туларга берничә минут кына калган иде.
Назир хәлфә очлаеп төшкән көрән сакалын вәкарь белән генә сыйпап, ниндидер бик кадерле кешесе белән очрашырга җыенгандай, мыекларын сыпырды, җайлабрак утырды. Сәгать сугуын ул гына түгел, башкалар да көтеп ала иде, күрәсең. Бүлмәдә счет төймәләре чыкылдамый башлады, аяк тавышлары тынды. Берничә хатын-кыз, бүлмәләренең ишек яңагына таянып, тыңларга хәзерләнделәр.
Алтын битле сәгать бөтен бүлмәне үзенә буйсындырды, һич тә ашыкмыйча, үзенә генә хас салкын, бәхәссез гаделлек белән берәмтекләп, секундлап җан ияләренең калган гомерләрен саный башлады.
— Тик, тик, тик...
Менә көтелгән минут та җитте. Зәңгәр уклар сәгать битендәге күк гөмбәзенең иң биек ноктасына менеп баскач, тантаналы беренче аваз ишетелде:
—П-а-а-ң-ң...

Затлы авазлар букеты дулкын-дулкын булып салмак кына бөтен бүлмәгә таралды, кәефләрне хушландырып, кайдадыр, ничектер беравык бүлмә эчендә эленеп торды. Анысы күңелләрнең иң түренә үтеп, иң нечкә хисләрне тибрәткәннән, рәхәтен татыганнан соң гына, бераз көттереп, вәкарь белән генә икенче, өченче авазлар яңгырады. Бүлмәдәгеләр, моңлы музыка тыңлагандай, баскан урыннарында оеп калдылар. Назир хәлфә ике кулын, гыйбадәт кылгандагыдай, тезенә куйган килеш күзләрен йомып дөньядан ук китте.
Гаҗәп авазлар иде болар. Ягымлы да, тантаналы да, моңарчы бу тирәдә ишетелмәгән, күктән иңгән ниндидер могҗиза кебек тә. Алай дисәң, алар безгә ят та түгел шикелле. Бактың исә, ул авазларны без гармун телләрендәме, кыр казлары кычкырып узгандамы, кайчандыр бәлки ишетеп тә калганбыз, тик игътибар гына итмәгәнбездер. Хәзер менә сәгать кыңгыравында бер бөтен булып бер букетка сыйган җан азыгы булып ишетелә...
Шулай хәйран калып тыңлаганда Фәһим бу гаҗәп сәгатьне эшләп чыгаручы оста турында уйланды. Изге күңелле, яхшы кеше булган ул. Сәгатен вакытның минутларын, секундларын берәмтекләп санап бирү өчен генә эшләмәгән. Юк. Аның сәгате кешеләрнең күңелләрен хушландырып, кәефләрен дә күтәрергә тиеш булган. Шул изге максатына ирешү өчен ул сәгать кыңгыравына мул итеп саф көмеш тә, башка кирәкле металлар да өстәгән. Аның нәрсә әйтәсе килгән? Тормыш авырлыкларыннан җәфа чигүчеләрне ул шушы сәмави моңы белән юатырга теләгән. «И адәм баласы! Тормыш һаман да син уйлаганча шыксыз гына, җан өшеткеч кенә дә түгел. Юк. Соклангыч матурлык, күз явыңны алырлык нәфасәт, гүзәл моң белән бөтен дөнья тулган. Аларны фәкать күңел күзе белән күрә, ишетә, сизә белергә генә кирәк!»
Сәгать сугуы тынганнан соң да Фәһим бераз башын чайкап гаҗәпләнеп торды.
— Мондыйны беренче ишетүем,— диде ул.— Бу сәгатьне ясаучы кеше өстәвенә музыкант та булган ахрысы. Әнә нинди иттергән, тыңлаган саен тыңлыйсы килә!
Назир хәлфә бөтен йөзе белән балкып башын игәләде.
— Барәкалла! Мондый хуш авазларны ишетә белүең бик куандыра,— диде.
Карт хәлфә кайтырга әзерләнеп толыбын кияргә җыена башлаган иде инде, яшь мөгаллим аннан бераз гына сабыр итүен үтенде.
— Бу сәгатьне кайгыртып бик күп йөргәнсең. Шулай да тагын бер омтылып карыйк әле!— диде.
Назир «ай-һай» дип башын чайкады. Фәһим тәвәккәлләп яңадан сельпо рәисе янына кереп китте. Анда ниләр булгандыр, кем-кемне нәрсәгә ышандырырга тырышкандыр, әмма сүз көрәше ярыйсы ук озакка сузылды, кара-каршы әйтешүләр бер тынды, бер көчәйде. Әмма байтак кына тартышканнан соң Фәһим рәис яныннан кулларын угалап, көләч чырай белән килеп чыкты.
— Булды, абзыкаем, булды гына! Сәгать яңадан өеңә кайта! 
Хәлфә шаккатып авызын ачып калды.
— Ә? Нәрсә дидең? Кайта дидеңме?— Бер сәгатькә, бер Фәһимгә таба борылды.— Булмас ла! Өч ел йөрим, өч ел буена бусагаларын таптыйм бит!
Фәһим кулын гына селтәде.
— Юньле кеше өчен өч еллык түгел, өч минутлык кына эш бу югыйсә. Хикмәт шунда, кайсы кнопкага басасың?!

Сельпо кешесе белән мөгаллим сәгатьне урыныннан алып капчыкка төргәндә ишектән үк төсләрен бозып бусарынып баягы алъяпкычлы хатын килеп керде. Керә керешенә утырган тавык сыман кабарынып Фәһимгә ташланды.
— Бу ни эш бу? Бирмим! Минем өстә бу сәгать! Инвентарь кенәгәсендә!
Ләкин Фәһим аңа һич игътибар итмәстән тыныч кына сәгатьне төрүен дәвам иттерде.
— Бирмичә хәлең юк, аппагым, бирерсең! — диде.
— Куй кире урынына! Бирмим булгач, бирмим!
— Бирәсең, бирмичә котыла алмыйсың! Киреләнсәң, менә бу абзый сине хөкемгә тартачак!
Хатынның күзләре шар булды, шаккатып бер Назирга, бер Фәһимгә күз атты.
— Нәрсә, нәрсә? Хөкемгә? Минеме?
— Әйе, сине!
— Ни өчен?
— Талап алган малны яшереп яткырган өчен!
— Ни тузга язмаганны сөйлисең?! Нишләп таланган мал булсын ул? Без башкисәр-юлбасар түгел! Инвентарьга кергән!
— Бик хуп! Инвентарьга кергән! Ә анда каян килгән?— Фәһим елмаеп кына хатынга кулын сузды. — Кайсы кибеттән, кайчан сатып алынган? Күпмегә? Документ, документ!
Теге хатын ачуыннан буылып «эһ» дип идәнгә тибеп алды, тиз генә сельпо рәисен ияртеп керде. Анысы Фәһимгә күз салды да кулын гына селтәде.
— Алсыннар!

Назир хәлфә ташып чыккан шатлыгын кая куярга белмичә мөгаллимне кочаклап алды.

рәсем: Илдар Әхмәдиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар