Логотип
Проза

Моңаер чаклар түгел

 (хикәя)



 Гомеренең илле икенче язында яшьлек язына кайтырмын, дип кем фараз кылсын? Нурзиләнең дә үткән яралардан җөйләнә, терелә барган күңеле, очрамас инде, булмас инде башкача кебегрәк ышану белән килешеп, талгын бер тынычлыкка талган иде. Инде бер җайга салынган тормышына да ниндидер үзгәрешләр кертәсе килми. Тагын йөрәкне авырттырып ярсытырга, тетрәнүләр кичерергә һич кенә дә теләге юк. Ялгызлыкка да күнекте кебек. Ялгызлыкны кара сагыш итеп кабул итмәсәң, астына бөгелеп төшмәсәң, аның белән дә килешеп яшәргә була. Парлы ялгызлык бирмәсен. Култыклашып, көлешә-көлешә атлаган парларның артыннан кызыгып карап калган чаклары инде үткәндә калды. Кайчандыр алар ире Рәдиф белән култыклашып кына түгел, җитәкләшеп, бер-берсенә сыенып йөриләр иде, бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар иде дә бит, менә ничек килеп чыкты... Ышанган иде аңа Нурзилә. Аның кулларына язмышын ышанып тапшырган иде. Бәхетле булачагына, сөйгән парын бәхетле итәчәгенә җаны инанган иде. Тик тормыш көтү мәхәббәттән исергән ике гашыйкның урамда җитәкләшеп йөрүе түгел шул. Нәкъ менә тормыш көтәргә Рәдифнең буыны сыек булып чыкты. Озак вакытлар эшләмәде. Гаиләсен, ике баласын кайгыртуга, тир түгүгә караганда аңа эчеп-исереп теләсә кайда ваемсыз, бер кайгысыз ятуы җиңелрәк иде. Исереккә диңгез тубыктан. Нурзилә тормыш йөгенең үз өлешен дә, ир өлешен дә тартты. Ирен яхшылап та үгетләде, сабырлыгы төкәнеп, кызып киткән чаклары да булды. Ир дигәнең мең кат эчмәскә сүз бирде, мең кат вәгъдәсен бозды. Хатынына, балаларына кул күтәрергә дә оялмады. Бер аерылып, бер кушылып яши торгач, кызы Рәлиягә уналты, уллары Русланга ундүрт яшь тулганда, Нурзилә балалары белән киңәште дә аларның атасы белән арасын гомерлеккә өзде. Күп авырлыклар кичерде, йортсыз-җирсез калды, тик шулай да сынмады. Башта кеше фатирында яшәп тордылар. Аннары Нурзиләгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Тырышты, тырмашты, балаларын үстерде, кеше итте. Хәлле генә туганнарының ярдәме белән сату-алу буенча үз эшен ачып җибәрде. Ерак шәһәрдән, үзеннән дә зур сумкаларга төяп, кырмыскадай көчәнә-көчәнә тауар ташыды. Башта тиенен санап яшәде. Соңрак эше алга китте. Әкренләп аякка басты. Фатир сатып алды. Еллар үтә торды, йөрәгенә Рәдиф салган яралар да элеккедәй сулкылдамый кебек. Ир дигән хәсрәттән кыйналып яшәгәнче, тыныч башың, тәмле ашың. Нурзилә шулай фикер итте.
 Фәнәви белән танышканда Нурзиләнең нәкъ шундый чагы − ялгызлыгы белән килешеп, язмышына буйсынып, хыялларын күңел төпкеленә тирән яшереп, әллә ни көтмичә генә яшәп яткан чагы иде. Үз көче белән тырышып тапкан дөньясына шөкер итеп, балалары өчен сөенеп яшәп яткан мәле. Кызы Рәлия югары уку йортында укый. Җитмәсә, кемгәдер охшап, җырлау осталыгы да ачылды. Үзе кебек яшь җырчылар аны ике куллап үз төркемнәренә кабул иттеләр. Укуыннан бушый алган вакытта сәхнәдә җырлап йөри. Таныла башлавы бер яктан, кыз, әнисенә җиңеллек китереп, үз-үзен киендерә, туендыра да башлады. Улы Руслан исә мәктәпне бетергәч, укуын дәвам итәсе килмичә, эшкә башлады. Балалары акыллы, тырыш. Әни кеше ничек сөенмәсен? Инде алар өчен куанып, тормышын аларга багышлап, үз бәхете турында уйланмаска тырышып яшәргә иде исәбе. Исәп-хисап ул акылдан, ә йөрәкнең үз эше шул.
 Нурзиләнең поездда соңгы көче белән көчәнә-көчәнә тауар ташулары эзсез үтмәде – хатын язгы бер көндә умыртка сөяге авыртудан ятакка егылды. Үтәр әле, дип аркасын крем-мазь ише нәрсәләр белән ышкыса да, чире чигенергә уйламады. Башыннан эше чыкмый бимазалаган хатын үзендә тауар саткан Мәрзиягә шалтыратты. Аның чирләп киткәнен ишеткәч, тегесе ахылдады-ухылдады, кереп чыгарга сүз бирде. Мәрзия белән Нурзилә – аерылмас ахирәтләр. Нурзилә аңа тулысынча ышана. Мәрзия телгә оста, тауарны гына түгел, кирәк булса, анаңны да сатып җибәрер. Нурзилә дә аны рәнҗетми, яхшы гына хезмәт хакы түли. Ахирәте телефоннан Нурзиләне тынычландырды, сәүдә яхшы гына бара, тауар әлегә бар, борчылма, яхшылап дәвалан, янәсе. Ни иелә, ни бөгелә алмаган хатын ашыгыч ярдәм бригадасын чакырмый булдыра алмады. Табиб авыртудан укол куйды, дарулар язды, тиешле белгечкә күренергә, дәваланырга киңәш итте. Ә аңа ияреп килгән фельдшер ир үз киңәшләрен бирде: “Бераз терелә төшкәч сезнең аркагызга мәҗбүри рәвештә махсус массаж кирәк. Менә минем телефон номерым...” Шулай ни чарадан бичара хәлендә калган Нурзилә Фәнәвигә массажга йөри башлады.
 Ә Фәнәвинең куллары чынлап та тылсымлы иде, ахры. Тәҗрибәле массаж ясаучы икәнлеге күренеп тора. Бармаклары сизгер, йөгерек. Көчле бармаклары белән ышкый-ышкый, суккалый-суккалый, бөгә-бора, оешкан каннарны гына язып калмый, мускулларда моңа хәтле тоймаган көч уята белә. Буыннарында яшьләргә генә хас җитезлек, гәүдәсендә җиңеллек тойды Нурзилә. Чире дә тиз чигенде. Күптән җылы карашка сусаган ханым кемнеңдер үзе турында кайгыртуын тойгандай булды массаж өстәлендә ятканда. Ир-егет кулының ни икәнлеген оныткан тәне тагын уянды... Ымсынып наз тели башлады... Күптән изрәп йоклаган хатын-кыз уянды Нурзиләдә... Аның халәтен аңлаган кебек Фәнәвинең дә сизгер бармакларына ягымлы наз керде түгелме соң? Бармак очларыннан тамган сизелер-сизелмәс дулкын Нурзиләнең тәненә кагыла да бар гәүдәсенә тарала... Әллә Нурзиләгә тоела гынамы? Бәлки ул Нурзиләгә битараф түгелдер? Нурзилә үзе дә ачык кына аңлап бетмәсә дә, Фәнәвигә табиб итеп түгел, ә ир-егет итеп, хатын-кыз күзлегеннән чыгып карый иде инде. Чире белән мавыгып, ныклап караш та ташламаган ирне Нурзилә беренче тапкыр күздән кичерде. Уртача буйлы, нык кына бәдәнле, баш очындагы чәчләре сирәгәя башлаган. Ничә яшьтә икән? Гаиләсе бармы икән? Күзләре дә соңгы көннәрдә җылырак карый кебек. Намуслы хатын “ярый-ярамый” арасында икеләнгәндә, аның уйларын аңлагандай, Фәнәви үзе турында ачылды. Дүрт ел элек хатынын югалткан. Балалары булмаган. Ә үзе Нурзиләдән бераз яшьрәк икән. Яшермичә Нурзиләнең үзенә бик ошавын әйтте. Ә хатынга шул гына кирәк тә иде. Беркемне дә йөрәгемә кертмәм, дип ант иткән хатын тагын йөрәгенең ишекләрен ачты. Фәнәви ничектер, ә Нурзилә мәхәббәттән исерде. Соңлап, гомер көзенә керергә торганда татыган тойгылар аеруча татлы, аеруча кадерле булалар икән шул. Хисләнә-хисләнә әйткән сүзләренә караганда, Фәнәви дә Нурзиләне ярата кебек иде: “Нурлы Зиләйлүгем син минем! Соңлап тапкан бәхетем!” Аларга беркем дә комачау итмәде. Назга сусаган ир белән хатын туйганчы теләкләренә бирелделәр. Гомеренең биш дистәсе артта калган Нурзилә яшәреп киткәндәй булды. Иңнәренә канатлар кунды. Икесенең дә бәхеткә хаклары бар иде кебек. Фәнәви дә, ялгыз яшәп арыдым, диде. Беренче тапкыр көчле-булдыклы Нурзиләнең дә көчсез буласы, ир-егет иңнәренә таянасы килеп китте. Нурзилә Фәнәви турында ахирәте Мәрзиягә серен чишми калмады әлбәттә. Үзе дә ялгыз яшәп ялыккан Мәрзия дусты өчен сөенде. Нурзиләне кызартып шаяртып та алды: “Туйга чакырырсың, кызый!”
 Ә беркөнне Нурзилә Фәнәвине Рәлия катнашкан концертка алып барды. Сәхнәгә озын зәңгәр күлмәкле сылу кыз чыккач, зал аны алкышлап каршы алды. Тәэсирләнеп җырлаган моң тынгач көчле алкышлар тагын кабатланды. Нурзилә янында утырган Фәнәвигә пышылдады: “Яшь чакта нинди идең, дип сораганың булды. Нәкъ менә шундый идем”, − дип сәхнәдә басып торган кызына ымлады. Ә Фәнәви аны кочагына алды. Рәлия өченче җырын башкаргач, Фәнәви, сәхнәгә менеп, аңа чәчәк гөлләмәсе сузды, битләреннән үпте, колагына нидер әйтте. Рәлия елмаеп әнисенә кул болгады. Ул кичәдән Нурзилә белән Фәнәви бер-берсенә тагын да якынаеп кайттылар. Икесе дә эзләгәнен тапты, җаны теләгән кешесен очратты кебек иде.
 Фәнәви, бергә яшик, бергә булыйк, дип ачык кына әйтмәсә дә, барысы да билгеле сыман иде. Көн саен диярлек очрашалар. Очраша алмаган чакларында кулларыннан телефон төшми. Килгәндә Фәнәви, чәчәксез, кәнфитсез дигәндәй, күчтәнәчсез килми. Кайтып киткәндә китәсе килмәгәндәй, вакытны сузарга тырышып кына чыгып китә. Берникадәр вакыттан алар бергә ял итү йортына барып кайттылар. Фәнәви ничектер, ә Нурзилә уйларында киләчәген аның белән бәйли башлады. Шуңа күрә ул, кунак җыеп, бер дә кыенсынмыйча Фәнәвине күп санлы туганнары белән таныштырды. “Кияү егет” статусын Фәнәви дә кире какмыйча кабул итте кебек. Шул кичәдә Нурзилә Фәнәвине ахирәте Мәрзия белән дә таныштырды. Телгә оста Мәрзия тиз арада Фәнәвине авызына каратты.
 Нурзиләгә язмышы тагын йөзе белән борылды кебек. Сәүдә эше яхшы гына бара. Балалары аякка басып килә. Икесенең дә сөйгән кешеләре бар. Туганнары таза-сау. Үзе дә Фәнәвие-табибы ярдәме белән терелде. Авылдагы әнисе үз көчендә. Аннары, соңгы айларда Нурзиләне иң сөендергәне – аның яраткан кешесе бар. Хатын ялгыз түгел. Иллене узган Нурзилә тагын яшьлегенә кайтты. Күңелендә тагын ышаныч чаткылары туды. Үзе дә гаҗәпләнеп куя – шушы яшьтә унсигез яшьлек кыздай мәхәббәттән исерермен, дип кем уйласын?! Яшенә-картына карамый икән. Менә бит мәхәббәт нинди көчкә ия! Әйтерсең дә Фәнәви аның йөрәген кулларына алып әвәли-әвәли массаж ясады...
 Беркөнне Мәрзия Фәнәви аны массажга чакырганын әйтте һәм Нурзиләдән рөхсәт сорап эштән алдарак китте. Нурзилә аның урынына прилавок артына үзе басты. Килешенгән вакытта Фәнәви никтер телефонын алмады. Мәрзия дә Нурзиләгә җавап бирмәүне хуп күрдеме, башка сәбәп бар идеме, дәшмәде. Борчулы уйларын күпме куарга тырышса да, Нурзиләнең күңеленә шик керде. Күз алдыннан Фәнәви, аның алдында шәрә яткан Мәрзия китмәде. Икенче көнне эшкә килгәч Мәрзия кичәге массаж сеансы турында ләм-мим дәшмәде. Нурзилә дә сорамады. Аңа инде барысы да билгеле иде. Фәнәви белән аңлашырга теләсә дә, аны югалтудан курыкты. Шулай ике ут арасында янып йөри-йөри бер атна вакыт узды. Фәнәви башкача шалтыратмады. Ике ахирәтнең аралары суынды. Якын кешесе белән арасына кергән Мәрзияне Нурзилә эшендә башкача тота алмый иде инде. Салкын гына расчет бирде, хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Шунда гына Мәрзия телгә килде: “Фәнәви өчен куасыңмы мине? Ул бит сиңа беркем дә түгел!” Ә Нурзиләнең аңа нидер аңлатырга, бәхәсләшергә теләге дә, көче дә юк иде. Бу көнне ул, арендага алган кибетенең ишеген бикләп, эчтә ялгызы үткәрде. Ул тагын бикләнде... Ачылырга, ышанырга кирәк идеме соң? Ул тагын алданды. Хәер, Фәнәви аның алдында гаеплеме соң? Ул аңа берни дә вәгъдә бирмәде. Ул бары тик, матур хатынга кулы тигәч, ирлек инстинктын гына җиңә алмады. Хайвани теләген генә тыя алмады. Ә Нурзилә моны мәхәббәт дип кабул итте. Ә Фәнәви син санаганча зур, көчле мәхәббәткә ия булган, чынлап сөя белгән кеше түгел, ә бары тик хатын-кызларның тәнен генә яраткан гап-гади, ирекле, шул ирегеннән бик яхшы файдалана белгән ялгыз-ябагай ир икән бит. Хатын-кызны перчатка кебек алыштырудан ямь, тәм тапкан бахыр бер ир. Һөнәреннән яхшы гына табыш, шуңа өстәп файда, ләззәт ала белгән табиб. “Тәнемне генә түгел, җанымны да терелттең...” Терелттеме соң? Яңа яралар гына өстәдеме? Үзе алданды Нурсилә. Үзе ялгышты. Фәнәвинең куллары тәненә кагылуга, исерде, назга ымсынды. Ул аның җанын-күңелен, кешелеген түгел, бары тик кулларын гына теләде. Аларның мөнәсәбәте дә җиңелчә, ир белән хатынның бер-берсенә җенси тартылуыннан башланды. Нигезле булмады аларның тойгылары. Бер-берсен юнләп белмичә, хисләрен сынамыйча якынлык диңгезенә ташландылар. Ә диңгез дигәннәре бик сай булып чыкты. Кәнфит-чәчәкле чордан ары үсә алмады аларның мөнәсәбәтләре. Фәнәвинең ярату сүзләре дә бары тик тәмле телләнү икәнлеген аңлый алмады Нурзилә. Бәлки шулай килеп чыгуы яхшыдыр да. Гомер юлы кушылмас борын сукмакларның аерылуы. Бу югалту соңрак булса күпкә авыррак булыр иде. Бик күп хатын-кызларга гаилә, уртак җылы куыш кирәк булган кебек, әлбәттә Нурзилә дә Фәнәви белән үз оясын корырга хыялланды. Гаилә аша үз бәхетенең ышанычлы булуына инанырга, якын кешесе өчен бердәнбер булырга теләде. Тик үз иреген бар нәрсәдән өстен куйган ир заты бердәнбер хатын-кыз белән үзен озакка бәйли алмый шул. Ул үзе дә күп нәрсәдән мәхрүм кала. Бердәнбер булудан, сөекле булудан, матур, тату гаиләдән, тигез, бәхетле картлыктан. Ә Нурзилә, ялгышып, шуларны бирергә ымсынган иде түгелме соң аңа? И бахыркай массаж ясаучы... Лаекмы соң шул мескен Нурзиләнең сагышларына?
 Ә бүген Нурзилә, матур киенеп, төзәнеп-бизәнеп, концертка улы Руслан белән бара. Кочак тутырып, Рәлиясе яраткан ак розалар күтәреп, кызы өчен горурланып атлый. Яшьләр мәдәният сараенда бүген Рәлиянең үз кичәсе, үз концерты. Моңаеп, сагышланып утырыр чакмени яныңда шундый талантлы, акыллы балаларың булганда? Тормыш дәвам итә. Бездәйләрне югалтканнар моңайсыннар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар