Логотип
Проза

Минем әни бай хатын...

(Хикәя)

Кызның үз гомерендә беренче мәртәбә дау куптарасы — кибет киштәсенә тәртип белән тезелгән төрледән төрле, исәпсез-хисапсыз уенчыкларны: ярты метрлы кызыл битле Кыш бабайны, алсу йөзле Кар кызын, чын юлбарыс баласын­нан чак кына кайтыш җәнлек-җанварны, күз явын алырдай, бәби чаклы курчакларны, уенчык-муенчыкларны бер селтәнүдә идәнгә себереп төшерәсе килде. Матур, ялтыра­выклы, затлы бизәкле иде алар, әмма һәммәсе җансыз, ясал­ма иде. Беренче карашка чын дип уйлыйсың аларны, ясалма икәнлекләрен белгәч, алдануыңа хурланасың, бу дөньяның алдавыч ялтыравыгыннан үч аласы килә.
Кибеткә нидер алырга кергән кешеләр, әнә, чын, тере. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, кибеттә бар да бар: ашамлык-эчемлек, чүпрәк-чапрак та, тимер-томыр да сатыла монда. Бер түбә астындагы бинаның икенче ишегеннән керсәң, кафе — саламнан коньяклы коктейль суырып утыру­чылар байтак. Өченче ишек гап-гади ашханәгә алып керә.
Шушыларның барысының да хуҗасы — кызның әнисе. Ул әлегә кызын күрми, чүпрәк-чапрак бүлегендә таныш хатыны белән сөйләшеп тора. Менә аны бер ир-ат кырыйга дәште, биленә кулын салып, колагына нидер пышылдый башлады. Үзе дә сизмәстән кыз аларга якынайды. Әнисе әрсез ирне төртеп җибәрде. “Йөрмә монда”, — дип, ачу белән кулын селтәде. Ләкин тегесе үҗәт иде, һаман чыгып китми.
- Мине танымадың бугай, Фәгыйлә? Казан кунагын сый­лаганда мин дә бар идем бит. Исеме ничек иде әле ул түрәнең?
Фәгыйләнең бит алмалары әүвәл Кыш бабайныкы кебек кып-кызыл булды, аннары әлеге төсне Кар кызы йөзендәге алсулык алыштырды. Ул җәһәт кенә барып ике шешә аракы алды да теге бәндәгә тоттырды.
- Йөрмә монда бүтән!
- Мин тагын кергәләрмен әле, Фәгыйлә!
Кызга бу адәм үзе шыксыз, сүзе тозсыз тоелды.
Әнисе белән сөйләшеп торган хатынны тануга, кыз куыры­лып килде. Шул бит инде! Зарифә апа! Айратның әнисе ич! Бигрәк мөлаем апа инде! Янына барып сүз кушасы, сөйләшәсе килсә дә, никтер шүрләтә. Усал хатын түгел ул, әмма кыз аннан уттан курыккандай курка. Үзе якын итә, үзе курка! Бигрәк кызык инде! Малае, Айраты, тагын да кызыграк. Айрат белән ун ел буе бер мәктәптә укыдылар, икесе дә Ка­занга укырга керде... Моңарчы классташ һәм курсташ кызны бар дип тә белмәгән егет соңгы вакытта кинәт кенә ачылып китте. Араларында ниндидер җылы якынлык бар хәзер. Гел бергә буласы килә. Әлегә бары шул гына бугай.
Әнисе янына — эшенә юкка гына килмәгән иде кыз. Әйтәсе сүзе бар... Әмма ничек кенә итеп үгетләсә дә, файда­сы булмас шикелле.
- Әни, синең урыныңа үзем генә барыймчы, ә!
- Юк, юк, бала. Анда әллә кемнәр киләсе, ди. Берәр нәрсә булса, мине шул сәгатьтә үк эштән куачаклар. Үзең беләсең, кызым.
- Әни, дим, әллә үзең дә бармыйсыңмы соң? Кадалып китсеннәр!
- Кәримә, дим, кызым! Бу юлы бик зур түрә киләсе, ди. Сәгыйт Сәетович әтиең турында да сөйләшеп карармын, дигән иде.
...Әнисен ризалатырга хыяллану файдасыз иде.
- Бар, кызым, өйгә кайт. Әтиеңнең тамагы ачтыр. Берәр нәрсә әзерләп ашат.
Әнисен тагын күндереп булмады. Аптыраганнан гына кил­де. Әтисе бит... Йөрмәсен әле әниең шунда, ди. Тагын казан­нар килгән икән, ди.
Алар яшәгән бистәгә Казан кунаклары еш килә. Әллә инде хуҗалары Сәгыйт Сәетович шулай бик кунакчыл, әллә кунак­ларга Сазлык елгасының суы ошый, әллә елга ярында ук салынган мунча-сауна күңелләренә хуш килә? Әнисе әйтә бит: “Яртышар көн мунчада яталар-яталар да аннары ашап туя ал­мыйлар”, — ди. Хәер, әнисе әйтмешли, алар зур, укыган ке­шеләр, Казанда вакытта шулай мунчалар кереп йөрергә кай­дан вакыт тапсыннар соң?
Анысы да монысы, Сәгыйт Сәетович бәк юмарт кеше, әни­се көне-төне шуларны сыйларга булышкан өчен уч тутырып акча алып кайта. Акча капчыгының авызы казаннар кулында икән, ди. Шуларның күңелен күрә алгач, Сәгыйт Сәетовичның да эшләре гөрләп бара, әнисе дә акча эшли. Ә акча Кәримәләргә — урын өстендә яткан әтисенә бик кирәк. Мон­нан өч ел элек, егылып, ике аягын, ике кулын сындырган иде — һаман рәткә килә алмый әтисе. Мәскәү больницасына алып барырга кирәк, диләр. Шуңа әнисе тырыша-тырыша акча җыя. Көне буе гел аягүрә кибеттә эшләгәннән соң, кунак­лар килгәндә, кичләрен Сәгыйт Сәетовичка аларны сыйларга булыша.
Текә Яр бистәсенең бер очыннан икенчесенә чыгып җиткәнче сәгать ярымлап вакыт кирәк, диләр. Кәримәнең исәпләп караганы юк, чөнки бистәнең югары очыннан түбәненә автобус йөреп тора. Әнисе шулай дип сөйли торган иде. Текә Яр, аларның гаиләсе монда күченеп килгәндә, Саз­лык елгасы буенда ук урнашкан тугыз йортлы рус авылы бул­ган. Казан артындагы әлеге авыл нигезендә (русча исеме — Собачьи горы) заманында зур төзелеш башлап җибәргәннәр. Төрле яктан һәм кырыкмаса кырык милләттән торыр җирсез юксыллар, эшсезләр Текә Ярга җыелган. Тугыз йортлы, салам түбәле Собачьи горы хәзер шаулап-гөрләп торган Текә Яр по- селыгы. Хәер, русча ул әле дә бөтен язуларда Собачьи горы дип языла. Татарлар телендә “Текә яр”, рус теллеләр дә, ва- та-сындыра “Текоярова”, дияргә гадәтләнгән.
Кәримә, үз тукталышларына килеп җитәм дигәндә генә, ике кеше аша үзенә төбәлгән күз карашын тоеп, әллә нишләп китте. Үз яшьләрендәге бер егет бик кызыксынып аны күзәтә түгелме? Оялып, күз карашын читкә алды алуын, тик тагын  бер генә булса да, сиздерми-белдерми шул якка күз ташлый­сы килә иде. Әлеге хис оялчан күңелдән көчлерәк иде: Кәримә янә шул тарафка күз салмый кала алмады. Бер генә мизгелгә карашлары очрашты. Кызның бит алмаларына ут капкандай булды. Көч-хәл белән түбән очка тәгәрәгән ПАЗик, очкычка әйләнде дә болытлар өстеннән йөзә башлады, әйтерсең... Әледән-әле терсәкләре белән бер-берсенең ка­быргасын санап барган ачы телле кешеләр гүя Кәримәнең әбисе сөйләгән җәннәт фәрештәләренә әверелде. Былбыл каурые белән кызның борын очына кунган өч бөртек тир там­чысын җилләтергә керештеләр. Тукталыш саен: “Билеты, на билеты передавайте! Всё равно за эти деньги иномарку не купите!” — дип, юл буе теленә салынып барган шофер егет көр тавышы белән сузып җырлап җибәрде сыман.
Кыз яңадан “җиргә төшкәндә” өен бер тукталышка узып киткәнен аңлап алды. Күңелендәге “этлек”: “Тагын бер мәртәбә генә карап ал инде шул егеткә!” — дип өстерсә дә, кыз ул утырган якка борылырга да җөрьәт итмәде. Моңарчы беркайчан да татымаган, татлы, әмма ниндидер сәер хиснең тагын кабатлануыннан курыкты. Сәерлеге түгел, артык ләззәтле булуы куркытты бугай.
 Тукталышта кыз төшеп калды. Егет утырган автобус түбән очка таба кузгалды. Кызның әле генә җанын кайнаткан татлы кичерешләр дә автобус артыннан ияреп бардылар-бардылар да, әллә “хәлләре бетеп”, әллә кирәкмәгәнгә санап, кызның үзенә кире әйләнеп кайттылар һәм күз ачып йомган арада күңеленә кереп бикләнделәр. Күңел дигән гаҗәеп дөньяда буш урын кимеде...
Әтисе кызының кая барганлыгын белә иде, тел әйләнде­реп бер сүз сорашмады, яткан җиреннән чак кына кымшан­гандай итте, өйдә ята-ята тоныклана барган күзләрендә со­
раулы караш кына чагылып китте: “Бардыңмы, әниең нәрсә дип әйтте”, янәсе.
- Имтиханнарыңа әзерлән. Үзем барам, диде.
- Алай икән.
Ата белән кызның әңгәмәсе шуның белән тәмам булды. Болай да тыныч холыклы әтисе, бигрәк тә бу соңгы ике ел эчендә тагын да азрак сүзлегә әйләнде. Күңелендәге сора­вын сүзсез әйтергә, җавабын да күз карашлары белән би­рергә өйрәнде бугай.
- Әти, карының ачтымы?.. Нәрсә пешереп ашатыйм?
- Су алып килсәң була.
Кәримә суыткычтан шифалы су шешәсе алып ачты. Су сал­кын иде. Җылытырга талпынган иде, теге бүлмәдән әтисенең:
- Кызым, салкын килеш әйбәтрәк була, — дигәне ишетел­де.
Әти кеше, башын күтәрә төшеп, чәшкәне кулына алды.
- Әти җаным, бигрәк суык ич. Чак кына җылытыйм инде, ә, — дия-дия Кәримә учлары белән ике яклап чәшкәне кыс­ты. — Хәзер, әти, чак кына.
Кызның куллары кайнар идеме, әллә суы артык суык бул­мадымы, ул сыныкты.
Су эчкән арада кыз күзләрен дә алмыйча, яратып, аңа ка­рап утырды да, балачактан килгән гадәте буенча, әтисен көтмәгәндә битеннән үбеп тә алды.
Бу бала әтисен-әнисен бик ярата, дип әйтә кайберәүләр. Майга май дигән шикеллерәк килеп чыга инде бу. Әти-әнине ничек яратмыйсың, ди! Аллаһы боерса, әле менә аякларына да басып китсә, аның әтисе дөньяда бер кеше бит! Хәер, бо­лай да берәү генә инде ул!
Кәримә әтисенең битеннән тагын бер мәртәбә үбеп алды да беркавым тынып торды. Автобустагы хәлне әтисенә сөйлисе килде. Хәер, нәрсә дип сөйләсен соң? Авыз тутырып сөйләрлек берни булмады ич. Кеше күплектән автобус эче тынчу булгандыр да, бәлкем, бер мизгелгә башы әйләнеп киткәндер. Теге егетнең монда ни катнашы бар?! Айрат ту­рында да берни әйтә алмый әтисенә. Кулларын да тотышкан­нары юк...
- Кызым, бүген аяклар кызыша. Җан кергән шикелле...
Кәримә әтисенең күкрәгенә ауды.
- Әти, озакламый аякка басасың әле син. Менә күреп то­рырсың. Мәскәүгә май аенда барасы бит әле, име.
- Акча җитәрлек җыя алсак...
- Нишләп җитмәсен! Аңа хәтле айдан артык вакыт бар ич әле!
Дәү учлары белән әтисе кызының башыннан сыйпады.
Аның тизрәк аякка басасы, сөйгән хатыны белән күз алма­сыдай кызын соңгы елларда чуалыбрак киткән дөнья мохтаҗ­лыгыннан коткарасы, тормыш камытын яңадан үзенә аласы, тереләсе бик килә иде. Аяк астыннан гына мондый бәла ки­леп чыкмасамы? Хатынын тилмертеп, кичке сменаларга кал­дырып эшләтә торган ир-ат идемени соң ул!
Кайгы агач башыннан йөрми, диләр. Үткән еллар, кайчак кайгылары ишелеп килгән, кайвакыт елмаеп-көлеп каршыңа чыга торган язмыш язусыз-сызусыз зур мәктәп ул. Кайвакыт кайда сөртенәсеңне дә чамалап бетерә алмыйсың. “Кайда егыласымны белсәм — шунда ястык җәеп куяр идем”, — дигән ди берәү.
Хатынының әнисе — сиксән ике яшьлек карчык — алар ку­лында җан бирде. Алай гына да түгел, бабае вафатыннан соң, кияве белән кызы катында, алар тәрбиясендә яшәде.
Ут карчык иде, булган кеше! Җитмеш биш яшенә чаклы кәҗә мамыгыннан үзе шәл бәйләп, базарда саттырды. Кызы Фәгыйлә күзлек кия башлаганда, әби “эх” дигәнче, энәгә күзлексез җеп саплый, гарәп язуы белән язылган китаплар укый, Кәримәне чигү чигәргә өйрәтә иде. Әлбәттә, аны берәү дә шәл бәйләргә мәҗбүр итмәде, аңа эш кушмадылар, ләкин карчыкның йөрәге шундый — тынычсыз, тасырдык иде.
Картын җирләгәннән соң, кияү йортына бердәнбер мамык кәҗәсен җитәкләп килде ул. Кәҗә ишәйде; алып килгән хай­ваны картайды, әбинең картаясы килмәде, кәҗә бәрәннәрен асрады. Аның фәлсәфәсе болайрак: бу кәҗә аңа бәхет ки­тергән. Токымы нәселле, алар карты белән икәүләп аны Мор- ки базарыннан алып кайталар. Кәҗә бик шәп, затлы йонлы бу­лып чыга. Аның йоныннан бәйләнгән шәлләр тирә-юньдә дан казана. Халык аның шәлләренә чиратка языла. Моңарчы тор­мышның тишек-тошыгын көч-хәл белән, аннан-моннан гына ямап барган гаилә кәҗә аркасында бөтәеп китә. Фәгыйләнең әтисе мактанып: “Кемнәрдер ат алып та мантый алмады, берәүләр кәҗәдән дә уңды!” — дип сөйләргә ярата торган булган.
Әнә шул затлы кәҗә аркасында хәлләр булды да инде. Кәрим кияү бер дә бер көнне эштән кайтып кереп капканы ачып җибәрсә, ни күрсен, әби белән кәҗә лапас түбәсендә утыралар.
Тиктормас кәҗә, күрәсең, лапас түбәсеннән өскә үк менгән дә, кыек буйлап килә-килә, Кәримнең юнып кибәргә сөяп куйган озын-озын киштәлекләре арасына кереп кысыл­ган. Әбинең исә кәҗәсен коткарырга менүе булгандыр, кире төшәргә куркып түбәдә утыра.
Берәү булса каенанасының мондый тилелеген күреп: “Чу­кын шунда карт тәре!” — дип шатланыр гына иде. Ләкин Кәрим карчыкны үз әнисе урынына күрә. Гомумән, аларның мөнәсәбәтләр ана белән ул арасындагы кебек иде.
Әүвәл ул, бу хәлне күреп, кычкырып көлеп җибәрде. Чөнки мондый хәлне уйлап та чыгарып булмый иде. Бер генә кинода да күргәне юк, бер китапта да укыганы юк. Кәҗәсен коткарыр­га менгән әби лапас түбәсендә утыра!
Кәрим кияү, ничек кенә тырышмасын, көлүеннән тыела ал­мады. Көлә-көлә түбәгә үрмәләде, әбине менеп алып төште. Әбине ул сөякләре таралып китә күрмәсен дигәндәй, ипләп, җайлап кына алып төшкән иде. Хәер, әби үзе чытырдап муе­нына ябышты. Аның арык, әмма көчле куллары муенын шул­хәтле иттереп кысканнар ки, әйтерсең, тимерче келәшчәсе! Кәрим беравык муенын ни уңга, ни сулга боралмыйча азапла­нып торды. Әбисе: “Нишләп торасың инде! Кәҗәмне коткар, кәҗәмне!” — дип, кычкырып җибәргәч кенә исенә килде.
Кәҗәне коткару тагын да кыенрак эш булып чыкты. Хайван әби түгел, муенга ябыша белми. Кәрим, кәҗәнең киштәлек­ләр арасына кысылган башын чыгарам дип азаплана торгач, тигезлеген югалтып, үзе чак кына аска мәтәлмәде, кәҗәнең койрыгына тотынып калды. Койрыктан тарту җитте, кәҗә ямь­сез кычкырып лапас түбәсеннән уктай атылды. Кәҗәсенең биек түбәдән яшен ташыдай атылганын күргән әби әче тавыш белән: “Бетердең кәҗәмне, харап иттең! Бетердең, иман­сыз!” — дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде. Шундый та­выш әбинеке дисәләр, мәңге ышанасы түгел иде. Үзе ишеткәч, беравык үз колакларына ышанмый торды. Ишегал­дына тавык бәрәңгесе урларга төшкән карга-чәүкәләр бу та­выштан куркып, котлары алынып, һавага күтәрелде. Келәт бу­енда тычкан сагалап утырган кара мәче, томырылып, капка астыннан чыгып качты. Кәримнең гәүдәсен яшен суккандай булды, буыннары йомшарды. Башы әйләнә башлавын да сизгәч, ул тизрәк җиргә төшәргә ашыкты. Әмма тотынып өлгерә алмады, дөбер-дөбер тәгәри-тәгәри аска китте.
Әби кеше лапас кырыенда гына өелеп торган таш өеме өстендә хәрәкәтсез яткан киявенә әүвәл игътибар да итмәде, бөтен игътибары кәҗә бәтиендә иде. Кәҗә бәтие Кәрим кебек ишегалдына түгел, яшелчә бакчасы ягына төшкән иде. Лапас түбәсеннән очуы онытылган, як-ягына карана-карана, кәбестә түтәлләренә һөҗүмгә әзерләнә иде.
Кәҗә бәтиенә чуртым да булмады, аяк-куллары сынган Кәримне, кәҗә белән әбине коткарып калган кияү-балакайны, хастаханәгә озаттылар.
Аяк-куллар дөрес ялганмады, тагын сындырдылар, тагын нәрсәдер килеп бетмәде.

* * *
Әллә нинди көн булды бу бүген: әүвәл кибеттә ниндидер түрә шоферының әнисе белән сөйләшкәнен күреп, кызның йөрәге тасылдарга кереште, ниндидер бер хәерсез хис күңелнең бер читенә таш кебек кереп урнашкандай булган иде; хәзер исә күңеле, канат яргандай, очынасы килеп талпына, гәүдәсе мамык шикелле, очып китәр сыман, аяклары бер урында басып тора алмый. Әллә... Автобуста күргән егет бул­дымы соң моның сәбәпчесе?.. Айратның әнисе белән күрешүме? Әтисенең: “Йөреп китәрмен күк тиздән, кызым!” — дип, өмет тулы зур кара күзләрендәге якты моң ышанычмы?.. Ни генә булса да, кызның күңелен нәрсәдер җилкендерә, тәүлек эчендә кырыкка төрләнә ала торган кыз бала күңеле, кыскача гына әйткәндә, бүген тынычлыгын тәмам югалткан иде инде. Ярабби, яхшыга булсын. Мондый җилкенүләрнең ахыры, гадәттә, хәерлегә булмый торган иде. Ләкин нишлисең, күңел дигәнең мәче баласы түгел, аны тыеп торып булмый, андый чакларында ул акылга һич кенә дә буй­сынырга теләми. Теләми икән шул...
- Кызым, бу хәбәрне тизрәк әниеңә дә җиткерергә кирәк. Бүген эшеннән иртәрәк кайта алса яхшы булыр иде, — ди әтисе.
- Әти, әни бүген дә вакытында кайта алмаячак. Сәгыйт Сәетовичка кала кунаклары килгән, шуларны сыйлыйсы бар, — дип, ничек әйтәсең инде аңа?
Кәримә аптырауга төште. Күңел җилкенүе сүрелде кебек. Ләкин җаны барыбер тыныч түгел, читлектәге кош баласыдай бәргәләнә.
Әүвәл әнисенә телефоннан гына шылтыратмакчы булган иде. Күршеләрендә телефон бар, кайчан керсәң дә якты йөз күрсәтеп, сөйләшергә рөхсәт итәләр иде. Әмма... әллә хисләр кайнарлыгы зиһененә тәэсир кылып, гакылы тәмам сафланып, хәтер почмагындагы йокымсырый башлаган күзәнәкләре капылт кына уянып киттеләр! Булган иде бит ин­де бер мәртәбә! Булган иде! Нәкъ шундый хәл кабатланган иде: әтисе берзаман кичтән җиңеләеп китеп, әнисен эштән чакырып кайтырга җибәрде аны. Әүвәл кыз күршеләренә кереп, телефоннан сөйләште. Бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, әнисе бик сөенде, бүген иртәрәк кайтырмын, дип вәгъдә бир­де. Көттеләр, кичкә чаклы, караңгы булганчы әтисе белән икәүләшеп көттеләр аның кояштай балкып ишектән килеп керүен. Әни кеше эш сәгате беткәч тә кайтмады, вакыт шак­тый узып, караңгы төшкәч тә ишектә күренмәде.
...Кәримә, әтисенә аны-моны әйтмичә генә, бистә үзәгенә китте, маршрут автобуслары йөреп тора иде әле.
Кибет бикле иде. Кафеның арткы ишегенә китте. Бар тәрәзәләрдә дә утлар яна, эчтә музыка уйный, кемнәрдер шау-гөр килә, тостлар әйтешәләр, тагын әллә нинди тавыш­лар ишетелә. “Сәгыйт Сәетовичның кала кунаклары!” — дип уйлап куйды кыз. Шул уйдан эченә җылы йөгерде, кыюланып, батыраеп, ашыга-ашыга кафе ишегенә таба атлады. Һәм тәрәзә буеннан узганда, ирексездән бүлмә эченә күз салды. Пәрдәнең бер чаты ачылып калган иде. Кәримә егылып китә язды: бүлмәдә, тәрәзәгә арты белән, бер шәрә хатын-кыз ба­сып тора. Почмактагы агач караватта зур бүксәле (аркасына ятып торуына да карамастан корсагы түмгәк күк кабарып күренә) бер ир-ат ята. Авызында тәмәке, үзе бертуктаусыз сөйләнә, ниндидер акыллы-акылсыз сүзләр әйтә булыр.
Шуңа күңеле булып, шаркылдап көлеп җибәрә, өстенә япкан одеал кырыеннан буйлы-буйлы трусик балагы чыгып тора.
Менә шәрә хатын-кызны үзенә тартып китерде дә өстенө одеал каплады. Кәримә телсез, өнсез калды, аяклары атла­мас булды. Хатынның сул як колак артындагы бер тиен акча зурлыгындагы миңен күреп өлгергән иде ул. Бу аның... Бу шәрә хатын... бер тиен акча зурлыгындагы миңле хатын аның... аның әнисе түгелме соң? Ни кылганын, нәрсә эшләгәнен үзе дә белмичә янәшәдәге автобус тукталышына йөгерде кыз һәм ишекләрен ябып, кузгалып маташкан авто­бусның алгы капотына килеп бәрелде. Аны кемдер автобус эченә тартып алды, кемнәрдер шелтәләделәр, ачуландылар. Әмма әлеге мизгелләрдә фани дөнья мәсьәләрендә аның эше юк иде. Өенә кайтып керүгә, үз халәтен әтисенә сиз­дерүдән куркып, тизрәк юрган астына чумды. Тынычлана ал­мыйча бик озак калтыранып, дерелдәп ятты; зиһене чуалган иде, анык кына ни хакында булса да уйлый алмады дисәң, дөреслеккә бигүк туры килеп бетмәстер дә, бәлкем... Чөнки баш миен, фани дөньяның әшәкелекләре турында нинди дә булса фикер йөртеп, акны карадан аерырга күнегеп җитмәгән яшь гакылын һаман бер үк төрле хәерсез, юньсез һәм ямьсез уйлар агач кәүсәсен чокыган әрсез тукран кебек өзлексез та­лый иделәр: “Әниең шул рәвешле акча эшли! Ә акча сезгә бик кирәк! Чөнки әтиеңне аякка бастырасы бар!!!” Бу уйлар коточ­кыч уйлар иде. Ул, алардан качарга теләп, башын юрганына да урап карады, мендәр астына да тыгып бакты, ләкин алар котылгысыз иде, үҗәт, усал һәм аяусыз уйлар иде!.. Әтисе янына килеп нәрсәдер әйтү хакында хыялланасы да юк, кыз түземсезләнеп әнисенең кайтып керүен көтеп ятты. Көтүен көтте, ләкин ишектән “кояш” керүен көтмәде. Бүген бусаганы тонык ай, ярым китек моңсу ай атлап керер төсле тоелды...
Кыз, юрганының читен чак кына ачып, тәрәзәгә карады. Инде төн җитеп килә. Ә офыкта баеп бара торган тонык ай шәүләсе тирбәлә. Нәкъ үч иткәндәй бит, шайтан!..
Йоклап китү турында уйлыйсы да юк иде. Гәүдәсеннән хәерсез калтырау һаман китми дә китми. Шул рәвешле күпме яткандыр, берзаман әнисе кайтты. Кәримә башка вакытта аны аяк өсте каршы ала, юк-бар хакында гәпләшеп, бик озак әтиләренең карават кырыенда утыралар иде, аннары, бергәләшеп урын җәеп, йокларга яталар һәм тәмле-тәмле, матур-матур төшләр күрәләр иде. Бүген алай булмады, ба­шымны юрган астыннан чыгармыйм, дип уйлады. Уйлавын уй­лады, ләкин барыбер юрган читен аз гына ачып, өй эчен күзәтте, әнисенең чишенгәнен карап ятты һәм чак кына кыч­кырып җибәрмәде, теге бер тиен акча зурлыгындагы миң, тәрәзә аша арты белән борылып торган шәрә хатынның колак артындагы хәерсез миң... Һе, менә сиңа мә! — миң әнисенең уң ягында икән бит! Кәримә тәгаен хәтерли, бу очракта аныңча ялгышу, хаталану һич мөмкин хәл түгел иде, Сәгыйт Сәетович “фазенда”сындагы шәрә хатынның миңе сул якта иде ләбаса! Балачак такмагы теленә килде: “Кәлимәтен- тайбәтен, минем әни бай хатын”... Бай хатын, бай, бай...
Кызның гәүдәсен янә калтырау алды. Әлбәттә, бу юлы сәбәбе бөтенләй башка иде! Хәерлегә булсын!..
Әнисе, әтисе яткан бүлмәгә кереп чыкты да (әти кеше йок­лап киткән булгандыр, күрәсең) эчке күлмәген киеп, кызы янына килеп ятты.
- Кәримә, йоклыйсыңмы, кызым?
Җавап булмагач, аркасы белән борылып яткан кызын ко­чаклады... Һәм кызының бизгәк тоткан кебек калтырануын то­еп, мышык-мышык еларга кереште. Ана белән бала арасын­дагы биокүзәнәкләр аша күңелсез әңгәмә башланды.
- Мин күп итеп акча эшләп кайттым, кызым!
- Акча? Сиңа кем акча бирсен?! Синең миңең уң як колак артында бит?
- Гафу ит, кызым. Менә тиздән әтиеңне больницага...
- Әти үзе дә йөреп китәчәк!
- Түләүле операциягә акча җитәрлек булсын дип тыры­шам ич...
Кыз ни дияргә дә белмәде.
- Аннан соң бу эшемнән китәм. Әтиең аякка баскач дим... Ул акчаны күп итеп таба иде бит.
Тәрәзәдән күренгән теге ярым китек ай көчәнә-көчәнә өй эченә, идәнгә, стенада эленеп торган сәгатькә тонык нурла­рын сипкән була тагын... Ник азапланып маташа инде? Тулган чагы түгел бит барыбер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анлашылмады берни дә... Әмма ахыры ничек бетәсе билгеле кебек иде..

    Хәзер укыйлар