Логотип
Проза

Мин үземне яратам!

(хикәя)



 
− Мин ясаган тәкъдимгә ризалашмыйсың икән, димәк, син мине  түгел,  үзеңне генә яратасың! – бер мизгелгә генә югалып калган Назлыгөл Хөрмәтулланың телефоннан бәреп әйткән сүзләренә җавап бирә алмый торды.  Аның икеләнгәнен сизепме, Хөрмәтулла дәвам итте. – Череп беткән шул йортыңны миннән, бергә  рәхәтләнеп яшәүдән  дә артык күрәсең! – Мондый четерекле мәсьәләне телефоннан чишәргә маташуның бик дөрес түгеллеген тойган Назлыгөл бер тын тыңлап торды да  өнсез генә төребкәне басып ук куйды.  Бу юлы да аңлаша алмадылар ике олы кеше. Икесе дә бергә булырга, санлы гына калган айлар-елларны парлы тормышта, бер-берең белән  аңлашып, бер-береңә таянып яшәргә тели кебек. Икесенең дә максатлары уртак кебек.  Гомер көзендә  язмышлары  ике ялгызны юкка очратмагандыр бит.  Хатыныннан унбер ел элек аерылган Хөрмәтулла да ялгызлыктан интегә. Утыз   алты  яшеннән тол калган Назлыгөл дә ышанычлы таяныч турында өметләнә.  Бер-берсен табышканнар икән,  кушылып, бергә-бергә яшәп китүдән дә дөрес юл бармы икән? Әйе, шулай кебек.  Тик шул уртак максатка да һәркем үз юлы белән килә шул. Назлыгөл  уңган куллы, тормыш көтәргә җайлы  Хөрмәтулла белән яшәп китәргә бик тә риза. Тик Хөрмәтулланың шарты бар. Аныңча Назлыгөл, авылдагы өен сатып, Хөрмәтуллага күченергә тиеш. Ә хатынның әлегә өен һич тә сатасы килеп тормый.  Анда еракта әллә яшәп була, әллә кире әйләнеп кайтырга туры килә – Алла гына белә. Идел кичмичә аягыңны киптермә дигән сүз дә юкка әйтелмәгәндер.  Фатиры бар барлыгы Назлыгөлнең. Тик фатиры да, авылдагы өе дә аңа артык түгел. Аннары Хөрмәтулланың  фатирга да, өйгә дә  бер тотам да көче кермәде, ә  милек язмышын  үзенчә хәл итәргә маташуы бик сәер тоела Назлыгөлгә.  Хатынны ризалата алмагач, инде басым ясый башлады, черек йортыңны сайлыйсың икән,  мине яратмыйсың, имеш. Дистә еллар буена  хәләл көчен салып торгызган йортын,  черек санап,  бетереп ташлавы, бер яктан, ошамаса, икенче яктан, нигә әле Назлыгөл ир-атны үз дөньясыннан артыграк яратырга тиеш?! Әйе, Назлыгөл  шул “черек” өен  Хөрмәтулладан ныграк ярата!  Чөнки  ул аны ялгызы сипләде, рәтләде, яшәргә яраклы итеп  җайлады.  Өен рәткә китергәч, ялгызы мунча салдырды. Койма-капкасын яңарттырды, кое казытты, машина алды. Назлыгөл бу йортка барлык  көчен, вакытын, акчасын – гомерен  салды. Шуңа аның һәр кадагына хәтле якын итә  Назлыгөл. Ә  ике-өч ай белгән Хөрмәтулланы ник яратырга, ник үзеннән,  дөньясыннан  артыграк күрергә  тиеш?!  Ирле булам дип хыялланган хатынның башы исәрләнгән арада,  йорт-җирне бергә кушып, шуннан  үз файдасын эзләгән адәмгә охшаган түгелме соң бу Хөрмәтулла? Бармагы үз ягына бөгелгән моның.  Бу яшьтә “ярата-яратмый”  уйнавы да хатынга басым ясарлык бер чарага гына охшаган.  Соңладың, Хөрмәтулла, мәхәббәт уены уйнарга! Егерме-утыз елга соңладың! Шөкер, инде  күңел түгел, ә акыл өстенлек итә!  Кызарып чыккан кояшны болыт каплый – азмы-күпме белгән ир-ат белән  сөенә-сөенә уртак тормыш корып, соңрак ничек котылырга белми интеккән хатын-кызларны әз белми Назлыгөл. 
        Үз теләге белән тагын ялгызлыкны сайлавы  Назлыгөлгә  җиңел  түгел, әлбәттә.  Ялгыз яшәүнең авырлыгын үз башыннан үткән хатын-кыз гына белә. Ире үлгәндә кызларының олысына ундүрт, кечесенә тугыз яшь иде.  Алар белән бергә утырып елаган чаклары булды Назлыгөлнең. Тырышты, тырмашты, ә балаларын барыбер кеше итте.  Кызлары тормышка чыккач,  балачактан күңелендә йөрткән хыялына иреште – авылдан иске генә йорт сатып алды. Авыл баласы Назлыгөл шәһәрдә күпме генә яшәсә дә,  җиргә, туфракка, урман-кырга тартылды.  Тамагын кысып, акча җыйганчы, йөз еллык ул йортны рәткә китергәнче күпме көче, күпме сәламәтлеге китте.  Назлыгөлне иң  гаҗәпкә калдырган нәрсә шул – авыр чакта, түзәлмәслек кыен  чакта кайда идегез сез, тормыш җиңеләйгәч барлыкка килгән  ир-атлар?  Ике баламны ике-өч эштә  эшләп ялгызым үстергәндә, күп вакытлар акчасыз интеккәндә кайда идегез?!  Нәзек иңнәремдә шушы иске йортны ялгызым  күтәргәндә кайда идегез? Берәрегез бер тиен акча бирдеме? Берәрегез хәерлек булса да ярдәм күрсәттеме?  Үзегезнең азгын хаҗәтегезне үтәр өчен генә яисә эчәргә акча сорап кына  ялгыз хатыннның ишеген  килеп кактыгыз.  Ә мин  ничек кенә авыр булса да, сезнең түбәнлеккә төшмәдем.  Халык алдында да, балаларым алдында да, үз намусым алдында да исемем  саф. Авыр чакта Назлыгөлгә ярдәмгә  килгән бердәнбер илаһи зат – ул да булса Аллаһы Тәгалә.  Парлыларга таман булырлык кыенлыкларны җиңәргә көч-куәт бирде, тазалык бирде ялгыз хатынга.  Дөньясына сөенеп, булганына шөкер итеп яшәп яткан көне Назлыгөлнең. Тормышы әзме-күпме  җайлангач,  ялгыз хатын тормышында ир-ат та  пәйда була башлады. Үз көче белән бәхетен бөртекләп төзегәч кенә шул бәхет кояшында җылынырга теләүчеләр табыла башлады.  Нигә Назлыгөл шул бөртекләп тапкан бәхете белән бүлешергә тиеш?  Бик мохтаҗ чагында аның белән беркем дә бүлешмәде.  Бер хәйләкәре  чакыра дип, йорт-җирен сатып, аңа иярсенме?  Яисә хатыны-балалары йортсыз калдырган сукбайны кызганып үзенә кертсенме?  Эчкече яисә бар “байлыгын”  бот арасында йөрткән  тасма  телле  ир-ат, “урак белән печән чапкан”  эшлексезләр  турында әйтеп торасы да юк. Ир-атның төрлесе табылып кына тора, ә тормышта таянырлыгы очрамый.  Ярату, имеш!  Яраттыра беләме соң ир-ат? Яратуга корылган  гаилә дә акылга таянып яши. Әйе,  соңлап булса да акыл кергән Назлыгөл үзен ярата! Чөнки тырыш, чыдам, максатчан хатынның   үзен яратырлыгы, хөрмәт итәрлеге  бар!  Танышкан иде Назлыгөл бер буйдак ир-ат белән.  Эшкә кулы бара, эчүе дә чамалы кебек.  Ир әйберләрен  алырга кайтып киткәч,  “буйдакның” хатыны шылтыратып Назлыгөлнең кәефен җибәрде.  “Утыз ел бергә яшибез. Шулай хатын-кызны алдап йөри торган гадәте бар!” – дигән сүзләрне ишеткәч, Назлыгөл артына утыра язды!  Бу заманда кемгә булса да ышанырга ярыймы соң?! Балалары исәбенә өч-дүрт кредит алып, кеше фатирын яллап яшәгән башка бер ир дә ни уйлап таныша икән хатын-кыз белән? Чүмәлә көеңә кибәнгә үрелмә, диясе килә Назлыгөлнең мондыйларга.  Әзергә бәзер торган ир-ат күп, ә кирәк чакта ярдәм итәрлеге  көндез чыра кабызып эзләсәң дә юк. Тормышы бар яктан да түгәрәк, йортлы,  машиналы, булдыклы  гына күренгән  ир дә күңелен яулый алмады Назлыгөлнең. Тел төбенә  караганда,  беренче хатыны ирнең саранлыгына түзә алмыйча киткән.  Ничәмә ел бергә гомер  итеп тә уртак  тапкан малны ир үзенә калдырган, ә хатыны балаларында яши.  Кирәкме соң Назлыгөлгә мондый “бәхет”?  Сай елга шалтырап ага – тирән елга тавышсыз. Теле белән алтын таулар вәгъдә итеп тә кылган гамәле  аша  киресен дәлилләгәннәр дә  очрады. Салкын су белән майлаган бик тиз ачыла ул. Юлына да акчасы булмаган хөрәсән белән бәйләнсенме?  Юк, мәрхүм ирен башкада эзләве дә түгел хатынның.  Сайланудан да түгел.  Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша – кирәкме соң Назлыгөлгә бу “кырмавыклар”?  Ә  үзе булдыра алмаган ир-атның  хатын-кызны гаепләр дәлиле – хатын-кызга акча кирәк! Ә иргә кирәкмиме соң ул акча? Көнгә чыксаң кирәкмиме соң ул акча?  Көн саен ничә тапкыр тамак туйдырыр өчен генә булса да, ялангач йөрмәс өчен генә булса да  кирәкмиме соң ул акча?  Үзенең кулыннан килмәгән ир-ат кына,  хатын-кызга акча кирәк, дип гаепли ала. Әйе, хатын-кызга акча кирәк!  Акчаны тәхеткә куяр өчен түгел, ә яшәр өчен, тормыш көтәр өчен, балалар үстерер өчен. Яшәргә чара таба алмаган мескен белән ничек тормыш көтәргә була?! Ир таба, хатын-кыз җиткерә белсә генә  бара гаилә тормышы. Акча кирәкми,  дип, башын тилегә салган  бахыр  ир-ат  түгел ул. Шундый авырлыкларны  ялгызы җиңеп тә,  булдыксыз ир-атка бәйләнеп, диңгездән чыктым –  коега баттым  хәленә төшәсе килеп тормый Назлыгөлнең.
      Иртәгәсен  Хөрмәтулла, киләм, ныклап сөйләшәбез, дип шалтыратканда Назлыгөлнең җавабы әзер иде инде: “Юк,  килеп йөрмә, Хөрмәтулла!  Минем  синең белән кушарлык мал-мөлкәтем  юк.  Әйе, мин үземне синнән артыграк яратам булып чыга!”                                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец хатын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец хатын,алмаған уже өйөн һатыра.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дорес эшлэгэн, акыллы хатын!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Иптэшем вафат булуга 20 еллап. 40 да тулмас тош курэм. Имеш сазга батам, ярга таба атлыйм бик авырлык белэн. Э ярда бер коту ир ат тэмэке тартып торалар. Ник ярдэм итми берсе дэ, ник кулын бирми? Ярга якынлашкач берничэсе кулын сузды. Чыктым бит инде хазер кирэкмисез дип уйлап куйдым имеш. Тормышта да нэкь шулай булды. Балаларымны урнаштырып беткэч торле яклап тэкдим килде... Юк инде, чыктым инде, бер кемнен коен дэ койлисем килми буген. Бик тормышчан хикэя, Физалия, рэхмэт, узем турында укыган сыман булдым.

          Хәзер укыйлар