Логотип
Проза

Мин сине көтәм!

Хәбир тагын төн уртасында шабыр тиргә батып уянып китте. Менә биш ел рәттән, көн саен ук булмаса да, еш кына  бер үк төш керә, бер үк төрле сүзләр кабатлана. Кичләрне гел шөбһәләнеп көтә ул, булдыра алса, бөтенләй дә йоклап маташмас иде. Күпме шулай газапланырга була! Акылдан шашып бара бугай инде...

Хәбир тагын төн уртасында шабыр тиргә батып уянып китте. Менә биш ел рәттән, көн саен ук булмаса да, еш кына  бер үк төш керә, бер үк төрле сүзләр кабатлана. Кичләрне гел шөбһәләнеп көтә ул, булдыра алса, бөтенләй дә йоклап маташмас иде. Күпме шулай газапланырга була! Акылдан шашып бара бугай инде...
...Яратышып өйләнештеләр, яратышып яшиләр иде Галиясе белән. Икесе дә тормышларыннан канәгать, барына сөенеп, югына артык көенмичә дигәндәй... Бәла аяк астыннан килеп чыга бит ул. Бәла дигәне – Хәбирләр бүлегендә яңа эшли башлаган Бәрия. Әллә ни чибәрлеге дә юк үзенең, ут шикелле чая хатын. Шаярышып кына сүз алышып йөриләр иде, тәки Хәбирне үзенә каратып куйды. Кайчан ничек килеп чыкканын аңламый да калды ир. Тәмам башы чуалды. Үзенең гел  коты алынып яшәде – Галиягә генә ишетелә күрмәсен иде, Ходаем! Аны югалтудан бик курка, җанының бер кисәге бит ул! Ә бу... болай гына, «аш төрләндерер» өчен генә.
Тик Бәрия икенче төрлерәк уйлый булып чыкты.
 – Күпме яшеренеп йөрергә була! – диде бер очрашуларында, ярсыган тавыш белән тезеп китте. – Минем дә бәхетле буласым килә! Гаилә тормышы белән яшисем, балалар үстерәсем!
Хәбир аңа аптырап карады.
 – Соң... Мин комачаулыйммы әллә?
 – Син, нәрсә?! Синең белән бәхетле буласым килә минем! Галияңә генә димәгән! Минем дә хакым бар!
Хәбир шактый гына миңгерәүләнгән сыман утырды. Эшләр шуңа кадәр барып җитте микәнни? Берни дип тә ышандырмады бит ул Бәрияне, бернинди вәгъдәләр дә бирмәде.
 – Юу-ук, җаным, гаиләмне бозарга уйламыйм мин. Алай сөйләшмәдек бит без синең белән...
Ул корт чаккандай хатыннан читкәрәк күчеп утырды.
 – Алаймы?! Син уйламасаң, мин уйлармын! Әйткән иде диярсең!
 – Туктале, нәрсә булды соң бүген сиңа? Әллә берәрсе котырттымы?
 – Кеше котыртуы кирәк түгел миңа! Өч көн срок – хатының белән аерылу турында сүзне үзең кузгатмасаң, мин кузгатам! Миңа булмасаң, аңа да юк дигән сүз...
Хәбир аның яныннан йөрәгенә таш тутырылгандай китте. Әле ярый, озакламый чираттагы ялга китәргә тиеш, Бәрия күзенә күренмәс, аннан соң да «исәнме-саумы»дан узмас, акыл булды инде!
Андый юләрлек эшләр дип уйламаса да, соңгы көннәрне гел куркып үткәрде Хәбир. Бәрия вәгъдә иткән өч көн узгач, бераз тынычлана төшкән иде. Алай да хатынының кесә телефоны шалтыраган саен киеренкелектән шартлар хәлгә җитте. Галияне югалту үлемгә тиң бит ул! Аны бу җилбәзәк Бәриягә алыштырып була димени?! Каян гына килеп чыкты соң ул аның юлына?
Юк икән, тынычланмаган икән җен хатыны. Авылга кайтып килергә дип төенчекләрен җыештырып йөрүләре иде, Хәбирнең үзенең телефоны шалтырады.
 – Йә, ничек уйладың? Әллә һаман мин уйлаганны көтәсеңме?
Хәбир бер кызды, бер суынды. Аждаһа хатын икән! 
Галия аның сөйләшмичә генә телефонын сүндереп куюына сәерсенеп карады.
 – Ул-бу юктыр ич? Төсең качты...
Хәбир җавап бирергә өлгермәде, өй телефоны «телгә килде». Галия якынрак тора иде, трубканы ул эләктереп алды.
 – Ал-ло!
Ул башта, эшен ташлап, баскан килеш тыңлады, аннары янәшәдәге кәнәфигә килеп төртелде. Хәбир аның кулыннан трубканы алырга дип әллә ничә талпынды, Галия бирмәде. Ниһаять, ул да авызын ачты.
 – Беттеме? Мин ишеттем сине, сеңлем... Тик сүзләрең минем иремә кагылмый, телефон номерын бутагансың булса кирәк. Монда бүтән шалтыратма, яме!
 Галиянең сабырлыгына исе китте Хәбирнең. Барысын да аңлады бит ул югыйсә!
Алга таба үзен ничек тотарга аптырап тора иде, Галия үзе сүз башлады:
 – Шәһәрдә эшләрең бетмәгән булса кирәк... Син аларны җайлап бетер  башта. Мин авылга үзем генә кайта торам, сумкаларны чыгарыш әле. Үзең соңыннан автобус белән кайтырсың инде, яме. Машинаны мин алам...
Башка вакыт булса, каршы сүз әйтер иде Хәбир, хатын-кызның алдан йөрүен өнәми ул. Бу юлы  «ә» дә, «җә» дә димәде, хатынын сүзсез генә озатып калды. Галия машинага кереп утырган иде инде, кабат чыгып, иренә күзләрен тутырып-тутырып карады:
 – Бик соңга калмаска тырыш, көтәм мин сине, Хәбир!
Хәбирнең күзләре яшьләнде. Галия генә шулай эшли ала! Башка берәү булса, дулар, ярсыр, күземә күренмә, дияр иде. Сөйләшүне соңракка калдыруы микән?
Әмма, әмма... Бу аларның соңгы сөйләшүләре булып чыкты. Галия авылга кайтып җитә алмаган, юл һәлакәтенә очраган... Бу хәбәр килеп ирешкәч, Хәбир акылыннан язар хәлгә җитте. Гел үзен гаепләде. Машинаны бик оста йөртә иде хатыны, бу юлы күңеле уйнагандыр, үз-үзе белән идарә итә алмагандыр. Ярсуын тышка чыгармаса да, эчендә нинди бураннар айкалганын үзе генә белгәндер ул көнне...
...Яшәсә дә яши, яшәмәсә дә яши хәзер Хәбир. Төннәрен һаман да бер төш кереп интектерә. Галиясе каядыр китеп бара, елмаеп, кулын болгый: «Мин сине көтәм!» – дип эндәшкәндәй була. Кайчанга кадәр көтәр ул аны – калган бөтен гомере буе шул уй эзәрлекләр инде Хәбирне...

Фото: "https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормыш үзе гомерлнк җәзасын биргән инде бу мужикка

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу мескен хатын -кызнын ни гаебе булды икэн, нишлэп ходай ана жиза бирде?! Кемнэр гонах эшлэгэн, шуларга кирэк иде жэза бирергэ!!! Юк шул, андыйлар яши,кеше гаилэлэрен вата, балалар ятим итудэн дэ курыкмый. Андыйлардан Ходай да жиргэнэ?!

      Хәзер укыйлар