Логотип
Проза

Мин кирәк сиңа

Бүген дә таң белән уянды Халисә.
Нигә шулай азаплый башлады соң әле аны йокысызлык? Төп урталарына кадәр боргаланып ята, көн туарга да өлгерми, кемдер төртеп уяткандай, сискәнеп, кабат күзләрен ача. Торып басканга карап, кулы эшкә дә бармый, югыйсә. Авыру кеше сыман, бөтен гәүдәсе изелеп, ватылып тора. Иртәнге чәен дә йоласы шундый дип кенә эчә, ялгызына гына нидер әзерләп ашауны күптән инде кирәксез шөгыльгә саный. Рузалиясе чыгып киткәннән бирле шулай.
Ул барында әле ярый иде, аның өчен дип яши иде. Кызының йокысыннан торышына мич ашы пешереп торулары, тегесенең дә: “И, әни, ничек шулай өлгерәсең һәммәсенә дә”, — дип сырпаланулары, кабат кайтып керү шатлыгын уйлап, эшенә чыгып йөгерүләре төштә генә кебек хәзер.

Бүген дә таң белән уянды Халисә. Җәлт кенә торып китәрлек көч тапса, авыр уйларыннан котылыр иде анысы. Ә алар, әнә, өерелеп киләләр дә, һичбер төрле кызгану галәмәте күрсәтми, җәзалый-газаплый башлыйлар.
Борчылырлык, хәсрәтләнерлек бер эш тә юк инде хәзер, югыйсә. Бөтен нәрсә үз тәртибендә бара кебек. Акылы белән бик аңлый моны Халисә, хисләрен генә авызлыклый белми.
Ялгыз үстерсә дә, тел-теш тидерерлек булмады Рузалиясе. Бераз гына иркәрәк, бераз гына ялкаурак булды, шул гадәтләре үзенә килешеп тора иде тагын. Ана белән бала бер-берсен яратышып, аңлашып яшәделәр. Тик менә кияүгә чыгуы гына иртәрәк булды кызының. Егермесе дә тулмаган иде әле, педагогия училищесында укый иде. Каршы торып караган иде Халисә, тегесе тәки җайлады-көйләде, барыбер үзенекен эшләде. Әнисен болын хәтле йортта ялгызын калдырып, Илсуры фатирына күчеп китте.

Бүген дә таң белән уянды Халисә. Элек булса, беркавым түр бүлмәдән Рузалиясенең тигез итеп сулыш алуын тоеп ятар иде. Торып киткәнче бүгенге көнгә планлаштырган эш-мәшәкатьләрен бер кат уеннан кичереп алыр иде. Хәзер исә тормышы бер урында тукталып калган кебек Халисәнең. Нидер уйлыйсы да, нәрсәгәдер тотынасы да килми инде аның.

Ире вафатыннан соң да шушындыйрак халәттә яшәде. Бигрәкләр дә яшьли калды шул ул аннан, утыз дүрте дә тулмаган иде әле. Бәгырь җимеше — Рузалиясе коткарды. Аңа кирәклеген тою яшәтте. Алай гына түгел, йортта моңарчы ни икәнлеген дә белмәгән ирләр эшен тартырга өйрәнде. Күрше-күләнгә беркайчан да гозерләнеп кермәде, азапланса-азапланды, нәрсәгә тотынса да башкарып чыга иде. Шөкер, берәү дә аның сынганын, сыгылганын күрмәде. Эчендә ут булганда да йөзеннән нур китмәде. Әрнүләрен басар өчен ялгызы калганда гына күз яшьләрен түкте, анда да Рузалиясенә сиздермәде.
Хәзер менә сыгылырга уйлап тора бугай инде. Бөтен барлыгын ниндидер битарафлык томаны чолгап алгандай булды — аны кызгансалар да, аның өчен сөенсәләр дә, барыбер кебек иде инде. Бу дөньяда үзеңнең кирәксезлегеңне, кайгыртыр кеше булмавын тоюдан да яман нәрсә юк икән, дип уйлады.
Шәһәр читендәге татар бистәсендә яши Халисә. Бер көнне ян күршесе Рәмзия Халисәгә олы йомыш белән керде.
— Инде бер башың калдың, үзеңне үзең карарга вакыт, — диде. — Өстәге урамда туганнан-туган абыем яши, өч ел була инде ялгызы калганына. Бала-чагалары да булмады, әйдә, таныштырыйм әле үзегезне, — дип тәкъдим ясады.
Элегрәк моның ише сүзләр күп булды Халисә тирәсендә. Тормышын үзгәртүне башына да китереп карамады. Моның ише йомыш белән йөрүчеләргә рәнҗеп карады. Гел Рузалия дип яшәде. Хәзер исә Рәмзиянең бу сүзләренә һич тә ачуланмады. Яман уйлардан, ялгызлыктан котылуга ярдәм итмәсме ичмасам, дигән уй да килде хәтта башына. Халисәнең дәшми калуын ризалык дип кабул итте Рәмзия, җаен туры китереп, абыйсы белән икесен бер көнне кунакка дәште.
Яше Халисәдән шактый олы булса да, Тәлгать абый йөзгә шома, гәүдәгә нык күренде. Ниндидер оешмада хисапчы булып эшли икән. Тормышы таза, тик менә канаты сыңар, күңеленең китеклегеннән зарланды. Бу очрашуга бик нык әзерләнгән булса кирәк. Сүзләрен дә үлчәп, кирәген генә әйтергә тырыша. Өс-башы да чиста, пөхтә, ялгызы яшәгәнгә дә ошамаган хәтта. Тук, канәгать чырае, үз-үзенә артык ышанып сөйләшүеннән үк сизелеп тора: үз дигәненә һичсүзсез ирешәчәгенә нык ышанып килгәнгә ошый. Халисә аны гамьсез генә тыңлап утырды. Йөзенә аз гына да кызыксыну галәмәте чыгармады. “Ул миңа, мин аңа кирәк түгел, ник болай кыланалар соң...”, — дип кенә уйлады.
Шуның белән таралыштылар. Сагыздай ябышмагае, дип шикләнеп утырган иде Халисә башта. Тәлгать абый алай юньсез кеше булып чыкмады. Мәҗлес ахырында Халисәдәге салкынлык аңа да күчте. Сер бирмәскә тырышты, күрәсең, итагатьле генә саубуллашты.

...Бүген дә таң белән уянды Халисә. Гәүдәсен изеп-басып торган күңелсез уйлардан арыну өчен эшлисе эшләрен башыннан кичерде. Бер килүендә Рузалиясе Илсурының гозерен җиткергән иде: ул тирәдә тәрәзә йөзлекләре ясап сатучы юкмы, белеш әле, дигән. Халисә белеште, әлеге дә баягы, Тәлгать абый нәкъ остасы булып чыкты бу эшнең. Теге көнне танышулары әйбәт булды әле, барып керү кыен булмас, дип уйлады.
Дөресен сөйләгән булган икән Тәлгать абый. Каралты-курасы, дөрестән дә, бик төзек. Ишек алды шау чәчәккә төренеп утырган бакчага ялганып китә. Рәшәткә аша эчке якка күз ташлады Халисә. Түтәлләрен җеп сузып өйгән, ахрысы, шул кадәр дә тигез, пөхтә була алмас иде. Ялгыш кына да бер чүп үләне юк, ничек карап, чистартып өлгерә икән бер ялгызы?

Ишек төбендә озак тоткарлануына үзе дә уңайсызланып куйды. Кыңгырау төймәсенә үрелгән генә иде, Тәлгать абый үзе килеп чыкты. Халисәне күргәч, башта йөзе яктырып киткәндәй булган иде. Йомышын тыңлагач, сүрелде. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәде, өйгә дәште. “Торган җиремне карап чыгарсың”, — дигән булды.
Бусаганы атлап кергәч тә йөрәге кысылып куйгандай булды Халисәнең. Идән-сәкегә күптән хатын-кыз кулы тимәгәнлеге әллә кайдан кычкырып тора. Пәрдә-чаршаулары да, диван-кәнә-филәре өстенә япкан җәймәләре дә элекке пөхтәлекләрен күптән югалткан. Шкаф-өстәлләре дә җайлы-җайсыз урнаштырылып куелган. Тәлгать абый үзе өстәл читендәге урындыкка җайсыз гына килеп төртелде. Бу инде теге көнне Рәмзияләрнең бәйрәм табыны артында утырган тук карашлы кунак түгел иде. Өсте-башы да җыйнаксыз, гәүдәсе дә бөкерәя төшкән. Рәхмәт инде, Халисәнең гозерен тыңлады тагын. “Тиз арада булмас, шулай да әкренләп эшләп куярмын”, — дип вәгъдә бирде.

...Бүген дә таң белән уянды Халисә. Гәүдәсендә моңарчы булмаган ниндидер җиңеллек тойды. Рузалиясе белән яшәгәндә генә була иде мондый ашкыну. Иртәннән үк мең төрле шөгыль уйлап куя иде. Ял көне булса да, уяну белән аягына торып басты, иртәнге вак-төяк мәшәкатьләреннән арынды. Кунакка барганда гына кия торган энҗеле күлмәген эзләп тапты. Күптәннән көзге каршына килгәне юк иде. Бу юлы иркенләп, тәмләп бизәнде. Үз-үзенә сокланып утырды хәтта.
Капкадан чыгуга, туры Тәлгать абыйларга таба юнәлде.

Башына ныклап кереп утырган уй аны юл буе озата килде: “Мин кирәк сиңа. Мин кирәк...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ бу эсэрнен дэвамы булса иде ...Халисэ узеннен хатын- кыз бэхененэ лаек икэнен анласын иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аңа сез кирәк, әмма бер-берегезне тыңлап, алдагы көннәрегезне уйлап , бәхет теләргә кирәк үзегезгэ. Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый,ашыкмаска, сабыр булырга, иң мөһиме, үзеңне шул кеше урынына куеп карарга кирәк.( аңлар өчен)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тәлгать абый, Сез миңа туры килер идегез!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик яратам Ләлә апаның иҗатын!

          Хәзер укыйлар