Логотип
Проза

«Мин бәхетле була алмам...»

(Булган хәл) 

 

 

Хикәя 

 

 

– Кызым! Калдырма мине, калдырма! 

Уянганда бүген тагын күзләрендә яшь иде Ләйсәннең. Инде өченче тапкыр берүк төш керә! Шундый куркыныч төш! Бу төш кергән көнне Ләйсәннең берәүгә дә күтәрелеп карыйсы, беркемгә дә сүз дәшәсе килми. Җандагы шом кичкә таба гына тарала төшә. Анда да бөтенләйгә түгел. Күңелдә әллә нинди бер тынгысызлык – нидер булыр, нәрсәнедер югалтыр кебек. 

Хәер, нәрсә югалтасы билгеле инде анысы.  

Тумаган баласын.  

Ә нигә ул беркайчан тумаячак шул сабыйга өзгәләнеп: «Калдырма!» – дип ялвара, менә шунысын аңламый Ләйсән.  

...Алар имеш икәү урман эченнән баралар. Урман ямь-яшел. Төшендә үк юрап та куя Ләйсән: «Яшел төс – бик тиз булачак хәлләргә...» Әнисе гел шулай ди... Куе үлән эченнән атлыйлар. Алдан юл сабып олы кеше барырга тиеш бит инде, ә монда киресенчә – беренче булып кызы Алсу атлый, аның артыннан ул бара. Кая баралар – анысын белми Ләйсән. Шуның өчен төш бит инде ул... Бара торгач, әллә урман куеланды, әллә көн кичкә авышты – кинәт караңгыланып китте. Бер агач төбендә ялгызы үсеп утыручы ниндидер чәчкә күреп, шуны карарга дип тукталды Ләйсән. Куе урман ешлыгында, кояш та төшмәгән җирдә бердәндер ап-ак чәчкә. Сабагы да кыска, чәчкәләре дә бик вак. Әмма шундый матур! «Мин караңгыда бу чәчәкне ничек күрдем соң әле?» – дип гаҗәпләнеп уйлый Ләйсән, аннан үзенә-үзе җавап бирә: «Төш бит бу, төштә шулай да була аладыр, күрәсең...» Алсуына өзеп бирсен әле, аны куандырсын!  

– Кызым! 

Төш саен шулай – Ләйсән башын күтәргәндә аның янында гел беркем булмый. Кызы, әнисенең туктаганын күрмичә, алгарак киттеме икәнни? 

– Кыызым! Алсу! Син кайда? 

Үләннәрне ерып Ләйсән йөгерә башлый. Әмма күпме йөгерсә дә, алда кызы күренми. Юк Алсу, беркайда да юк!  

– Кызым!!!  

Никадәр генә ачыргаланып кычкырса да урман аңа гел тынлык белән җавап бирә. Коточкыч тынлык! Хәтта яфраклар шыбырдавы, кошлар кычкырып куюы да ишетелми. «Мин аны башка күрмәячәкмен! – дип өзгәләнеп уйлый Ләйсән. – Беркайчан күрмәячәкмен!»  

– Үземне генә калдырма мине, кызым! Калдырма! 

Кинәт Алсуга дип өзгән чәчәге искә төшә.  

Ашыгып учларын ача: йөгергәндә учларын шундый каты кыскан – нәфис чәчәктән берни калмаган... Моны күргәч Ләйсән тагын да катырак елый башлый. Һәм күз яшьләренә буылып шул урында уянып китә... 

Монысы да кыз димәк... Карынындагы бала төшенә шулай Алсуы булып керә бугай. Ире: «Малай тапсаң бер хәл әле, ә кыз булса?» – дип юкка әйтмидер. Кызык бу ир-ат, алты-җиде атналык яралгының кем буласын Ләйсән кайдан белсен соң инде?!  

Ләйсән бу яңалыгын иренә иртәнге чәйне эчеп утырганда җиткерде. Кичтән әйтермен дип уйлаган иде дә, ул эшләрен бетереп урынга килеп ятканчы ире гырлап йоклап киткән иде шул. Бер уятырга дип тә талпынган иде, аннан тукталды. Аның: «Кирәкми», – дигән сүзен ишетүдән курыкты бугай. Ә иренең иң беренче сүзе, чынлап та, шул булды: 

– Кирәкми, төшер! 

 Хатынының күзләренә мөлдерәп яшь тулуын күреп өстәде: 

– Әллә мине гаепләмәкче буласыңмы? Сакланырга идең... Әйттем бит инде – миңа башка бала кирәкми. Монысын үстереп аякка бастырсак та җитәр... Җитмәсә, тагын кыз алып кайтсаң? Әни дә бердән артык бала кирәкми ди...  

Ире абортка дип өстәл өстенә акча ташлады да чыгып китте.  

– Чыгым ясап йөрисең миңа! 

Шундый ачу белән әйтте – хатын куырылып куйды. Яратудан яралган җан түгел – бәлки бу баланы төшерүе хәерлегә генәдер... Үз уеннан үзе куркып китте. Алсуына иптәш булыр дигән иде бит. «Миңа да сеңелкәш кирәк», – дип күптән сорый кызы. Ләйсән инде барысын да санап куйган иде: бала киләсе елга җәй башында туачак, ә кызлары көзен мәктәпкә керәчәк. Алсу беренче сыйныфка барганда әнисе, димәк, өйдә утырачак. Башкалар дәресләр күп бирәләр дип зарланалар: кечкенә бәби йоклаганда кызы белән икәү утырып дәрес әзерләрләр... 

Акча көне буе өстәл өстендә ятты.  

Ул көнне эшкә бармады – кибетен ачмады Ләйсән. Камил тагын тавыш чыгарыр инде. Тик аңа барыбер иде... Телефоны әллә ничә шалтырады – аны да алмады. Районнан машина ипи китергәндер. Ярар, килсә, борылып китәр әле. Бүген ипине күрше урамдагы кибеттән барып алыр халык. Ярты көн урын өстендә аунады. Елады да елады... Әни дә бала кирәкми дип әйтә ди бит. Һичьюгы шул сүзне әйтмәсен иде. Бала алып кайтыргамы, юкмы дип ир белән хатын икесе генә хәл итәргә тиеш түгелмени?! Хәер, кайнанасына үпкәләве бик урынлы түгел анысы: килененең улын яратып тормавын аңлый, белә бит ул. Әни кешедән моны яшерә алмыйсың.  

– Әни, тор инде, ашыйсым килә! 

Мультфильм карап ялыккан иде бугай кызы. 

Алсуы килеп дәшмәсә, тагын ятар иде әле Ләйсән. Ире Казаннан товардан әйләнеп кайтканчы урыннан тормас иде.  

Өйдә ипи беткән икән... Кызарып, шешенеп беткән күзләр белән ипигә барып булмый бит инде. Резедә кибетендә ипи бардыр барын, әллә Алсуны җибәрәсе инде? Зур бит инде ул, бер ипи генә алып кайта ала. 

Кызы кибеткә сөенә-сөенә китте.  

Әтисе кичен ишектә күренүгә шул яңалыгын җиткерергә ашыкты ул:  

– Ә мин ипи алып кайттым! Берүзем! Иртәгә тагын барам... 

Камил аны ишетмәде дә бугай. 

– Кибетне ачмагансың! Нәрсә, миңа кибетче эзләргәме? 

– Юк, иртәгә ачам... 

Кибеттән баш тарта алмый Ләйсән. Берничек тә баш тарта алмый. Шул кибет булганга гына яши дә бит ул. Сәбәбен үзе генә белә... Һәр кич эштән кайтышлый аның кибете янында бер машина туктый. Көн саен бер вакытта – алтынчы егерме минутта. Кичке биш тулуга Ләйсән инде сәгатькә күз төшерә башлый: компьютерын сүндергәндер, ишеген ябып чыккандыр, машинасын кабызгандыр...Таудан төшәдер... Менә хәзер күпердән чыга да алар урамына борыла... Әнә машина тавышыинде ишетелә дә. Хәзер ишек ачылачак... Ул ишекне ачып керүгә аларның күзләре очраша. Нибары бер мизгелгә. Аннары икесе дә күзләрен бер-берсеннән яшерәләр. Бигрәк тә кибеттә берәрсе булса. 

– Миңа бер ипи инде, Ләйсән... 

Урамның аргы башындагы кибет яныннан узып китеп көн дә Ләйсәннекенә туктый. Резедәдә дә шул ипи инде, югыйсә.  

– Бер ипи, Ләйсән... 

Әйтеп тормаса да була инде, белә бит... Башка бернәрсә дә сораганы юк. Кибеткә әнисе йөри аның – кирәк әйберне ул алып кайтадыр. Ләйсәнгә керми – аны узып, ерак кибеткә китә. Кичерә алмый... Улы кичерде – күзләре болай якын итеп карамас иде, югыйсә, ә әнисе юк. «Аның аркасында...» – дигән сүзен дә ишеттерделәр. Ләйсән Хәдичә апаны аңлый, шуңа да үпкәләми. Нигә кичерергә тиеш ди әле ул аны?! Үзен-үзе дә кичерә алганы юк бит әле Ләйсәннең!  

...Раил армиядән кайтырга өч ай гына калган иде инде. Икесенең дә көннәр санаган чаклары: «Тагын 100 көн калды...», «95 көн», «90 көн»... Көннәр азайган саен сагыну гына зурая бара, зурая бара... 

Ләйсәнгә ул көнне автобустан төшүгә классташы Камил очрады. 

– Утыр, әйдә! Алып кайтам!  

Шактыйдан очрашканнары юк иде инде. Камилнең машина алганын ишеткән иде анысы. 

Көн матур, район үзәге белән авыл арасы биш кенә чакрым – ике араны җәяү генә үтәргә теләгән иде ул көнне Ләйсән. Нигәдер ялгызы каласы килгән иде... Бер баш тартыйммы әллә дип тә уйлаган иде дә, аннан утырырга булды. Берәүнең яңа машинасы белән мактанасы килә бугай монда. 

Юк-барны сөйләшеп кайттылар. Нәрсә сөйләшкәннәре дә истә калмаган.  

– Урман күленә быел пар аккошлар килгән бит. Күрәсең киләме? 

– Килә! 

Авыл башына кайтып җиткән машина урман юлына борылды.  

Килеп туктауга, машина ишеген ачып күл буена йөгерде Ләйсән. Аккошларны болай якыннан күргәне юк иде әле аның. «Раил кайтуга, аны да монда алып киләм!»  

Раил турындагы рәхәт уйларын бүлделәр. 

Камил аны арттан килеп кочып алды. Әллә нинди бер дуамаллык белән кочып алды. Дорфа итеп. 

– Кара, нишлисең син?! Җибәр, Камил! 

Башта ул аны шаярта дип кенә уйлады. Тик кулларын ычкындыру егетнең уенда да юк иде: 

– Син минеке булырга тиеш! Син барыбер минеке булачаксын! 

«Сине классташың көчләячәк», – дисәләр беркайчан ышанмас иде Ләйсән. «Булмаганны сөйләмәгез! Классташлар туганнар кебек бит алар!» – дип кычкырып көләр иде. Раилне яратканын белә торып бу эшне кайсы эшли алсын ди?!  

Ләйсән яңа чыккан яшел чирәм өстенә бөгәрләнеп ятты да, чытырдатып күзләрен йомды. Шул аккошлар күз алдында бит, шулар алдында!  

– Тор, җыен, кайтабыз! Син барыбер минеке булырга тиеш идең... Раил аркасында гына моңарчы яныңа бара алмадым. Урлармын дип уйлаган идем. Раилнеке булып калгансыңдыр дип курыктым. Юк икән... Елама, мин өйләнәм сиңа... 

Еламый иде Ләйсән – ул яңа гына булган хәлдән соң өнсез калган иде. 

Үзе белән ни булганын аңлагач никадәр күз яше түккәнен исә үзе генә белә.  

Раил армиядән кайтканда ул инде Камил хатыны иде. Аның бу адымын берәү дә аңламады.. Әти-әнисе дә, апасы да. Авылдашлар өчен дә Камил белән аның туе көтелмәгән бер хәл булды. Кеше сөйләде-сөйләде дә тынды, ә Ләйсәнгә шул бәхетсезлеге белән килешеп гомер буе яшәргә калды менә... Серен берәүгә дә ачмады: буласы – булган, кемгәдер аны белгертүдән ни мәгънә?! Ул инде шунда – күл буенда ук хәл итте: бу килеш ул Раилнеке була алмый.  

Егетнең һаман да өйләнгәне юк әнә – әнисе белән икәү генә яшәп яталар. Институт тәмамлап кайтты да, район үзәгенә эшкә урнашты. Әнисе Хәдичә апа кемгәдер: «Улым ялгыз калыр бугай, һаман Ләйсәнне оныта алмый», – дип сөйләгән. Ләйсәнгә үпкәләп сөйләгән. 

Ә ул укуын тәмамлый алмады шул: туйдан соң Камил институт турында авыз да ачтырмады. «Мин сиңа кибет салып бирәм – шунда эшләрсең», – диде.  

Сатырга яратмый Ләйсән, һәр кичне кибет ишеген Раил ачып кергәнгә генә түзә.  

Бүген ул бусагада күренгәндә кибеттә берәү дә юк иде. Сирәк була мондый көннәр. 

– Үзгәрдең әле син, Ләйсән. Бөтенләй елмаймыйсың... Әллә өйдә берәр нәрсә булдымы?  

– Сиңа гына шулай тоеладыр... 

«Мин бала көтәм... Иртәгә абортка барам. Ирем аның тууын теләми», – дип әйтеп булмый бит! Камил: «Балаңны төшер!» – дигәнне бирле инде ике атна елмайганы юк шул. Иртәгә кичкә, бәлки, җандагы сызлау бераз узар...  

– Мин сине беләм бит инде, Ләйсән! 

Ир, үлчәү янындагы тәлинкәдән аңа сдачага бирергә дип вак акчалар санаган кибетче хатынның кулына үрелде: 

– Ләйсән, күреп торам лабаса – син аның белән бәхетле түгел. Нәрсәгә аңа чыгарга ризалашканыңны үзең беләсеңдер, теләмәсәң, аңлатма. Мин күптән кичердем... Китик бергә авылдан! Алсу үз кызым кебек булыр. Сине бәхетле итәсем килә! 

– Мин инде беркайчан да бәхетле булмам... 

Урамда сөйләшкән тавышлар ишетелде – кемдер кибет ишеген киереп ачты. 

– Синдә дөге бармы ул, Ләйсән? Резедада бетеп киткән икән.  

 Сүзләре өзелде. 

Яңа гына Раилгә әйткән сүзен эчтән генә тагын бер кабатлады да, сискәнеп китте: «Мин инде бәхетле була алмам...» 

...Район больницасына аны ире илтеп куйды. Алсу әле алар киткәндә йоклап калды: ул уянганчы әтисе кире әйләнеп кайтып та җитәчәк. Йоклавы әйбәт тә әле – әнисенең елап кызарган күзләрен күрми. Тагын: «Ни булды сиңа, әнием?» – дип аптыратыр иде. Бигрәк сизгер бала шул – кечкенә булса да, кәефеңне күзләреңнән карап белә. Аннан үзе дә борчыла башлый... Тизрәк узсын иде инде бу көн. Кичкә, боларның барысы да артта калгач, җиңелрәк булып кебек. Карыныңда беркайчан тумаячагын белгән баланы йөртүдән дә авыры юк икән.  

Аларны – районның төрле авылларыннан бала төшертергә килгән биш хатынны аерым палатага урнаштырдылар.  

Ләйсән өченче булып керде.  

Ул кергәч кенә, табибны телефонга чакырып алдылар. Шәфкать туташы салырга дигән уколын тотып хатынга арты белән тәрәзәгә борылып басты. Көчен җыеп, инде ничә көннәр күңелендә йөргән сорауны бирде Ләйсән. 

– Ә аның кызмы, малаймы икәнен белергә буламы инде? 

– Сиңа хәзер барыбер түгелмени? 

Әйе шул, мәгънәсезрәк сорау булды. Аны белүдән хәзер инде ни үзгәрә?  

Наркозы бөтенләй йоклатмый, авыртуны сизмәсәң дә, тавышларны ишетеп ятасың дигән иде палатадагы хатыннар, дөрес әйткәннәр бугай. Каядыр йөгерде дә йөгерде Ләйсән. Әллә аяклары җиргә тимичә очты гынамы соң? Соңгы вакыт гел төшенә кергән урман иде бугай ул, һаман шул кызын эзләве иде. Тик кызы артыннан барып кына җитмәде, тагын тапмады.   

– Син наркоздан айныганчы гел еладын, гел: «Кызым! Кызым!» – дип кабатладың, әллә кыз теләгән идеңме? – диде палатадагы хатыннар соңыннан. 

Төш вакытында яңгыр башланды.  

Биш хатынның бишесе өчен дә авыр көн инде төгәлләнгән иде: һәркем үз урынына ятыпяңгыр тавышы астында йокыга китте. Табиб тагын бер кат караячак һәм бар да әйбәт булса, кичкә таба өйләрегезгә кайта аласыз, диделәр.  

Машинага чыгып утыргач, Ләйсән Камилнең йөзенә күтәрелеп карамаска тырышты.  

Ире: «Хәлең ничек?» – дип сорар дип көткән иде. Сорамады.  

– Алсу кайда? 

– Кибеткә ипигә барам дип калды. 

– Яр буеннан барма димәдеңме? 

– Юк... 

Башка сөйләшмәделәр. 

Яңгыр яуды бит, аягы таеп, бала ярдан төшеп китмәсен тагын.  

Аларның авылын кечкенә генә елга икегә аерып тора. Суы бик аз – каз-үрдәккә җитәрлек кенә. Таудан төшеп елга аша салынган күпердән чыккач озын урам эченә кереп китәсең. Ләйсәннәр аның аргы очында ук яши. Йортлары елгага карап салынган туры озын урамның бер очында – Резеда кибете, икенче очында – аларныкы. Ләйсәннең бүген кибетне ачмавын әби-чәби яратып бетермәс инде, шул яңгырда теге очка ук йөрттең диярләр.  

Берәр нәрсә булдымы икән соң – Габдулла абыйлар каршында, яр буенда кеше җыелган. Камилнең машинасын күргәч, берничә ир-ат туктарга дип аңа кул болгады. Ир тизлекне әкеренәйтте. 

– Туктама, зинһар,  берәүне дә күрәсем килми... 

Арттан нидер кычкырып калдылар бугай.  

Камил аны капка төбендә төшерде дә, кире борылды: 

– Мин барып әйләнеп килим әле...  

Ләйсән өйгә таба атлады.  

Ул әле берни дә белми иде: кызының кибеттән, чынлап та, йортлар ягыннан түгел, яр буендагы сукмактан кайтканын да, аягы таеп текә ярдан суга төшеп киткәнен дә, аның хәтта авызына өзеп капкан ипиен чәйнәп бетерергә өлгермәвен дә... Капкасын ачып кергән бу йортта үзен инде берни бәйләп тормавын да...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахыры бик кызганыч тэмамланган.Кызы исэн калсын иде ичмасам.Бэхетсезлек бичараны гел саклап йори.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик аяныч хикэя

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ аяныч инде, "татар хатыны нилэр курми" диярсен! Язмыш, дисэн генэ инде. Э анардан узып булмый, хотя и язмышларны узебез язабыз кебек булса да. Бер ялгыш адым ничэ кешенен гомерен пыран - заран китереп аткан. Ахыры да аянычлы. Тик ахыры диюем бэлки башыдыр! Эле бит яшьлэр, тормышны янадан башлап була. Сабый гомере генэ жәл.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Елый елый укыдым, рэхмэт бик зур

          Хәзер укыйлар