Логотип
Проза

​Май кырмыскасы

Май аеның үләне дә, чәчәге дә, кояшы да файдалы диләр. Шуңамы, әбиләр, хәстәрле апалар бу айда көлтә-көлтә үлән киптерәләр, чабынырга себеркесен җыялар. Ә менә киптерә дә алмый торган, җыя да алмый торган тагы бер ягы бар икән әле май ае табигатенең. Ул да булса — май кырмыскасы. Ничә ел инде авылга май аенда кайтырга тырышсам да, һич туры китереп булмады. Быел да июнь башларында гына кайтырга туры килде. Хәл-әхвәл сорашкач, әни һәрвакыттагыча, ничә көнгә кайтуым белән кызыксынды.
— Иртәгә, көн әйбәт вакытта, урманга менеп төшәрбез. Май кырмыскасы да иснәрбез,— диде.
— Әни, май бетте бит инде.
— Искечә май уртасы гына әле. Быел яз соң килде. Май себеркесе дә җыярбыз. Яфраклары калынайсын, дип тора идем.

Әнинең олы апасы Фәгыйлә апа белән дә кичтән үк сөйләшеп куйдык, иртә белән ул да кереп җитте.
— Йә, ничек йокладың? Машина тавышыннан колакларың тонадыр ул шәһәрдә. Колакларың ял иттеме бераз?
— Шәһәр тавышына күнегелгән инде Фәгыйлә апа. Бүген әле мин авылда тавыш күбрәк икән, дип уйладым.
— Китче, монда нинди тавыш булсын ди?
— Мин шәһәр тавышына ияләнгән кебек, сез дә ишетмисез генә, йокыга китә генә башлаган идем — тотынды әтәчләр... Берсе башлый, икенчесе элеп ала... Алар гына туктаган иде — сыер мөгерәп куйды, аңа бозавы кушылды... Гел шушы тәрәзә янына килеп кычкыралар мыни! Җитмәсә, бер чебен кереп калган... Тәрәзәдән яктылык пәрдәсе ачыла башлауга — анысы уянды. Бераздан Рифатың тракторын кабызып җибәрде, әнә, һаман пырылдатып тора. Ни кузгалып китми, ни сүндерми шуны...
— И-и, син бигрәк инде... Чебен тимәс чер итәргә әйләнгәнсең. Трактор тавышы минем үзем өчен бер җыр шикелле генә. Иртәнге концерт тыңлыйсы урынга, шул трактор тавышын тыңлыйм мин,— диде Фәгыйлә апа көлеп.

Фәгыйлә апа, дүрт малай белән ирдән тол калып, берсеннән-берсе эшчән дүрт егет үстергән кеше. Ләкин мин аның беркайчан да боеккан чагын күргәнем булмады. Нинди генә авырлыклар булса да җорлыгын ташламады. Хәзер ул кече малае, килене, оныклары белән тора.

Фәгыйлә апа кергәч, әни дә әзерләнә башлады.
— Урман тамакны тиз ачыра ул, капкаларга берәр нәрсә алырга кирәк,— диде әни.— Аппак түти, син шикәр алдыңмы?
Нигә шикәр, чәй алсагыз конфетлар бар бит,— дидем мин.
— Алдым, алдым,— диде Фәгыйлә апа.— Шикәре кырмыскаларга аның.
— Кырмыскаларга?
— Әйдә, әйдә, урманга менгәч күрерсең әле...

Урман авылдан ерак түгел. Әзрәк күпертеп, бакча артында гына, дисәң дә була.
— Сезнең бакча башында кукы үсә торган иде,— диде Фәгыйлә апа.— Карыйк әле. Быел әле кукыдан авыз иткәнем юк.
Чынлап та, кукы шәп үскән быел. Бакча башындагы иске баз өстендә гөрләп үсеп утыра.
— Кара, монда кәҗә сакалы да күп икән. Йолкыйбызмы әллә?...
— Юк, юк, тия күрмә, иренең ярылыр. Кукысын да зәңгелә качырырга гына ашыйбыз. Зәңгелә кач, кач, Идел кич, кич...
Әни белән Фәгыйлә апа такмаклый-такмаклый кукы ашадылар. Мин дә алардан калышмадым, әлбәттә.
— Кайсы юлдан менәбез, туры юлданмы, әллә елгаданмы?— диде әни.
— Елга буйлап, чирәмнән меник әле. Аякка йомшак булыр. Туры юлны сөргәннәр. Аның юлы юл гына идеме, кара-каршы ике машина үтәрлек иде бит,— диде Фәгыйлә апа. Җирне бер дә жәлләмиләр инде: басу уртасында да олы юл, басу кырыенда да... Нәрсә уйлап болай эшлиләрдер. Элек ат белән үтә торган тар гына юл булыр иде. Як-ягында ямь-яшел чирәм үсәр иде. Кирәкмәс җирдән сукмак суза башласалар, йә бүрәнә сала торган идек, йә казык казып куя торганнар иде. Юк инде ул элеккеге чаклар... Дөньясы машина белән тулган.
— Заманасы шундый,— диде әни.— Элеккене гел дә сөйләмә син. Урманга да машина, басуга да машина чаба бит хәзер. Дүрт малаең — дүртесе дә механизатор.
— Андый-мондый гына түгел — универсальный механизатор,— диде Фәгыйлә апа.— Тракторда да эшлиләр, комбайнда да. Аллага шөкер.
— Фәгыйлә апа, ничек дөрес итеп әйтергә өйрәндең ул универсальный дигән сүзне?
— Оныгым өйрәтте. Улларымны мактый торган сүз булгач өйрәндем шул. Универмагка да ошап тора бит сүзе. Анысы таныш сүз инде. Райунга гел барып торабыз бит. Ә теге «сал» дигәне анысы татарча инде. Аталары да трактарист иде бит. Трактырда дүрт тәгәрмәч булган кебек, минем дә дүрт малаем булачак, ди торган иде мәрхүмем. Дүрт малай булды булуын, менә Рифатның тәпи йөргәнен дә күрмичә безне ятим итте шул...— Фәгыйлә апа яулык почмагын күзенә тидереп алды.
Елга буйлап бару бигрәк тә күңелле икән. Елга дигәч тә, сусыз елга ул. Бары тик урманнан агып чыккан кечкенә чишмәләрдән җыелган суы гына бар. Кырыена ук килеп, үләннәрен ачып карамый торып, күренми дә.
— Карагыз әле бу елгадагы печәнне быел,— диде Фәгыйлә апа.
— Көтү кертмәсәләр, моннан бер кышлык печән әзерләргә була-а,— диде әни сузып, тау битләренә карап алганнан соң.
Кояш та шактый гына кыздыра башлады. Көн матур иде бүген. Урман чишмәсенең суы белән кулларны юдык, елга кырыеннан үги ана яфраклары җыйдык.
— Беләсезме, бу яфракны нигә үги ана яфрагы диләр?— дип сорады әни.
— Юк, ә нигә?
— Тотып кара әле. Бер ягы сап-салкын, ә икенче ягы җып-җылы.
— И-и, күрде инде башлар!— диде Фәгыйлә апа үги ана яфрагына карап. Ятимәлекне дә, үги ана белән үсүне дә, ачлыкны да, сугышны да, өй тулы бала-чага белән таянычсыз калуны да күрдек...

Мин аны юатыр сүзләр таба алмыйм. Тик еламасын гына инде. Ул аны аңлый. Шуңа күрә мин нәрсәдер әйтергә дип авыз ачканчы, Фәгыйлә апа сүзне икенчегә борып та куйды:
— Бирде ходай саулыкны! Син минем сүзләргә бик исең китеп карама. Шулай керделе дә чыктылы икәнемне беләсең ич. Аяк кына менә харап итеп куя шул... Операция кирәк моңа дигәннәр иде бүлнистә, риза булмадым әле. Анысына йөрәк җитми. Җәй җиттеме, бөтен им-том — кырмыска оясы, җир мае, умарта корты... Файдасы тигән шикелле була тагы үзе...
Шулай сөйләнә-сөйләнә урманга менеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
И-и, урман! Бигрәк рәхәт шул һаваларың! Без үскәндә арасыннан җиләк җыеп йөргән яшь наратлар куе, чытырманлы урманга әйләнгән. Урман эченә алып керә торган сукмак ялтырап ята.
— Беренче кырмыска оясына шушы сукмак белән барасы.
Әни белән Фәгыйлә апа өйдән алып менгән шикәрләрен пышылдый-пышылдый кырмыска оясына куйдылар. Тик аларның шикәренең кирәге дә юк иде монда, болай да кырмыскаларның алларыннан калганчы булган — оя өсте ап-ак шикәр белән тулы.
— Карагыз әле, нигә шул тикле шикәр монда?— дидем мин исем китеп.— Мондый хәлне күргәнем юк иде.
— Көненә ничә кеше килә торгандыр да, җәенә күпме кунак килә монда. Карчыкларның савап аласы килә. Әгәр дә кырмыска оясына бер шакмак шикәр салсаң, туксан кеше туйдырган хәтле савабы була, ди.
Ай-Һай, дип уйладым мин, болай булгач бу рафинатның тарихы ерактан башлана икән...
Фәгыйлә апа оекларын тиз-тиз салып, итәкләрен кыстырып куйды да, авырта торган аягын кырмыска оясына күмәргә тотынды.
— Әнекәем, ничек чыдыйсың! — дидем мин исләрем китеп.
— Мине тешләмиләр алар, хәерсезләр. Шикәр ашап бозылып беткәннәр. Исләре дә китми. Кара әле, ничек әкрен кыймылдыйлар!

Гадәттә, оясына килеп кагылдыңмы, кырмыскалар мәш килеп арлы-бирле йөгерә торган иделәр. Ә боларда шундый сүлпәнлек, әйтерсең, яннарына килүче дә, ояларына кагылучы да юк.
— Нишләп тик торасың,— диде әни, — кулың белән бәргәлә дә иснә!
Шуның өчен мендек бит урманга!
— Берәрсен ялгыш үтерсәм... Жәл бит.
— Үлмиләр алар, ияләнгәннәр инде. Аркаларыннан сөйгән кебек итеп кенә суккала син.
Мин кулымны кырмыска оясында тоттым да, исен исним дип борыныма китерсәм...
— Бер исе дә юк бит моның! Ду китереп мактыйсыз да мактыйсыз...
— Кит лә,— диде әни. Өрәңге яфрагы өзеп алды да ояга салды. Олы сары кырмыскалар арлы-бирле килеп бер дә ашыкмый гына яфракны сырып алган булдылар.
— Йә, хәзер иснә инде, бәлки мин ис сизми башлаганмын,— дидем.
Әни дә аптырап калды. Әлеге яфракны Фәгыйлә апага сузды. Без өчәүләшеп бер-беребезгә карашып куйдык.
— Исе беткән моның. Иснәп бетергәннәр. Кичә бер көтү югары оч карчыклары менеп бара иде, шулар гына бозган бу кырмыскаларны!
— Кырмыскада да ис бетә икән,— диде Фәгыйлә апа аягы буйлап үрмәләгәннәрне сыпырып төшереп.— Кая үрмәлисез, табанны тешләгез, табанны...
Фәгыйлә апа үзе бик җитди, ә кыяфәтенә карасаң... көлми түзәрлек түгел.
— Йә, булдымы инде, процедураң ничә минут булырга тиеш?
— Аны минутлап кем Чутлаган! Чыдамым беткәнче тота идем башка чакта. Тешләмиләр бит! Тәмле тормыш бозган боларны. Кырмыска да ялкаулана икән. Кабат урманга шикәр алып менәсем юк. Нәселләрен бозмаган булсак кына ярар иде.
— Киттек болай булгач иске умарталыкка,— диде әни.— Анда мин генә белә торган бер урын бар.
Иске умарталыктагы кечкенә кырмыска оясында шикәр күренми. Кояш нурларына чумып утырган бу ояда безнең урманның барлык эшчән кырмыскалары җыелган ахры. Оя янына без килеп басуга, тотындылар кайнашырга — әйтерсең, ояларын икенче урынга күчерергә җыенганнар.
— Нинди зур аерма,— дидем мин.— Менә сиңа табигать!
— Шәп дәрес булды бу безгә!— диде әни.
Кырмыскалар белән эшне төгәлләгәннән соң, чирәмгә утырып, тамак ялгап алыйк дисәк, яныбыздан гына бер кош пырылдап очып китте дә, якындагы агачка кунып, борчулы тавыш белән кычкырырга тотынды.
— Ялгыш утырдык ахры монда. Кош оясы бар мәллә, кара әле,— диде әни.
Үләннәрне ачып карасам, учка сыярлык кына бик матур кош оясы, эчендә дүрт күкәе дә бар.
— Күчеп утырыйк,— диделәр әни белән Фәгыйлә апа.— Кошны куркытмыйк, суынмасын оясы. Йә ташлап китәр.
— Нинди кош микән бу? Сандугач түгел микән?— дидем мин.
— Юк, бу сандугач оясы түгел,— диде әни ояны карап алганнан соң.— Сандугач күкәе язулы була.
— Ничек инде язулы?
— Гарәпчә язулы. Иске китаплардагы кебек. Ә без менә наданнар булып чыктык әле. Кырмыскаларны бозганбыз, җирдәге ояның кайсы кошныкы икәнен белмибез. Менә кайда ул мәктәп!

Без икенче җиргә күчеп утырдык. Утыруыбыз булды — әни белән Фәгыйлә апа йолкып печән җыя башладылар.
— Күр әле быелгы печәнне?— диде әни.— Уңган да соң!
— И-и, урман! Элек бигрәк тә кадерле иде ул! Бер учма печәнен җыйдыртмыйлар иде, бер ягарлык утынга тилмергән чаклар бар иде... Хәзер әнә өрлеккә салырдай бүрәнәләрне утынга турыйбыз. Юк, юк, кадерен белми башладык урманның!
— Әйе, шул, «кадер» төшенчәсен югалтып барабыз шикелле. Кая карама — кадергә мохтаҗлык. Сирәкләнгән урман, яшеллеген югалткан авыл урамнары, юлыннан адашкан чишмәләр кадер көтеп мөлдерәп кешелек күзенә карап торалар сыман...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар