Логотип
Проза

Әллүки әбиләре яки төш вакыты

Гөлҗамал карчык үз гомерендә тәүге мәртәбә күршесе һәм ахирәте Галимәгә дәгъва белән керде.

Казанда яшәүче улы Хәбир үткән гает бәйрәмендә юлдан мәче баласы табып алып кайткан иде. Гөлҗамал карчык, мәче һәм эт ише җан ияләренә яшьтән үк мөкиббән булган Айбулатым үпкәләмәсен дип, төсе белән юлбарыс баласына охшаган саргылт йомгакны йортта калдырды. Башта игътибар итмәделәр — песи ана булып чыкты һәм борынына ис кереп, «егетләргә» күзе төшә башлауга, Гөлҗамал карчыкның өен үзе төсле саргылт йомгаклар белән тутырды. Моңарчы япа-ялгыз башы гына көн күреп яткан өе мәче фермасына охшап калды. Җәй җитүгә әби-бабайларына кунакка кайтып тула торган Казан, Чаллы балалары нәни «юлбарысларны» кайсы сорап, кайсыберсе урлап дигәндәй, үзләренә ташый тордылар, юлдан табылган мәче тырыша-тырыша “нәсел үрчетте”. Тегеләрнең туе башлангач, Гөлҗамал карчыкның ярты көне койма, капка өсләрендә сыртларын кабартып, мыраулап йөргән елгыр күзле ата мәчеләрне куып үтте. Һәм бу эш каралты-курага шактый зыян да салды. Мут күзле ата мәчегә томырган утын агачы мунча тәрәзәсеннән кереп китте, икенче вакыт нәкъ шундый ук максат белән юнәлтелгән кантар кисәге иң эре тавыгының аягын аксатты, каз бәбкәсен харап итә язды. Тагын да аянычлысы, ата мәче артыннан куып йөргәндә бердәнбер көянтәсен сындырды.

Бүген иртә белән ана мәчесе печәнлектән янә өч йомгак ияртеп төште. Югалып торган иде аны. Бу юлы балалары үзенә охшамаган, өчесе дә чем-кара төстә. Гөлҗамал карчык эшнең нидәлеген шундук аңлап алды: Галимәнең кара мәчесе! Тирә-юньдә андый җан иясе бары Галимәдә генә! Гөлҗамал карчык озак уйлап тормастан, «кара пәриләрне» алъяпкычына җыеп алды да күршесенә кереп китте. «Рас аталары шул икән, боларын да Галимә алсын. Ата мәчесе өчен әлиминте шул булыр», — дип сөйләнде ул. Ана мәче, яман тавыш белән мыраулап, арттан керде.

Галимә карчык үзе ян бакчада икән, капка тавышы ишетелгәч: «Мин монда, бакчада!» — дип аваз салды. Гөлҗамал карчык туп-туры шунда юнәлде.

Күршесе зур, ак табакка кура җиләге җыеп маташа. Гөлҗамалны күргәч, ике куллап инде түбәләмә тулган табагын тотып, куралар арасыннан килеп чыкты да:
— Быел кура җиләге сөбханалла гына! Әле кырыйдан гына җыйдым. Эченә кереп булмый, кычытканы усал, — дип сөйләнә-сөйләнә күршесенә таба атлады.
— Күп булды шул быел, күп булды, — диде аңа каршы, инде күңеле йомшарып, ник кергәненә үкенә үк башлаган Гөлҗамал карчык. Әмма кире чыгып китеп булмый, алъяпкычында «кара пәриләре» чиратлашып мияуларга керешкәннәр иде.
— Менә, — диде ул гаепле кеше сыман һәм алъяпкычын ачты. Күрше карчыгы башын суза төшеп алъяпкыч эченә карады.
— Һәй! — дип куйды тегесе һәм кулындагы табагын җиргә утыртып,   песиләргә  үрелде.  —  Сөбханалла! И-и, йомшаклар! Күзләре дә яңа гына ачылып килә икән әле.
— Ие   шул, —  диде   Гөлҗамал   карчык.   —   Бүген   генә печәнлектән алып төште әле. Синең ата мәчеңнән әлиминт тиеш. — Шул сүзен әйткәч, тиктомалдан гына аның кәефе күтәрелеп китте. Һәм, баягы ачулары юкка чыгып, кара йомшакларның берсен сыйпап та алды.
—  Ә-ә-ә, ие шул, — дип сузды Галимә карчык. — Тирә-юньдә бүтән кара мәче юк шул! Безнеке инде алайса, безнеке. Әле тагын атна буе югалып торды ул мур кыргыры. Њлде микән әллә дип уйласам, кичә кайтып керде тагын.  Көчкә сөйрәлә, ябыккан, бетерешкән, авызын ачса, тавышы чыкмый. Ашаттым, кәҗә сөте эчердем. Хәзер йөгереп йөри инде.

Гөлҗамал карчык үзалдына: «Ярты авылны кара мәче басып ала икән алайса», — дип уйлап куйды да бакча ишегенә таба борылды.
—  Йә, чыгыйм. Аналарын ашатырга кирәк. Имезсен. Сиңа күрсәтергә дип кенә керүем иде.

Галимә карчык җирдәге табакны алып, аның артыннан иярде.
— Синдә мәчеләр күп бит инде. Анасы белән боларын миндә генә   калдырмыйсыңмы   суң? Тиле Әсхәт күрмәсен тагын! Һәммәсен буып үтерер.   
— Җук, җук. Айбулат кайтса, сорар. Күрсәтергә генә кергәнием.

Ишегалдына чыктылар. Галимә карчык җиләкле табагын бакча коймасына беркетеп ясаган өстәлгә утыртты да, рәшәткә башыннан ак кәстрүл алып, җиләген шунда бушатырга кереште.
— Мә, ахирәт, җиләк алып чык әле.
— Җук, җук! — дип сузды Гөлҗамал карчык. — Әле былтыргы вариниларым да күп. Быел карлыган да ишле булды бит.

Күршесе көчләп диярлек аның буш кулына кура җиләге белән мөлдерәмә тулган ак кәстрүл тоттырды.
— Рәхмәт, алайса. Чыгыйм инде. Песинең ашарына салыйм… Мичкә пәрәмәч тыгып  калдырган  идем.  Көн­дез­ге чәйне миндә  эчәрбез. Көтүчене генә ашатып кайтыйм да…
— Ярар алайса,  ярар.  Әле үзем дә иртәгә күзик­мәк пешерермен дип тора идем. Күңел төшеп китте, — дип калды аның артыннан күрше карчыгы.


* * *
Казан артындагы Әллүки дигән бу авылда алтмышлап йорт санала. Элек шаулап торган зур авыл хәзер кечерәеп калган. Авылның бер яртысы тау башында, бер өлеше, аны тау итәгеннән икегә бүлеп аккан Әллүки инешенең үзәнендә урнашкан. Әллүки авылының өч урамы бар, һәркайсы да аерым исемнәр белән аталып йөртелә. Тау башы урамы, Кибет урамы, Гөлҗамал карчык яши торганы — Яңа урам. Ни өчен шулай дип аталганын бер Алла белә, югыйсә, яңа урамда калган унике нигезнең барысы да күптәнге һәм анда карт-коры гына яшәп ята.

Авылдан арырак, Мари ягына таба, бер-берсеннән ярты чакрым тирәсе ераклыкта ике күл бар. Берсен «Кияү күл» диләр, икенчесе — «Кәләш күл». 

Һәр елны яз җиткәч яки каты яңгырдан соң Кияү күл белән Кәләш күл тулалар һәм сулары үзәнгә җәелә, Әллүки алар кочагында кала. Ике күл бер булып кушыла, инеш тагын да җитезләнә, уйный-сикерә, шаулап ага башлый.

Көтүче Җиһангир өйлә вакытында Кияү күл янында, туплауда булырбыз дигән иде.

Гөлҗамал карчык бер кулына чәйле термос, икенчесенә ашъяулык белән төрелгән пәрәмәчле җамаягын тотып авыл башына таба атлады.
Кияү күл белән Кәләш күл турындагы риваятьне үткән кайтканында тагын бер мәртәбә Айбулаты сөйләткән иде. Яңа машина-робот  уйлап  таптым,  шуның  өчен  кирәк,  ди. «Шул тимер-томырлары белән җенләнеп йөреп, өйләнү кайгысы да качты. Утыз белән бара бит инде. Күзле-башлы булырга вакыт, бик вакыт, югыйсә!» — дип улы хакында борчылып уйлый да Гөлҗамал карчык, аннары башка чарасы булмагач, үз-үзен юаткандай, “Ярый, исән йөрсен. Бер насыйбы килеп чыгар әле. Тәүфыйгы булсын... Шул Тәслимә дип йөри торгандыр”, — дип куя.

Сарык көтүе Кияү күл буена туплауга төшкән иде инде. Бәләкәй генә көтүче алачыгы янында чирәмгә кожанын җәеп яткан Җиһангир, әледән-әле башын күтәреп, авыл ягына карый. Гөлҗамал карчыкның тәгаен үз вакытында, сәгать унбердә килеп җитәчәген яхшы белсә дә, иртәнге алтыдан бирле басуда, һавада йөргән көтүченең карыны ачкан, әллә шул сәбәплеме, әллә бүтән эше юклыктанмы, башына төрле икеле-микеле шикләр дә кергәли. «Әгәр кинәт авырып китсә? Әллүки аша чыкканда, басмада аягын каймактырса?» дигән уйларны Тау башында үзенә таба якынлашучы ак яулык күренмичә, янәшәсендә көяз елан сыман сузылып яткан каеш чыбыркысы белән дә куып җибәрә алмастыр, мөгаен.

Әнә, авыл башында ак яулык пәйда булды. Җиһангир, каш өстенә кулын куеп, баш очына ук менеп җитә язган кояшка карап алды  да  үзалдына: «Әһә,  унбер  туларга та­гын  ун  минутлап булыр», — диде. Аннары, торып, алачык күләгәсеннән кояшка чыга башлаган берсе биек, икенчесе тәбәнәк кәрзиннәрне аяк башы белән күләгәгәрәк этте. Бер аягына баскач, түбәнлектә, күл буендагы комлыкта эсселеккә түзә алмыйча бер-берсенең күләгәсенә сыенышкан сарыкларына да күз төшереп алды. Борыннарын комга төртеп еш-еш сулыйлар. “Эссе шул. Љйләдән соң күләгәле урынга барырбыз, яме», — дип сөйләнде. 

Эссегә дә карамастан, борын тишекләрен киереп башын алга сузган яшь кара тәкә көтү әйләнәсендә бер аксак сарыкны куып йөри. Эсседән болай да башы түнгән сарык, абына-сөртенә, аннан качмакчы була. Җиһангир әүвәл аксак сарыкны тилмерткән үҗәт тәкәнең арт санын чыбыркы белән кыздырып алырга теләгән иде, аннары аягындагы сандалиларын салып куйганлыгы исенә төште дә кара тәкә хуҗасының кушаматын кыстырып: «Һайт! Каз кияве!» — дию белән чикләнде. «Каз кияве» яшь чакта авылда мутлыгы белән даны чыккан, хәзер илле яшьләрдәге шадра Сәмигулла гаиләсенә ябышкан кушамат иде. Гомере буе Әллүки халкының көтүен көткән Җиһангир һәр хайванның да кемнеке икәнен белә һәм яратып та, шаяртып та сарык-кәҗәләренә хуҗаларының кушаматы белән эндәшә иде.

Гөлҗамал карчык килеп тә җитәр инде. «Нәрсә пешерде икән?» — дип уйлады Җиһангир. Төгәл үк әйтә алмаса да, өйләгә кемнең ни алып киләсен якынча чамалый. «Гөлҗамал аш-суга оста.  Пәрәмәч  йә  өчпочмактыр! Иртәгә чират Уразмәт хатынында. Бәрәңге боламыгыннан башка ризык пешерә белми, бахыр. Югыйсә, Уразмәт телеграмм баганасы кебек кеше инде. Боламык белән генә ничек җан асрый икән?» — дип берочтан Уразмәтне дә кайгыртып алды көтүче. Көтүче булмасаң да, алтмыш ике хуҗалыклы Әллүки уч төбендәге кебек. Кемнең ничек яшәгәнен, нәрсә эшләгәнен авыл белеп тора. Җор телле Җиһангирның көтүче булуын өнәмәгән булдыксыз хатыннар да юк түгел. Җиһангирның үзеннән бигрәк пычаксыз суя торган теле һәм иләс-миләслеге ошап бетми бугай аларга. Утыз ел буе ялгыз башың басуда сарык белән кәҗә артыннан йөр дә, иләс-миләс булмыйча кара! Көннәр буе ике күл янында үлән чемченгән хайваннарны сагала да, җанлы шикелле хис итеп, күлләр белән сөйләшми кара!
«Пәрәмәч!» — дип уйлады Җиһангир Гөлҗамал карчык килеп җиткәч һәм кәефе күтәрелеп китте.

Гөлҗамал карчык: «Тамагың ачкандыр инде. Басуда ашыйсы килә шул ул. Хәзер, хәзер, мичтән генә алдым», — дия-дия, чирәм өстенә җәелгән ашъяулыкта табын әзерләде. «Җук ла! Бүген иртә белән әйбәт ашалды бит. Түзәрлек иде әле», — дигән булды Җиһангир һәм кайнар тәгамга үрелде.  Көтүче  тынычлап  ашасын  дип,  карчык  читкә­рәк, алачык  артына китте.  “Әйдә, үзең  дә  җитеш,  Гөлҗа­мал!” — дигән булды аңа Җиһангир, авызында кайнар пәрәмәч мүкелдәтә-мүкелдәтә. Арттан Гөлҗамал карчыкның: «Җук, җук! Күп итеп пешердем мин аны! Аша әйбәтләп! Мин кайткач инде... Галимәне дә дәштем», — дигән тавышы ишетелде.

Гөлҗамал карчык алачык күләгәсендә торган килеш карашы белән тупланган көтү арасыннан үзенең ак кәҗәсен һәм бер бәтиле мөгезле сарыгын эзләде. Таба алмады. Кәҗәләр читкә, күл буендагы таллыклар күләгәсенә үк төшеп яткан. Сарыкларны да аерырлык түгел, укмашканнар.

Кияү күл тегесенә караганда зуррак та, салкынрак та. Суы каракучкыл булып тора. Бер як ярын таллар басып алган. Икенче ягында — комлык. Су күп чагында Кәләш күл белән шушы комлык аша кушыла ул, шуңа күрә юлында таллыклар да үсә алмый.
—  Булды бу, рәхмәт! — дип Җиһангир урыныннан кузгала башлады. Алачыктан бер  литрлы  буш   банка   алып  чык­­­ты. — Чәй алып калыйм әле. Күл суы эчә-эчә эч күпте алайса.
Гөлҗамал  карчык аның янына килде.
— Абау, Җиһангир, нишләп ашап бетермәдең инде? — диде ул кайгыртучан тавыш белән. — Алайса, мә, алып кал. Ачыккач, кабып җибәрерсең.
—  Кая ул хәтлене ашап бетерәсең!  Шартларсың!  Рәхмәт, Гөлҗамал, пәрәмәчләрең бик тәмле булган!
—   Ярар,  үзеңә  рәхмәт инде,  тәмле  дип  ашаганың  өчен. Чынлап та, алып кал, ә?
— Юк, юк, Гөлҗамал. Тамак туйды. Инде кичкә хәтле йөрергә була.

Гөлҗамал карчык ашъяулыгын җыярга кереште. Җиһангир алачык күләгәсеннән кәрзиннәрен алып килде дә карчык янына чирәмгә утыртты.
—  Менә, сиңа дип үрдем. Берсе бәрәңге чүпләргә. Монысы — сөзмәгә.

Гөлҗамал карчык йөзенә һәм тавышына кыен­сыну билгеләре чыгарып:
— Кит   инде,   Җиһангир.   Шул   хәтле   азапланып   үргән кәрзиннәреңне! — диде.
— Һы... нинди азап булсын. Ярты сәгатьтә үрәм мин аны. Безнең үзебезгә кирәк түгел. Кәрзин белән рәшәткә башы тулды инде. Мәйсәрә дә бүтән кирәкми ди.
— Ярар, алайса, Җиһангир, рәхмәтләр яусын! Аяк-кулларың сызлаусыз  булсын!   Балаларыңның игелеген  күрергә насыйп булсын! 
Җиһангир көрсенеп куйды.
— Бала дигәннән, Айбулат кайчан кайтыр икән, Гөлҗамал? Йомышым бар иде.
—  Әй, аларны кем белгән, ди, Җиһангир. Кайчан җае туры килә инде.
—  Безнең Казандагы кыздан, Айсылудан, хәбәр юк. Үзе дә кайтмый. Юлдан язды бугай инде, имансыз бала. Бер кайтып күземә күренсә, Казан бүтән сыбызгы инде аңа, кәнишне. Шуны сизеп кайтмый йөрүе бугай. Њзем көтүне ташлап китә алмыйм. Мәйсәрә  дә  көн  саен   фермада.   Айбулат  Айсылуның  торган җиренә кереп чыга алмас микән дигән идем.
— Керер, керер, ник кермәсен. Кайтуга әйтермен. Әдрисен биреп җибәрерсең, — диде Гөлҗамал карчык кузгалып китешли. Аннары капылт кына борылды да: — Әле ни, килешли Әллүки басмасында тиле Фатыйма очрады. Суга кереп бара. «Нишләвең?» — дип кычкырган идем, «Үләсем килә бит, Гөлҗамал, тик суы сай икән», — ди. Монда килеп күлгә бата күрмәсен тагын, син карабрак тор инде, Җиһангир.
—  Әй, ул тилегә ни булсын суң? — дип Җиһангир кулын селтәде.
— Алай димә, адәм баласы бит.
— Анысы шулай инде. Ярый, мин караштырып торырмын. 

Гөлҗамал карчык, чәйдән бушаган термосы белән җамаягын кәрзиннәргә салып, авылга таба юнәлде. Әмма күңеленә барыбер тынычлык иңмәде. «Айбулатка нигә кирәк булган инде ул үткән заман хәлләре? Ярабби, кешегә генә сөйләп йөри күрмәсен инде!»
Тузан туздырып, Гөлҗамал карчыкны колхоз рәисенең машинасы узып китте. Карчык, сискәнеп, читкә тайпылды, машинага юл бирде. Сираҗин рульдә үзе иде, карчыкның очлы күзләре арткы утыргычындагы хатын-кызны да шәйләп өлгерде. «Көпә-көндез тагын кемнең хатынын утыртып йөри инде бу азгын?»

Тиле Фатыйма турындагы уйлары тагын ялганды. Фа­тыйма күптән түгел генә Казан психбольницасыннан кайткан иде. Гомумән, Әллүкидә күп яши алмады ул мескинә. Әле Гөлҗамал карчык туганчы ук, егерменче елларда, балалар йортына озатканнар үзен. Җиткән кыз булып аннан кайткач, каядыр ерак Себергә, аннары — психбольницага. «Теле тик тормагандыр инде бичаракайның. Тфү! Тфү! Әстәгъфирулла! Аллам сакласын! Адәм ышанмаслык хәл! Ал­лам күрсәтмәсен! Тфү! Тфү! — дип авыр  сулады кар­чык. — Аллам үзең сакла!» — дип тагын бер мәртәбә көрсенгәндә үзенең капка төбенә кайтып җиткән иде инде карчык.

Кәрзиннәрен күләгәгә куйды да, термос белән җамаягын өйалдында гына калдырып, Галимәне чакырырга кереп китте. Самоварны кайнарлатып кына аласы бар, кереп җиткәнче дә хәстәрләргә өлгерә әле.
Капкасын ябып урамга чыгуга ул чаттагы сукмак буйлап каңгылдаша-каңгылдаша инеш буеннан кайтып килүче казларын күреп алды. «Әле бая гына ашап чыгып киткән идегез бит! Һәй, туймас тамаклар! Су буенда җим беткәнме сезгә!» — дия-дия, казларын кире борды. Аныкылар артыннан бераз калышыбрак Галимә казлары да кайтып килә иде. «Сезне дә апаегыз әле генә ашатып чыгарды бит әле! Кеш-ш-ш!» — дип аларны да туктатты.

Быел Гөлҗамал карчыкның казы унбиш күкәй басып, ун бәбкә чыгарды. Күршесенеке егермене басты, хәзер әнә җидене ияртеп йөриләр, калганнары чәберчек булды. Аның да җиденчесе Гөлҗамал карчык бәбкәсе. Ата казы гаярьрәк булгангамы, аның казы бибиләрне иртәрәк чыгарды. Галимәнеке соңгарак калды, шуңа күрә алар кәерәк. Гөлҗамал карчыкның бер бәбкәсе башкаларына караганда бәләкәйрәк, чирләшкәрәк булды. Ике оя каз да элек бергә йөрделәр, инешкә бер оя булып киттеләр, кушылып кайттылар. Ата казлар мондый бергәлеккә озак түзмәде, оялар аерылды һәм хәзер бер-берсе белән чукышырга, талашырга гына торалар. Ә теге чирләшкә бәбкә Галимә оясына кушылып калды, үзенекеләр  янына  барырга  да  телә­мә­де, үзеннән бәләкәйрәк булган бәбкәләрне иш итте. Хәзер әнә Галимәнекеләр арасында ул иң зуры, туганнарыннан аерылуның шифасы тиде, көчлерәк булгач, күбрәк ашый, күрәсең, араларында атаман булып йөри, ә төсе белән әллә кайдан аерылып тора. Гөлҗамал карчыкның бәбкәләре ак йонлы, Галимәнекеләр исә барысы да аклы-каралы. Ике йорт арасында синеке-минеке дигән чик әлләни юк иде. Шуңа күрә бәбкәне туган оясына көчләп кушмадылар.

Гөлҗамал карчык казларны инешкә таба куалады. Менә бераздан ике оя каз кызулык белән кушыла язды. Ата казларның муеннары сузылды, канатлары иңнәреннән купты һәм ысылдап бер-берсенә ташландылар. Ана казлар бәбкәләрен ике як фронт сызыгына җыеп, урам яңгыратып каңгылдаша-каңгылдаша көч бирергә керештеләр.  «Мине­ке җиңә!» — дип каңгылдаша ак «Гөлҗамал». «Мине­ке! Минеке!» — диде чуар «Галимә» һәм бер ак бәбкәне чукып та алды Гөлҗамалның Галимәдәге ак бәбкәсе, атылып килеп үзенең кардәшләрен кыерсытырга тотынды, аннан күреп, калган чуар бәбкәләр дә акларга каршы һөҗүмгә күчте. Ләкин уңышсызлыкка очрадылар.

Канатларын җиргә шап-шоп бәрә-бәрә талашкан ата казларны Гөлҗамал карчык көч-хәл белән аерып алды да, үзенекенең канатыннан эләктереп, читкә атты. Аннары Галимәнең үзенекеләре тарафыннан кыерсытылган бәбкәләрен аралады һәм ике ояны инешнең ике ягына куды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар