Кәбирә киштәләрдә, авыз суларын китереп, таудай өелеп яткан җылы як җимешләренә бер тын карап торды да, суган гына алырга килгәнен исенә төшереп, ары атлады.
Кәбирә киштәләрдә, авыз суларын китереп, таудай өелеп яткан җылы як җимешләренә бер тын карап торды да, суган гына алырга килгәнен исенә төшереп, ары атлады. Суган-сарымсак ише нәрсәләрне алды алуын, тик нәфес дигәне барыбер аны җиңде, хатын әфлисун, чия, лимон сатылган җиргә борылды. Ботагыннан яңа гына өзелгәндәй елтырап, ал инде мине, дигәндәй кызыктырып, әнә күпме тәмле-татлы ят җимеш өелеп ята. Ә Кәбирә нигәдер аларны ала алмый. Кесәсендә акча да юк түгел. Ә никтер әчкелтем авыз суларын китергән шул алма-хөрмәләрне һәрчак урап уза базарда. Хәер, нигә икәнлеген үзе дә аңлый шикелле. Кем өчен алсын ул җәннәт җимешләрен? Бердәнбер кызы Алсу – Казанда. Ә үзен үзе Кәбирә сыйлап-тәрбияләп өйрәнмәгән. Үзең өчен теләгәнеңне сатып алу, күңелең теләгәнне ашау-кию Кәбирәгә дөрес түгел кебек. Илле дүрт яшькә җитүен җитте, ә шул илле дүрт елның бер көнен булса да үзе өчен яшәдеме икән? Кадерледән кадерле кызы өчен, ике ире өчен яшәде, бар көчен-куәтен, тазалыгын аларга бирде, тапкан һәр тиенен гаиләсенә тотты. Дистә еллар буена өйрәнелгән яшәү рәвеше хәзер аңа башка төрле яшәргә, уйларга мөмкинчелек бирми. Ничек инде җаның теләгәнне ашап, киеп була? Тапкан акчаңны үзеңә генә тотарга була? Беркемнән дә сорамыйча, беркемдә шик уятмыйча теләгән җиреңә чыгып китәргә була?
Утыз елдан артык ир хатыны саналган Кәбирә, гомер көзендә ялгыз калган хатын, әле булса һаман ул сорауларга җавап таба алмый. Тапкан акчасын үзенә тотса, кем алдындадыр гаепле булыр сыман. Элек, ирле-гаиләле чагында, сумка-сумка тутырып җылы як җимешләрен тутырып алып кайтканда күңелендә бу сораулар бервакытта да тумый иде. Кем өчен ала? Ире өчен, баласы өчен! Ә хәзер? Кем өчен алсын ул хәзер бу татлы җимешләрне?
Яшелчә-җимеш киштәләре янында икеләнгәндәй басып торган ханымны сатучы егет күреп алды да кыстарга тотынды:
– Апа, виноград алыгыз, әфлисун алыгыз! Шундый татлы, тәмле!
Кәбирә уянып киткәндәй булды.
Сатучы егет кыстаганнан да түгел (алар тауар сата белә!), ә күңелендәге икеләнүне җиңеп, Кәбирә үзенә бер чама белән виноград, чия, әфлисун үлчәтте. Җанында кинәт кенә уянган бер дәрт-дәрманга буйсынды: кем өчен булсын, үзе өчен ала! Гомере буена кемнеңдер көен көйләп кенә яшәп, үзенең дә бераз гына күңелен күрергә, әз булса да үзен кадерләргә хакы бардыр аның да!
Кәбирә шулай бүген беренче тапкыр үзен бер чиктә тоткан кысалардан уза-чыга алды. Ярамый түгел, ярый аңа! Теләгәнен ашарга, үзенә ошаганын кияргә ярый! Ярый гына түгел, ә нәкъ шулай кирәк тә!
Гомере дәверендә шул «ярамый!» астында басылган җаны бүген бәйрәм итте! Нечкә күңелле хатын-кызга күп кирәкмени инде?!
Күңеле тулудан Кәбирәнең хәтта күзләренә яшь тулды. Еллар буена бар нәрсәдән мәхрүм булып яшәгәне өчен бер яктан үзен кызганса, икенчедән шул «үзем өчен берни дә ярамый» кысасыннан чыга алуына күңеле үсенде.
Күңеле хушланганчы сумкасын шыплап тутырган Кәбирә базардан чыкканда каршылыклы хисләр кичерә иде. Кичермәслек тәмени?! Бик күп хатын-кызлар кебек, Кәбирә, тормышка чыккач та, гомерен иренә, баласына багышлады. Үзе хакында онытты, баштанаяк гаилә тормышына чумды. Башта беренче ире Рафаил, кызлары Алсу өчен яшәде. Төн йокысын йокламаса йокламады, ә ире белән кызы уянуга алар өчен ашарга әзер, өй чиста иде. Эшеннән чыгуга кибеткә йөгерде. Ире кайтуга ашарга әзер, кер юылган, өй чиста булсын! Ялларын шәһәр читендәге бакчасында үткәрде. Кызына, иренә файдалы яшелчә-җимеш кирәк! Аның бакчасында үзен-үзе кызганмый бетеренүен ире мыскыллап «садизм-мазохизм», ягъни үз-үзеңне җәфалаудан тәм табу дип көлде. Өлгерер өчен Кәбирә – атлап түгел, очып-йөгереп йөрде. Тапкан һәр тиенен гаилә мәнфәгатенә тотты. Ә башкача мөмкинме соң?! Тик нинди генә яхшы хатын булмасын, ничек кенә тырышмасын, Кәбирә иренә ярый алмады. Өйләнешкәнче холкын бик күрсәтмәгән Рафаил, гаиләле булгач, авыр холкын күрсәтә башлады.
Иренең туктаусыз мыгырдавы өчен Кәбирә башта үзен гаепле тойды – аны бит үскәндә хатын иренә ярарга тиеш дип өйрәттеләр. Ата-анасыз калган ятимә кызчыкны әнисенең сеңлесе Ганимә, ир белән яшисең килсә, басынкы бул, тыйнак бул, тырыш бул, дип өйрәтте. Нишлисең соң, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре ничек булырга тиешлеген аңа үз әти-әнисендә күрү, өйрәнеп үсү насыйп булмады. Кыз китаплар укыды, тормышны күзәтте, Ганимә апасын тыңлады. Кияүгә чыкканда гаилә мөнәсәбәтләре турында ул, әлбәттә, артык хәбәрдар түгел иде. Ире белән ике арада мәхәббәт тә булды кебек. Яраткан кешесе өчен Кәбирә бар булмышын, бар гомерен багышлады. Сөйгән кешесе өчен тырышудан ләззәт тапты. Тик ничек кенә тырышмасын, Кәбирә Рафаилдан якты йөз күрмәде. Аның ире беркайчан да, бернидән дә риза-канәгать була белмәгән заттан иде шул. Кәбирәнең бар тырышлыгына, бар гамәленә ире аягын гына сөртте. Тырнак астыннан кер эзләгән ире эчеп кайтып тавышлана, кызы белән икесенә кул күтәрә башлагач, Кәбирәнең түземлеге чикте. Алты ел буена җыйган мөлкәтен, дөньясын ташлап, канга баткан Кәбирә төнлә кызын җитәкләп чыгып качты. Тик Рафаилдан тиз генә котыла алмады. Аерылышсалар да, ире аңа төрле сәбәп табып янады...
Икенче иренә Кәбирә беренчесеннән котылыр өчен, суга баткан саламга ябышкан, дигәндәй генә чыкты. Рәсимгә чыккач, Кәбирә беренчесеннән котылды, тик тагын килеп тотылды. Рәсим хатынына кул күтәрүен күтәрмәде, тик гаилә тормышы өчен яраксыз булып чыкты. Мәҗлесләрдә, туй-бәйрәмнәрдә гармун уйнап, җыр җырлап кына кәсеп иткән ир акча табу өчен тырышлык салуны үзеннән түбән гамәлгә күрде. Бер генә яшибез, акча дип үлеп булмый әле монда, янәсе! Бер җырлап, ике тапкыр гармун тартсак, акча үзе килә! Тик көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый шул. Җырлап кына акча юнәтергә Рәсим үзешчән генә. Кәеф-сафа корып, хуҗаларның, кунакларның күңелен күреп, бераз акча юнәтеп кайтып керә дә, тагын ике-өч ай буена диванда ята. Сай елга шалтырап ага димәсләр иде. Ашарга-эчәргә, яшәргә көн дә кайдандыр акча табарга кирәк. Иренә ялынып та, әйтеп тә арыган Кәбирә йөкне үз җилкәсенә алды – ике-өч эштә эшләде. «Кызың синеке бит! Кем аны үстерергә тиеш?!» – дөрес сүзгә җавап юк: Кәбирә кызы өчен тырышты. Үзе хакында онытып, бар булмышын, бар тормышын гаиләсенә багышлап яши торгач, гомернең үткәне сизелми дә калды.
Сабыр төбе – сары алтын да бит, тик сабырлыкның да бер чиге була. Олыгая барган саен азгын дәртен авызлыклый алмаган ирен чит хатын белән тоткач, Кәбирә иреннән аерылышырга карар кылды. Егерме биш ел – аз гомер түгел. Аерылулары бик җиңелдән булмады. Ике бүлмәле фатирларын бүлә алмый озак кына азапландылар. Аның каравы, ашатучы булмагач, Рәсим үзенә бик тиз эш тапты.
Ир затына хатын аерту берни дә түгел, ә хатын-кыз аерылса, аңа «ирдән-иргә йөри» мөһере тиз сугыла. Икенче иреннән аерылгач, Кәбирә хакында да тел чайкадылар. Ире дә, янәсе, нинди бит әле! Үзе җырлый, үзе гармунда уйный! Ни җитми бу Кәбирәгә?! Яртышар ел бер тиен дә алып кайтмаган ир белән торып карасыннар иде дә бит... Кәбирә дә Рәсимнән җелегенә үткәнгә аерылды. Җитмәсә, мәҗлесләрдән кесә тутырып хатын-кызларның телефон номерын алып кайта! Түзсәң – түз, түзмәсәң – үл! Урманга, адашам, дип кермиләр дә бит!
Шулай гомере буена кемдер өчен яшәп гомере үтте инде Кәбирәнең. Ярый инде, баласы дип тырышты. Какмый-сукмый үстерде, укытты, кеше итте, тормышка бирде. Кызы Алсу анасына бик рәхмәтле. Ә ике ире өчен барыбер яхшы була алмады. Кая ул үз-үзе өчен акча тоту, яки ял итәргә бару?! Кая ул теләгәнеңне алып кию?! Гаилә бюджетыннан күпме кала – шул гына сиңа эләгә. Ни калсын инде кырык ямаулы ул ярлы бюджеттан? Берни дә калмый диярлек... Шул «берни»гә Кәбирә үзенә арзан кием сатып алды. Чәчтарашның, үз-үзен тәрбияләүнең ни икәнен дә белмәде. Җаны теләгән тәм-томны алып кабу аңа җинаять кебек тоелды. Тапкан акчасын тиененә хәтле гаилә мәнфәгатенә тотты. Ике иреннән сыңар бүләк тә күрмәде. Бар вакытын иренә, баласына бирде. Бар теләк-хыялларыннан ваз кичте. Тик шулай үз-үзен онытып, ире-гаиләсе хакына яшәвен бәяләделәрме соң? Ничек яхшы булырга тырышып та, ике иренең берсенә дә ярый алмады. Мәңге риза-канәгать була белмәгән берсе кул күтәрде, икенчесе хатынына салышты, хыянәт итте. Төптән уйлаганда, Кәбирә үзе дә гаепле түгелме соң? Үзен-үзе шул дәрәҗәдә яратмаган хатынны кем яратсын? Кәбирә үзен гаиләнең бар рәхәттән мәхрүм ителгән корбаны хәленә куйды түгелме? Үзеңне онытып, үз-үзеңнән ваз кичеп, ир затын шул хәтле өстен куеп, аңа табынгандай яшәү дөресме соң? Ир баш, хатын муен булса да, бәлки гаилә гармониясе тигезлектәдер? Хәер, чын баш була алдылармы соң аның ике ире? Башсызлыкларын гына исбат иттеләр түгелме?
Заяга үткән еллар өчен үкенү, күңелендә бары тик ачы үкенү тоя Кәбирә. Әйе, хәзер ике башсыз бу иреннән котылгач, Кәбирәгә үзенә икенче бәя бирергә, барлык яхшы яклары, барлык кимчелекләре белән үз-үзен яратырга өйрәнергә, үз тормышын баштанаяк үзгәртеп корырга кирәк иде.
Юк, балам, тормыш гел андый гына булмый ул, диясе килдеме, язмышы Кәбирәне ике иренең дә капма-каршысы – Тәлгать белән очраштырды. Гаилә бәхетенең юклыгына иманы күптән камил булган Кәбирә аңа, әлбәттә, ышанмады. Танышулары интернет челтәре аша булу да күңеленә икеләнү өстәде. Кешелекнең кайнап торган бу базарында җитди мөнәсәбәт турында сүз булу мөмкинме соң, янәсе! Хатын-кызга ничек гел дә «акыллым» дип дәшеп була ул? Араларындагы яшь аермасына ымлап, шаяртып-яратып Тәлгать аны «үскәнем» дип атый. «Матурым» сүзеннән Кәбирә үзен матур итеп тоя башлады. Әйе, илле дүрттә дә үзеңне сөйкемле итеп, сөекле итеп тоеп була икән! Күңелеңә ошаган килешле кием алып кияргә, кемдер берәү өчен бизәнергә-төзәнергә була икән!
Хәерлегә булсын – йөрәге яшь чактагыдай ашкыныпмы ашкына. Соңлап килгән сөюен Кәбирә чын, беренче мәхәббәте итеп кабул итте. Әллә булды беренче ире белән икенчесе, әллә юк! Берничә ай буена язышкач, алар очрашырга карар кылдылар. Дүрт ел буена ялгызы яшәгән тол ир Тәлгатьнең нияте җитди иде, ахрысы. Араларында шактый гына еллар ятуы икеләндерсә дә, алтмыш биш яшьлек ирнең калган гомере турындагы уйлануы Кәбирәнең йөрәгенә үтеп керде.
– Беләсеңме, акыллым, без инде хәзер синең белән һәр елның гына түгел, һәр көннең кадерен белеп яшәр яшьтә. Безгә кадерледән кадерле калдык гомеребезне тавыш-гаугага әрәм итәргә һич тә ярамый, матурым. Моның өчен безнең вакытыбыз калмаган. Күпме язган гомеребезгә – анысы бездән тормый. Ә калганын үкенмәслек итеп, яратып-яратылып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәтләп яшисе килә. Олыгая барган саен вакытның бәясе арта бара. Көзге мәхәббәтнең кадере бар. Көзе сөю, яшьлек тойгыларыннан аермалы, акылга нигезләнгән...
Кәбирәнең уйларын, аның хыялын әйтеп бирде түгелме соң бу акыллы Тәлгать?! Ике ире белән үз-үзеннән ваз кичә-кичә яшәп, гомере буена шуларга хезмәт итеп, шундый ук хыяллар белән яшәмәдеме соң Кәбирә? Яшәде – җылы сүзгә, якты карашка сусап яшәде, ә ул хыяллар аңа чынга ашмаслык тоела иде. Яратып-яратылып... Акыллым, матурым... Чынмы соң бу, түгелме? Ир затыннан бүләк, игътибар күрмәгән кадерсез Кәбирәнең, Тәлгать өеп бүләк-күчтәнәч алып килгәч, күңеле тулды... Үзе дә сизмәстән, Тәлгать Кәбирәдә тагын назлы, якты йөзле, ягымлы хатын-кызны уятты түгелме соң? Илле бишне куганда, инде тәненә табигать салган наз кими-югала бара дигәндә... Кәбирә үзенә-үзе ачыш ясады – нинди яшьтә булса да, хатын-кызны уяту өчен аңа ярата белгән ир заты кирәк икән бит! Кәбирәнең дә яратырга да, яратылырга да хакы бар икән бит! Алдагылары яраттымы Кәбирәне? Юктыр, алар аның белән бары тик файдаландылар гына. Файдаландылар, рәхмәт тә әйтмәделәр. Хәер, кирәкме соң Кәбирәгә хәзер аларны уйлау?! Хәзер аның бөтен барлыгын, бар уйларын Тәлгать били түгелме?!
– Инде җир йөзендә синең барлыгыңны белгәч, сине күргәч, мин ничек ялгызым яши алыйм?! − дип, кавышыр сәгатьләрен көтә.
Ялгышырга ярамаганлыгын уйлап, Кәбирә уйлана да уйлана. Кызы белән дә киңәште. Кызы да аның Тәлгать белән кушылуына бер дә каршы түгел. Тәлгать әйткәнчә, язмышларына күпме уртак гомер язса да, шул насыйп елларны бәхеткә кинәнеп яшисе иде. Соңлап килгән көзге мәхәббәтнең кадерен белеп...
Берничә айдан Кәбирә, фатирын сатып, Тәлгать янына күчеп китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик гибрәтле, мәгънәле хикәя. Рәхмәт авторга.
0
0
2
0
Ҡартайған көндә йортон һатырға кәрәкмәҫ ине. Ҡыҙы бар бит.Урамда тороп ҡалмаһа ярай инде. Уйланырлыҡ хикәйә,фәһем алырлыҡ.Рәхмәт.
0
0
2
0
Бик күп хатын кыз үз ен яратмыйча яши,кызганычка каршы.50 яшьтә үзгәрә алган икән,әфарин диясе генә кала!Барыбызга да хатын-кыз бәхете насыйп булсын???
0
0