Логотип
Проза

Кызыл ут

Гөлчирә гел бер вакытга, төн урталары авышканда уянып китә башлады. Кемдер килеп янтыгына төрткән кебек була да күзләрен ачып җибәрә, шуннан йокысы бүленгәнгә эче пошып ята башлый. Көндезге мәшәкатьләрдән соң изелеп, иренең җылы куенына сыенып, рәхәтләнеп йоклар сәгатьләре югыйсә. Арган, талчыккан тракторчы иренең, яудан җиңеп кайткан батырдай, гамьсез йоклап ятуыннан да көнләшеп куйгалый ул. Зурдан кубып борчылыр сәбәбе булса икән әле. Аллага шөкер, чир-чордан сызлануны белми. Җепкә тезгәндәй бер-бер артлы үтеп торган гомер мизгелләрен, дисбе төймәләрен тарткан кебек берәм-берәм капшап, уйланып ятар картлык көннәре дә ерак. Әкрен агышлы, тулы сулы елга кебек бер көйгә бара да бара ал арның тормышлары.

Шулай да җил исми яфрак та селкенми, дигән кебек, бик тирәннән, күңел төпкеленнән күтәрелеп, җан тынычлыгын алган бер сәбәбе бар аның. Кешегә әйтсәң, кысыр хәсрәт, диюләре бар, хәләл ире белсә, ул да аңламас. Бу халәтен ул үзе татлы газап кичерү дип уйлый. Кызлары Зөбәрҗәт үсеп җитте бит, тулыланып, матурланып, буйга тартылып килә. Әле кайчан гына әнием дә әнием дип, янында бөтерелеп йөргән, буш вакытында китап укудан башы чыкмаган кызы гөл чәчәге ачылгандай булды да куйды. Кичтән әйләнеп тә карамаслык, карасаң да игътибар итмәслек бәләкәй генә яшел бөре таң атуга күз явын алырлык матур чәчәк булган кебек... Зөбәрҗәт тә әнисенең сөекле кызы булып, иркәләнеп, куенында гына яшәр кебек иде. Кошчыгының канат кагар вакыты да җиткән икән.

Шулай беркөнне Гөлчирә ишек ачып керүгә көзге каршында бөтерелгән кызын күреп таң калды. Кыска толымга үреп йөргән чәчен таратып иңбашына төшергән, ике учы белән билен кысып тоткан да әле уңга, әле сулга бөгелә, берара тыпырдап биеп тә алды, аннан телен чыгарып, көзгедәге шәүләсен үртәде һәм шул чагында сөенеп, яратып карап торган әнисенә күзе төште.
— Болай әйбәт бит, әйеме, әнием, — диде ул башын чайкап, иңбашында сибелеп яткан ефәктәй чәчләрен дулкынлатып алды.
— Ярар инде, үзеңә ошагач, — диде ана, исе киткәнен бик үк сиздерергә теләмичә.
— Сиңа ошыймы? — дип төпченде кызы.
— Ошый, балам, ошый, — диде әнисе, Зөбәрҗәтне иркәләп, аркасыннан сөеп куйды.
— Әнием, нигә минем дә күзем Алсуныкы төсле зәңгәр түгел икән? — диде кыз, чытлыкланып.
— Безнең нәселдә зәңгәр күзле кеше юк шул. Кара күз матуррак та әле, — диде Гөлчирә, ә үзе эченнән, Ходаем тәүфыйгыңны, бәхетеңне генә бирсен инде, дип уйлап куйды.

Күрше кызы Алсу — Зөбәрҗәтнең классташы, бер партада утыралар, быел унберенче класска күчтеләр. Болай да Гөлчирәләрдән чыгып торганы юк иде, хәзер гел үз булып бетте дип әйтерлек. Әйбәт кыз ул, сүз әйтер хәл юк. Тик менә Зөбәрҗәтне клубка ияртеп йөрүен генә ошатмый Гөлчирә. Кич җиттеме, дискотекага дип ала да китә. Магнитофоннан чыккан яшелле-күкле тавышка, кара тиргә батып, үрле-кырлы сикерүнең нинди кызыгын табалардыр? Шәһәр шаукымы авылга да килеп җитте. Табан астыннан ут чәчеп “чабата” көенә биегән заманнар үтте дә китте. Зөбәрҗәтне дә гел өйдә генә тотып булмый. Яшь вакыт бер генә бит ул. Соңыннан, сез мине клубка да чыгармый идегез, дип үпкәләве бар. Алсуга да иптәш кирәк. Аның апасы клуб мөдире булып эшли. Әле менә ачкычын сеңлесенә калдырып, ай буена Алабугага сынаулар бирергә киткән, ди. Ул өйдә чакта кызлар болай ук соңга калып йөрмиләр иде. Бер вакыт җитүгә, Алсуның апасы клуб ишеген шалт итеп бикләп куя да кызларны үзе белән алып кайтып китә торган иде. Рәхәтләнделәр ул булмагач. Гарык булганчы сикереп, хәлдән тайгач кына таралалар. Клубны бикләп мәшәкатьләнгән Алсу белән Зөбәрҗәткә башкалардан соңгарак калырга туры килә. Төн караңгы, урам тын. Шул чакта кем очрамас та, гөнаһсыз кыз баланың юлына кем аркылы төшмәс? Менә шул өркетә ана йөрәген, төн йокыларын бүлдереп, шул сала хафага.
Гөлчирә үзе яшь чакта әнисе, кыз бала кызыл ут икән ул, дип әйтә торган иде. Ул чакта Гөлчирә бу сүзнең мәгънәсен аңламады. Инде менә аның үзенә кызыл ут йотып, җиде төн уртасында кызын көтеп утырыр чак җитте.

Күзенә йокы кермәслеген белгәч, Гөлчирә урыныннан торып, карават башындагы халатын иңенә салды да кызы йоклый торган бәләкәй бүлмәгә керде. Ак челтәр япмага, кабартып куелган мамык мендәрләргә Зөбәрҗәтнең кулы тимәгәнлеген күргәч, авыр көрсенде. Урам якка караган тәрәзә алдында аз гына басып торганнан соң аны ачып куярга уйлады. Бүлмәгә бөркелеп төнге саф һава керде. Албакчадагы лалә, кашкарый, далияләрнең хуш исен, басу түреннән килгән арыш серкәсе исен, дымлы җылы туфрак исен алып керде дә Гөлчирәнең йокыдан изрәгән, борчудан мәлҗерәгән тәһендәге хәлсезлекне соңгы мыскалына хәтле юып алгандай итте. Салкын суда коенып чыккан кебек, күңеле дә тынычлана төште. Инде ул Зөбәрҗәтне хәвефләнеп түгел, күрәсе килеп, сагынып көтәм, дип уйлады. Ак, юка пәрдәне бер якка тартып куйды, гөл чүлмәкләрен урыныннан күчерде, урындык алып, тәрәзә каршына утырды.

Әлегә хәтле игътибар иткәне юк иде, кызык икән ул төнге тынлыкка колак салып утыру. Тынлык дип тә әйтеп булмый аны. Үзенә бер төрле хәрәкәт, аерым бер тормыш бара икән бит кара төн эчендә. Тыңлый белергә, аңлый белергә генә кирәк икән аны. Үлән кыштырдавын да, яфрак селкенүен дә ап-ачык ишеткән кебек буласың. Оясындагы Алабай әнә, йокы аралаш, озын итеп шыңшып куйды, азгынчының шәүләсе күренгәнче әллә кайдан, ерактан ук аяк тавышы килә. Зөбәрҗәтемнең атлавы дип ничә кат алданганы булды Гөлчирәнең.

Утыра-утыра байтак вакыт үткәнен сизми калды ул. Идел ягыннан җәелә башлаган таң яктысы төннең кара чаршавын бер кырыйдан ачып карый башлаган иде инде. Кинәт искән таң җиленнән яфраклар шыбырдашып куйды. Суыктан чирканып киткән хатын тәрәзәне ябам дигәндә, клуб ягыннан килгән ыгы-зыгыга игътибар итте.
Кемнәрдер бер-берсен куып, җан фәрманга йөгерәләр кебек иде. Гөлчирә ярты гәүдәсе белән тышка үрелеп, тавыш килгән якка колак салды. Хәвефле минутлар кичергәндәге кебек йөрәге кага башлады, тез буыннары йомшап китте. Ул да булмады, каз мамыгыдай җиңел очкан ике шәүлә артыннан, аю кебек лап-лап атлап, озын буйлы кара гәүдә узып китте. Чык итеп капка келәсе күтәрелгәне ишетелде. Ишек алдына кереп өлгерүчеләрнең авыр тын алулары колакны ярды. Шуның артыннан ук капкага ташмы, кирпечме килеп бәрелде. Чәчрәп киткәндәй булды Гөлчирә, атылып тышка чыкканын сизми дә калды. Сулышлары капкан Зөбәрҗәт белән Алсуга, кызларны югалтудан курыккан кебек, чытырдап килеп ябышты.

— Нәрсә булды, кем куа иде? Кайсысы куркытты? — диде, ачыргаланып.
— Ил... Илшат, — диде Алсу сулышын бүлә-бүлә.
— Аһ, ул имансызны! Мин аны... — дип, Гөлчирә кабаланып капканы ача башлаганда, Зөбәрҗәт туктатып калды:
— Кирәкми, әни. Китте инде ул.
— Болай гына калдырмам әле, яхшыдан яман туган нәрсәне, — диде әнисе кайнарланып.

Алсуны өйләренә озатып куйгач, кызы янына әйләнеп керде ул. Зөбәрҗәт йокларга әзерләнгән иде инде.

— Нәрсә булды соң анда? Рәтләп кенә сөйлә әле, — диде әнисе кызы янына утырып.
— Берни дә булмады. Уйнап кына куыштык.
— Шундый уен була димени? Уеннан уймак чыга ул.
— Әни, минем йоклыйсым килә, — диде дә Зөбәрҗәт күзләрен йомды. Шунда ук изрәп йоклап та китте.

Таң яктысында аның әкрен генә тын алуын тыңлап, алсуланып киткән чиста, матур йөзенә, ак мендәргә таралып төшкән ефәктәй чәчләренә сокланып бераз утырды әле Гөлчирә.

Ярый әле ишек алдына кереп өлгерделәр. Илшат аткан таш аларга эләксәме?... Барсы да шул тиктормас Зөбәрҗәт аркасында. Клуб ишеген бикләргә калган дустын көткән арада урамга таба әкрен генә атлый торган Зөбәрҗәт, капка төбендәге эскәмиядә чалкан яткан Илшатны күрде. Игътибар итәсе дә түгел иде югыйсә. Синдә эше булмаган кешегә нигә дип бәйләнергә инде? Тыныч кына үтеп китсә, Зөбәрҗәт була мени ул? Бигрәк тә Илшат яныннан. Кызыл әйбер күргән күркә кебек чукырга гына тора ул аны. Әле хәзер дә, бер дә юктан, тәмәке төпчекләре, көнбагыш кабыклары белән чүпләнеп беткән тузанлы җиргә төртте дә екты.

— Иманыңны укытам! — дигән тавышка, сыек тал чыбыгы төшкән яшь тай кебек, элдерде кыз. Алсу аны көчкә куып җитте. Классташының тамак төбеннән чыккан дәһшәтле тавышы әле булса колагыннан китми Зөбәрҗәтнең. Аннары капкага килеп төшкән кирпеч тавышы. Шактый шүрләгән икән, Илшат очрар дип, ничә көн инде урамга да чыкканы юк иде. Әле менә әнисе Идел буендагы казларын барлап кайтырга кушкач та олы юлдан түгел, кычытканнардан өтелә-өтелә, бакча башларындагы тар сукмактан китте.

Көннең көн буе бүксәләрен вак балык белән тутырып, сусыл яшел үләндә чүпләнеп арган казлар оя-оя булып, яр читендә кунакларга да өлгергәннәр иде инде. Томшыкларын канат астына яшереп, үз алдына оеп утырган каз төркемнәрен киптерергә дип кояшка чыгарып куйган мамык мендәрләргә охшатты ул. Йокымсырап утырган казларны каңгыл-датып, ата казларны усал ыслатып оядан-ояга күчеп йөри торгач, канат очларындагы кызыл тамгадан үзләренекен эзләп тапты. Берәү, икәү, өчәү, дип тиз генә санап алды. Инде кайтырга да була иде Зөбәрҗәткә. Ләкин аның биредәге иркенлектән, кичке табигатьнең күңелгә ял биргән матурлыгыннан аерыласы килмәде. Чүәкләрен салып кулына тотты да кичке һавада суына төшкән ком өстендә аяк эзләрен калдырып, су буена төшеп китте. Чак кына тирбәлеп торган көймәләрнең берсенә кереп утыргач, аякларын суга төшерде. Вак балыклар өркеп, өерләре белән йөзеп киттеләр һәм, кем керде соң әле безнең биләмәгә дип карарга теләгәндәй, кире җыелдылар. Кыз аларга чүп кисәге ташлады. Маймычлар җим дип белеп, шуңа ябырылдылар, борыннарын төрткәләп тә алдануларын белгәч, коерыкларын бордылар. Гөнаһсыз җан ияләрен карап утыру кызык иде Зөбәрҗәткә. Бераз гына ипи тотып төшмәвенә үкенеп куйды ул. Ә җәйге кич шундый матур, шундый да хәвефсез, колак чыңлатырлык бу тынлыкны кошлар да очып бимазаламый, иде. Ярмәкәй тау астына төшеп барган кояшның алтынсу нурлары гына вак дулкыннарга бәрелеп, очкын булып чәчриләр, Идел аръягындагы имәннәрнең кара-кучкыл яфракларында ут булып уйныйлар.

Чү! Зөбәрҗәт утырган көймә нык кына чайкалып куйды. Маймычлар өерләре белән читкә сибелделәр. Кыз артына борылып караган иде, аһ! Көймәне юри чайкалдырып, авызы колагына җиткән Илшат басып тора. Зөбәрҗәт аны күргәч, өнсез калды. Курку дисәң, курку түгел иде ул, табигатьнең хозурлыгы андый түбән хисне җиңәрлек кенә көч салган икән аның җанына. Үртәлү, җә үртисе килү дә юк. Бары тик егетнең, су астыннан калкып чыккан кебек, каршысында басып торуына аптырау гына бар иде.

— Син дә каз карарга төштеңмени? — дип сорады ул, нәрсәдер әйтергә кирәк булган өчен генә.
— Юк, кыз карарга, — диде егет, әле булса авызын җыя алмыйча.
— Кызлар кирәк булгач клубка баралар аны.
— Ул кызлар белән нәрсә эшлим мин?
— Ә монда нәрсә эшлисең?
— Сиңа карап торам.
— Эшең беткән икән.
— Чын... Синең белән рәхәт миңа.
— Шуңар күрә таш атып куасыңмы?
— Үзең бит. Мин анда сине көтеп тора идем.

Илшат үпкәләгән булды, күз карашы да кырысланды. Әйтергең үзенең дә Зөбәрҗәткә этлек эшләгән чаклары булмаган. Ләкин бу кырыслык, җиргә төшәр-төшмәстән эреп беткән беренче кар кебек, юкка чыкты. Коңгырт күзләрдән иркәләүчән җылы нур сирпелә башлады.

— Үзеңә бер сүз әйтимме? — диде егет, классташы янына килеп утыргач.

Зөбәрҗәт капыл кузгалып, көймә читенә күчте.

— Бик әйтәсең килгәч, әйт инде.
— Ачуланмассыңмы соң?
— Әшәке сүз булмаса, ачуланмам.
— Мин сине яратам бит, Зөбәрҗәт!

Шулай диде дә Илшат, җан өшеткеч сүз ишетергә әзерләнеп, сагаеп, каушап, кызарып, Зөбәрҗәткә карады. Кызга әллә ни булды шул мизгелдә. Әллә көймә чайкалды, әллә башы әйләнде. Аяк очларына хәтле җылы дулкынч йөгереп үткәнен тойды. Ике арага күзгә күренмәс җеп сузылгандыр да шуның буйлап егетнең дулкынлануы аңар да күчкәндер кебек иде.

— Җүләр, — дип кенә әйтә алды ул. — Мәк чәчәге кебек иреннәр арасыннан килгән бу сүз егеткә, мин дә... дигән кебек ишетелде.
— Телисеңме, Иделне аркылы йөзеп чыгам, — диде ул, ни дип әйтергә дә белми торгач.
— Хәзер караңгы төшә. Теге ярга җиткәнеңне күреп булмас, — диде кызый, үртәшүчән, сүзен бирмәс хәленә кайтып. — Соң инде. Мин киттем.

Ул җиргә сикереп төште дә, шаркылдап көлә-көлә, иңбашындагы чәчләрен җилфердәтеп, йөгерә башлады. Аның көлүе таш арасыннан бәреп чыккан чишмә тавышына ошап, кичке һавада озак яңгырап торды. Зөбәрҗәт ни җитез йөгерсә дә егет аны барыбер куып җитте, бәләкәй, җылы кулын кысып тотты. Егетнең тимердәй каты учында Зөбәрҗәтнең кулы кош баласыдай лепердәде, әмма көчле бармаклар арасыннан котылырга ашыкмады. Шул да җитте. Сүзләр артык иде бу минутта. Күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып типкән ике йөрәк, сөю тулы күзләр, бер-берсенә тоташкан ике кул барын да әйтеп бирде.

Кайтып җитәрәк, капка төбендә басып торган әнисен күреп, Зөбәрҗәт каушап калды, адымнары салмакланды.

— Бик озак йөрдең, казларны таба алмадыңмы әллә? — дип каршылады Гөлчирә.
— Таптым. Шунда кунаклап калдылар.
— Бар да исәнме?
— Санадым. Уникесе дә шунда.

Сүзнең гадәти юнәлеш алуына Зөбәрҗәт шат иде. Гомерендә беренче кат кичергән сөенечен ул хәтта әнисе белән дә бүлешергә теләмәде. Серлелеге кимер, вакланыр, илаһи көчен югалтыр кебек тоелды. Әнисе генә эченнән, кыз кеше кызыл ут икән шул, дип уйлап куйды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган. Яратам шундый жэйге, бик тэ татарча hэм бай сузле, авылда булган тарихларны укырга.

    Хәзер укыйлар