Логотип
Проза

Кыз вөҗданы 

Хикәя 

 

 

Хикәя 

Журналист кешегә пароходлы сәфәр сирәк эләгә. Барасы җиреңә чыгып киткән кызулык белән барып җитеп, язасы нәрсәңне суытмый-оетмый алып кайтып, язып тапшырырга тиеш син. Бу юлы җаеп табып, бер кешелек каюта алып, Идел буйлап түбәнгә, Алабуга якларына таба утырып киттем. 

Алда олы мәшәкатьләр көтә. Ял итеп, фикер туплап, әзерләнебрәк башкарган эшләр хәерлегә була торган иде. Көне дә килеште, нәкъ Тукай әйткәнчә, «сабыр җитми» торган каты эссе көн. Мондый чакта җиләс палубага чыгып, Идел ярларын тамаша кылып утырудан да зур хозурлык бармы икән. 

һай, ямьле дә соң безнең якның табигате... Кояш нурлары алтынга манган Идел өстенә карый-карый күзләрең камашкач, тоташ куак сарган ярларга текәләсең. Шул чак сулышың киңәеп, күңелең олаеп китә. Куаклар артындагы Кама сыртларына баскан юантык имәннәр, ыспай наратлар үрелеп карый. Ара-тирә ашъяулык кына җәярлек аланнар ачылып китә. Яки атылып килгәндә атлап кына чыгышлы инешләр агып төшә. 

– Пароходтан каласые да әнә шул инеш култыгына шалаш корып ятасые. 

Моны мин әйтмим, күршем әйтә. Ярты йөзен күзлек каплаган, олыгаеп килүче Мәскәү агае әйтә. Җәйгә чыксаң, Уфа, Пермь якларына йөзүче теплоходка каюта табармын димә. Алар ял итүче сәяхәтчеләр белән Мәскәүдән үк тулып киләләр. 

Зур күзлекле агай башлаган сүзне уртаклашмакчы булып авыз гына ачкан идем, палуба эргәсенә таянган ханым телгә килде. Телгә килде диюемнең хикмәте шунда, инде һич шикләнми иллене, илле бишне бирерлек бу сүзсез апаны мин пароходка утырганнан бирле күзәтәм. Кыяфәтендә, карашында ниндидер бер затлылык бар. Ашыкмый гына атлый. Ипләп кенә утыра. Авызын да ермый, маңгаен да җыермый. Өс-башы да пөхтә, яшенә карата килешле, башкалардан аерылып тормый. Кешеләр белән аралашмавы да һаваланудан түгелдер, уйлы-исәпле көннәре моның дип уйлаган идем дә... тавышы бик көр чыккач, аптырап киткәндәй иттем. 

– Япа-ялгызыңа бик күңелле булмас. 

– Ял итүчегә хикмәтең түгел, икмәгең белән һаваң  җиткән, – ди агай. Күренеп тора, аның нияте сүз куерту, бәхәс ачу иде. Ханым сүз көрәштерә торганнардан түгел, инде ераклашып калган инешле ярга моңлы гына карап алды да яныбыздан китеп барды. Кызыксынуым көчәя төште, артыннан атладым. Ул инде пароходның икенче ягындагы агач диванда утыра иде. Күзләребез очрашты, елмаешып баш кагыштык. 

– Рәхим итегез,— диде ханым, яныннан урын күрсәтеп. – Сез мине кемгәдер охшатасызмы әллә? 

– Шулайрак. 

– Булыр, булыр. Миңа мәрхүмә әнкәй, һәркемнең үз ише бар, ди торган иде. 

Мин ханымның әнә шулай иркенләп торып сөйләшә башлавына бик канәгать идем. Кызыклы юлдаш булырга охшый. 

– Купега кереп тәрәзәләрне ачтым да җилләткечне көйләдем. Хәзер ресторан суыткычыннан бер ярты лимонад алып ханымны кунакка дәшәсе генә калды. 

Кемнең кем булуын да, кайда эшләп күпме алуын да сорашып вакланмадык, тик кайсы пристаньда аерылышасыбызны гына белештек. Минем дөнья күргәләгән талымсыз кеше булуым күңеленә хуш килде димме, ят кешегә мәңге чишелмәс кебек тоелган табышмак юлдашым ачылып китте. Интуиция дигәннәре әллә чынмы икән. Бу юлы да алдан сиземләвем тикмәгә булмаган, тышкы кыяфәте белән үзенә тарткан серле ханым, чынлап та, рәсемен күрүгә үк укыйсыны китереп торган тере хикәя булып чыкты. 

Көндезен юкка гына кыздырмаган икән, кояш кызарып-янып батты. Күкне тоташ болыт сүрүе каплады. Айсыз, йолдызсыз кара төн иңде. Пароход дулкыннарны шапор-шопыр як-якка аударып баруын дәвам итә. Караңгы Идел өстендә маяклардан төшкән аллы-зәңгәрле нурлар тетри. Яр буйларында балыкчы утлары җемелди. Төн инде. Пассажирлар каюталарына ябылганнар. Палубада юлдаш апам белән без икәү генә. Ул миңа тормыш дулкыннарына бәрелеп чатнаган язмыш көймәсенең яңадан төзәлүен сөйли. Ул тәэсиргә бирелми, сабыр кан белән өстән-өстән генә сөйли. Минем сорау бирә-бирә, төпченеп тыңлыйсым килә, ләкин килешми дә, ярамый да: авторны каушатуым, шөбһәгә салуым бар. 

 –Игътибарың белән тыңласаң, аңлашылгандыр, әткәемнән айлык кына булып калсам да, мин үземне ярты ятим итеп сизмәдем. Әнкәемнең бер генәсе һәм бик кадерлесе идем мин. Тагын шунысы бар, яшьлек киләчәге белән куәтле дигән булалар бит, шул куәтләнер көннәр бар иде бит әле алда. Синең киләчәгең бар, син иң бәхетле кыз, дияләр иде миңа. Чөнки авылыбызның беренче җырчысы идем мин. Чынлап менә, әллә кемнәрнең дә әллә кайларга яшеренгән серләрен актарта, тутыккан күңелләрне дә уята торган моң бар сыман иде миндә. Үземә үзем генә түгел, күпләр соклана иде. Ун яшемнән район үзешчәннәренә ияреп концерт белән күрше авылларга йөрдек. Сәхнәгә менсәм алкышлардан башым әйләнә. Укытучыларым да өметне зурдан баглыйлар, мине икенче Гөлсем генә дип йөртәләр. Имеш, калага барып, бер-ике ел укып кына алыйм, мин аннан да уздырачакмын әле. Ләкин минем бу татлы хыялларыма әнкәем гел каршы төшә, дөресен әйткәндә, яратып бетерми иде ул артист халкын. Әледән-әле миңа аларның ялыктыргыч күчмә тормышларын яманлый,  алар арасындагы шәхси бәхеткә ышанмый. Аның бар теләге – мине медицина юлына озату. Үзе кебек гади фельдшер гына да түгел, врачлыкка укытасы килә иде аның мине. Бер генә бөртек булып үскәннәрнең бер төрләре көпшәк, юаш, әзергә-бәзерне генә көтүчән, әниләренең итәгенә ябышып йөрүчән, ә күпчелеге иркә, үзсүзле, мөгез чыгара торган башбаштак булып үсә. Бу кирәкле-кирәксез гадәтләр миндә дә бар иде. «Җиденче классны тәмамлады» дигән таныклыкны эләктерү белән мин өйдән качтым. Чолан стенасында күмер белән: «Әни, бәхил бул, мин артист булмыйча кайтмыйм», – дип сызгалаган язуым гына калды. Дөресен әйткәндә, бу сәфәргә мин айлар буена әзерләндем. Башлап акча ягын юнәтергә кирәк иде бит. Кино-театр килдеме, әнкәй биргән билетлык акчаны янчыкка салам да үзем киночылар таралганчы бер җирдә посып торам. Каләмгә, кара буявына, дәфтәрләргә дигән акча да шул янчыкка чума. Йомышка алган каләм белән язам, кеше карасына манчыйм, вак кына язгач, дәфтәр дә бәрәкәтле тотыла. Ләкин бу тиеннәр белән мин артык мантый алмадым ла. Шулай итеп, ниһаять, әнине сукрандырып, үзем дә шуның тәэсирендә икеләнә-микеләнә генә театр училищесына кереп укый башладым. Бу хакта сүз кузгатмас өчен, тагын шуны да әйтим, минеке кебек ярыйсы гына моңлы, минеке кебек яңгыравыклы гына тавышлылар Казанда шактый бар икән. Тора-бара миңа алдагы бәхетле көннәр океан түрендәге хыялый кораб сыман гына  тоела башлады. Тормыш миңа үзенең беренче дулкыннары белән үк берәгәйле селтәнде. Училищены тәмамлыйсы елны, миенә кан йөгереп, әнкәем үлеп китте. Күпме үкенеч... күпме яшь... Бу минем тормыш кояшымның беренче батуы иде. Башымны кая куярга белми аңкы-миңке йөргәндә, мин «аны» очраттым. Икенче мәртәбә... Беренче кат җәйге каникулдан кайтышлый пароходта танышкан идек без аның белән. Ул чакларда Идел өсләп самолетлар очмый, Кама буйлап метеорлар чапмый, автобуслар аз йөри иде әле. Татарстанның яртысын кала белән тоташтыручы бердәнбер пароходлар гына бар. Пароход дигәнебез, күпме халыкны сыйдыра ала, шул кадәр төйи дә ике арада арлы-бирле йөри бирә. Аның койрыгын студентлар салоны дип атыйлар. Шунда чемоданыңны төртер почмак тапсаң, бик разый инде. Таптым. Запаска сөялгән якорь тирәсе иде, ахры. Шул тимергә башымны куеп черем иткәнмен. Кемдер дәшә кебек. Күтәрелеп карасам, әллә нинди ят күзләр, тотнаклы гына елмаю... Җиз төймәле кара китель, терсәк тирәсендәрәк сары сызыклар. Штурман микәнни? 

– Интекмәгез,— диде ул миңа, ягымлы булырга тырышып, – әйдәгез безнең каютага. 

Котым алынды. Минем әнкәем егерме икедә тол калган. Гомер буена башка иргә күтәрелеп бакмаган. Шуның тәэсиредер, ул мине үз үрнәгендә тәрбияләде. Юлда чакларда, ялгыз калганда ир кешедән уттан саклангандай сакланырга куша иде. «Әгәр дә мәгәр, – дия иде ул миңа еш кына, – чынаяк чатнаса, ямап булмый. Кыз бала хрусталь чынаяк ул. Төшеп ватылдымы, бетте инде. Алдана-нитә калсаң, миннән ваз кич...» Аның бу фәтвасы мине гомерем буена әрнетеп торды. 

– Бармыйм, – дидем мин аңа рәхмәт тә әйтмичә, – и все! 

– Шүрләмәгез тагын, – диде ул кесәсеннән пар тешле ачкыч чыгарып, – мәгез, үзегез ачып кереп бикләнеп йоклагыз. Мин эштә... Шундый әйбәт кызның койрыкта аунавын теләмим. 

Бик катгый гына тагын кире каккач, китеп барган иде, бераздан тагын әйләнеп килде. 

– Нәрсә кыланган буласың, – диде миңа янәшәмдәге  пассажирлар, – шундый чибәр егет күңеленә ошагансың икән, горурлан гына. 

Шуннан соң бөтен тән буйлап күңелләрне җилкетеп әллә нинди ток узып киткәндәй булды. Әллә оялудан, әллә күңелнең әллә нишләп китүеннән шунда кызарып киткәнмен. Моны егет тә тоеп алды. Пристаньга төшкәнче гел янымнан китмәде. Шул арада йөрәкләрне тибрәтеп берничә мәртәбә күзләр дә очрашып алды, саубуллашкан булып куллар да тоташкандай итте. Шул чакны кыштырдатмый гына уч төбемә бер кәгазь сылады. Укып баксам, мине нәкъ бер атнадан колхоз базарына чыга торган Болак күпере төбендә очрашуга чакырган икән. Тәннәрем чымырдап китте. Төнге ун... Соңыннан иптәшләрем аңлаткач кына төшендем, ул эшли торган пароход Казанда кичке тугыздан алып төнге уникегә чаклы гына тора икән. 

Барыбер чыктым бит мин Болак буена. Килешле, челтәр җиңле күлмәгемне киеп, чәчләремне күпертеп, ярты сәгать алдан чыгып бастым мин аның каршына. Тик, оялуданмы, сабырлыгымны җуйдым, ун туларга нәкъ бер минут кала артыма да борылып карарга кыймый кайтып та киттем. Бик күрәсе килсә, ул да алданрак төшәргә тиеш иде. Шулай дип юаткан булдым инде үземне. 

Ә торакка кайткач, иптәш кызларыма ниләр генә фантазияләмәдем аның турында. Имеш, бер генә күрсәгез иде сез аны. Өстендә чем-кара костюм. Якалары кершәндәй ап-ак. Галстугы – крепдешин. Ул чәчләре... Күзләре... Ә сезнең андый егетне кинода да күргәнегез юк ла... Пароходтан гына төштем, ди. Йөгергән. Көчкә тын ала. Кулында бер кочак чәчәк. Әллә нинди безнең якта атмый торган аллы-шәмәхәле чәчәкләр. Алмадым. Хәтере калды. Йөрдем ди бер көлтә букет күтәреп. Исәнләштек тә, аерылыштык та. Сынамый-нитми генә озаттырып йөртмәдем әле үземне. Шунда кызлар икегә бүленәләр. Берәүләре, дөрес эшләгәнсең, егетләр һавалы кызларны ярата, ди. Икенчеләре – һавалылык түгел бу, юләрлек, ди. Уйлама да, елап эзләсәң дә тапмассың ул егетне. Беткән ди аңа дөньяда синнән дә чибәррәкләр... 

Ә мин юрган астыннан гына авызымны кыйшайтып ятам, көләсе дә, елыйсы да килә. Әллә инде, чынлап та, тагын бер генә минут басып торасы калган... 

Чынлап та, көтәсе, ул пароход егетенең кем икәнен шул чакта ук белеп каласы калган. Икенче мәртәбә канаты сынган яралы коштай мин аның оясына кереп абынмаган булыр идем. 

Башына төшкәне дә, төшмәгәне дә беләдер, газиз анадан язган көн – гомереңнең иң әче, иң рәхимсез көне. Мин ул көнне дөнья шатлыгыннан мәхрүм, кояш нурын танымаслык сукыр идем. Шулай итеп, мин кайгымны да уртаклашучы, шатлыкларыма да сөенүче кешесез – әнисез калдыммыни инде... Дөньяның җылысы, кызыгы бетте кебек... Портфельдә аңа язылып җибәрелми калган хат ята. Әнием, гадәттәгечә, миннән тилмереп хәбәр көткәндер. Теге вакытта качып аны саргайткан чакларым өчен дә йөрәк әрни. Күңел тулы сагыш, үкенеч, газап... 

Шулай башымны кая куярга белми Болак буйлап бара идем, кемдер акрын гына җиңемнән тартты. Теләми генә борылып карасам, пароходта очрашкан матур күзләр, җиз төймәләр икән. Алар икәү иде. Фырт кына киенгән кыска чәчле кызны сеңелем дип таныштырды штурман. 

Башка чак булса, мин аларга ияреп китмәс идем, ялындырыр идем, шикләнер идем, әлбәттә. Ә бүген шик-шөбһәләрдән ерак, дөнья уйларыннан азат, кара пәрдәгә чорналган кара көнем минем. Хәтта каршыма ажгырып трамвай килгәндә дә читкә тайпылмас кебекмен. Ишек катларыннан узасы түгел идем, ай-вай килеп, көйли-көйли пальтомны салдырдылар. Шул арада табын әзерләнде. Кулыма, сабыйга санагандай, кып-кызыл алма тоттырдылар. Тешләмәкче генә идем, штурман икенче кулыма саплы бокал сузды. 

– Тукта, башта моны тот,— диде алар икәүләп. – Хәсрәтне шушы юып төшерә. 

– Ай, бик әчкелтем, аракымы әллә бу? 

– Юк-юк, җимеш суы гына. Менә кара, үзебез дә эчтек. 

Башымнан алып табаныма кадәр кайнар йөгерде. Гәүдә җиңеләеп киткәндәй тоелды, һәм мин үземне-үзем жәлләп үксеп-үксеп еларга тотындым. Йөрәкне сызып торган хәсрәт тышка бөркелеп чыккандай булды, уйлар таралып, дөньям чайкалып куйды. Моңа кадәр ят тоелган агалы-сеңелле бу кешеләр миңа әллә кайчангы якын танышларым сыман күренә башлады. Шул тәэсирләр астында тагын бер бокал күтәрдем бугай. Томанлы гына шуны да хәтерлим: сулкылдап өзә-өзә, «Карурман»ны җырлап җибәрдем. Ул арада бер почмакта радиола әйләнә башлады. Биергә чыгам дип абынып киттем. Ул мине күтәреп алды. Башымнан сыйпады. «Мин барында син бернинди хәсрәт күрмәскә тиеш»,– дип елышканнан-елышты. Жәлли дип уйладым, юатуыдыр, дидем, тик кулларымнан, муеннарымны үбә башлагач кына айнып киткәндәй тоелсам да, кайгыдан йокысыз узган төн, сагыштан бер сынык капмый үткән көн тәмам хәлне алган. Шулай да иренемә өченче бокалны тидергәндә сугып җибәрүем һәм идәнгә төшеп чәлпәрәмә килгән пыяла тавышы, ишекне шапылдатып, кемнеңдер тузынып чыгып китүе истә калган. 

Башым чатнап уянып китсәм, әнкәем хәсрәте искә төшеп, тагын йөрәгем «жу» итеп китте. Керфекләремә гер асканнармыни, ярым йомык күзләремне түшәмгә текәгәч, тагын аптырап калдым:бу ниткән матчалы 

түшәм... Мин кайда? Ян ягыма борылсам... Абау, аның шәрә беләкләренә орындым. Нишләдем мин... Нишләттеләр мине... Шул чактагы оятымнан, хурлыгымнан ничек һуштан язмавыма хәзер дә гаҗәпләнәм. 

Ишек яңагындагы пальтомны эләктердем дә атылып урамга чыктым һәм, ерткыч тырнагыннан ычкынган җәнлектәй, абына-сөртенә йөгерә башладым. Төштәге сыман, аяклар тартыша, сулышым каба, тамак төпләре әчетә. Кешеләр якаларын күтәргәннәр, йөзләре җитди. Көн салкындыр, күрәсең, ә мин аны үземчә аңлыйм, минем белән нәрсә булганын сизенәләр, шуңа күрә якаларына ышыкланып, миннән йөз чөерәләрдер кебек. Урам аркылы йөгергәндә, чаттагы милиционер бармак янап калды. Светофор кызарган чак булгандыр, мин аны үземчә кабул иттем: юньсез кыз син, каян кайтып килгәнеңне беләм дип янады төсле. Торакка кайтып керүгә, бүлмәдәш кызларым «ах» итеп муеныма сарылды. Кич кунарга кайтмавымнан борчылганнардыр, җаныйларым. Ә мин аны үземчә фараз иттем: хурлар булдың, Гөлсемкәем, кеше күзләренә ничек күренерсең, диюләредер инде... 

Чынлап та, бу бәхетсезлектән – кыз башына килә торган хәсрәтләрнең иң дәһшәтлесеннән котылу юлы юк бит. Минем бик каты авырып егыласым, үләсем килде. Яланбаштан урамга атылып чыктым, муеным шәрә, аякта бер генә кат ефәк оек. Март азаклары. Кыш белән яз тартыша. Әче җил шәрә муенга сарылып чәнчи, тез башларын умырып чеметә. Түзәм. Шул кирәк миңа. Койма буенда сыза-сыза юкарып калган көрткә иеләм, күшеккән кулларым белән дерелди-дерелди кар йомарлыйм. Башка чак булса, мин аны, әнә, тротуар буйлап ашыга-ашыга ашханәгә баручы классташларыма атып калыр идем. И кызык та булыр иде соң... 

Ә хәзер мин аны ашыйм. Бер йомарлыкны ашап бетердем инде, хәзер икенчесен әвәлим. Тагын берне ашап бетерә алсам, чынлап торып чирләрмен төсле. Башым, бөтен тәнем ут янар, үпкәм шешәр, сулышым капланыр. Әгәр дә терелтсәләр... Ой... 

Үзе теләп алган чир, үз хәлен үзе белсен, диюче булмады. Больницага илтеп салдылар. Үпкә ишеләргә әллә ни булмаган, ә менә тамак шешкән. Операция вакытында саташтың, диләр. «Эчмим» дип кычкырганмын, докторга кизәнгәнмен, чапаланганмын. Операциядән тавышсыз калдым. «Тавышыгыз тора-бара ачылыр, хәзергә пышылдап кына сөйләшерсез», диделәр миңа. Юатулары гына дип уйладым мин. Үләм дип гомерлек гариплек алдыммыни инде үземә! 

Дөньяның ләззәтләре агу белән бергә укмаша, дия торган иде миңа мәрхүмә әнкәем. Күрәсең, шатлык белән кайгының чиратлашып килүен аңлатуы булгандыр инде. Ә менә миңа, моңа кадәр җил-яңгыр тими иркәдә үскән бердәнбер назлы кыз өстенә, хәсрәте, нәфрәте, чире, югалтуы вулкан атылгандай берьюлы ауды. Шулай итеп сабый чактан килгән  хыялымнан – артист булудан өметемне өздем. Өсте-өстенә яуган бу кара кайгылардан котылу чарасы бар һәм ул берәү генә дип карар кылдым мин үземә: үләргә, югалырга, онытылырга! 

Дусларым минем нинди хурлыклы уйда йөрүемне сизенмиләр. Моңа чаклы гел көләч, чытлык Гөлсемнең иптәшләреннән читләшеп, дәшми йөрүе олыгаю, җитдилек билгесе, янәсе. 

Без узган ел атаклы җырчы Шаляпинның малай чагы узган Әмәт тавына күтәрелгән идек. Йөри торгач, тар тыкрыклар аша шәһәр кырыендагы таулар арасында яткан рельсларга килеп чыктык. Поездлар Урал, Себер якларына шушы юлдан уза. 

Менә бүген икенче мәртәбә мин шул рельс кырыенда басып торам. Сәгать сигезенче китте. Тиздән-тиздән Казан – Төмән поезды узарга тиеш. Тирә-як тып-тын... Кеше әсәре күренми. Әһә, светофор ябылды. Әнә мендәр-мендәр ак төтен пошкырып паровоз да якынлаша башлады. Көпчәкләр әйләнә. Аларга ияреп минем баш әйләнә. Йә, ни көтәм сон әле? Барыбер бу дөньяда яшәр хакым юк инде минем. Ярый әле әнкәем исән түгел... Минем хәсрәтемнән нишләр иде икән бичара?! Йә, хуш инде, барлы-юклы гомерем, бәхил булыгыз, мине якын иткән әйбәт кешеләр. Яңакларым буйлап яшь тәгәри. Күз алларым караңгыланып китте, һәм чытырдатып күземне йомам да көпчәкләр астына ыргылам гына дигәндә, гөрселдәү тавышына ачынып кычкырган кеше авазы кушылды. Шул арада кемнеңдер сөякчел кулы җилкәмнән шундый каты эләктереп алды, тилгән тәпиенә капкан чебештәй тыпырчына да алмадым. 

– Нәрсә, ата-анаңа моңарчы күрсәткән имгәкләрең аз тоелдымыни, җеннән туган нәрсә... 

Мин гарьлегемнән аңа җавап бирү түгел, күтәрелеп карарга да базмадым. 

– Тумас борын дөньядан туйган, имеш. Йә, кем кызы син, кайсы урамда торасың? 

Мин учым белән йөземне каплап елап җибәрдем. Абзый кеше йомшарып куйды. 

– Әй, бала-бала... синең бу. эшеңә закон да, шәригать тә кул куймый бит. Рәхәткә чыгара торган әллә нинди юллар барында, шундый җинаятькә баралармыни? 

Аның бу шелтәсе миңа әткәйләр бирә торган үгеткә охшап китте. Күңелем йомшарып, мин тагын да сулкылдабрак еларга тотындым. 

– Әйдә, туйганчы ела инде алайса, – диде ул. – Җиңелрәк булып китмәсме. Башка төшкән аһ-зарны яшь белән генә җуа торган чагыгыз. 

 Гомере буена тимер юлда эшләгән Госман абзый белән шулай таныштым. Мин үземнең кояш ягына гына багарга, теләсә нинди җилдән аварга әзер торган кыл сабак кына икәнемне шуның аша аңладым. 

Берничә көн мин аларда яшәдем. Госман абзыйның карчыгы Хәбирә әби чирләшкәрәк икән. Аңа булыштым. Комлап-сабынлап идәннәрен юып чыгардым. Иртә-кич кыяр түтәлләренә су сибештем. Әнкәемнән өйрәнгәнчә, кылдай нечкә итеп токмач кистем. 

– Эшкә болай кулың ябыша икән, – диде беркөнне абзый миңа. – Болай булгач, тормыш итәрлегең бар, кызым. Артист була алмавыңа бер дә уфтанып йөрмә. Илдә чыпчык үлми. Югарыга карап фикер йөрт, түбәннәргә карап шөкер ит, дигән борынгылар. Кемнең генә кемнәр буласы килми икән. Минем дә менә инженер сыман берәр урындагы нәрсә буласым бик килгәние дә, укулар тимәде. Заманы башка иде. Ә хәзер әнә кырык ишек ачык. Кер дә кит, укы да чык. Артист була алмасаң, әйдә вәләй, берәр конторда хисапчы булып утыр. Анысын да теләмәсәң, агроном бул, җиләк-җимеш арасында гына йөрерсең. Әнә безнең авылның ата ярлысы Гыйльманны гына алыйк. Язга чыгу белән яңа җиткәнче гел балтырган ашы гына ашап торырларые шулар. Син ышан да, мин ышан, ике кызының икесен дә укытучы иткән. Ул итмәгән, хөкүмәт иткән. Кадерен белергә кирәк, кадерен бүгенге рәхәтлекләрнең. 

Абзыйның бу сүзләре йөрәккә май булып ятты. Төне буе матур төшләр күреп чыктым. 

– Анаң вафат булганга ай тулды дисең инде, кызым, ә? Яңарак чагы шул әле. Мәет чыккан көнне йөрәккә кырык шырпы кадала ди торган иде безгә әнкәй карчык. Кырыгына чаклы шулар берәм-берәм төшә бара, тик кырыгынчысы гына гомер буена шулай кадалган килеш кала икән. 

Чынлап та, әнкәем кайгысыннан авырлык белән генә булса да акрынлап айный башлавымны тойдым мин. 

Госман абзый саубуллашканда да миңа алтыннан кыйммәтлерәк киңәшләр бирде. Бу акыллы кешенең педагог дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы бик кызганыч. «Юлга чыккансың икән, юл кешесенә юл яхшы, атлавыңны бел. Адашсаң, югалып калма, юл сорарга телен бар, карап барыр күзең бар. Шуңа сөен. Аяз көн көтәрсең, күгеңне болыт каплар; яңгыр теләрсең, кояш яндырыр. Сабыр ит. Сабыр иткән морадына җиткән. Син теләгән көннәр алда бихисап. Шуңа куан. Давыл чыгар, өермә кубар, өстеңә ком-таш явар. Түз. Ышыклан. Юлда гына түгел, өйдә дә кашык-аяк шалтырамый тормый. Басылмас давыллар юк. Өстеңне кагын, башыңны күтәр дә юлыңны дәвам ит. Менә шул чакта гына син дөнья күргән, тормышның әчесен-төчесен татыган кеше булырсың. Андый кеше утта да янмый, суда да батмый», – диде ул. 

Гөлсем апа кыска гына пауза ясап алды. 

– Шулай. Офыкка карагыз әле, нинди матур булып таң ата. Без сөйләшкән арада, болытларның әсәре дә калмаган. 

– Кояш комачланып баткач, мин яңгыр көткән идем. 

– Бәлки, явар әле. Көн башлана гына. Болытларны өреп таратып булмый, үзләре җыела, үзләре тарала алар. 

– Ә менә сез тормыш күгегезгә хәзер үзегез хуҗа. 

– Аяз тоеламыни? 

 Күзләрегез якты. Сүзләрегез саф. Тавышыгыз аһәңле. 

Гөлсем апа кырыс төс алды: 

– Кешенең үз бәхетсезлегенә каршы көрәшә алуын һәм аны җиңүен күпләр батырлыкка саный. Ә минемчә, бу бик табигый хәл. Менә шуны аңлаудан мәхрүм кешенең күзен ача алсаң, син шәфкатьле кеше. 

– Госман абзыйны искә алуыгызга ышанам. 

Ул көрсенеп куйды: 

– Пароход Казанда торган арада, мәрхүмнең каберенә чәчәк куеп килдем. Күрәсез, мин аннан гомерлерәк булып чыктым. 

– Тагын бер сорау бирергә рөхсәт итсәгез... 

– Танышканчы ук мин сезнең кем икәнегезне сизендем, иптәш журналист. Ә соравыгызны күзләрегез әйтеп тора. 

– Сез бик үткен. 

– Тормыш, тормыш чарлый кешеләрне. Шуның өстенә «Шәхес» дигән темага гыйльми эш язганым бар. Мәскәү вузларының берсендә кафедра мөдире булып торам. Монысы – җавабым. 

– Соңгы сорау... 

– Анысын да төшенәм. Ялгыз калдым мин. Хаталарның да кайберләре авыр яра кебек: төзәлсә дә, җөе кала. Очрамадылар түгел, очрадылар. Сорамадылар түгел, сорадылар. Ләкин... үз вөҗданы бар кеше башкалар вөҗданына орынмый. Еллар узып, акыл керә башлагач, мин бар гаепне дә ул егеткә генә аударып ялгышканлыгымны аңладым. Ялгыз калган ямансу чакларымда, явымлы көнне сызландыра торган иске яра кебек, искә төшкәли ул. Бәлки, ул мине көткәндер, эзләгәндер... Очраклы очрашу, аңны алган шәраб аркасында мәхәббәтемне дә җуйдым, ахры. Менә шул газаплы кичерешләр хакына мин үземә «гомер буена ялгыз кал», дип хөкем кылдым, һәм хәлиткеч вакытларда һәрчак акылыма түгел, йөрәгемә мөрәҗәгать иттем. Ә ул, вөҗданыңа тугрылыклы бул, диде. 

Ул арада сискәндергеч әче тавыш белән пароход гудок бирде. Карасак, мин төшәсе пристанема килеп җиткәнмен икән инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар