Логотип
Проза

Кышкы былбыллар. № 1.

Түбән очтагы Нурҗамалның нык авырып китүе турындагы хәбәр сәгате-минуты белән Мөнирләр йортына да килеп иреште. Хатыны Мөнҗия, ипидер, чәй-шикәрдер алырга дип, азык-төлек кибетенә кагылган иде. Сатучы, аны күрүгә:
— И-и, Мөнҗия апа, көндәшегезнең төн уртасында район сырхауханәсенә озатылуын беләсезме соң әле? — дип сорады. Мөнҗия, бу хакта берни ишетмәгән булса да, сүзне озакка сузмас өчен, “кырт” кисте:
— Беләбез, — диде. — Э-э, э-э... Әйе шул.
 
Үзе, югыйсә, баскан җирендә көчкә басып тора иде. Ничек җитте, шулай, тиз-тиз генә букчасын тутырды да урамга чыкты. Бу хәл турында тәгаен генә кемнән белергә соң? Ни булды икән? Өенә кайтып җиткәч тә, абзарда кайнашучы ире Мөниргә аны-моны белдереп тормастан, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, чәй әзерли башлады. Куллары гына нидер эшләп, нәрсәдер әзерләп маташтылар, хатын үзе өсте-өстенә килеп торган сораулы уйлар ятьмәсендә тыпырчынды. Мөнире кереп, кулларын юып, чистарынып, табын янына килеп утыргач та хатын яңа ишетеп кайткан хәбәрен ычкындырмады. Гаиләләре өчен бик тә мөһим бу хәл турында иренә белдерми торуның кичермәслек хата икәнен дә чамалый иде үзе, шуңа күрә Мөниргә каршы утырып чәй эчү дә кыен: карашларын күтәреп карый алмый, калтырана башлаган кулларын табын уртасындагы ризыкларга таба сузарга да читенсенә. Аның мондый халәтен Мөнир бик тиз сизеп өлгерде:
— Сиңа нәрсә булды, былбыл? — дип сорап ук куйды. — Берәр җирең авыртмыйдыр бит?
— Ю-у-ук. — Мөнҗия бөтенләй каушап төште. Теленә килгән беренче сүз белән аклана ук башлады. — Авыртуын — авыртмый, әллә нәрсә, эч пошып тора шунда.
— Бер дә сакланмыйсың, өстеңә-башыңа кимичә ишегалдына йөгереп чыгасың. Салкын тия күрмәсен тагын!
— Алла сакласын! Хасталыкны бер дә яратмыйм, сырхауханәдә яткан көннәрем исемә төшсә, әле дә дер калтырап куям.
 
Болар сәламәтлекнең кадерен белү турындагы әңгәмәләрен түгәрәкләп өлгермәде, капка тавышы ишетелде, озак көттермичә, өйгә Нурҗамалның күрше хатыны килеп керде.
— Исәннәрмесез! Мактап йөрим икән, әле! — дип сәлам бирде.
 
Мөнҗия тәмам сыгылып төште, бу хатынның ник килгәнлеген чамалый иде инде ул. Шулай да баштан ук бирешергә теләмәде:
— И-и, мактап йөрмичә тагын — әллә яманлар да идеңме? — дигән булды. Елмаерга тырышты. — Әйдә, әйдә, уз, чишен, чәебезнең кайнар чагына туры килдең.
— Чишенеп-нитеп тормыйм. Өем тулы — эш. Өстемә алып калган әманәтне тапшырырга гына килдем. Шәт, үзегез дә ишеткәнсездер инде.
 
Бу юлы, табын янында гәүдәсен төз тотып, боргаланмый-сыргаланмый гына утыручан Мөнир дә сагая төште:
— Нәрсәне ишетергә кирәк иде? — дип сорады.
Мөнҗия тиз-тиз:
— Ю-ук, юк, без бер хәбәр дә ишетмәдек! — дип, сүз кыстырып куйды.
— Кара инде?! — Чакырылмаган кунак Мөнҗиянең соңгы тамчы сабырлыгын сыный иде бугай. — Мин тагын, сине кибет юлында күреп калгач, инде аннан белеп кайткансыңдыр дип уйлаган идем.
— Йә, әйтсәң, әйт инде! — Мөнир дә бу хатын алып килгән хәбәрнең юньлелеккә булмавын тоемлады кебек. — Эч пошырып торма.
— Эч пошмаслык түгел шул. Вәгъдә биреп калганга гына килдем, хәбәрем күңелсез. Әйтсәм әйтим: төнлә Нурҗамалны сырхауханәгә озаттык. Хәле бик авыр иде. Һич сәбәпсезгә кан киткән. Көчкә сөйрәлеп кергән иде безгә. Йөзенең нуры сүнгән, иреннәре күм-күк, күзләре шардай ачылган, авызыннан тавыш чыкмый — күрсәң, йөрәгең ярылыр. Картым фельдшерны алып килде. Анысы: “Миннән генә була торган түгел”, — дип, район сырхауханәсенә илтә китте. Мәктәп директорыннан машина сорадык...
Мөнҗия, өстеннән тау төшкәндәй җиңеләеп, табынны җыя башлады. Тик хәбәр китерүче аларны тукталып торырга, сүзен тыңлап бетергәннәрен көтәргә мәҗбүр итте:
— Сабыр итегез! — диде. — Нурҗамал сезгә үтенеч калдырды. Хәле бик авыр иде, телен көчкә әйләндереп әйтте: «Зинһар өчен, бар, диде, Мөнир белән Мөнҗиягә әйт, диде. Мин белеп торам: бу чир мине алып китәргә килгән, терелү юк миңа. Килсеннәр, бәхилләшәсем бар, икесе дә килсен, - диде. Ахырдан тагын да өздереп сорады — зинһар, Мөнҗия дә килсен!” — диде. Калганында минем эшем юк.
 
Күңелсез хәбәрне ирештерүче хатын киткәч тә Мөнҗия табак-савытлар җыештыруыннан тукталмады. Аш-су почмагына кереп чумды да шалдыр-шолдыр су агызды, чынаяклар чылтырдатты, кашыкларны “мәш” китерде. Мең кешелек табынны түгәрәкли дип белерсең. Көтеп алҗыган Мөнир кычкырып сорамый булдыра алмады:
— Былбыл! Былбыл, дим, син нәрсә анда бик озакка сузасың? Ник чыкмыйсың минем янга? Ник әйтмисең бер сүз? Былбыл, дим!
— Гомер буе шул “былбыл”ың белән бәгыремә төштең инде!—дип, үзенә әйтелгән сүзнең бөтенләй кирәксез ягына бәйләнеп, Мөнҗия ачуланып килеп чыкты. — “Былбыл” булсам, өстемә көндәш асрап ятмас идең әле!
— Кара, ни булды сиңа? Беренче ишетүеңме ул сүзне? Гомер буе “былбыл” булуыңа бер каршы сүз дә әйтмәгән идең бит әле. Әлеге хәбәрне ишеткәч әйтергә әзерләнеп тордыңмы? Ярар, анысы турында соңыннан бәхәсләшербез — җыен, киттек!
— Бармыйм да, барасым да юк! Ике аягымның берсен дә атламаячакмын! Кулымнан килсә, сине дә җибәрмәс идем әле. Йөрмә кеше көлдереп, Нурҗамал чакырган дип, артыңны сузып. Аның чирләве бер бүген генә түгел инде, җәһәннәмгә дә китмәс! Әйләнер дә кайтыр. Кар ерып ничә чакрымлы сырхауханәгә барып йөриселәрем генә бар иде. Имеш, чирләгән, имеш, “алып китә” торган чире ябышкан, имеш...
 
—Җитте! Аңлашылды, былбыл! Капчыгыңны төбенә хәтле селкеп бетермә, калсын бераз! Мин киттем, үзенә тапшырып. Сүз көрәштерә торган чак түгел.
— Бар, бар! Әллә кайчан торып утыргандыр инде - елмаеп каршылар үзеңне. Андыйларга чурт та булмый ул, тәмуг кисәүләренә...
 
Мөнирнең әллә кайчан чыгып киткәнлеген белсә дә, Мөнҗия әллә нинди килешмәгән, ямьсез сүзләр кычкырды. Сабырлана төшкәч, аш-су ягындагы барлы-юклы эшләренә кул селтәп, алгы якка, иркен бүлмәгә узды, йомшак кәнәфигә йөзтүбән капланды. Аның Нурҗамалны тирги торган сүзләренә елау сулкылдавы да кушылды. Өйне коточкыч авазлар тутырды. Хатын иреннән юату сүзләре көтә кебек, тик ул юк бит инде, чыгып китте. Шулай да Мөнҗия колагына Мөнирнең тыныч кына киңәш бирүе ишетелгәндәй булды: “Сүзең көфер килмәсен, былбыл, үкенерлек булмасын!”
 
Кешенең җанын телгәлим дисәң, эштән күңелен биздер икән. Өендә дә, ишегалдында да үзен көтеп торган мең дә бер мәшәкате барлыгын белеп ятса да, Мөнҗия ятагыннан күтәрелмәде. Бу хәлендә исә аның күңеленә берсеннән-берсе хәтәррәк хатирәләр тула иде. Җитмеш елдан артык гомер узган, шулар арасында җанга рәхәт биреп торучысы — нибары бер вакыйга, Мөнирне күргән мәл, һич көтмәгәндә җанны балкытып җибәргән гашыйклык галәмәте. Әмма Мөнҗиянең мәхәббәте дә башкаларныкы кебек кенә булмады шул, үзәкне өзеп, бәгырьне телгәләп, еллар дәвамында йөрәкне яндырып-көйдереп дөрләде.
 
Аларның балачагы вакытыннан элек тәмамланды, чөнки илгә сугыш уты кабынды. Мөнҗия өчен ул ут алданрак та пыскый башлаган иде инде. Кызга унбиш тулмас борын, әнисе вафат булды. Хәсрәт, бер килә башласа, тиз генә тукталмый икән ул. Әнисезлеккә ияләнеп тә өлгермәделәр, әтиләре икенче хатынга өйләнде. Үги ана, өйләрендә нинди генә күңелсезлек чыкса да, бөтен ачуын Мөнҗия белән аның энесеннән ала торган иде. Бу гаделсезлекне белеп торса да, ата кешенең инде бу хатыннан да коры каласы килми, балаларга ике сүзнең берендә:
— Ул — сезнең әниегез! Аның сүзеннән чыкмагыз! — дип кабатлый.
 
Шулай да, яшь хатыны күрмәгәндә, Мөнҗияне назлый иде ул. Аулаграк урында туры килсәләр, ата, ятим баласын кочагына ала да:
— Йә инде, кызым, кошчыгым минем, болай боегып йөрмә! — дип юата. — Мин барын да аңлыйм, тик өйдә әни кешесез булмый ул, балакаем! Түз, сабыр бул, үсеп җиткәч, минем хәлне аңларсың әле. Килештекме, яме?
— Ярар, әтием. — Мөнҗиягә әтисе дә кызганыч тоела, белер-белмәс хәлдә аны юатырга тырыша. — Ярар, борчылма, мин чыдармын, чыдармын, каршы әйтмәм.
 
Берсендә аларның шулай бер-берсен назлашып торган чакларын үги ана күреп калган, сүзләрен тыңлап торган. Шуннан соң Мөнҗиягә рәхим-шәфкать бөтенләй бетте. Ата кеше — көне буе колхоз эшендә, ә үги ана Мөнҗияне игәүләпме игәүли, бәйләнергә әллә нинди сәбәпләр эзләп таба. Аның белән тарткалашуның файдасызлыгын яхшы аңлый иде Мөнҗия. Шуңа күрә кушылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Әмма үги ананың уйлап табучанлыгы кыз баланың тырышлыкларыннан мең мәртәбә артыграк иде. Беркөнне, инде бөтен эшләрне ялт иттереп башкарып чыккач, Мөнҗия болдыр баскычына утырып, иркенләп чәчен тарарга ниятләде. Озын, куе кара чәчләрен туздырып җибәрде. Озак иттереп тарады, кечкенә көзгене каршына җайлап куеп, кыл уртадан аерма эзе ясады. Аннары толымлап үрә башлады. Берсен үреп аркасына сузып салды. Тигез, шоп-шома, юан толым, кызның бил турысыннан да узып, әле генә юып чыгарган дымлы идән тактасына да үрелеп ятты. Икенче толымлык чәч көлтәсе Мөнҗиянең түшен каплаган иде. Кайтып керде бит шул чакта үги ана. Капкадан атлавы булды, кызның илаһи сурәтен күреп, ачуына буыла башлады. Башта моңарчы ишетелгән сүзләр яңгырады:
— Ә-ә, артык тамак, чибәрләнеп утырасыңмы? Эш беткәнме сиңа? Әти белән үги ана эшләрләр әле, дисеңме?
 
Аның белән җаваплашуның файдасызлыгын белгәнгә Мөнҗия актан-карадан сүз катмады. Әле үрелеп бетмәгән чәчен сыйпаштырып, аска караган килеш утыра бирде. Аның бу тынычлыгы үги ананы котырта гына иде. Ул, кызның чәч төбеннән умырып алды да, моңарчы ишетелмәгән яман сүзләрен кычкыра-кычкыра, аны ишегалдына сөйрәп ташлады:
— Кәнтәй син! — диде. — Беләм бит, бер дә юкка гына ыспайланып утырмыйсың син, атаң кайтканны шулай кәнтәйләнеп көтәсең, аңа көязләнәсең, тагын аулакта икәү генә калырга ниятлисең! Бирермен мин сиңа атаң белән кочы-шып-сөешеп йөрүләреңне! Бөтен авылга рисвай итәрмен, авылда гына түгел, бөтен эсессрда торырлыгыгызны калдырмам...
 
Бу сүзләр, коточкыч саташулы төштә ишетелгән янаулар рәвешендә, Мөнҗиянең бөтен гомере буенча яңгырап торды. Шушы рәнҗүле җәйдә илне сугыш сөреме басты. Авыл тынып калды. Мөнҗияләр өе дә, әүвәлгегә караганда, “суына” төште. Ата кешене сугышка алулары мөмкин иде бит. Бу шомлы ихтималлык үги ананы да басынкыландырды. Хәтта ул беренче һәм соңгы кабат Мөнҗиягә: “Кызым”, — дип эндәште. Ата кешенең өйдә юк чагы иде. Ишек төбендәге сәкегә утырып йон тетүче Мөнҗия янына үги ана килеп утырды. Кызның аркасыннан сөйде:
— И, кызым! Әтиеңне сугышка алып китсәләр, ничекләр итеп көн күрербез? — диде. — Син мине ташламассың бит, ә? Мин ялгызым бернишли алмам, кулда бала булачак бит! Нишләрме-е-ен? — Ул сузып-сузып еларга тотынды.
 
Мөнҗия шунда гына аның йөкле икәнен чамалады. Аңа карата җанында һичнинди җылылык калмаган булса да, юатырга кирәк тапты:
— Елама, әнкәй, — диде. — Кешеләр нишләсә, шулай итәрбез. Әле әтиемә тимәсләр дә. Ул арада сугыш туктап та куяр.
 
Ата кешене, чыннан да, үз ишләре белән бервакытта ук алып китмәделәр. Комиссия аңарда ниндидер авыру билгеләре тапкан, ныгытып тикшерергә, дәваларга, аннары сугышка алу-алмау мәсьәләсен кабаттан карарга кирәк санаганнар. Әмма яшьтәшләреннән аерылып калган ата, үзен гаепле бер җан итеп санагандай, боегып йөри башлады. Яшь хатыны тумырап торган бала тапкач кына, бераз күңеллеләнеп китте:
— Шул сабый бәхетенә калуым булган, күрәсең, — дип сөйләнде.
 
“Сабый бәхете”нең гомере озын булмады. Мөнҗия авылдагы җидееллык мәктәпнең соңгы классына укырга кергән иде инде — әтисез калды. Башта аны сугышка алдылар, озак та көттермичә, атаның һәлак булуы турында кайгы хәбәре дә килеп төште. Бу вакыйгадан соң Мөнҗиягә өйдә яшәү тәмуг газабына тиң иде. Шулай да кыз түзде. Аның инде алдагы көннәрдә ничек көн күрүенә карата төзеп куелган үз планы да бар иде. Мәктәпне бетергәнлегенә таныклык алу белән үк авылдан китәргә аның исәбе. Тик бу теләген тиз генә тормышка ашыра алмый йөрде ул.
 
Авыл көзгә керде. Бәрәңгеләрне дә җыештырганнар иде инде. Мөнҗияләр кичке чәйгә әзерләнеп маташкан бер кичне аларга Авыл советының йомышчысы килеп керде.
 
— Әйдәгез, хәзер үк барып җитегез! — диде. — Фронт өчен, диделәр, бер минутка да соңарырга ярамый.
 
Үги ана, теленә ни килде — шуны мыгырдый-мыгырдый алдан атлады, Мөнҗия арттан барды. Күңеле ниндидер яктылык булачагын сизенә кебек иде. Шулай булып чыкты да. Районда торф чыгаручы кызлар бригадасы оештырыла икән, Мөнҗия дә шул бригадага кертелгән. Моңарчы кызның башына да кереп карамаган хәл Мөнҗияне үги ана шәфкать-сезлегеннән дә, туган як туфрагыннан да мәңгелеккә аерды. Мәскәү тирәсендәге торф шахталарында эшләп тәмам чарланды кыз. Беренче мәртәбә кулына кергән акчага ук курчактай киенде, ямаулы телогрейкадан, тишек ботинкалардан арынды. Үзе бер кат киенгәч, энесенә кирәкле нәрсәләрне җыя башлады, үгиенә дә яулык алды — авылга посылка җибәрде.
 
Сугыш беткәндә, кыз Мәскәүнең үзендә, шәһәрне төзекләндерүче төзүчеләр арасында иде. Мөнирне очратканчы шул төзелештә буяучы булып эшләде ул. Тулай тораклары да кызга бик җайлы тоелды. Шахтадагы, барак белән чагыштырганда — мактап бетергесез. Ял көннәрендә хәтта биюләр дә оештыралар, монысы өчен аерым зур бер бүлмә бар. Ашханәсе, буфеты да — үзендә. Җәннәтең бер якта торып торсын, валлаһи! Мөнир белән дә бию залында очраштылар алар. Кайсы беләндер инде, хәзер хәтерләми, кроковяк дигән, ул еллардагы иң затлы биюдә башлары әйләнгәнче, озаклап биеп, сулу алырга, тынычрак якка китеп баскан иде, Мөнҗия янына гаскәриләрнекедәй төз гәүдәле, кап-кара чәчле, чегәннекедәй чем-кара, йөгерек күзле егет килеп, сүз кушты:
— Син кайсы як татары соң, былбыл? — диде.
 
Шулай үз итеп, гап-гади генә эндәшкән кешене Мөнҗия авылдан киткәннән бирле очратмады.
 
— Сезгә кайсы якныкы кирәк соң, абый? — Кызның шунда ук бу егетнең күкрәгенә капланасы, гомер буе эчен көйдереп торган хәсрәтләрен түгәсе килеп китте. — Мин, ачулан-масагыз, Татарстаннан, Биләр ягыннан.
 
— Булмас, булмас. — Егет җитдиләнеп китте. — Ничек инде ул? Биләрдән бит мин, синең дә Биләрнеке булуың башка сыймый.
 
— Инде нишлик соң, алай булгачыннан?
— Индеме? — Икесе дә көләргә тотындылар. — Инде, әйдә буфетка, тәмле су эчертәм мин сиңа!
 
Шушы очрашудан соң ук алар абыйлы-сеңелле туганнар кебек иде инде. Мөнир, Мөнҗия телендә гел “абый”, “абый-канатым” булды, ә Мөнҗия — “былбыл”. Бу вакытка Мөнҗия, чынында да, тәмам былбыл кебек сайрарга өйрәнеп җиткән, үзе сөеп туя алмаслык сөйкемле кызга әйләнгән иде. Уртача буе да, гәүдәсенең йомры тулылыгы да, озын толымнары да, күзләренең сөрмәлелеге дә — һәммәсе кызны бүген тотып кияүгә бирерлек күркәм кыяфәткә керткән. Мондагы гадәт буенча татар егет-кызлары башкалардан аерымрак та җыелышкалыйлар иде. Татарлар күбрәк яшәгән бүлмәне сайлап алалар да һәрберсе үзендәге тәмлерәк ризыкны кыстырып, билгеле сәгатькә килеп керә. Гөрләшеп тә куялар иде инде! Мөнҗия дә, Мөнир дә шактый оста җырлыйлар. Аерым да, икәүләшеп тө җырлыйлар. Мөнир кайбер кичләрдә Мөнҗиянең ялгыз җырлавын үтенеп сорый. Кыз кыстатып тормый, суза да җибәрә:
...Иртән чыгып ташка басам, ташның салкыннарына.
Кулларымны куеп елыйм йөрәгем ялкыннарына...
Соңыннан, икәү генә калгач, егет сорарга мәҗбүр була:
— Былбыл, син җырлаганда, минем елыйсыларым килде. Ник шулкадәр моңаясың соң син?
— И-и, Мөнир абыем-канатым! — дип, Мөнҗия үз тормышы турында барын да сөйләп бирде. Ахырдан түгәрәкләп куйды. — Менә шуңа күрә күңелле такмаклар җырлый алмыйм, менә шуңа күрә сине туган абыем кебек якын итәм мин.
 
Алар тиз дуслаштылар, бер-берсенә тәмам ияләнеп беттеләр. Егет һәркөнне Мөнҗия тулай торагына килеп йөри торган иде. Ял көннәрен гел бергә үткәрәләр. Мөнирнең эше башка — ул данлыклы “метрострой”да, авыр һәм күп акча төшерә торган җиргә урнашкан. Ул ике сүзнең берендә:
— Мин бит сугышның соңгы елына гына эләктем дә бик күп гомеремне армиядә, бушка уздырдым. Тормышым артка калды. Куып тотарга кирәк миңа, — ди. — Акча җыярга, өйне яңартырга...
Шулай бер-берсенә сыенышып йөргән көннәрдә Мөнир юкка чыкты. Килми дә, күренми дә. Көтә-көтә акылын җуярдай булды кыз. Ни уйларга да белмәде. Начарга юрарга теләми иде. Эзли китәргә дә чарасы юк, Мөнир ниндидер бер ерак туганнарында фатирда торуын гына искәреп үткән иде, сабыр итәргә генә кала.        
 
Инде җырлы-биюле ял кичәләре дә үтеп киткән иде. Мөнир “абый”сын көтә-көтә саташыр хәлгә җиткән кыз боегып, кимсенеп йөри башлады. Карашларын җирдән аермады, хәтта гәүдәсе дә бөгелебрәк калды кебек. Эштә чакта — бер хәл, куллар бушагач, җанны кая куярга соң? Шуңа битәрләнеп сукрана-сукрана тулай торагына кайтып бара иде ул— каршына Мөнирнең килеп чыкканын сизми дә калган.
— Мине сагындыңмы, былбыл?!
 
Егетнең янында икәнлегенә ышангач, Мөнҗия шул көннәрдә җанына тулган барлык сагышларын селтәп ташларга теләгәндәй, кырысланып җавап кайтарды:
— Сезне сагынырга социалистик йөкләмә алганым юк минем! — диде. — Бардыр сагынучылар да...
— Ә-ә-ә, үпкәләп үк өлгердеңме? Бу — сагынуның иң югары дәрәҗәсе инде, былбыл!
 
Артыгына түзеп тора алмадылар — икесе дә көлеп җибәрде. Мөнҗия, хәлсезләнеп китеп, “абый”сына сыенды. Тегесе кызның аркасыннан сөйде.
 
— Бүтән алай шаяртма, яме, абый! — диде кыз.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4843

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк матур язылган. Тел шомалыгы, уйланылган фикерлэр... Рэхмхт

    Хәзер укыйлар