Логотип
Проза

Курку күзе

Караңгыда учак яна. Ул сүнеп-сүнеп тә китә. Әмма учак янында утыручылар аңа бөтенләй сүнәргә ирек бир­миләр, берәр-берәр генә коры ботак-сабак куялар да, шулар гөлт итеп кабынуга, өстенә чиле-пешле бакча үләне таш­лыйлар. Учактан мул гына төтен күтәрелә башлый. Учак янында утыручыларга шулай кирәк, күрәсең. Сөйләшүләре дә шул хакта:
- Шәп төтенли, бөтенесе дә качып бетте бит, мәйтәм.
- Черки түзмәстәйгә без түзеп утырабыз, әй!
- Түзеп дип, йокы килми лә, аннан соң, көндез бер хикәят сөйләрмен дигәниең, онытмадыңмы?
- Ә-ә, онытканыем, искә төшердең. Хикәятен хикәят тә түгел инде ул, булган хәл... Безнең дача өенең дә менә хәзер сезнеке кебек төзелеп бетеп килә торган чагые. Бер уйласаң, көлке инде. Дача өе, дигән булабыз. Дача өе түгел, яшелчә бакчасы өе дияргә кирәк. Башка илләрдә адәм баласы дача дигән җирендә бездәгечә бәрәңге, кыяр- памидур ише нәрсәләрне утыртмыйлар икән ич. Дача ул ял итә торган гына урын икән...
- Әйе-әйе, булыр-булыр...
Сөйлим, дигән ханым черкидән куркыпмы, кичке салкынчалыктанмы, кат-кат итеп кигән күлмәк-кофталарын ачык урын калдырмаска тырышып тарткалагач, тәмләп сөйләргә тотынды.
- Үзең беләсең, әз генә буш вакыт булдымы, бирегә йөгерәбез бит инде. Ул көнне төштән соң гына килеп җиттем. Тиз генә яшелчә-мазарга су сибеп кенә кайтып китәрмен дигәнием, кая ул, бер кул белән чүп йолкыйм, икенчесе белән корт чүплим дигәндәй, күтәрелеп кара­сам, караңгы төшеп килә. Кайтырга соңга калдым. Саниямне — баламны ияртеп киләсе булган да бит...
- Әйтерең бармы, ата-ана аягы артына тигәнче бакча дип чаба, ә буй җиткән бала өйдә тиливизыр карап кала. Беләм, үземнекеләр дә шулай...
- Мактана димә, минекеләр андый түтел... Кызым, балакаем, бөтен дөньясын күчереп, өй җыештырып калды. “Әни, ярый алайса, син генә бар, һава да сулар­сың”, — дигәние...
- Менә-менә, әйттем ич, барсы да бер иш дип... һава сула, имеш...
- Туктале, Сәлимә, артык та кычкырабыз түгелме?! Әкрен! Без күренәбез, үзебезгә берни күренми... Кем йөрмәс...
- Әй, иптәш булганда беркемнән-нидән курыкмыйм мин, Алла боерса.
- Шул-шул менә, иптәш булса. Ул вакытта нәкъ иптәш булмаганга, кемгә генә кереп куныйм дип, берәр бакча­чы кунарга калмадымы икән дип, башымны күтәреп кара­на бащладым ич мин, югыйсә эшли дә эшли идем әле.
- Йә-йә, шуннан?
- Шуннан дип, бер кызыгы да юк инде аның. Үз җирендә, үз өйчегендә рәхәтләнеп йокламыйча, кайда куныйм икән дип аптырау күңелле түгел лә. Әле менә мин барып кайткан илдә шунда укучы үзебезнең студент кызлар белән сөйләшеп торганыем. Алар, ике кыз, аерым өй алып торалар икән. Хуҗалар аерым, бүтән җирдә яшиләр, ди. Кызлар бары тик үзләре генә торып ята. “Кызлар, куркыныч түгелме соң, угры-карак, хулиган бар дөньяда",- дим. “Монда андый проблема юк”, — диделәр.
- Һым, уйласаң, уйларлык нәрсә бар икән...
- Син уйла, мин сөйлим. Әй, кем әйтмешли, ял­гыштым, син тыңла, мин сөйлим. Әнә теге аллеяда көн­дезен бер хатын эшләгәне күренеп калганые. Шуннан, шул якка текәлдем. Хатын, минем ише, һаман бакчада, һаман эшли. Барып килим әле янына, куна бит инде мотлака, дип уйлыйм. Бер дә белгән, күргән кешем түгел. Алай да киттем. Яхшы да түгел бит әле. Артык таракан хәленә төшүең бар... Урта яшьләрдәге бер ханым булып чыкты бу. Безнең милләт кешесе түгел. “Килегез, кил”, - диде. Чәемне эчтем дә киттем, мендәр-юрганымны күтәреп.Ханым черки кермәсен дип, ишекне сызык кына ачып, мине кертте, үзе дә керде. Аннан эчке бүлмәгә үтеп, миңа урынны кая җәяргә кирәген күрсәтте, ә үзе: “Мин әле тагын бераз эшлим”, — дип, ишекләрне ябып чыгып кит­те. Мин аның бу гамәленә кызыгып: “Менә кеше курыкмый, эшли дә эшли”, — дип, бүлмә уртасында урын-җиремне кочаклап басып калдым. Электр уты кертелмәгән. Кап-караңгы. Урынны җәйдем дә яттым. Менә шунда гына
ишеге дә тәрәзәсе дә көне буе ябык булуга карамастан, тыштан, стена аша эчкә суырылып көндезге эссе, бөркү һава тулып калганын сиздем. Сизү генәме соң, сулар әмәл юк, черки керүдән курыксам да, ишекнеме, тәрәзәнеме ачасы килә. Тәрәзәне капшап карыйм — ныгытып томаланган. Ишеккә төртеләм — ачылмый. Тыштан бик­ле. Менә сиңа кирәк булса! Бу ни дигән сүз?.. Нигә бик­ләгәннәр мине? Нинди кешеләргә, кем кулына килеп эләктем мин? Ходаем, мине нигә тыштан бикләп алдылар икән? Хуҗа хатын кая китте икән? Шулхәтле караңгыда эшләп йөрмидер ич инде? Кая да булса киткән­дер, кемне дә булса алып килергә киткәндер... Ниләр генә сөйләмиләр ич халык арасында... Бәлки, бу хатын да усаллар төркемендәдер... Шул усалларын ияртеп килер... Монда бер мәхлукны — мине ябып куйганын әйткәндер... Балта, пычак, кораллары әзердер...
Бакчада исә шым иткән тавыш та юк. Әйбер-сәйберләремне янәдән кочагыма җыеп басып торам. Үземне әрлим: “Юләр, башсыз, ишек-тәрәзәсе куеп бетермәгән булса да, шул үз өеңә кереп ятып, ничек тә бер төнне үткәрер идең әле, гомерендә күрмәгән, бер белмәгән ке­шенең тозагына килеп эләккәнче...” “Тозак” сүзе баштан ялт узып китүгә, “ычкынырга тозактан” дигәне туды. Туды да минем куллар мизгел эчендә юрган-мендәрне идәнгә төшереп җибәрде. Икенче мизгелдә тәрәзәгә ике яклап такталар белән бастырып кадаклаган кара сумалалы толь дигән нәрсәнең ике катын да бер кырыйдан яртылаш каерттырып ачып та җибәрдем. Шатырдап ка­дак суырылган, такта сынган тавышларны да ишетмәдем хәтта, ә ул тавышлар булгандыр, билгеле. Әйберләрне аска — чирәмгә томыргач, алар артыннан үзем дә тү­бәнгә сикердем. Дөнья караңгы, ай юк, тавыш-тын да юк. Хуҗа хатын юк та юк инде. Мондый чакта кем бакчада эшләсен соң?!
Абына-сөртенә кармаланып үз бакчама кайтып җитеп, өемә төртелдем. Эчкә кердем, урын әзерләп яттым. Кая инде ул йоклау! “Ул хатын минем кайдан килгәнне күрде, усалларын алып килер” дигән уй чәбәләнеп йөри дә, кот үкчәгә төшеп китә...
“Ходайның рәхмәте киң ул, балам”, — дия иде безнең балачакларда күрше Фатыйма әби. Ходай рәхмәте белән, үзем дә сизмичә, ничектер йоклап киткәнмен... Иртә белән уянып бакчага чыксам, кояш чибәр елмая, дөнья матур, кошлар сайрый, яфрак өсләрендә тамчы- тамчы чык, төндәге хәлләрне уйлап өлгергәнче, телем белән тамчыларны суырып алып эчә башладым, гүя мин сандугач. Шул шөгылем мизгелендә күңелгә оят ке­реп тула башлады. “Һәй, өендә генә калып түзәргәе, кешенең тәрәзәсен пыран-заран китереп йөрмәсәң...”
Тиз генә чәй эчеп алдым да инде ничек кенә барып гафу үтеним, нинди сүзләр белән әйтергә, дип уйланып, әлеге дә баягы, чүп патшалыгы белән көрәшеп, иелеп эшләп йөри идем, кинәт кенә күтәрелеп карадым.
Ә анда, каршы як сукмакта, безнең бакча каравылчысы үтеп бара. Шунда, беләсең килсә, бөтен нәрсә ачыкланды да куйды. Әкәмә-әт, кичә төнгә каршы да шул каравыл­чы киенебрәк-ясаныбрак үтте ич шул сукмак буйлап, теге хатын турысында туктап та торды ич әле ул! Хә­тердән чыккан бит шул күренеш теге караңгы эссе бүлмәдә. Димәк ки, иртә белән озата килгән дә кайтып бара... Чынлап та, хуҗа хатынга ашка төшкән таракан булган­мын икән мин. Куркып качуым турында сөйләшкәннәр, көлешкәннәрдер дә тәрәзәне янәдән кадаклаганнардыр, дим. Өстән тау төштемени. Имәндә икән чикләвек. Болай булгач, качып китүнең сәбәбен аңлату да ул кадәр үк четерекле булмас, сәбәбе бар: эссегә һич тә түзеп булма­ды, тыштан ишек ачылмады, шуңа тәрәзәдән сикерергә туры килде...
Бардым. Гафу үтендем. Тәрәзә, чынлап та, тагын да ныклабрак кадаклангание. Ә ишеккә килгәндә исә, эчке яктан тоткасын белебрәк тартсаң ачыла икән ул... Менә шундый мәзәк хәл.
Учак тирәли гәп куертучы хатыннарның Сәлимә дигәне күршесенең төнге маҗарасын:    Һе...    бәтәч...
Менә сиңа тагын... Ходаем, үзең сакла... Бәрәкалла”, — кебек сүзләр кыстырып, ихластан тыңлап утырган иде, мәзәкнең кәҗәсен дә ул атады:
— Шулай, Дамирәкәем, куркуның күзе зур аның!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар