Логотип
Проза

Көт син мине

Кинәт кенә уянып китте Галимә. Кайда ята соң ул?  Шабыр тиргә төшкән, чәч бөртекләренә кадәр юеш. Аяк-куллары катып калган төсле, кабырга асты түзеп булмаслык булып авырта, башы тубал кебек.
 Хатын дөм караңгыда нидер  төсмерләргә тырышты, бары түшәм бераз агарып күзләренә чалынды. Тын алуы да авыр иде аңа. «Үләм бугай, – дип пышылдады ул кипшенгән иреннәрен ялап. – Үлү шулайрак була торгандыр инде...» Уйлары һаман да үзенә буйсынмыйча  як-якка йөгерешә иде. Йөрәгенең әнә туктыйм, менә туктыйм дип тибүен  генә күр. «Туктаса ни, әйдә, туктасын... Шул кирәк миңа...» Галимәнең бар вөҗүден битарафлык биләп алды.  «Үлсәм яхшырак та булыр әле, – дип тынычланып ук китте. – Анда әнә авыртулар да юк, ди. Бу тәнем дә шулкадәр җанга үтеп сызламас. Башымда бер  кайгы-хәсрәт калмас. Бернәрсә дә кирәк түгел ди анда: акча да, ризык та, бәхет тә кирәкми, ди. Йөри бирәсең җимешләр өзелеп төшәргә торган, кошлар сайраулары җанны тынычландырган ямьле бакчаларда... Риза мин үләргә  дә. Ни рәхәт күрдем бу җирдә? Барысы гел кире килеп кенә торды. Кайгыдан башым чыкмады, сагыш өстенә сагыш, күпме түзәргә була ди. Мин дә бит адәм баласы, мин дә бит тере җан. Авырта йөрәгем дә... Ә берсенең дә беләсе дә килми бу турыда. Тапалап кына үтәләр, пычрак аякларын да сөртеп китәләр әле өстәп.  Тынычлан, яраларыңнан кан саркыган йөрәгем, тукта, ял ит...» – дип үз-үзе белән сөйләште ул саташуга якын халәттә. Шуннан кинәт һушына килеп калгандай булды, дерт итеп  китте. Хәтта калкынырга маташа башлады. «Нәрсәләр уйлап ятасың син, юләр хатын?» – дип үз-үзен битәрләргә тотынды. Хәлсез куллары белән йөрәк турысын ышкыгандай итте,  тәнен чеметеп-чеметеп алды. Шулай итсә, йөрәге шәбрәк эшләп китәр төсле тоелды аңа. Уйлары да бер тәртипкә салынып агыла башлады кебек. «Сиңа үләргә ярамый, асылкош. Яшәргә дә яшәргә әле, хәсрәт артлы хәсрәт татырга, авырлыклар белән үз-үзеңне аямый алышырга. Синең бит  улың-алтының, Җәлилең бар бит әле. Синнән башка аның кемгә кирәге бар бу дөньяда?  Син сакларга тиеш аны җил-давыллардан, кечкенә кулларыннан җитәкләп, син олы юлга чыгарырга тиеш. Әле бит шулай да яклаусыз ул. Шытып чыккан гөл яфрагы кебек кенә. Хәзер  юкка чыгарга тора бу кырыс яшәештә. Син башта улыңны адәм ит, өйләндер, оныкларыңны күр, аннан күзләреңне йомсаң да булыр. Ә хәзергә тартыш, бирешмә, теш-тырнагың белән ябыш тормышка...» – дип үгетләде дә үгетләде үзен Галимә, күзләреннән кайнар яшьләре акты.

*   *   *

Казанга эш эзләп килде  Галимә. Бүгенге авылда хатын-кызга эш юк. Мәктәптә бер-ике укытучы,  конторда берничә хатын,почта,  кибет – бетте шуның белән эш урыннары. Бер әнисенең пенсиясенә карап күпме ятарга була?  Баласының  күкрәктән аерылганын көтте дә, Аллага тапшырып, юлга чыгып китте. Шәһәрдә эшкә урнашу җиңелрәк, баш өстемә берәр кыек табылса, улымны үз яныма алырмын, әкренләп тормыш җайга салыныр, дигән өметләр белән килде ул. Бер бәхетең булмаса...

Тимер юл вокзалында ялт итеп киенеп куйган бер ханым белән танышты ул. Дөресрәге, теге хатын янына үзе килде. Авылдан эш эзләп килгәнлеген ачыклады. Шуннан үзенең ярдәм кулы сузарга әзер икәнлеген белдерде.
– Казанда эш хаклары түбән, сеңлекәш. Алган акчаң үзеңнән дә артмас. Менә безнең бер төркем яшьләр Мәскәүгә барырга җыена. Эш хакы яхшы чыга. Аена сиксән меңгә җитеп кала...
Бу саннарны ишеткәч, Галимәнең башлары әйләнеп китте. Сиксән мең! Мондый акчалар өчен ул тау-таш ватарга әзер.
– Сине ул төркемгә кертү мөмкинлеге бар. Әгәр теләк белдерсәң, – дип дәвам итте ханым. Теләмиме соң инде Галимә? Вокзалдан ук бу хатынга  ияреп китте ул төенчекләрен күтәреп. Хатын аны такси белән шәһәр читендәге бер хрущевкага алып китте. Тимер ишекле зур гына бүлмәгә үткәч, Галимәнең паспортын сорап алды да документ эшләргә дип күрше бүлмәгә кереп китте. Озак булмый торды ул игелекле бәндә. Көтә-көтә арып бетте Галимә. Шул килеш ул хатын юкка чыкты. Аның урынына киң бәдәнле, табак битле бер ир-ат килеп чыкты.
– Килдеңме, гүзәлкәй? – диде ул авызын кыештырып. - Әйдә, атла минем арттан.
Галимә сүзсез генә аның артыннан иярде. Ниндидер караңгы озын коридорлар аша үттеләр алар, текә баскычлардан түбәнгә төштеләр. Шуннан Галимәне әлеге ир кысан гына бүлмәгә этеп кертте һәм яңа яшәү рәвешләрен аңлатырга тотынды.
– Менә бу  синең койка булыр,˜ – дип, кулындагы таягы белән шап-шоп суккалады ул стена буенда торган караватка. – Тамакны шул бүлмәдә туйдырасыз. Әнә теге шкафта эш киемнәре. Чыккач та уң якта – бәдрәф.  Калганын  товаркаларың өйрәтер. Ничава, яшәргә була монда. Исемең ничек соң синең? – дип кызыксынгандай итте.
Галимәнең исемен ишеткәч:
– Безнеңчә Галя булырсың, – дип куйды. – Ә бүгенгә ял итеп, ятып йоклап алсаң була. Бераздан кызлар да кайтыр инде, – дип чыгып югалды озатып килүче.

Йоклый алмады Галимә, билгесезлек күңелен кузгаткан иде. Бигрәк тә шомлы җиргә алып килде дә аны теге хатын. Ерак юлга кузгалыр алдыннан җыелу урыны гынамы икән монда? Ә бу ир нишләп килеп кысылган? Кырык төрле уй кайнады авыл кызы башында.

Бераздан ишектә ике-хатын кыз пәйда булды. Галимәдән олырак, утыз биш-кырык яшьләрдә иде алар. Безнең якныкылар түгел, әллә үзбәкләр, әллә таҗиклар. Таныш түгел йөзне күргәч, аһ иттеләр.
– Син ничек килеп каптың бу капкынга, кызыкай? – дип сорашырга тотындылар. Галимә түкми-чәчми башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.
– Үзләренекен дә җәлләп тормыйлар, йөзе каралар. Монда коллыкка сатылгансың бит син, чибәркәй, төрмә монда. Безне, ят адәмнәрне, урамнан тотып алып китереп яптылар. Син үз аякларың белән килгәнсең, – дип һушын алдылар. Бу хатыннар белән берлектә Галимә иң кара эшләрне эшләргә китерелгән. Көннәр буе әзер тауарны  тартмаларга тутырырга, биркалар тегәргә, чүпләр арчырга, материаллар ташырга – иң авыр эшләрне эшләргә.
– Моннан чыгу юлы юк, - диде хатыннар. – Тегендә тегү машинасы артында утырган вьетнамлылар да көн-төн эштә. Шунда  ашыйлар, шунда йоклыйлар. Күпмедер вакыттан соң аларны әзрәк акча биреп самолетка озатып куялар. Алар шул акчага да шатланып кайтып китәләр, тагын киләләр. Ә безгә ычкыну юк моннан, акча турында уйлыйсы да түгел. Бәлагә тарыгансың, кызыкай, – дип,  хәлне аңлатты бүлмәдәшләре.

Ишеткәннәреннән бер янды, бер туңды Галимә. Кеше ышанмастай мондый хәлләр саташулы төшкә дә кермидер. Уйларының очы-чиге юк иде, башын стенага бәрердәй булды.

Әмма күнегә адәм баласы. Тәмугларга хас шартларга да күнегә, җан асрый. Көннәре гел бертөрле үтә иде бүлмәдәгеләрнең. Иртән торып чәй кайнатып, тамак ялгап алалар да, прилавкаларда өелеп яткан  тауарлар янына чыгып басалар. Ниләр генә күрмәссең монда. Модага яраклашкан хатын-кыз киемнәре, ир-атлар өчен кыйммәтле костюм-чалбарлар, төрле фасондагы балалар киемнәре. Көне буе шуларга брендлар яулаган фирмаларның биркаларын тагалар, шуннан кышытыр капчыкаларга салып, тартмаларга тутыралар. Бу ялыктыргыч эш миене томалый, гел аягүрә торып аяклар тотмый башлый. Төшке ашка бары ярты сәгать бирелә. Кичкә кадәр тагын эш урынына басасың. Тәмам хәлдән таеп бүлмәгә кайталар да китерелгән полуфабрикатлардан үзләренә кичке аш пешереп алалар. Тамак ялгагач, башка берни турында уйламыйча урын өстенә авалар. Иртән аларны тагын ачы кыңгырау тавышы уята. Ал да юк, ял да юк.
«Болай дәвам итсә, мин акылдан язам», – дигән фикергә килде Галимә. Ничек тә бу төрмәдән котылу юлларын эзләп карарга булды ул. Төшлеккә туктагач, җаен туры китереп, тимер ишек аша чыгып шылды. Инде иреккә дә утыз-кырык адым калган иде югыйсә. Әмма ишегалдында диярлек әлеге амбал аның юлына аркылы басты.
– Син кайда ашкынасың, хәшәрәт? Үзе урыныңны оныттыңмы? – дип кулындагы таягы белән Галимәнең аркасына китереп сылады ул. Бөгелеп төште хатын. Шул килеш кире аягына баса алмады. Әлеге әзмәвер аннан үчен алды гына. Аяклары белән дә типкәләде, таягы белән дә тукмады,төрлечә кыланды.
– Әгәр югала калсаң мине нәрсә көтә иде, беләсеңме? Җаныңны җәһәннәмгә очырам мин синең, падла, – дип хәле беткәнче тапалады арык кына хатынны. Аннан соң сөйрәп кертеп, бер бүлмәгә бикләп куйды. Әнә шул бүлмәдә һушына килеп калды инде  Галимә...
  Өч көн чыгармый карантинда тоттылар аны. Судан гайре бернәрсә бирмәделәр. Тагын бүлмәдәшләренә кушып, эш урынына кудылар.

Әмма могҗизалар булгалый бу җирдә. Сирәк булса да, очраштыра. Хокук сакчыларына бу цех билгеле булып, пыр туздырдылар мондагы кием тегүчеләрне. Күпләрне кулга алдылар. Галимәне җентекләп тикшергәннән соң, шунда табылган паспортын кулына тоттырып иреккә чыгарып җибәрделәр. Ул вакытта Галимәдән дә бәхетлерәк кеше юк иде җир йөзендә.

*   *   *

Авылда көтелмәгән үзгәрешләр булган икән. Галимәнең Казанга чыгып китүләре эш эзләүдән генә булмады. Бу адымга йөрәк серләре дә кушылган иде.  Унынчы класстан ук сөйләшә башлаган иде алар Рәдис белән. Күпме кичләрне бергәләп үткәрделәр, күпме киләчәк турында хыялландылар. Барысы да өйләнүгә таба бара иде. Бер-берсенә ышанып, артык якынаеп та киттеләр.
Әмма кинәт Рәдис алыштырып куйгандай  үзгәрде. Фермер  җәмгыяте хуҗасы аны шәхси шоферы итеп алган иде. Икәүләшеп бар  республиканы урап чыктылар. Әлбәттә, андый аралашулар якынайта. Рәдиснең яхшы егет икәнен чамалап алгач,  фермер аңа үз кызын димләргә тотынды. Алтын таулар вәгъдә итте. Казанда кызын ике бүлмәле фатир көткәнен хәбәр итте. Төрле яклап егетне үз ягына аударырга тырышты. Тамчы тама-тама таш яра диләрме әле?  Күзгә күренеп үзгәрде Рәдис, Галимә белән араларны өзде, фермерның кызына өйләнеп, шәһәрдә яшәргә чыгып китте.
Галимә аңа, гоурлыгына барып,  авырга калганы турында  тел дә тирбәтмәгән иде. Рәдис шәһәрдә ярты елдан артык яшәгәч, Галимә бәби алып кайтты. Авыл халкы төрлечә кызның данын сатты. Әллә кемнәрне  әти исәбенә кертеп бетеделәр. Бигрәк тә әнә шул гайбәтләргә җаны әрнеп чыгып киткән иде Галимә.

Авылдагы үзгәрешләрнең иң зурысы аңа кагыла икән. Әллә үзе генә шулай уйладымы? Рәдис, имеш, хатыныннан аерылып, бәхетле шәһәр тормышын ташлап, авылга кайткан, диделәр. Хәзер район үзәгендә шофер булып эшли икән. Анысы гына җитмәгән, авылга  кайткан саен, Галимәләргә йөгереп килә икән.
– Җәлилгә ябышып ята. Көннәр буе уйный шуның белән, уенчыклар ясап бирә, яңа киемнәр алып кайта. Аптыраган инде, – дип сөйләде Галимәгә әнисе.  
Ул да булмады, шимбә көнне, авызын ерып, Рәдис килеп керде өйләренә. Галимәне күреп башын түбән иде.
– Кайтканыңны ишеткән идем. Менә килдем әле. Син дә минем хакта барысын белгәнсеңдер. Ялгыштым мин, Галимә. Булдыра алсаң , гафу ит.
 Галимә, башыннан үткәннәрне уйлап, иреннәрен кымтып тора бирде.
– Ә Җәлил кайда әле, күренми? – дип як-ягына карангалады Рәдис. – Әйт дөресен, Галимә, Җәлил бит минем улым. Барысы да, сиңа охшаган, диләр.
– Җәлил – минем улым, –диде каты гына итеп Галимә. – Әле аңа дәү әнисе ботка ашата. Чыгар, шунда күрерсең, – дип борылып алгы бүлмәгә үтте  хатын. Атылырдай булып типкән йөрәгенә кулын куеп, урындыкка утырып кала алды.

Бераздан тәрәзә аша тышка күз салды Галимә. Рәдис Җәлилне куган булып кылана,ә малай, чырык-чырык көлеп, өй тирәли йөгерә. Гөр киләләр ихатаны бер итеп. Чынлап та, улы охшаган шул Рәдискә. Ике тамчы су кебек.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар