Логотип
Проза

Кояшым 

Хикәя 

Хикәя 

Әкрен генә коридор буйлап атлап килгәндә, күзем бер авырлы хатынга төште. Ул нәрсәдәндер курыккандай як-ягына каранып басып тора иде. Сап-сары чәчләрен койрык итеп җыеп куйган, киң күлмәк астыннан зур гына авыры да күренә, соры күзләре нидер эзли. 

  – Сезгә булышыргамы? – дип сорыйсы иттем. 

– Ә, әйе, мөмкин булса... – диде ул. – Миңа Наҗия Кәримовна кирәк иде. 

– Алай булгач, сезгә әәәнә теге кабинетка керергә кирәк, – дип, коридорның икенче башындагы ишеккә күрсәттем. 

Тиз генә башын кагып, кыз шул ишеккә таба йөгерә-атлый китеп  барды. Артыннан барырга вакытым тар иде. 

Бу шәһәргә мин дүрт ел элек килдем. Тора-бара үземнең шәхси балалар клубын ачып җибәрдем. Ярты көн үз проблемаларымны хәл итеп үтте. Аллага шөкер, яллар алдыннан күп кенә борчыган сорауларга җавап табарга өлгердем. 

   Пальтомны киеп чыгу ягына атлаганда, Наҗия Кәримовнаның кычкырган тавышын ишетеп алдым. Озак та уйлап тормыйча кабинет эченә уздым. Наҗия Кәримовна мин кергәнне сизмәде, кычкыруын дәвам итте: 

– Син минем өчен бөтенләй беркем дә түгел! Аңлыйсыңмы! Әйе, минем әти кайчандыр синең әниең белән яшәгән, ләкин мин сиңа бернәрсә дә тиеш түгел. 

– Мин бит бары тик сорадым гына, – дип тыныч кына җавап кайтарды кыз. –Тыңлаганың өчен рәхмәт. 

– Минем барлыкны оныт... – шул арада Наҗия мине күреп алды. – Ә, Илнур, сине күрүемә шатмын. Бу тамаша өчен гафу ит. Мине кайтарып куя алмассыңмы икән? 

Кыз әкрен генә чыгып китү ягын карады. Мин дә, Наҗияне ишетмичә, нигәдер кыз артыннан йөгереп чыгып киттем. Минем белән ниндидер аңлатып бетергесез көч идарә итә иде. Кызны куып тоткач, бер минут ни эшләргә дә белмичә аптырап калдым, аннары: 

– Ханым, туктагыз әле! – дип мөрәҗәгать итәргә булдым. 

– Әйе, – дип,  кыз да яшь аралаш миңа борылды. 

– Хм… Сезне, бәлки, өегезгә кайтарып куяргадыр? 

– Кирәкми, – дип кырт кисте кыз. 

 Аякларым барыбер кыз артыннан атлады. Бу кызда ниндидер тарту көче бар иде. Ул барлык башка кызлардан да нәрсәсе беләндер аерылып торган кебек тоелды миңа. Моңа кадәр очрашып йөргән Алинәгә дә охшамаган, Вәсиләгә дә. Бу кыздан ниндидер җылылык бөркелә, тотып куенга кысасы, яклыйсы һәм саклыйсы килә аны... Әнием кебек якын … 

– Туктагыз әле, – дип кабат дәштем. Урамда сизелерлек салкын иде, ә кыз кечкенә генә курткасына бөркәнеп маташа. – Зинһар, миннән курыкмагыз, мин бары тик сезгә булышырга телим. 

– Кирәкми, – дип кабатлады кыз. Ә үзе нигәдер елый. 

 Югалып калмаска тырышып, этә-төртә кызны машинама утырттым. Кыз берни дә аңлый алмады, ул бик нык куркынган иде. Руль артына утыргач, кызны куркытмаска тырышып елмайдым да: 

– Урамда бик салкын, ә сезнең өстегездә нинди юка куртка. Үзегезне җәлләмәсәгез хет балагызны саклар идегез, – дип сөйләндем. 

Кыз җавап бирмәде, тагын да катырак еларга тотынды. Мин нишләргә дә белмәдем. 

– Зинһар өчен мине вокзалга илтеп куегыз, – дип пышылдады кыз, яшь аралаш. 

– Сезгә поездгамы? 

– Юк. 

– Нигә алай булгач вокзалга барасыз соң сез? 

– Кирәк, – дип кырт кисте кыз. 

- Юк, болай булмый, матурым, - дип уфтандым. – Башта кафега кереп чәй эчәбез, бераз капкалап алырбыз, аннары сез нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсез, – дип машинаны кабыздым. 

– Сезгә ул нәрсәгә кирәк? – дип пышылдады кыз. 

–  Үзем дә белмим, - дип елмайдым. 

Чыннан да белми идем. «Ник кешенең тормышына кысылам инде мин, вокзалда, бәлки, берәрсен каршы аласы бардыр, бәлки, башка йомышы килеп чыккандыр. Барлык кеше дә үз тормышын миңа сөйләргә тиеш тугел бит инде», – дип үз-үземне битәрләдем. Ни генә булмасын, кызны үзем яратып йөри торган кафега алып килдем. 

Килеп туктагач, кызга машинадан чыгарга ярдәм иттем. Һәрвакыттагыча, гадәтләнгән өстәлем артына утырдым, тиз арада таныш официант та килеп җитте.  Өстәлгә меню да килеп урнашты. 

– Рәхмәт, мин ач түгел, – дип карышты кыз. 

Мин кызга сынаулы караш ташладым, аның күзләренә бар да язылган: «беренчедән, аның бик тә ашыйсы килә, икенчедән, ул нәрсәдер яшерә». 

– Самат, – дип официантны чакырып китердем, - көндәлек заказ китер, ләкин икешәр порция булсын һәм бер җиләк-җимешле торт кисәге дә өстә. Ә... тагын, берсенә кофе, икенчесенә яшел чәй булсын, – дип өстәдем. 

Официант башын кагып китеп барды. Кыз бөтенләй куркуга калды. 

– Минем түләргә акчам юк, – дип пышылдады кыз. 

 – Ә мин сездән акча сорамадым бит... 

– Сорамадыгыз... – дип кызарды кыз. 

– Шулай шул, ә хәзер әйдә сөйләшик инде. Син дип дәшәргә ярыйдыр бит? 

– Әйе, ярый, – дип баш какты кыз. 

– Исемең ничек һәм нинди проблемалар борчый сине? Юкка гына Наҗия Кәримовнаны эзләп килмәгәнсең бит. 

– Ярар, зинһар өчен, минем турыда директорогызга сөйләмәгез. Минем аркада Наҗиягә сүз килмәсен. 

– Ярар, -дип баш кактым, ләкин Наҗиянең директоры мин үзем икәнен аңлатып торасым килмәде. 

– Минем исемем Лилия, Наҗиянең сеңлесе, дөресрәге, безнең әтиләребез – бер, ә әниләребез башка. 

– Анысын аңладым мин, сине борчыган сорау башка бит, – дип, тизрәк барысын да беләсем килде. 

Ул арада ашарга алып килделәр. Ризык исеннән Лилиянең кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. 

– Ай ярым элек әнием үлеп китте. Мин... – дип кыз туктап калды. 

– Ә әтиең кайда? 

– Ул дүрт ел элек авариядә вафат булды. 

– Нигә соң алайса Наҗия сиңа шулай кычкырды? 

– Мин...минем яшәр җирем юк. Шуңа күрә Наҗиядән фатир табуда ярдәм итүен үтенгән идем... 

– Тукта әле, ә синең балаңның атасы кайда соң? – дип аптырадым. – ул исәндер бит? 

– Исән, – дип елмаерга тырышты кыз, – ләкин ул безнең белән яшәргә теләми. 

– Ничек инде? 

– Авырлы икәнемне белгәч, куып чыгарды... 

– Һәм син шулай тиз бирештеңме? 

– Мин ул вакытта әни белән яши идем. Әни миңа түбәнсенмә диде, бергәләп үстерербез дип тынычландырды. Хәзерге төп проблемаларның берсе – яшәү урыны табу. 

– Ничек син урамда калдың соң? 

– Әти ерак араларга йөк ташучы булып эшли иде. Ул авариягә эләккәннән соң, эшләгән фирмасына бик күп бурыч түләргә туры килде. Чөнки машина гына түгел, ә машинадагы товар да юкка чыккан иде. Безнең фатирны сатып түләдек тә, үзебез фатир снимать итеп яшәдек. Хәзер әни булмагач, укуга да, фатирга да түләп яши алмыйм. 

– Ә тулай торак бирмиләрме? 

– Безнең институт дәүләтнеке түгел, шуңа күрә тулай торак каралмаган, – дип елмаерга тырышты Лилия,.– Кичке аш өчен рәхмәт, сезнең исемегез ничек соң? Сезгә нәрсә бирергә тиеш мин? 

– Тиеш? 

– Кичке аш өчен. 

– Миңа синнән берни дә кирәкми, сөйләгән тарихың белән түләдем дип сана. Ә исемем минем Илнур һәм миңа да «син» дип дәшүеңне телим, – дип елмайдым. 

– Юк, сез бит миннән өлкәнрәк. 

– Сиңа ничә яшь соң? 

– Егерме. 

– Чыннан да, яшь аермасы байтак икән шул, – ләкин бу яңалык мине куандырмады. – Лилия, минем фатирлар буенча эшләүче дустым бар. Тиз арада фатир табып бирә алам сиңа, – дип, сүзне икенчегә бордым. 

– Мин сиңа әйттем бит инде, минем акчам юк дип. 

– Лилия, мин бит синнән акча сорамадым. – дип кырт кистем  һәм, Лилиядән җавап та көтмичә шундук Ильяска шалтыраттым. Ильяс белән үземә йорт эзләгәндә танышкан идем. Ул озак көттермичә җавап бирде. Лилиягә сынаулы караш ташладым. 

– Лилия, мин бер әйберне генә аңламадым, ни өчен Наҗия сиңа шундый ачулы соң? 

– Наҗия гомере буе үз әтисен безнең аркада югалттым дип саный. Ләкин  әнинең гаебе юк монда, алар очраша башлаганда, Наҗиянең әнисе белән күптән аерылышкан булган инде әти. 

Менә хәзер бар да аңлашылды. Әйдә киттек, мин сине үз өемә алып кайтам, – дип торып бастым. Лилия пошаманга төште, йөзләре агарды. 

– Сине шушы хәлдә урамда ташлап кадыра алмыйм. Яшәр урын тапканчы миндә тора аласың, - дип тынычландырырга тырыштым. 

–  Аннары сезгә ничек түләрмен соң? – дип уфтанды кыз. – Мин Наҗия булышыр дип уйлаган идем дә, ләкин... 

– Әйдә киттек, – дип, Лилия өчен барысын да хәл итеп куйдым да: «Өемә алып кайтып, бәлки, дөрес тә эшләмимдер, ләкин авырлы хатынны урамда да калдыра алмыйм», – дип үземне акладым. Машинада барганда һәркем үз уйларына чумган иде. Вокзал янында туктап, Лилиянең сумкаларын эләктердек тә, минем өйгә юнәлдек. 

Лилияне бер бүлмәгә урнаштырдым да Ильяс янына киттем. Ул  өйдән ерак булмаган бер фатирны тәкъдим итте. Тиз арада җавап бирергә ышандырдым. Ильяс миңа акылдан язган кешегә караган кебек карады, ләкин үз фикерен әйтергә кыймады. Мондый адымга баручылар сирәктер шул. Ә минем бер генә сәбәп бар: берничә ел элек йөргән кызымны югалттым, ул да авырлы иде. Хәзер менә ничә ел инде үз-үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Бу бик авыр. 

Кайткач, Лилиягә сугылырга булдым. Бүлмәсе ачык иде. Мине күрүгә нишләптер куллары белән күзләрен каплады. 

– Ни хәл, Лилия? 

– Яхшы, – дип елмайды кыз. 

– Керергә мөмкинме? Ильяс тиз арада фатир табачак. 

– Рәхмәт! 

– Кайчан бала табарга соң сиңа? – дип сорадым, Лилия аптырап калды. – Юк, син борчылма, бар да яхшы булыр, – дип тынычландырырга ашыктым. 

Озакламый, – дип, Лилия елмаеп җибәрде, бит очлары чокыраеп китте, ул май кояшыдай балкый иде. – Өч атна чамасы калып килә... 

Кинәт ул катып калды. 

– Лилия, бер-бер хәл булмагандыр?   

– Юк-юк, улым тибенә... 

Нигәдер минем дә бала типкәнен тоясым килде: 

– Миңа да тотып карарга ярыймы? 

Лилия аптырап калды, ул миннән моны көтмәгән, күрәсең. Аннары әкрен генә учымны эченә  куйды, шул ук секундта кулымны нәни аяклар эттеләр. Әллә нишләп киттем. Кулымны алмыйча, Лилиягә  йөргән кызым Алинә турында сөйләргә булдым, эчемне бушатасым килде. Бала типкәнен тоюга кайчандыр үзем дә әти булырга тиеш кеше икәнлегем исемә төште. Эх, исән булса, бүлмәдән бүлмәгә кереп уйнар иде, «Әти, мин сине яратам» дияр иде, балалар бакчасыннан килеп алганымны көтәр иде... Барысына да үзем гаепле. Шуның өчен дә Лилия юлымда очраган, күрәсең.   

Лилиянең күзләрендә мине җәлләү күренде. Кайгымны тулысынча уртаклашты ул һәм: 

– Син гаепле түгел, – дип кенә әйтә алды. 

– Юк, мин... – дип карыштым. 

– Юк, син хаклы түгел. Шул хәлдә руль артына утырганчы, килеп чыккан низагка ачыклык кертергә кирәк иде Алинәгә. Ул үзе өчен генә түгел, туасы баласы өчен дә җаваплы бит. Үзеңне гаепләмә: син ярамаган бер эш тә эшләмәгәнсең.   

– Бүген көне шундый, ахрысы, кояшкай. Һәркем үз тарихына ачыклык кертә, – дип елмайдым. 

– Ни өчен кояш? – дип кызарды Лилия. 

– Белмим, син елмайганда май кояшыдай балкыйсың, күңелгә җылы бөркисең, чәчләрең дә сап-сары, шуңадыр, бәлки. 

Лилия кычкырып көлеп җибәрде. 

– Тышкы кыяфәтем генә шундый җылы минем, ә эчтән мин салкын. 

– Анысын вакыт күрсәтер, – дип баш кактым, нишләптер аны кочып иркәлисем килде, ярамаган эш эшлүдән куркып, тиз генә чыгып китәргә ашыктым: «Ярый, ял ит. Иртәгә иртән мин эшкә китәм, төшке ашка кайтып җитәргә тырышырмын, – дип саубуллаштым. 

– Ярар. Әә, ни... Илнур... 

– Әйе? 

– Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. 

 Бик озак йоклап китә алмыйча азапландым. Башымнан Лилия чыкмады.  Ничә еллар буе үземне гаепле санап яшәдем, ә Лилия бу дөньяга башкача, гадирәк карарга өйрәтте. Кулымнан килсә, мин аны беркая җибәрмәс идем. 

Лилия... Мин аның нинди уйлар белән януын белмим шул. Үзеннән ун яшькә өлкән ир белән гомер кичерергә әзерме икән соң ул? Бер яктан, мин аңа бар күңелем белән тартылам, баласына әйбәт әти була алырмын төсле, икенче яктан, ул мине кире какса, яхшы дус булып калырга да риза. 

Көн артыннан көн үтте, эштән кайтуымны Лилия көтеп ала иде. Үзем дә бик теләп өйгә кайта башладым. Аны күрүгә барлык дөнья мәшәкатьләре онытыла иде. 

Шулай бер көнне кайтып керсәм – өй буш, беркем мине көтми. Бусагадан килеп керүгә Лилия балкып чыга иде, бүген ул юк... 

 Мин аңа күнегергә өлгергән идем инде. Йөрәге астында йөрткән баласын да үземнеке кебек якын күрдем, тууын ниндидер дулкынлану белән көттем. Эштә дә күпләр мине өйләнгән икән дип сөйләп йөри башлады. Наҗия гел аяк астында бутала иде, Лилиягә карата мөнәсәбәтемне аңлаткач,  авырлы сеңлесен урамга куып чыгаруын әйткәч, күзгә чалынмас булды. 

– Лилия! – дип кычкырдым, җавап бирүче булмады. 

 Ни булды икән? Үземә урын табалмыйча гасабилана башладым. Кулларым ирексездән Ильяс  номерын җыйды. 

– Ильяс, ул беркайда да юк! – дип кычкырдым. 

– Кем? 

– Лилия! 

– Зинһар, тынычлан... хәзер киләм! – дип, ул трубкасын куйды. 

 Тораташтай катып, Ильясны көттем. Вакыт шундый озак үткән төсле тоелды. Машинасы күренүгә, каршысына чаптым. Ильяс елмаеп килеп чыкты. 

– Әйдә, бие! - дип көлә. 

– Йә, көттермә, Лилия турында нәрсә беләсең? 

– Син Лилия юклыгын хәбәр итү белән, хатын барлык бала тудыру йортларына шалтыратып чыкты... 

– Һәм?.. 

– Нәкъ ике сәгать элек ашыгыч ярдәм машинасы Лилияне алып киткәнен ачыклады... – дип туктап калды. 

 Аптырап басып торуымны күреп: 

Бишенче бала тудыру йортында ул... – дип сөйләнеп калды, мин машина янына чаптым. Арттан Ильясның: 

  – Синең урында башка берәү булса, сөенечле хәбәр өчен ким дигәндә рәхмәт әйтер иде... – дигән үпкәле сүзләре ишетелеп калды. 

Тагын ниләр әйткәндер – белмим, газга басып, бала тудыру йортына чаптым гына. 

Кабул итү бүлмәсенә  очып килеп кердем. Беренче күргән шәфкать туташын әләктереп, сорау ала башладым. Ул тынычланырга кушып, диванга утыртты. 

– Хатыныгыз бала табу өстәлендә. Бар да яхшы, – диде дә бала көткән әтиләр турында нидер сөйләнә-сөйләнә күздән югалды. 

Минутлар үтте, сәгатьләр... Ниһаять, шәфкать туташы!.. 

– Котлыйм, улыгыз туды, авырлыгы 3650 кило, буе 53 сантиметр, – дип елмайды. 

Мин әтисе түгел дип аңлатып тормадым. Күземне ирексездән күз яшьләре томалады. 

– Лилиянең хәле ничек? 

– Яхшы. Барысы да артта калды. Ул үзе ябык, баласы зур, шуңа азапланырга туры килде аңа. Озакламый палатага күчерәкчәкләр. 

– Аның янына керергә ярыймы? 

– Бүген юк. 

– Мин иртәгә килермен. Лилиягә шулай дип әйтегез. 

Аннары тизрәк баш табиб бүлмәсен эзләп киттем. Лилияне аерым палатага урнаштыруларын сөйләштем. 

Өйгә кайтып кергәндә тәмам хәлем беткән иде инде, шундук диванга аудым. 

 Лилиягә кирәкле барлык әйберләрне алып, кулга ромашка чәчәкләре тотып, иртән бала тудыру йортына ашыктым. 

Лилия тәмле итеп йоклый, ә янында бала караватында Лилиянең кечкенә күчермәсе ята. Чәчәкләрне тумбочкага куйдым да бала янына утырып күзәтә башладым. Ачык күк йөзедәй күзләр миңа төбәлде. Лилиянең йоклавына  ышанып, шыпырт кына бала белән сөйләшергә тотындым: 

–  Бәләкәч, ничек уйлыйсың, әтиең булырга лаекмы мин? 

– Әйе, – дигән тавышка сискәнеп борылдым, ә анда Кояшым балкый иде. 

Аның күзләренә туры карап: 

– Яратуымның ихлас икәнен аңлыйсыңмы, Лилия? Мин бит үз тормышымны синнән һәм шушы бәләкәчтән башка күз алдына да китерә алмыйм... 

–  Әйе... 

– Син минем белән булырга ризамы? 

–  Әйе. Миңа нәкъ синең кебек җитди, җаваплы кеше кирәк. 

Шул арада сабый үзенең барлыгын искәртеп тавыш бирде. 

– Миңа алып бир, зинһар, ашыйсы киләдер, - дип талпынды Лилия. 

– Кем? Минме... – дип югалып калдым. 

– Әйе, бер кулың белән башын тот, – дип кисәтте. 

Бик затлы кыйммәтле әйбер тоткандай баланы кулыма алдым. Төшереп җибәрүдән куркып, тизрәк Лилиягә суздым. Бәләкәч, әнисенә елышып, авызын чапылдата башлады. Лилиягә сокланып карадым. 

– Сиңа фатир эзләүне туктатсам да буламы? – дип сорадым. 

– Син бит инде күптән миңа фатир эзләүне туктаттың, – дип елмайды Лилия. 

– Син нәрсә турында? 

– Илнур, мин күптән инде барысын да аңладым... Кич белән бала караваты алып килгән көнне үк. 

– Син шуны күрдеңме? 

– Әйе. Син бит тыныч кына йөри белмисең, – дип елмайды Лилия. - Ләкин мин синең ул кимчелегеңне яратам, – дип өстәде. 

Лилиядән мондый сүзләр ишетү рәхәт иде, әкрен генә бит очыннан үбеп алдым. 

*** 

Җәйге җылы кич! Бар дөнья илаһи тынлыкта. Минем дә күңелем тыныч,   Кояшым тәмле йокыга талган, янында кызым йокларга теләмичә уенчыклар шыңгырдата. 

        – Әти! – дигән тавыш кинәт тынлыкны бүлде, Ильяс белән Нәфисә улыбызны китергән икән. 

Лилия кызыбызны күтәреп, кунакларны каршы алырга китте. Мин  диванда яткан мендәр-юрганнарны җыештырганда эчемнән генә берөзлексез Ходайга рәхмәтләр укыдым: 

– Ходаем, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Юлымда Лилияне очраткан көннән бирле миңа рәхәт! Мин бәхетле! – дип кат-кат кабатладым. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия эчен бик шат лекин мондый язмыш бик тэ сирек буладыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикәя бик ошады. Матур башланган һәм бик матур тәмамланган. Күңелле хисләр уятты.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хикэягез охшады. Унышлар сезгэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ничек кенә булмасын , Лилиянең сөйкемле сөяген сизеп алган егет молодец . Сюжеты тормыштан алынганына бик ышанасым килә . Хикәя бик матур язылган .

          Хәзер укыйлар