Логотип
Проза

Котлату

Сездә кием-салым котлату бармы? Бардыр, бардыр. Нишләп булмасын инде?! Матур йола ич!

Сездә кием-салым котлату бармы? Бардыр, бардыр. Нишләп булмасын инде?! Матур йола ич! Безнең дә апам белән шуңа әзерләнеп ятыш әле. Тик кайчан яңа бишмәтләребез әзер булыр, анысын белгән юк. Чөнки икебезнеке ике җирдә тегелә. Миңа дигәнен әни үзе тегә. Ә апага – авылдагы тегү мастерскоенда. Әни әйтә: «Үземә генә авырга туры килер», – ди. Чынлап та, шулай инде анысы. Ул бит аны эштән арып кайткан килеш эшли. Яңаны алу кыйммәткә төшмәсә, сатып кына алып бирерләр иде дә бит! Әни дә кичләрен җәфаланып утырмас иде тегү машинасы артында. Киеп йөргән бишмәтләребез бәләкәйләнмәсә, әле түзәргә дә булыр иде, әлбәттә. Җиңнәре беләккә җитә язды шул! Башлангыч сыйныфта киеп йөрдек тә бит, быел мин дүртенчегә, апа бишенчегә киткәч, үсүебез дә җиткәндер инде. Алары да олы апалардан калганы гына. Бу юлы, нишләптер, үзебезгә өр-яңаны тегәргә булдылар. Кер күтәрә торган булсын дип, төснең дә карасы сайланды. Дәү әни берничә тапкыр: «Мәктәпне тәмамлаганчы җитсен, зуррак итеп тектер!» – дип, әнигә киңәшен бирергә дә онытмады. Шуңа күрә безнең үлчәмнәребезне алып та тормадылар, бу эштә җиденчедә укыган апабызны кулландылар. 
Ниһаять, бишмәтләр әзер! 
Булсын! Аяк йөзенә кадәр җитсә ни дә, җиңнәре озынрак булса ни! Аның каравы, авыл буйлап, агай-энедән котлатырга чыгып китеп була! 
Һәм без шулай иттек тә. 
Үзебезгә шактый гына зур үлчәмле бишмәтләребез белән атлаулары авыр булса да, яңа кием кию шатлыгы янында болары чүп кенә иде. Кесәгә шактый гына кәнфит-прәннек, җаныбызга: «Һай, матур булган! Котлы булсын! Өстенә өстәлеп торсын! Җылы тәнегездә тузсын», – дигән тезмәләрне җыйдык. 
Инде кире кайтыр якка юнәләбез дип торганда, апам: «Гәзимәттәйләргә кермәдек ич!» – димәсенме. Дөресен әйткәндә, мин алар яныннан кермичә узып киткәнгә аптырамаган идем. Чөнки түти, олылар әйтмешли, «төшерергә» яраткан улы белән яши. Гадәттә, әни ашка-мазар әйтергә булса да, безне аларга җибәрми. Йә әти, йә үзе барып чакыра. Апам белән аларның капка төбендә бер карарга килә алмыйча, хәтсез генә таптанып тордык. Яңа бишмәтләребез җылы булса да, вакыт үзенекен итте, өшеттерә башлады. Ниһаять, Гәзимәттәйнең юмартлыгы җиңде («ләвкә»га йөри торган сумка төбендә гел безгә дигән күчтәнәчләре йөри иде аның), без йорт эченә үттек. Ишек төбендә ут-мазар янмый, караңгырак иде. Түтиебез ишек тавышын ишетми калмагандыр, менә хәзер безнең янга килер дигән өмет белән, кергән уңайга, берничә минут тын гына басып тордык. Чаршау белән бүленгән якта, урындык кыштырдаган тавыш ишетелде. «Гәзимәттә-ә-әй!» – дип аваз салдык без икебез берьюлы. Җавап кайтаручы булмады. Тагын бер тапкыр кабатладык: «Гәзимәттә-ә-әй!» 
– Кем бар анда?
 Рифат абыйның иләмсез тавышыннан, аякларыбыз идәнгә ябешеп калгандай булды. Апам тотлыга-тотлыга: «Без котлатырга иде теге ни... бишмәтләрне», – дигән арада, мин ишек тоткасын кармаларга керештем. 
– Шулаймыни? Котлатыргамыни? 
 Рифат абый мич буенда торган кәстрүлне күтәреп алды да, безгә табан чөеп чибәрде. Без нәрсә булганын аңларга өлгергәндә, яңа бишмәтләребез ап-ак катык эчендә иде инде...
 Ничек итеп елый-елый кайтып кергәнебезне, әнинең бишмәтләребезне катыктан чистартырга тырышуын, икенче көнне мәктәпкә тагын искеләрен киеп баруыбызны язып та тормыйм. Иң кызганычы, сыйныфташларга: «Иртәгә яңа бишмәттә киләм!» – дип ычкындырып өлгергән идем. Нишләргә? Яңа әйбер белән мактанасы килә бит! Иртән, мәктәпкә киткәнче, күзем әнинең тегү машинасы янындагы әйберләргә төште. Әтигә киездән бияләй тегә башлаган иде ул. Баш бармакка кия торган өлешләрен аерым тегеп куйган. Мин аларны кулыма алып, әйләндерә башладым. Башка фикер килде бит, әй. Нәкъ минем кулларым кереп кенә утыра ич моңа. Менә сиңа өр-яңа бияләйләр! Өйдәгеләргә күрсәтми генә бармакчаларны сумкама салдым да, тиз генә мәктәпкә чыгып шылдым. 
 Әни иртән сыерны савып кергәч, эшкә чыгып киткәнче, бияләйләрне тегеп бетермәкче булган икән. «Шушында гына тора иде бит, кайда булдылыр соң?» – дип, бөтен дөньяны актарып эзләгән. Мин мәктәптән кайткач: «Апаңнар берсе дә тотынмаган, ары-бире син алмадыңмы?» – дип соравына, сумкадан чыгарып кына салмакчы булган идем дә... Вәт сиңа мә! Парта астындагы тартмада онытып калдырганмын булып чыкты. «Ю-ю-юк», – дип сузудан башка эш калмады. Ул арада кыңгырауга бастылар. Ишектән сыйныф җитәкчебез килеп керде. «Җәмилә, бияләйләреңне онытып калдыргансың», – дигәч, оялудан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, әй! Сыйныф җитәкчебез чыгып киткәч, әле һаман да катыктан арынып бетмәгән бишмәтләребезнең ачуын чыгарды инде әни: кичә, әллә безне жәлләп, әллә башка сәбәп белән, ачуланмаган иде – тетмәне тетте генә!
 Юк, бу хәлләрдән соң без, Тукай абзый әйтмешли, «мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым» дигәндәй, кием-салым котлатудан туктамадык анысы. Тик шулай да бу эшләрдә саграк кыландык. Бигрәк тә Гәзимәттәйләр тирәсеннән үткәндә. 
Сездә кием-салым котлату бармы? Бардыр, бардыр! Нишләп булмасын инде?! Матур йола ич!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан хикәя. Баар иде котлатулар... Йомырка яисә кәнфит эләгә иде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп хикәя.Укыйсы килеп тора.Матур гадәт булган бит.Бала сөенечен уртаклашу. Автор халкыбызның эчкерсез мөнәсәбәтләрен күрсәткән.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бар иде без усеэндэ,Яна теккэн кулмэк кесэсенэ зурэнием йомырка cалып кайтарганы истэ

        Хәзер укыйлар