Логотип
Проза

Коткаручы

 ...Әнисе. Көтсен! Көтсен... Көтү өмет бит ул. Билгесезлекнең никадәр җанны талкуын белә Розалия. Тик, барыбер, өмет... Өмет иң соңыннан үлә, диләр. Дөрестән дә шулай. Ире, Фәрухы идарә иткән хәрби вертолетның югалу хәбәрен ишеткәч тә, күңеленә килгән яман уйларны куып, өметен кабызды Розалия. Вертолетның томанда кыяга бәрелеп, тарлавыкка төшүе билгеле булгач та өметен сүндермәде. Билгесезлек шомы җанын талкыса да, көтте. Көтү авыр иде. Көтү... яшәү иде... Өмет иң соңыннан сүнде.

Тәрәзәдән караганда, пары чыгып торган сөт төсле тоелса да, һава шактый салкынча икән. Иртәнге дымлы һава Розалиянең тәнен чиркандырып куйды. Ул, култыгына гына элеп чыккан җиңел кофтасын тиз генә киеп алды да, таң чыгы юешләп тимгел-тимгел иткән асфальт-ка бу көннең беренче эзләрен салып, юлына ашыкты.

Күтәрелә барган томан эчендә йокысыннан әле уянып җитмәгән шәһәр әкрен генә тибрәлеп торгандай тоела. Томанга төренгән биек йортлар арасында Розалия үзен бер мизгелдә таулар тарлавыгында калгандай хис итте. Юк, таулардагы томаннар башка. Башка иде. Таралып бетте дип уйласа да, ул томаннар хәтер төпкеленнән һаман да баш калкытмакчы икән әле. Юк, юк, томаннар турында уйлар вакытмыни! Әнә, аксыл томан артында кояшның сүрән шәүләсе шәйләнә.

Кичә кайтып та торасы калмаган икән. Катлаулы операциядән соң ул, гадәттә, хастаханәдә кала иде. Алай тынычрак. Тик кичә кайтып йоклыйсы итте шул. Пациентның хәле авыр булса да, тотрыклы иде. Шулай да хәл төрле якка үзгәрергә мөмкин. Күзенә барыбер йокы эленмәде. Тәрәзә артында таңы да сызылмый азаплады. Торып сәгатьне караса, биш тулган икән инде, ә тәрәзә артында куе томан...

Өеннән хастаханәгә кадәр булган ун минутлык ара да әллә никадәр озын тоелды бу юлы. Ишектә дә аны кичә озатып калган вахтер каршы алды. Хастаханә яңалыкларын вахтерлардан да күбрәк белүче юктыр, мөгаен. Хәлләрне генә түгел, сулышыңны-тыныңны белеп тора алар. Менә хәзер дә Розалия белән исәнләшүгә, тынычландырырга ашыккан тавыш белән: «Тәртип!» – дип куйды. Розалия күңел халәтен тавышына чыгармый гына: «Рәхмәт, Мансур абый!» – диде һәм, баскычтан йөгереп китүдән чак тыелып, лифт төймәсенә басты. Розалиядән бер адымга гына калып, артыннан вахтер атлады. 

– Роза Фатиховна!.. Әнисе... Таңга кадәр утырды. Монда. Ишек төбендә... Докторны көтәм, дип. Таң белән килеп җитәсегезне белсәм дә: «Доктор алай иртә килми әле ул, берәр җиргә барып чәй эчеп алыгыз!» – дип җибәрдем... көчкә. Озак тормас, килеп җитәр...
– Яхшы. Тик аның белән әле төштән соң гына сөйләшә алырмын. 

Соңгы җөмләне әллә вахтерга әйтте, әллә үзалдына... 
 ...Әнисе. Көтсен! Көтсен... Көтү өмет бит ул. Билгесезлекнең никадәр җанны талкуын белә Розалия. Тик, барыбер, өмет... Өмет иң соңыннан үлә, диләр. Дөрестән дә шулай.
Ире, Фәрухы идарә иткән хәрби вертолетның югалу хәбәрен ишеткәч тә, күңеленә килгән яман уйларны куып, өметен кабызды Розалия. Вертолетның томанда кыяга бәрелеп, тарлавыкка төшүе билгеле булгач та өметен сүндермәде. Билгесезлек шомы җанын талкыса да, көтте. Көтү авыр иде. Көтү... яшәү иде... Өмет иң соңыннан сүнде. 

Ә бу ананың өмете сүнмәячәк! Тик аның белән очрашканчы Розалиягә әле пациентны карыйсы, әнисенә әйтәсе сүзләрне тәгаенлисе бар. Кирәк бит, шулкадәр катлаулы операцияне җиңеп чыгабыз гына дигәндә... йөрәге туктады да куйды! Ярый бөтенләйгә туктамады... Тик... алга таба йөрәге ничек булыр? Түзәрме? Әле тагын операция өстәленә ятасы бар бит егетнең.

Кабинетына кереп халатын гына элде дә, реанимация бүлегенә ашыкты Розалия. Егет наркоздан айныган, аңына килгән иде. Кизү табиб, хәлен «тотрыклы, уртача авыр», дип җиткерде. Авыруга иелә төшеп, Розалия ак җәймә өстендә яткан салкынча кулны кысты: «Яхшы. Бар да яхшы булачак!» Егет кипшенгән иреннәрен чак кыймылдатып алды: «Яхшы...» – дип кабатлады кебек. Яхшы гынамы соң! Искиткеч! Исән! Аңында! Күз төпләре күгелҗемләнеп, тәүлек эчендә битенең тиресенә сары кунып өлгерсә дә... Болай булгач, яхшы! Аның хәзер үтереп эчәсе килүен аңлый Розалия. Шәфкать туташына кашыклап кына су би-рергә кушты. Пациент мониторындагы күрсәткечләргә күз йөртеп алды, аларны авыруның картасына кизү табиб теркәп калдырган күрсәткечләр белән чагыштырып карады да, тынычланып, реанимация бүлегеннән чыкты. Өске катка күтәрелде. Коридорның зур-зур тәрәзәләрен кояш алтынсу-ал төскә буяган иде. Иртәнге томан таралган. Яңа көн туган. Көн үзәгенә таба үҗәтләнеп кыздырып алырга ниятләгән август кояшы күтәрелеп килә. 
Эш бүлмәсе ягына борылуга, кабинетлар арасына куелган урындыкларның берсендә утырган хатын, сикереп торып, аның ягына омтылып алды: «Рузалия!» Аннан туктап, Розалиянең янына килеп җиткәнен көтә башлады. 

Розалия дә түгел, Рузалия! Әбисеннән башка кешенең аңа болай дәшкәнен дә хәтерләми. Юк, аңа дәшүе түгелдер. Аңа биредә беркемнең дә Розалия дип тә әйткәне юк. Роза Фатиховна! Бары шулай. Бу хатын кем беләндер бутадымы? Розалия хатынга игътибар итмәскә тырышып, алдына гына карап атлавында булды. Үзеңә төбәлеп торган кеше яныннан битараф кына узып китүе кыен иде. Узып китәргә өлгермәде, пышылдап диярлек әкрен чыккан тавыш аны туктатты: 
– Рузалия... Син... мине танымыйсың инде... 

Хатынның арыган йөзенә текәлеп, таныш чалымнар табарга тырышып караса да... юк, күргән-белгән кешесе түгел иде бу.
– Танымыйсы-ы-ың! Мин сине астагы фотоңнан ук таныдым. Утыз еллап күрешкән булмаса да...
– Гафу итегез, танымыйм шул. Минем янга булсагыз... 
Розалия гадәтенчә кул сәгатенә карап алды.
– Беләм... эшең тыгыз. Шулай да улымның хәле турында гына әйт инде! Мине кертмиләр бит аның янына... 

Хатын сулкылдап елап җибәрде. Әнисе! Аңлады Розалия. Кичә ул операция ясаган егетнең әнисе. Аның белән төштән соң гына сөйләшермен дигән иде. 
– Борчылмагыз, бар да яхшы. Әйдәгез... 

Хатын, сулкылдавын тыярга тырышып, аның артыннан иярде. Кабинетка кергәч тә, танырга теләп, аны тагын бер кат күздән кичереп алды Розалия. Юан дип әйтеп булмаса да, олыгаю ягында: бил турылары калынаеп, киңәебрәк киткән, бөтен килеш-килбәтеннән гадәти гадилек бөркелеп торган хатын. Джинсы чалбарына бик үк килешле булмаган туника киеп куйган. Күптән буялмаган чәч төпләре чаларып үскән. Талчыккан йөзендә шактый тирән җыерчыклар... Инәлеп караган дымлы күзләр... Хәтер төпкелендә бер мизгелгә генә нидер кыймылдап куйгандай булды. Тик хәтердә казынып торыр вакыт түгел, ана кешегә улының хәле турында җиткереп, көндәлек эшләренә тотынасы иде. 
– Тынычланыгыз! Иң авыры артта калды. Улыгыз терелер. Тик тиз булмас. 
– Мине... алып кер инде янына. Күрим үз күзләрем белән исәнлеген! 
– Исән ул, аңында. Хәле начар түгел. Ышаныгыз миңа. Мин сезне реанимация бүлегенә кертә алмыйм...
– Син... бүлек мөдире, дигән бит... Син дә кертә алмаска!..
– Хәле шулай торса, берничә көннән палатага күчерерләр. Анда күрерсез. 
– Кайлардан син... туры килдең, Рузалия! Әйттеләр инде... Операцияне үзе ясады, дип... Үлемнән тартып алды, дип...

Хатын тагын елап җибәрде. 
– Еларга түгел, сөенергә кирәк. Хәл чынлап та бик катлаулы иде. Берьюлы берничә органга операция ясарга туры килде. Мин генә түгел, өч хирург ясадык операцияне... – Фрагментларга бүлгәләнгән бавырын яңадан җыеп куйдык, дип үк әйтмәде инде. – Йөрәге ничек иде элек?
– Йөрәге?.. – Хатын бер мәлгә сискәнеп куйды. Үзен кулга алырга тырышып сөйләсә дә, җан елавы тавышына чыкты. – Зарланганы юк иде йөрәгенә.
– Яхшы, йөрәген кабат тикшерербез. Хәле бераз рәтләнгәч, аягына операция ясарга туры киләчәк. Чәрдәкләнеп сынган. 
– Тагын... операция!
– Шунсыз булмый. Монысы өчен Ходайга шөкер итегез! 
– Итмәгән кая! Ул машина эчендә кеше исән калыр дип уйларлыкмыни! Яньчелгән-сытылган тимер өеме генә калган бит машинадан!.. Ходайга да, сиңа да мең рәхмәтләр!.. Син булмасаң... Балачактан ук врач булып уйный идең шул син! 

Балачактан?.. Менә кай заманнан таныш икән бу хатын...
– Балачакта бергә уйный идек без синең белән. Авылда. Әбиең безнең күрше иде. Фәгыйлә апа... 
– Гүзәл!..

Юк, мәңге танымас иде! Гүзәл! Нинди кыз иде бит ул! Чая! Янып торган кыз! Розалия аның исеменә кызыга иде. Аның чыркылдап көлүенә кызыга иде... 
Киеренкелекне йомшартыр өчен, Розалия балачак хатирәләрен уятасы итте. 
– Хәтерлисеңме, Гүзәл, без күлмәкләрне алмашып кия идек. 

Гүзәл бер мәлгә аптырабрак калгандай булды. Аннан ниндидер үтә моңсу тавыш белән сүзгә кушылды.
– Син шундый матур күлмәкләр киеп чыга идең уйнарга. Капрон. И кызыга идек инде синең күлмәкләргә!
– Минем әби ул капрон күлмәкләрне яратмый иде. Балага бер җүнле кием алып кайта белмиләр, дип әниләрне ачулана иде. 
– Синең күлмәкне киеп өйгә кайткач, әни мине әрләде. Кеше күлмәген кияргә ярамый, диде. 
– Кызык. Өстемнән синең күлмәкне салдырганда, миңа да әби, кеше киемен кияргә ярамый, дигән иде. 
– Дөрес әйткәннәр. Һәр кешенең үз киеме, үз язмышы. Менә мине танымаслык итеп үзгәртте язмыш дигәнең. 
– Барыбызны да үзгәрткән инде... – дип кенә куйды Розалия. 
– Юк, мин сине фотоңнан ук таныдым. Улымны... Раилемне монда китергәннәрен ишеткәч, килеп җиттем. Операциядә, диделәр. Үземне куяр урын тапмый бәргәләнеп йөрүемне күзәтеп торган вахтер: «Борчылма, операцияне Роза Фатиховна үзе ясый! Аның кулына эләккәч инде!» – дип, аскы катта эленеп торган фотолар янына алып барды. Бит очыңдагы чокырлардан ук танып алдым: Рузалия! Күпме гомер-дән соң менә ничек итеп очраш... 

Әйе, күпме гомер! Әбисенең авылына Розалия соңгы тапкыр унынчыга күчкән җәйне кайткан иде. Шул көздә әбисе дөнья куйды. Аннан Розалия Ленин-градка китте. Хәрби-медицина академиясенә укырга керде.
– Рузалия!.. Бер генә минутка алып кер инде Раилем янына... улым янына! Зинаһарлар өчен!.. 
– Хәзер түгел, Гүзәл! Кичкә карарбыз, яме. Син хәзер монда берни дә эшли алмыйсың. Тынычлан, иң авырын үттек. Кайт, ял ит. Сәгать бишләрдән соң килерсең. 

Гүзәл инде дүрт тулганда хастаханәдә иде. Розалия өчен бу көн гадәти, тыныч эш көне саналса да, ниндидер матавыклы булды. Ул сәгать алтыларда гына бушады. 
– Әйдә, миңа кереп торыйк әле, – диде ул, Гүзәлнең улы янына керергә сабырсызланып утырганын аңласа да. – Хастаханәнең үз тәртипләре. 
Алар кабинетка кергәндә өстәлдә ике кешелек җыйнак чәй табыны корылган иде. Гүзәлнең тамагы бик кипкән идеме, дулкынлану-борчылу галәмәте булдымы, Розалия тәкъдим иткән чәйне йотлыгып-йотлыгып эчеп куйды. Ни конфетка, ни печеньеларга кагылмады. Үзе өзелеп-өзелеп:
– Рузалия, Рузалия! – дип кабатлады. – Ничекләр генә бәхилләтеп бетерербез сине?!
– Гүзәл! Улың исән! Бу инде минем өчен иң зур бәхиллек!
– Аллага шөкер! Инде монысын да алса...

Ана кешенең өзелеп әйткән сүзләреннән Розалия сискәнеп китте. Монысын да?..
– И Рузалия! Танымаганыңа гаҗәпләнмим. Таныр-лыкмыни! Бала хәсрәте бетерде мине! Белсәң!.. Олы улыбыз... Рамилебез Чечняда... Шулкадәрләр дә йомшак күңелле бала иде... «Әни!» дип өзелеп тора иде.

Гүзәлнең сүзләре Розалиянең йөрәген кисеп төшкәндәй булды. Бер мизгелдә күз алдында инде томаннар артында калган таулар тибрәлеп алды. Вакытсыз һәм урынсыз баш калкытырга иткән хатирәләрне күңеленнән куарга маташкан арада Гүзәлнең ниләр сөйләгәнен ишетми дә калды ул. 
– ...коткаручы! Улыбызны гына түгел, безне дә коткардың син! Бусын да күтәрә алмас идем!.. Карап торган бердәнбер бит...

Розалиянең кинәт үзгәреп, күз алдында кырысланып киткән йөзен күреп, сүзеннән туктап калды Гүзәл. Артык сөйләнәм бугай дип уйлап алды. Шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән, үзенең түгәрәк дөньясында яшәгән кешенең балачактагы бер танышының тормышында ни эше? Язмыш аларны табиб һәм авыруның әнисе рәвешендә генә яңадан очраштырды. Ә ул... әрсезләнеп...
– Улыгыз... Чечняда кайчан?..
– Туксан тугызда... 1999 елның көзендә.
 
Икесен дә авыр тынлык басты. Тынлыктан котылу өчен, Розалия суына башлаган чәен йотып куйды. 
– Кайнар чәй китертимме?
– Юк, юк, рәхмәт! 

Розалия Гүзәлне улы янына үзе алып керергә ниятләгән иде. Инде ул уеннан кайтты. Кул сәгатенә күз ташлап алды да: 
– Гүзәл, сине хәзер улың янына озатырлар, – диде. – Озакка түгел. Биш кенә минутка, яме. Елама, улың янында елама. Аны сөйләштерергә азап-ланма. Ышанычлы, өметле сүзләр генә әйт. 

Гүзәл урыныннан сикереп торды. Ишеккә атлады. Күзләренә яшь бәреп чыккан иде инде. Аны Розалиягә күрсәтмәскә тырышты. Еларга ярамый, ди бит.
– Ашыкма, – диде Розалия. Телефоннан кемнедер чакырды. Озак та үтми ишектә ак халатлы яшь кенә кыз күренде. 

Гүзәл чыгып киткәч, Розалия үзе дә аңламастан бүлмә ишеген бикләп куйды. Онытырга теләгән хатирәләренә ишекне ябарга маташу идеме бу? Тик хәтер ишеген алай гына бикләп булмый шул! Иртән кояш күтәрелгәч тә аксыл томан эченнән калкып чыккан таулар кебек, офыклар артында калган хатирәләр бөтен җетелеге белән күз алдына килде дә басты. 
Икенче Чечня сугышының башланган көннәре иде ул. Розалия махсус билгеләнгән медицина отрядында Чечняга җибәрелде. Аргун тарлавыгында разведка отрядының һөҗүмгә дучар булуы, подполковник дәрәҗәсендәге командирның да яралануы турында хәбәр алдылар. Ул тирәдән боевикларны кысрыклап чыгарганнар, тик озакка булмас, яңадан кайтасылары көн кебек анык иде. Итум-Кали–Шатали юлы алар өчен стратегик кыйммәткә ия юл, аны җиңел генә бирмәячәкләр. Ашыгырга кирәк. МИ-8 санитар вертолеты тиз арада һавага күтәрелде. Төп бурыч – подполковникны табып, эвакуацияләргә! Вакыт бик чикле, тиз эш итәргә кирәк иде. Вертолетның шассилары җиргә тию белән коткаручы бригада җиргә сикерде, тигезле-тигезсез ташлы җир өстеннән төрлесе төрле якка таралып, командирны эзли башладылар. Розалия дә җирдә яткан солдатларның әле берсе, әле икенчесе янына килде. Тик аларга инде табиб ярдәме кирәк түгел иде... Үзенә кемнеңдер якынлашканын тоепмы, берсе кыймылдап куйды. Исән! Корсак турысыннан кысып тоткан ике кулы кып-кызыл... 
– Әни-и-и! 

Әллә өстенә иелгән Розалиягә әйтә, әллә саташып пышылдый иде яралы солдат. Татар егете! Хәзер, хәзер... Әмма Розалия солдатка ярдәм итәргә өлгермәде. «Монда, монда килегез! Тизрәк!» – дип, яралы подполковник янына җилтерәттеләр. Ул арада: «Время истекло. Немедленно покиньте позицию!» – дигән приказ килде. Командирны алып, барысы да вертолетка чабышты. 
– Солдат! – диде Розалия ачыргаланып. – Ул исән!
– Вакыт юк! Күтәрелергә! – Артык тоткарланырга ярамаганлыгын, биредә барысына да үлем куркыны-чы янаганын аңлый Розалия. Тик солдатны алырга иде...Вертолет, «пәри өермәсе» куптарып, җирдән аерылды...
– ...Коткаручы! 
Хәтердәге таулар арасындагы тарлавыкта Гүзәлнең тавышы таралып киткәндәй тоелды. 
– Коткаручы... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар