Логотип
Проза

Корыган алмагач

(хикәя)


(хикәя)

         Мәрхәбә,  шәһәр читендә урнашкан коллектив бакчаның кыйшайган, келәсе эленмәгән, нигәдер зарлангандай шыгырдаган  капкасын ачып, эчкә үтте. Җир кишәрлекләре  төп юлдан ерак түгел, дүрт бүлемтек  аша гына.  Ярыйсы гына күренгән ике йортны сүтеп алганнар. Каядыр күчерәләрме,  сүтеп, материалын саталармы...  Хуҗалары күренми.   Алдарак ишек-тәрәзәләре каерылган, ярым сүтелгән йортлар, нигә кыерсытылганнарын аңламагандай, буш күзләрен бер-берсенә текәгән.  Ярым җимерек хәрәбәләр арасында кеше юк.  Күз алдында үсә, киңәя барган шәһәр бакчага да килеп терәлде.  Гаскәр кебек тезелеп килгән биек йортлар урын сорый, аяусыз  һөҗүм итә.   Күбесе  юк-бар такталардан гына әтмәлләнгән, бер катлы бу тыйнак  бакча йортларына шәһәр хәтле шәһәргә  каршы тора алу кая инде ул?!  Кырыйдагы өйләрне  инде,   бульдозер астына салып, җир белән тигезләп баралар.  Кемнәрнеңдер дистә еллар буена салган хезмәте җир белән тигезләнеп бара... 
     Мәрхәбә аякларын сөйрәп диярлек үз өе ягына табан атлады. Электр утын күптән киссәләр дә, ни гаҗәп,   бакча буенча сузылган нечкә торбадан су һаман да агып ята иде әле.  Еллар буена туйдырган, ашаткан туфраккай, эчеп калыйм, дигән кебек һәр тамчыны йотып бара.  Мәрхәбә  нечкә генә булып аккан су  бавына карап торды да, якындагы боргычын борасы итте.  Тормыш хатынны бер нәрсәне дә, шул исәптән суны да әрәм-шәрәм итмәскә, сак тотарга өйрәтте шул.  Иксез-чиксез күренгән шул ук су байлыгы  да кайдадыр, кемгәдер җитми. Кемдер чиста суның тамчысы өчен тилмерә.    
      Бикле ишекне ачып керер алдыннан хатын  бакчасын күздән үткәреп бераз басып торды. Ут сыман янып утырган бәрхет чәчәкләренә әле көз сулышы тимәгән.  Иртә өлгерә торган алмагачы  алмасын коя башлаган.  Кызыл, алсу битле алмалар, җыйганны көтеп, җирдә тәгәрәп ята... Тиздән тамыры белән суырып алыначак алмагачның соңгы алмалары...   Агач хәттә үзен кисеп торган кешегә дә күләгәсен бирә – шулдыр инде тере табигатьнең рәхимлеге.  Иң күп алма бирә торган  алмагачы  нигәдер  яздан ук корыды.  Анысының алмасы саргылт, өлгергәч хәтта үтә күренмәле сыман, бераз ярмалы, аеруча тәмле иде.  Авызда эреп китә торган  шул алманы уллары Әнвәр дә  яратып, санын санамыйча, туктый алмый  ашый иде.  Әнә  бахыркайның яфраксыз ботаклары, нидер сорагандай,  ябык бармаклардай күккә үрелгән... Әллә кышкы  зәмһәрир салкыннарга чыдамады.  Әллә кайрысын җәнлекләр кимергәч, тернәкләнеп китә алмады.  Әллә тиздән киселәчәген  тойдымы соң, җанкисәгем...  Мәрхәбә аның яраланган кайрысын бәйләп, кайнатылган сумала, вәр  сөртеп,  үзенчә дәвалап та карады. Тик алмагач терелеп китә алмады.  Әнә  карлыган җиләкләре җиргә коелып утыра.    Кура җиләге куагы, койма аша качарга теләгәндәй, күрше бакчага үсенте чыгарган.  Уңышы җыеп алынган кишер, чөгендер түтәлләрен, бәрәңге җирен  чүп баса башлаган. Кырыйда утырган мунча тирәсен кычыткан сырган.  
       Мәрхәбә йозакны ачып  бакча өенең эченә үтте.  Ике тимер карават, тимер мич, өстәл, урындыклар торган өй эче  көзге көнгә карап салкынча иде. Хатын,   озакка килмәсә дә, иренеп тормады, идәндә яткан коры тактаны тимер мичкә ягып җибәрде. Шартлап янган коры утын  җылылык белән бергә өй эченә җан кертте. Бүлмәдәге алынасы әйбер, кирәк-ярак  күптән алынып беткән.  Монда, хуҗаларына күптән  тугры хезмәт итеп,   инде искергән, кирәге калмаган әйберләр генә калган иде. Әнә тәрәзә төбендә пыяла куыклы  керосин лампасы тора. Электр уты еш кына сүнгән чакларда Мәрхәбә шул лампаны кабыза иде.  Аның игезәге  мунчада булырга тиеш.  Бәләкәй чакта әкиятләр укырга бик хирыс булган  улы  Әнвәр, шул “сихри” лампаны бармаклары белән уып, “тылсымлы” лампадан  җен чыгуын көтә иде...  Мәрхәбә ирексездән лампаны  кулына алды,  куышын бер читкә куеп,  филтәсен карады. Кайчандыр ире Сәфәр  салган керосины беткән.   Бер яктан,   бакчаның соңгы көннәрен күрмәве әйбәтрәк тә кебек Сәфәренең. Күпме көчен, күпме вакытын  салды ул  шушы учта сыксаң су чыгардай сазлы, торфлы  биш сутый җирне җиләк-җимеш, яшелчә  үсәрлек иткәнче.  Күпме уңдырышлы туфрак ташыды үз җилкәсендә.  Ашлаган җир аш бирә, ашламаган җир таш бирә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Уңган кеше кулына  туфрак учласа да, алтын итә, димәсләр иде. Башта, коеп яуган яңгырдан качып, күршеләргә, алар булмаганда бәдрәфкә кереп  яшеренәләр иде. Аннан   юклык белән генә  шушы зур булмаган  такта йортны әтмәлләделәр.  Оста куллы Сәфәр аны эчтән фанера белән катлап, әйбәтләп  җылытты.   Идәненә хәтле ике катлап, арасына җылылык өчен опил салды.  Тәрәзә йөзлегенә хәтле челтәрләп кисеп матурлатты.  Тыштан зәңгәр, ак буяулар белән буяп җибәргәч, тыйнак кына бакча йорты   “көлеп җибәрде”.  Омтылган – ирешер, омтылмаган – бирешер, дигәндәй,  берничә елдан  бер читкә кечкенә генә мунча салдылар.  Бәләкәй булса да, анысы да үзе  үсеп чыкмады,  анысына да зур тырышлык китте. Тырышкан тамчы таш тишкән.   Яз  җитүгә алар һәр ялда кырмыскалар кебек шушы бакчада кайнаштылар.  Җәйләре шушында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп үтте.  Эш каты булса да, тырышсаң йомшый, дигәннәр. Үзләре кебек эшчән, ачык күңелле  күршеләре белән бер тугандай  дуслаштылар.  Эшнең боткасы тәмле, дигәндәй,  ял арасында алмагач төбендә  гөрләшеп бергә чәй эчтеләр.  Җилләтми томан ачылмый, җырламый күңел ачылмый – җыелышып җырлаштылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм ашы – кара-каршы; бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Уңыш алу турында бер-берсе белән киңәштеләр, үскәне белән ихлас мактандылар.  Көзләрен үстергән  уңышны сөенә-сөенә  фатирларына ташыдылар. Теләк булса, беләк карышмый.    Салган көч,  тырышлык аркасында өстәлләре мул,  кышлары тук булды.   Хезмәт төбе – хәзинә шул.   Төзелеш башлаганда бергә җыелып, уен-көлке белән  өмә үткәрделәр. Юкка гына бу бакчаларны коллектив бакча дип атамыйлар шул.  Агач җимеше белән, адәм эше белән. Әйе, гади бакча булмады  бу алар өчен. Ире Сәфәр юкка гына аны “җәннәт бакчасы” дип йөртми иде. Тузанлы, тынчу шәһәрдән соң мондагы саф һаваны күкрәк киереп суладылар. Ике бүлмәле  кысан шәһәр фатирыннан соң мондагы киңлеккә, иркенлеккә куандылар.  Җәйге җылы төннәрдә алмагач төбендәге караватта  изрәп йокладылар.  Хыяллана-хыяллана йолдызларны күзәттеләр. Таңнарны  сокланып каршыладылар. Алмалы, җимешле, йолдызлы, бәхетле  “җәннәт бакчасы”... Тик вакытыннан алда кибүе  генә  аяныч “җәннәт бакчасының”... Әнә теге вакытсыз корыган алмагач кебек коруы...  Агачны үстерүе илле ел, кисүе биш минут шул. Корытты замана җәннәт бакчасын... 
        Мәрхәбә өйдән чыкты да, түтәлләр арасына иелеп,  каракучкыл  туфракны учына алды.  Туендырдың, ашаттың, туфраккай. Утыз еллап туендырдың.  Рәхмәт сиңа. Күпме хәләл тиребез тамды монда.  Сыксаң,   түккән тир тамар кебек... Шуңа, тир кушылганга, тәмледер шул җир биргән уңышы да. Шушы җирдә уллары Әнвәр беренче хезмәт мәктәбен үтте.  Бәләкәй бидрәсе, бәләкәй көрәге тәүге эш коралы булды.  Ул чакта  Мәрхәбә белән Сәфәр,  мәш килеп “эшләп” йөргән улларына  куана-куана карап, менә бервакыт ул да үсеп җитәр, без картаербыз, бакча Әнвәргә, аның балаларына калыр, дип хыялланалар иде. Шуңа күрә көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә кызганмадылар.  Булмады шул. Нишлисең, булмады. Шәһәргә урын кирәк. Кала елдан-елга, көннән-көнгә  зурая, үсә бара.  Тирә-яктагы урманнарны кыркып, бакчаларны, өйләрне  җимереп үз астына сала бара.  Утыз ел буена түккән хезмәтеңне  астына сала бара. Замана дөньяны үзенә кирәкчә сүтеп кора.  Көчлеләр заманы шул, нишлисең. Әйе, бер яктан шәһәр кешегә эш бирә,  туйдыра, фатир бирә. Тик зур шәһәр аерым бер кешенең мәнфәгате белән хисаплашмый. Юлына бассаң, сыта.  Күршеләре юкка чыгасы җир кишәрлекләре  өчен азмы-күпме   булса да хакын кайтара алсалар, Мәрхәбә ире үлү кайгысыннан аның артыннан да йөри алмады. Ярый инде, акчасы бер хәл. Аның беркайчан да җитәсе юк. Замана алдында көчсезлегең җанны кыя. Үзеңне үзең  яклый алмавың күңелне төшерә. Һәм беркем дә сине якламачагын  ачык белү өметне кисә.  Шулай да, ничектер яшәргә кирәк.  Кеше хакын санламаган бу заманага үч итеп яшәргә кирәк. 
       Мәрхәбә соңгы тапкыр мунча ягып керәсе итте.  Тышта җыелган  яңгыр суы чиста күренә. Калган утыны да тиздән әрәм буласы.  Әле  көн бар, беркая да ашыгасы юк.  Хатын корымланып беткән мунча эченә лапастан утын ташыды да,  су салып, ягып җибәрде.  Мунча әзер  булганчы җирдә тәгәрәп яткан алмаларны җыйды.  Изелеп торган бер уч карлыганны җыеп, авызына капты.  Аннан карап-карап торды да, кура җиләген җиргә иеп бәйләде.  Чүп үләне баскан ике түтәлне казыды.  Беренче карауга тиздән сүтеләсе, җимереләсе, трактор чылбыры астында юкка чыгасы  бакчада бу эшләрне башкаруы мәгънәсез, юкка көч түгү булып  күренсә дә, ул үзе ни кылганын аңлый иде. Бу аның  утыз ел туйдырган җиргә үзенчә бурычын кайтаруы, соңгы тәрбиясен бирүе иде.  Соңгы тапкыр иелеп, рәхмәт әйтүе иде...    
     Мәрхәбә Сәфәренең мунча алдында эленеп торган эш киемнәрен җыеп, бисмилласын әйтеп, аларны    мунча миченә якты. Ире тарткан тәмәке исе  һаман да аңкып торган, аның хәләл тире сеңгән  иске киемнәрнең кемнеңдер аяк астында, трактор чылбыры астында ятуын ул  кичерә алмаячак.  
     Чормадан улының бәләкәй чактан калган резина  итеген табып төште. Юк, калдыра алмый аларны монда Мәрхәбә. Монда калдырса, балачагы рәнҗер кебек улының.  Хатын аларны, аерым төреп, тула барган юл букчасына   салды. Әнвәренә кирәкмәсә, торыр шунда балконда бер почмакта. 
     Чабынырга  бик яратмаса да, Мәрхәбә каен миннеген пешерми калмады.  Гомер итә-итә сеңгән гадәтне кая  куеп була соң аны? Сәфәре,   мунчаны урыныннан кузгатырлык итеп,  киерелеп селтәнә-селтәнә, ду килеп  чабынырга ярата иде.  Мунча ташына ике-өч чүмеч суны шартлатып сала да,  ләүкәгә сузылып ята һәм  аркасын, гәүдәсен хатыныннан чаптыра.  Түзәрлеге калмаган Мәрхәбәнең  эсседән колаклары пешә, ә иренә кызу  һаман җитми: “Үтми бит! Сал тагын эссе! Жәлләмә!”   Мунчадан кура җиләге сыман кып-кызыл булып килеп чыга да, тышта торган чиләкнең салкын суын өстенә сибә! Әй ярата да инде мәрхүмкәй мунча керергә!  Мәрхәбә дә бүген,  әллә ире хакына, әллә үзе теләп, дәртләнеп китеп, рәхәтләнеп чабынды. Йомшак яңгыр суында тиресе шыгырдап торганчы юынды, тазарынды.  Кермәдем, чабынмадым диярлек булмасын. Үкенече калмасын.  Рәхмәт, мунчакай! 
     Мунча чыккач, Мәрхәбә  бер тын ятып алды да,  бакчаның шифалы үләннәрен кушып, мичтә чәй кайнатып эчте. Ике караватны җыештырып куйды. Өйнең идәнен, тәрәзәләрен сөртеп алды. Кояштай якты бәрхет чәчәкләрен алып кереп, сулы банкага салды һәм өстәлгә куйды.  Өйнең диварын, ишеген, мичен куллары белән сак кына сыйпаганда күзләре дымланды.  Ничә еллар яңгырдан, җилдән, чит күзләрдән  сакладың, йорткаем. Ничә еллар  хезмәт иттең.  Саклый, яклый гына алмыйм сине. Кичер мине...  
     Хатын тәгәрмәчле сумкасын чак сөйрәп  шәһәргә кайтырга чыкканда, көзге көн кичкә авышкан иде инде. Аның кәефен сизгәндәй, көзге күктән тамчы сибәли башлады. Күкләр дә елый белә, ахры...  Мәрхәбә  йортның ишеген япты, әмма  йозагын бикләмәде. Каермасыннар ишеген. Җәберләмәсеннәр өйне...   Туктап, соңгы тапкыр бакчасын күздән кичерде.  Күңеленнән тагын бер кат рәхмәт әйтте. Капкадан чыкканда Мәрхәбә артына борылып карамыйча булдыра алмады.  Көзге җилдә сыгылган  алмагач ботаклары, рәхмәт әйткәндәй җиргә хәтле иелеп, кул болгагандай  тибрәнеп калдылар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик охшады,купме эйтемнар,мэкальлар кулланылган эчталекле,шул ук вакытта телебез байлыгын оста чагылдыргансыз.берничэ кабат укып сезнен тасфирлауларга сокланып утырдым.гади,халыкчан шул ук вакытта тиран магьнале хикая.афарие

      Хәзер укыйлар