Логотип
Проза

Кол

Мәхәббәт сагыштан тора ул...

Мәхәббәт сагыштан тора ул...
– Нурания апа, почта килдеме әле?
– Күрәсең ич, аралап утырам. Көт бераз.

Әлфинур ишектән башын тыгып кына дәшкән иде, эчкә узды.
– Кая, үзебезнең урамныкыларны миңа гына бир. Үзем өләшәм.
– Ай, кызый! Бушка эшләргә дә риза! Каян таптың соң син ул егетне?
– Ник, бер мин генәме? Безнең класс кызлары бөтенесе языша ич!
– Беләм инде, аптырап әйтәм. Ни кызыгы бардыр күрмәгән-белмәгән кеше белән мәхәббәт хатлары алышуның. Армия срогы беткәнчегә хәтле генә бит инде алар.

Нәрсә аңлыйсың соң син, Нурания апа-а! Асланның фотосурәтен көнгә әллә ничә тапкыр алып карый Әлфинур. Хатларын хасиятләп җыеп бара, өйдә ялгызы гына калганда кабат-кабат укый. Классларындагы бер генә малай да андый матур сүзләр әйтә белми. Күп калмады инде. Хезмәте бетүгә, туры монда кайтырга ышандырды. Аңарчы алар мәктәпне бетергән була инде.

– Мә, кызый, бие!

Әлфинур урыныннан сикереп үк торды. Битләре кызышып яна башлады.
– Син ул хатлар турында әнигә әйтеп торма инде, җәме, Нурания апа! 
– Ярар ла! Кеше серен кешегә чәчеп йөргәнем юк әле.

Ул көнне хатлар классларындагы башка кызларга да килгән булып чыкты. Иртән күрешүгә, китте чыштыр-чыштыр конверт актару, бер-берсенә күрсәтеп мактанышу. Әллә аңлап, әллә болай гына, малайлар аларны кызлар кулыннан йолкып ала, тегеләре чырыйлап кычкыра.

Бөтенесе Хәлимәнең абыйсы Салих армиягә киткәч башланды. Кызларның адресларын хезмәттәш дусларына ул тараткан. Юри генә языша башлаганнар иде, тора-бара кызып киттеләр. Әлфинурга Аслан атлы абхаз егете туры килде. Икенче хатында ук ул фотосурәтен салды. Шуны күргәч, тынычлыгы качты кызның. Әттәгенәм, булса да булыр икән шундый чибәр кеше! Кап-кара кашлар, капа-кара күзләр... Бөтен йөрәкне өтеп ала инде. Әлфинурның үзен дә ошаткандыр, фотолар алышкач, хаты тагын да «тәмлерәк» килеп чыга башлады Асланның. Русча язса да, соңыннан: «Сау бул, матурым, очрашырбыз!» – дип, саф татарча сүзләр «төртеп» куярга да онытмый иде.

Нурания апа «чәчмим» дисә дә, авыл кешеләренең теленә керү озакмы? «Солдат хатлары» турындагы хәбәр Шәмсенур апага да килеп иреште.
– И-и, болай гына бит инде ул, әни! – дип акланды Әлфинур, әнисе сораштыра башлагач, үзенең йөзе кызарып китте. – Кызлар белән хат алышканда солдат хезмәте тизрәк уза дип әйтә ди Салих абый...
– Тапканнар кызык... – дип, яратып кына сукранды әнисе.

Нурания апа хатларны төгәл бер ел – кызлар тугызынчыны бетергәнче ташыды. Аннары аңа эш җиңеләйде – әллә егетләр уйнап туйды, әллә болары кызык тапмый башлады – хатлар йөрү сирәгәйде. Тора-бара бөтенләй туктады. Әлфинур белән Аслан гына элемтәне өзмәде. Озаграк хәбәрсез торгандай тоелса, ашы – аш, йокысы йокы булмады инде кызның.

Чыгарылыш кичәсендә бигрәк ямансу булды. Егетләрнең биергә чакыруына да теләр-теләмәс кенә чыга Әлфинур. Күзләрен йома да, Асланны алар урынында итеп күрә. Менә шулай вальс әйләнсәң иде аның белән! 

Ул җәйне классташларының күбесе кайсы кая таралышып бетте. Авылда берничәсе генә калды. Мәктәптә хәйран яхшы укыгач, укытучылары Әлфинурны институтка кыстаганнар иде, кызый аяк терәп каршы килде. «Әнине ялгызын гына калдырмыйм!» – диде. Моны ишеткәч, Шәмсенур апа шаккатты. Кызын каршысына утыртып сөйләште.

– Син нәрсә! Әни үзе генә кала дип әйтәсең диме?! Урын өстендәге карчык түгел лә мин, синнән башка да тормышымны бик әйбәт алып барам. Укып, кеше булганыңны күрәсем килмимени минем дә!

Әлфинурның хәлен аңлыймыни ул? Чын дөресен әйтсә, буран очырачак шул. Дөрес, кызның башында – томан, алда ни булачагын тәгаен генә үзе дә күз алдына китерми. Шуны гына белә: Аслан көзгә кайтачак. Монда калырмы, Әлфинурны үзе белән алып китәрме, анысын менә күз күрер.

– Әни, бер генә ел ял итеп торыйм инде, ә! Аннары кая кушсаң, шунда барырмын! – диде әнисенә. Күзен дә йоммый ялганлый алуына үзе дә аптырады. Мәхәббәт дигән шайтан шулай иләсләндерде инде аны.

Классташларын шаккатырып, тотты да колхоз фермасына сыер саварга керде Әлфинур. Әнисе башта киреләнеп маташкан иде, кызы «бер генә ел» дип тәкърарлагач, күнде тагын.

Җәйләрне көчкә уздырып җибәрде кызый. Һәр иртәне Асланның кайту көнен исәпләп чыгарудан башлый. Октябрьдә, дип язган иде бер хатында, инде анысы да узып бара. Алай гынамы, соңгы арада никтер хаты да тукталды әле. Хәлимәнең абыйсы кайтып утырганын ишеткәч, күңеленә шом керде. Юк йомышын бар итеп, Салихларга китте. Эчкә узып торасы булмады, егет ишек алдында йөри иде.
– О-о, солдат кайткан икән! – дигән булды Әлфинур, гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып. Үзе Салих белән ике куллап күреште. – Хәлимәнең күренгәне юк микән дип килүем иде.
– Сеңелнең укуы каты, ди. Киләсе атнада гына күрешербез инде, Алла теләсә.
– Бөтенләйгә кайткансыңдыр, иеме, Салих абый?
– Бөтенләйгә инде! Күпме йөрергә була тагын.
– Һәммә кеше кайтып беттеме?

Егет Әлфинурга шактый гына текәлеп карап торды.
– Ә син... ник алай дип сорыйсың? – Ул нидер исенә төшерергә азаплана иде бугай. – Туктале, кызый... Синең теге абхаз егете турында сорашуың мәллә?

Әлфинур кызарынды, ык-мык килеп, күзләре белән җирне бораулады.
– Соң, монда кайтырга тиеш түгел бит ул, аны үз әнисе көтә торгандыр. Син инде бигрәк, бала-чага шикелле... Алай бөтен нәрсәне серьезныйга алырга димәгән.

Әлфинур капканы бәреп диярлек чыгып китте. Асланның монда туры кайтмавында Салихның гаебе бар, диярсең. Аның үз артыннан:
– Төкер син аңа, башында җил уйный торган егет, кирәк түгел ул сиңа! – дип кычкырып калуы бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.

Менә ышан син егетләргә! Әнисе барлыгы яңа исенә төшмәгәндер бит инде Асланның... Йә, ярар, дип юатты кызый соңыннан үз-үзен, туры кайтмаган икән, димәк, сәбәбе булган. Әнисе белән күрешергә-киңәшергә теләгәндер, озак йөрмәс, шап итеп килеп төшәр әле... Шулаен шулай да, озаккарак китте шул. Инде кыш та ишекне шакый. Асланны уйлый-уйлый йоклап китә Әлфинур, күзен ачуга, тагын Аслан дип саташа башлый. Ашаудан калды, шуңадыр, ябыгып та китте. Шәмсенур апа үзенчә борчыла.

– Без аңламаган чирең бар мәллә, Ходаем?! Күзләреңнән нур качты, өшкертеп карыйсымы соң?.. Ял итә дә белмисең бит. Кеше шикелле клубка чыгар идең, күңелең ачылып китәр иде.
Мондыйларына бөтенләй җавап биреп тормый Әлфинур. Аслан тегендә, ә ул монда бүтән егетләр белән биеп йөрсенме? Булмаганны..
 
«Урының монда түгел синең...»
Сабыр канатлары сынды кызның, өмете тәмам киселде – Асланның соңгы хаты килүгә дә төгәл ярты ел узды. Нишләп туган җиренең адресын сорый белмәде икән ул аннан теге вакытта?.. Шулайдыр, Салихның «серьезныйга алма» диюендә хаклык бардыр. Аслан өчен уен гына булган инде бу хат алышу. Ә ул, юләр кызый, читтән торып баш-аягы белән шуңа гашыйк булып йөри... 

Бүген дә эшкә авыр уйлар белән килде. Савымчы кызларның гадәттәгечә чырык-чырык килеп көлешүе, мәгънәсез сөйләшүләре ачуын китерде. Ферма мөдире күренүгә, кызлар төртмәле сүзләр белән аңа ташланды. Ул тозсыз шаяртулардан ничек туймыйлардыр! Тегесе дә түзә тагын, артыгын дәшми.
– Фазылҗан абый, комың коелып бара бит инде, ник өйләнмисең син, ә?
– Менә мине ал, үкенмәссең! Колхоз эшенә йөртмәсәң, мин сиңа барырга риза!

Фазылҗан, аларны узып, Әлфинур янына килде.
– Нихәл, сеңел! Кәефсез күренәсең, бер-бер хәл булмагандыр бит?
– Юк ла... Боларның кыланмышларыннан күңел болгана. Тыя да белмисең үзләрен, Фазылҗан абый.
– Сөйләнсеннәр, тел сөяксез бит ул. Миңа димәгәе...
Соңгы арада ул гел аның янында кайнаша. Әллә аңлый, әллә жәлли...

Кышын Әлфинур уйларын тәртипкә китерә башлады. Дәреслекләрен барлады, кайсы институтка барырга икән дип план корды. Әнисе белән дә киңәште. Анысы моңа кызыннан артыграк сөенде.
– Кая барсаң да бар, гомереңне фермада үткәрмә берүк! – диде. 

Тик... Бер булмаса, булмый икән. Әллә булган белеме бер елы эчендә шул сыерлар янында коелып беттеме? Ничек күтәренеп чыгып киткән булса, ике атна дигәндә шулай күтәренеп кайтып төште Әлфинур авылга. Авыз-борыны болай да салынган иде – әнисе, сорашып, җанын талкымады.
 – Ярар, быел булмаса, киләсе елда булыр, – диде. Тик ул моны болай гына, кызын юатыр өчен генә әйтте.
Үзенә үзе урын таба алмыйча шактый йөрде әле Әлфинур. Күңелендә бушлык иде. Әнисе кыстагач, клубка да чыккалап карады. Сагыз шикелле сыланырга маташкан авыл егетләреннән гайрәте чикте. Алар урынында Аслан булсамы?!

Ниһаять, җыенып, ферма мөдире янына китте.
– Менә, кайттым, – диде. – Мине эшкә аласыңмы , Фазылҗан абый?

Фазылҗан озак кына дәшми торды. Көрәген бер куйды, бер алды.
– Аласыңмы дип... Монда түгел бит синең урының, сеңел...

Әлфинур аңа аптырап карады. Ник монда түгел? Нәрсә, начар эшләдеме әллә ул? Берәүнең дә аннан артык җире юк. 

Соңгы җөмләсен кычкырып ук әйтте бугай. Фазылҗан көлеп куйды.
– Юк, сеңел, киресенчә... Мондагыларның берсенә дә охшамагансың. Былтырдан бирле күзәтәм инде мин сине.

Шуннан? Әлфинурның аптыравы йөзенә чыккан иде.
– Менә нәрсә, Әлфинур. – Фазылҗан аңа беренче тапкыр исеме белән дәште. – Чык миңа кияүгә. Үзең беләсең, мин алай төчеләнә белмим, ну син минем начар кеше түгел икәнемне беләсең.

Ул көрәген шап итеп җиргә кадады.
– Ашыктырмыйм. Уйла. Иртәгә өегезгә керәм, җавабыңны шунда әйтерсең, – диде дә кызу-кызу атлап китеп барды.

Әлфинур телсез калды. Менә сиңа Фазылҗан абый! Уйла, ди. Уйларга иртәрәк бит әле аңа... Иртәрәк дип... Ә Аслан кайткан булса? Ул чакта иртәсен-соңын карап тормаган булыр идең бит, кызый!

Ә бер карасаң... Укырга керә алмады, тагын шул сыерлар янына кайтып утырды. Киләсе елга, дигән була әнисе. Әлфинур үзе ул «киләсе елга» тамчы да ышанмый. Асланны уйлап яшәү дә көлке. Ә болай... юньле кеше чакырып торганда, аны онытырга да ярап куймасмы әле.

Иртән аның Фазылҗанга әйтәсе җавабы әзер иде. Егет капкадан күренүгә, каршы чыкты. Йөзе белән генә әнисе ягына ымлап күрсәтте. Мин риза, әни белән үзең сөйләш, янәсе...

 Карлыгандай кара күзләрең...
– Әбием, мә! Сиңа иң зурысы! Әнием, монысы сиңа карап тора, кап!
– Һай, бәбекәчем! Бигрәк юмарт инде үзең! – Сәбиха апа ике арада чабып йөргән оныгын алдына алып, шапы-шопы сөйде дә, карлыган куаклары арасына кереп чумган Әлфинурга эндәште:

– Бүгенгә җитәрдер, килен? Без, кереп, чәй куя торыйк, озаклама, яме!
– Ярар, ярар! Җитешмәсәм, эчә торыгыз, бу куагымны бетерим инде!

Быел карлыган бигрәк эре. Үзләре ишле, җыеп бетерешле түгел. Мине ал да мине ал дип, күзгә үк кереп торалар.
Абау! Бусы ни тагын?!

Әлфинур тураеп басты. Карлыгандай кап-кара күзләрен аңа төбәп, куаклар артында ят бер ир басып тора иде. Хатын, шикләнеп, артка чигенде.
– Кем кирәк сезгә?
– Не бойся, красавица! – Татарчасы юк, димәк. Урысчасы да төзек түгел. – Это я, Аслан. Ты помнишь меня?

Әлфинур егылып китә язды. Ничек танымый торды соң ул аны? Төн йокыларын калдырган шул Аслан бит инде! Нәкъ фотодагы кебек – бераз олыгайган гына. Их, егет, ничек шулай бик соң эзләп таптың соң син мине?!

Әлфинур сыгылып төште. Карлыган төбенә чүгәләде, ул арада Аслан да аның каршына килеп утырды:
– Не ждала меня, красавица?

Көтмәгән кая! Хәзер күрешерлек булгач, ник алданрак хәбәр бирмәдең соң син? Хатынның күз яшьләре гөрләвектәй акты. Соң инде хәзер, җаным, соң!..

Аслан көрәктәй зур учы белән аның күз яшьләрен сөртә, җилкәсеннән сөеп ала, башыннан сыйпый. Егетнең өзек-төтек җөмләләреннән шуны гына аңлады Әлфинур: теге вакытта ул әнисенең авыруы хакында телеграмма алган, ашыгыч төстә өенә кайтып китәргә мәҗбүр булган. Аннары аны тәрбияләп яткан. Бик теләсә дә, Әлфинурны оныта алмаган.

– Не могу без тебя, моя хорошая! – дип, Аслан үзе дә хатынның күкрәгенә башын төртеп үкседе.

Карлыган төбендә күпме шулай акылларын җуеп утырганнардыр, Әлфинур кайнанасы тавышыннан айнып киткәндәй булды.
– Җитәрсәнә, килен, кер инде! Рәмис тә юксына! Иртәгә дә көн бетмәгән!

Сискәнеп торып басты Әлфинур. Көн бетмәгән дип... Кемгә беткән, кемгә юк...

– Хәзер, хәзер... Ике минут...

Аслан яфрак кебек калтырап торган Әлфинурны кочагына алды. Тегесе шунда сеңде, эреде...
– Анда сезнең посадка... Иртән мин сине шунда көтәм. Сәгать ничәгә хәтле булса да көтәм. Син килмичә китмим. Җыенып кил. Мин сине монда калдырмыйм... Үзем Салихларда кунам. Аңа синең өчен кайтканны әйтмим...

Төсе качкан киленен күреп, Сәбиха апа куркып калды.
– Абау, ни булды? Күбрәккә китте, ахры?

Бигрәк артыгын кайгырта инде! Әлфинурның кайчак ачуы да килә.
Яратып чыкмады бит ул Фазылҗанга, «чыгам да керәм» дип кенә уйлады бугай. Инде ияләшә төшкән иде, Рәмис тугач, Фазылҗан үзе дә һавада очып йөри башлаган иде... Хәер, ияләшү ярату дигән сүз түгел бит әле ул... Мәхәббәтсез яшәү үзе гөнаһ дигәнне дә ишеткәне бар Әлфинурның... Их, ичмасам, каксыннар, суксыннар иде аны, түзә алмыйча качып киткән дип уйларлар иде хет...

Уйларының берсеннән керде Әлфинур, икенчесеннән чыкты. Башы буталып бетте. Шаулап кайтып кергән Фазылҗанга күтәрелеп тә карыйсы килмәде. Кичке аш вакытында күбрәк Сәбиха апа белән Рәмис сөйләде, Фазылҗан каш астыннан гына хатынын күзәтте. Рәмискә иптәш алып кайтам, дип сөйләнә иде, шуңа кәефсездер, дип юрады.

– Алай карама миңа, көне буе карлыган җыйдык, башыма капты, – дип акланды Әлфинур. Үзенең зиһене чуалды, кулына тоткан әйберен кая куярга белми аптырады.

Күзгә йокы кермәгәндә, ай-һай, төн бигрәкләр дә озын икән! Хатын боргаланып ятып карады да, мендәрен кочаклап, зал ягына чыгып китте. Фазылҗанның иртән эшкә барасы бар, аңа да йокларга бирми бит.

Таң атып килгәндә икеләнүдән туктаган иде Әлфинур. Үзем белән ниләр алырга, уңай вакытны ничегрәк туры китерергә дип кенә уйлана иде. Ә Рәмис... Үзе барып урнашсын әле башта, аннары кайтып алачак ул аны. Ташлап китми ич, ышанычлы кулларда калдыра.

Иртә гадәттәгечә башланды: Фазылҗан ашык-пошык чәйләп, эшенә чапты, Сәбиха апа оныгын бакчага илтергә кузгалды, Әлфинур өйдәге вак-төякне карарга калды. Кайнанасы артыннан капка ябылуга, хатын юл сумкасын тартып чыгарды да тиз-тиз генә кирәк тапкан нәрсәләрен тутырырга тотынды. Кайсын алды, кайсын салды да, арт бакча аша җилфер-җилфер атлап, авыл башындагы посадкага таба юл алды...

Төш авышканда Әлфинурның югалуы турында олысы-кечесе хәбәрдар иде инде. Бөтен авыл «ду» килде. Ни уйларга белмәделәр. Фазылҗан, аптыраганнан, урман юлларын, елга буйларын уратып кайтып килә иде, машинасы каршына Салих атылып килеп чыкты.

– Хет ас, хет кис, бөтенесенә мин гаепле, – диде. Өзек-төтек җөмләләре белән Асланның бу якларга эш белән килүен, үзләрендә кунып чыгуын әйтте. – Шулай ук булыр дип башыма да килеп карамады. Бер җилкуар ул, хатыныңны харап итеп ташламагае. Әйдә, ерак китә алмаганнардыр әле, очтык станциягә!

Фазылҗан «Аслан кем ул?» дип сорамады. Машина рулен чытырдатып кысты. Күкрәгеннән ахылдаган тавыш иңрәп чыкты. Салих ачкан ишекне аның борын төбендә кире шапылдатып япты да ыжгыртып китеп барды.

Саумы, диңгез! Саумы, яңа тормыш!
Әлфинурның поездга гомерендә беренче утыруы. Нинди поезд, калага да йомыш белән әллә нигә бер барып кайталар иде. Тормышның менә мондые да була икән! Ул Асланнан күпме барабыз дип тә, кая барабыз дип тә сорамады. Яраткан кешең белән дөнья читенә китәргә дә әзер буласың икән аны. Мәхәббәткә тел кирәкми диюләре хак – икесенең дә русчасы такы-токы, шулай да рәхәтләнеп серләштеләр. Вагонның өске шүрлегенә менеп кунакладылар да, табигатькә хозурланып карап барып, поездның рәхәт теркелдәвенә оеп-оеп та киткәләделәр. Алдагысы хакында Әлфинур уйламаска тырышты. Янәшәсендә – еллар буе зарыгып көткән Асланы, калганы – вакыт эше. Җайланыр, боерган булса.

Шәһәрне чыгып киткәннең өченче көнендә хатынның бөтенләй йокысы качты. «Озакламый килеп җитәбез», – диде Аслан. Әлфинур тәрәзәгә баккан иде, хәйран калды. Бер якта – башлары болытлардан да ашып киткән биек таулар, икенче якта – Әлфинурның төшенә дә кермәгән очсыз-кырыйсыз диңгез. Әкияти җирләр бит бу! Сулышы кысылды, сөенечтән башы әйләнде.

Рәхәт булса да, ардырды. Адлер шәһәрендә поезддан автобуска күчтеләр, аннары Абхазия чигенә кадәр ни өчендер җәяү тәпиләделәр. Менә алда бер-бер артлы тезелешеп баскан яшел фургоннар күренде. Бөтен халык шунда ябырылды. Әлфинур белән Аслан да, тыгылышып, фургоннарның берсе эченә кереп басты.

Юлның иң авыры шушы булган икән. Тирләп-пешеп, ниһаять, фургон ишегеннән сикереп төшкәндә, Әлфинурның җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде.

– Поездда чакта ук диңгезне күреп һушсыз калдың, әйдә, башта шунда алып төшәм, – диде Аслан. – Юл тузаннарын кагуыбыз да булыр.

Әлфинур аңа аптырап карады. Нинди диңгез, өйгә дә кермәгән килешме? Өлгерерләр иде әле. Тик нихәл итәсең, кунак – хуҗаның ишәге, ди, Аслан әйткәч, көйсезләнеп торып булмый инде.

Кайчан килеп күрер иде әле ул Кара диңгезне! Каралҗымланып торган су өстендә, күзләрне чагылдырып, кояш нурлары җемелди, чуерташлы ярга бер-бер артлы күбекләнеп күтәрелгән дулкыннар килеп бәрелә. Әлфинур суга куркыбрак кына кереп киткән иде, соңыннан аның рәхәтлегеннән тәмам изрәде. Җитәкләшеп тә йөзделәр, су эчендә куышлы да уйнадылар. Хатынның күңеле бәхетле мизгелләрдән шартлар хәлгә җиткәндәй булды.

Ул мизгелләрнең башы да, ахыры да шул икәнен белгән булсамы!..
...Биек тау итәгендә утырган авыл бөтенләй Әлфинурларныкына охшамаган. Акшарга буялган тәбәнәк таш йортларны, чуерташ түшәлгән тар урамнарны күргәч, хатынга ямансу булып китте. Кисәктән генә еракта калган якыннары исенә төште, өзелеп-өзелеп Рәмисен сагына башлады.

– Не кисни, моя хорошая! – дип, иңнәреннән кочып алды аны Аслан. – Ну-ка, улыбайся! Пусть все думают, что мы прекрасная пара!

Хатын көчәнеп кенә елмайды. Ул арада әле бер, әле икенче капкадан егетләр, кызлар чыгып, Аслан белән исәнләшеп үтә башлады. Үзләре Әлфинурга сынап-текәлеп карыйсыман тоелды. Кыз оялуыннан гел җиргә карап атлады.

Монысы Асланнар йорты икән. Башкаларныкыннан әлләни аерылмый. Хатын капка төбендә үсеп утыручы таныш булмаган җимеш агачларына сәерсенеп карады. Ул да булмады, Асланның көр тавышы аны сискәндереп җибәрде:

– Мы пришли, Замира, выходи! Сдержал я свое слово!

Ишектән, атылып, Асланның үзе кебек үк кап-кара чәчле, кап-кара күзле чибәр генә хатын килеп чыкты. Боларны күрүгә, “исәнме” юк, “саумы” юк, кулларын болгый-болгый үз телләрендә нидер кычкырынырга тотынды. Хатын артыннан берсе мүкәләп, икенчесе тәпиләп, ике яшь бала да өстерәлеп килә иде. Аслан Замираның кыланмышларына игътибар итмичә, балаларның икесен ике беләгенә алып утыртты да алар белән гөлдер-гөлдер үзенчә сөйләшергә тотынды.

Әлфинурны баскан урынына кадаклап куйдылармени! Ни алга, ни артка китә алмады. Нәрсә дә булса аңларга тырышып карады, булмады. Матур күзләрендә ут уйнатып, кара хатынның аның өстенә килгәнен хәтерләргә өлгерде әле. Үз телендә ниләрдер кычкырганын да ишеткәндәй булды. Аннары – тоташ бушлык. Әлфинур өчен бөтен дөнья тирбәлә башлады, аны талгын гына каядыр караңгылыкка очырып алып китте... 

 «Үз теләгең белән килдең...»
Ул бер караңгы сарай эчендә уянып китте. Яткан урынын капшап карады – агач карават, өстенә иске кием-салым түшәлгән. Бераздан күзләре ияләште, сарай стенасына көрәктер, сәнәктер ише нәрсәләр сөяп куелганын күрде. Торак йорт түгел бу, димәк. Кая килеп эләкте соң ул? Ә Аслан кайда? Аслан... Әлфинур соңгы тапкыр аның ике бала күтәреп торганын исенә төшерде. Нинди балалар икән ул? Ә кара хатын? Исемен Замира диде бугай... Ә үзен нишләп бирегә кертеп салганнар соң? 

Әлфинур сак кына торып утырды. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде. Юл өстендә ни бар, шуларга тотына-тотына, ишеккә таба юнәлде. Үз аякларына урала-урала барды. Барып җитә алмады, ишек үзе киерелеп ачылып китте. Әлфинурның кисәк яктылыктан күзләре чагылды. Башын күтәреп караганда, бер кулы белән ишек баганасына, икенчесе белән бөеренә таянып, Замира басып тора иде.
– Ну что, красавица, поговорим?

Әлфинур чайкалып куйды. Куллары белән тотыныр урын эзләде. Моны күреп, Замира аңа таба үзе кузгалды. Култыклап алды да, кире караватына илтә китте.

– Ты беременная, да? – Әлфинурның ияк какканын абайлап, үзләренчә нидер кычкырып куйды. – От Аслана? Мужа моего?
– Нет, нет, что вы! Моңа кадәр күргәнем дә булмады минем аны. Өч айлык авырым белән чыгып киттем. Исә-әр!..

Әлфинур сыгылып төште. Аңына әле генә килә башлады бугай ул.
Замира киң итәкләрен җилфердәтеп чыгып китте дә, озакламый кабат әйләнеп керде. Кулында зур подноска салынган ашамлык иде.
– Перекуси. Хәл җый. Аннары берәр нәрсә уйларбыз.

Ул ахылдап куйды, йодрыклары белән тезләренә суккалап алды.
– Акыл керәсе юк икән. Син ничек килеп каптың соң аңа?

Әлфинурның сөйләп бирми чарасы юк иде. Алар кулында бит хәзер, туган җире кайда да, ул кайда? Гаебе юклыгын аңлатырга кирәк бит инде, юкса, Замира бик гайрәтле күренә, бәргәләп ташламагае... Болай икәнен белгән булсамы?!. Бөтен нәсел-нәсәбен калдырып чыгып китәр идемени ул!
Яшенә тыгыла-тыгыла сөйләде хатын. Үзе туктаусыз:

– Ник алай эшләде соң ул, ник алай, ә? – дип кабатлады.
– Күңел ачар өчен тапкан инде бер юләрне! – диде Замира, Асланны тиргиме ул, әллә Әлфинурнымы, аңлашылмады. – Әнә, эшенә чыкты да китте, әллә кайчан онытты инде ул сине.

Аның яртылаш урысча, яртылаш үзләренчә сөйләгәненнән шул кадәресе барып җитте Әлфинурга: иптәшләренә карта уенында оттырган Аслан. Откан очракта нишләргә тиеш булгандыр, отылсам, тагын бер кәләш алып кайтам, дип мактанган. “Татарстанда йөргән кызым елап калды”, – дигән.
– Алдашмыйча яши белми ул, ну бу кадәресенә үк ышанмаган идем, – дип, үзләренчә сүгенеп куйды Замира, тешләрен шыгырдатып.
– Нишләргә, нишләргә...
– Нишләргә, имеш... Тик елап утыр инде хәзер. Шулкадәр дә беркатлы булырга кирәк бит, ә?!

Замира, чәчрәп, урыныннан сикереп торды, йодрыкларын йомарлап, арлы-бирле йөренде. Әлфинурның коты очты: артына тибеп, капкадан очырып чыгарса, нихәл итәрсең?! Кайту юлын да белми, кесәсендә бер тиен акчасы да юк... Аның кабат күз аллары караңгылана башлады, ишелеп төшмәс өчен, карават тимеренә ябышты.
– Ну, ну, ну... Син нәрсә?!

Кызулап килеп, Замира аның башын тотып карады.
– Абау! Ут та ут, син дә ут... Йә, чәбәләнмә, ятып тор әле, уйларбыз...

Замира йә дулап китә, йә йомшарып төшә. Әлфинур үзен аның янында ничек тотарга белми аптырый. Ят дигәч, ятаргадыр дип, караватына менеп капланды да күзләрен йомды. Башы ни дә булса уйларлык хәлдә түгел иде.

Уяулы-саташулы көннәр бер-бер артлы уза торды. Әлфинур озак рәтләнмәде. Төннәр буе кызышып, бәргәләнеп чыкты. Көндезләрен өстерәлеп кенә ишек алдына чыга да, һава сулап, тагын ятагына кереп ава. Замира аңа үлән сулары кайнатып эчерде, җылы шулпадан да өзмәде. Асан ник бер тапкыр янына кереп карасын! Еш кына хатыны белән ут чәчеп кычкырышкан тавышы ишетелә, урысча яман итеп сүгенә, ярый әле, аларчаны аңлап җиткерми Әлфинур.

Ник табиб-фәлән чакыртмыйлар икән соң аңа? Ярамыймы? Үлеме шулай чит-ят җирләрдә булыр микәнни?

Әлфинурның күңеле тулды, Рәмисе, Фазылҗаны күз алдына килеп басты. Мендәренә капланды да, үксеп-үксеп елап җибәрде.
– Ну, что, красавица, весело тебе у нас?

Хатын сискәнеп китте, үзе дә сизмәстән, карават читенә торып утырды. Нәкъ әүвәлгечә матур елмаеп, каршында Аслан басып тора иде. Әлфинур ачудан шартлар хәлгә җитте. Аһ, шушы җирәнгеч бәндәне ничекләр генә «яратам» дип йөри алды икән ул? Булдыра алса, үз куллары белән ботарлап атар иде аны хәзер!
– Ни вини меня, дорогая! Полюбил тебя, я, что, виноват за это?!

Аслан, көрәк кулларын сузып, аны кочагына алырга теләгән хәрәкәт ясады.

Әлфинур ыңгырашып куйды, йөрәге тагын да ешрак тибә башлады. Бар көченә талпынып торып басты да, бармакларын җәеп, Аслан өстенә ташланды:
– Кол итәргә уйладыңмы мине, кабәхат!..
– Кол?.. – Аслан аңа селтәнергә ирек бирмәде, кулларыннан кысып тотып алды да шаркылдап көлеп җибәрде. – Нинди кол? Колның аяк-кулларын богаулап, ач килеш көне-төне эшләтәләр аны, җанкисәгем. Ә синең урының рәхәттә, тамагың тук. Мин сине сатып та, урлап та алып китмәдем. Үзең килдең бит. Үзеңме? Йә, шулай түгел диген? Теләсәң, бүгеннән чыгып китә аласың – беркем мәҗбүриләп тотмый...

Шулай ул, шулай... Әлфинур Асланнан ычкынды да аңа нәфрәт тулы күзләрен текәде. Кол ул, кол... Үз теләге белән сайлап алган язмыш колы...

«Юллык акча табып бирсәң...»
...Аһ, дип әйтүләре кыен,
Исемә төшәсең дә...

Әлфинур җырлый-җырлый, елый-елый, учак тирәсендә кайнаша. Соңгы вакытларда Замира аңа әбәт әзерләүне ышанып тапшыра башлады. Плитә ишегалдында, карт инҗир куагы төбендә.

Боларның бөтен ризыгы яшелчәдән, ахры. Токмач турап аш пешерсәң иде аны... Пәрәмәч пешереп күрсәтсәң иде... Шуларны уйлый да, тагын күңеле тула Әлфинурның, еламый калган көне бар микән?

Теге хәлдән соң Аслан аңа якын килми. Иренең сарай тирәсендә кайнашканын күрсә, Замира да карчыга шикелле аның өстенә ташланырга гына тора.

Тора-торса, ул Әлфинурны әрләп ташлый, бераздан, йомшарып, «нишләргә икән соң синең белән» диебрәк сөйләнергә тотына. Әлфинурның хәле элекке кебек түгел инде, уңайлана бара. Аллага тапшырып, юл хәстәрен күрә башласа да ярый үзе. Баласын монда табып ятарга язмасын...

Бер көнне Замираның кәефе күтәренке чагын туры китереп, үзе сүз башлады.
– Юллык акча табып бирсәң, Аллам белән ант итәм, кайтып җитүгә әзерләп җибәрер идем, – диде.
– Табып бирсәң дип... Табучысы Аслан инде аның. Сорадым инде бер тапкыр, ничек килгән, шулай китсен, өстерәп алып кайтмадым мин аны, ди.
– Ай, Замира!.. Ничекләр итеп яшәмәк кирәк шундый кеше белән!.. – Әлфинурның тавышы иңрәп чыкты.

Замираның күзләрендә яшен уйнаклап алды.
– Менә шулай яшисең инде, кая бармак кирәк! Аздыручы хатыннар булганда, ирләрнең бөтенесе бер аның!

Юк, юк! Фазылҗан андый түгел – хәзер генә аңлады моны Әлфинур. Ул Асланга тагын бер кат нәфрәтләнде, гаҗизлектән беркавым аңгыраеп утырды. Ул арада Замира җәлт кенә кереп, өйдән кәгазь белән карандаш алып чыкты.
– Язып җибәр туганнарыңа сәлам хаты. Адресны әйбәтләп күрсәт. Килеп алсыннар...

Әйтте бер сүз! Кем килеп алсын аны? Әнисеме? Фазылҗанмы? Күптән тормышларыннан сызып атканнардыр инде, бу кадәр хурлыкны ничек күтәрә алсын алар?!

Шулай да кәгазьне Замира кулыннан алып, сараена кереп бикләнде. Тагын авылы күз алдына килеп басты. Сагынудан йөрәге кысылды. Ах, шушы хәлләрне күрәсен алдан белгән булсамы?!

Туктале... Ахирәт дусты Хәлимә калды бит әле анда. Теге вакытта әйткән иде ул аңа, чистый мәхәббәт колы булгансың син, дигән иде. Булды шул. Тик мәхәббәтнеке түгел. Аслан колы...

Ярдәм итә алмас алуын Хәлимә, шулай да бер рәхәтләнеп эчен бушатсын әле аңа...

Тезде дә тезде хәсрәт тулы ачынулы сүзләрен Әлфинур, кәгазь битендә урын калмады. Ул сүзләр күз яшьләренә чыланып бетте, кайсылары танылмаслык хәлгә килде. Соңыннан иң кирәклесен төртеп куйды: «Фәлән хәтле акча табып җибәрә алсаң, бу афәттән котылыр идем», – диде.

Китте хаты очып туган ягына. Әлфинурга караганда бәхетлерәк ул! Иң әүвәл Нурания апа кулына килеп керәчәк, кире адресны күргәч, шаккатып калыр инде. Тәки үзенекен иткән бу җүләр кызый, дияр...

«Саклый алмадым сине...»
Озакламый Әлфинурның хәле тагын кирегә китте. Туктаусыз башы әйләнә, йөрәге уйнаклый. Хәйран түгәрәкләнеп килгән «көндәш»ен күреп, Замира аһ-уһ итә, ире белән талашып килә, шуннан арыдан уза алмый. «Акча табып бирсәм дә, ничек чыгып китәсең инде бу хәлеңдә!» – дип аптырый.

Бер иртәне Әлфинур бөтенләй урыныннан тормас булды. Башыннан: «Ходаем, кичер, үлемем шушы икән», – дигән уй сызылып узды. Күпме яткандыр, ишек алдындагы шау-шуга сискәнеп уянып китте. Кемдер нидер әйтеп кычкыра, нәрсәдер дөберди, аңа балалар елашкан тавыш килеп кушыла. Әлфинур коты очып тыңлап ятты. Ул арада шау-шу сарайга якынлашты, хатын, куркып, урыныннан кубарга азапланды. Менә кисәк кенә килеп, сарай ишеген каерып ачып җибәрделәр. Яктылыктан чагылган күзләрен Әлфинур учлары белән каплады. Дөп-дөп басып, янына кем килеп басуын күрми калды. Ул «кемдер» бер кулы белән аның аркасыннан, икенче кулы белән беләгеннән тотып, урыныннан торгызды.

Чү, акылдан язуы түгелдер бит инде... Әллә саташамы?
Бу куллар аңа шулкадәр якын, шулкадәр үз иде. Күптән онытылган мондый җылылыктан Әлфинур изрәде, гәүдәсенең мамыкка әйләнә баруын тойды. Күзләре кабат йомылды, һәм ул һушсыз калып Фазылҗанның (әйе, әйе, аның Фазылҗаны иде бу!) кочагына авып төште...

...Ике көнлек юлда Фазылҗан хатынына ике сүз әйттеме микән? Поездга килеп керү белән, иң әүвәл ятып бару өчен аңа урын көйләде, кайнар чәй ташып торды, җылы ризыктан өзмәде. Тик теленнән ялгышып та: “Хәлең ничек?” дигән сүз төшмәде. Машинасын вокзал тирәсендә генә калдырган булган, кайтып җиткәч, анда да Әлфинурны күтәреп диярлек алып барды, арткы утыргычны ятып кайту өчен көйләде.
– Фазылҗан...

Гафу сорамакчы булдымы хатын, рәхмәт әйтергә теләдеме – сүзе тел очында эленеп калды. Аның ялварулы хәлсез тавышын ишеткәч тә борылып карамады ире, киресенчә, радиосын катырак кычкыртып куйды. Хәер, авызын ни әйтергә теләп ачканын Әлфинур үзе дә белмәде. Аның тәне дә, җаны да сыкрый иде.

Авылга кайтып төшкәч тә Әлфинур яткан урыныннан кузгалмады – олысы-кечесенең Фазылҗан машинасы артыннан ашардай булып карап калуларын күрмәде. Фазылҗан үзләренең капка турысыннан выжылдап узып китте дә, чаттан борылып, Шәмсенур апаларга турылап китте. Әлфинурны машинадан чыгарганчы башта капка келәсенә берничә тапкыр шакылдатып бәреп алды: кайтып җиттек, каршы ал, янәсе. Аннары гына машина ишеген ачты:
– Чык.

Капка шыгырдап ачылды, әкрен генә атлап килүче Шәмсенур апа күренде. Әлфинур аһ итте: әнисе тәмам бетәрешкән, тәнендә карга чукырлык та ите калмаган иде. Чыгу белән койма каршындагы эскәмиягә лапылдап килеп утырды, учлары белән йөзен каплады.
– Йа, Аллам...
– Менә, әнкәй... э-э... Шәмсенур апа. Миннән калмады. Калганын үзең кара. Баласын тапсын, минеке ул – анысын ташларга җыенмыйм. Рәсимне сорамагыз – барыбер бирмим. Аның өчен анасы юк, үлде...

...Әлфинурның җитлекмәгән баласы үле туды. Хатынның еларлык та чамасы юк иде. Шәмсенур апаны хәсрәткә салып, бер ноктага карап тик ятты.

Халык зираттан чыгып, таралышып беткәч тә, яңа кабер янында Фазылҗан озак утырды. Иреннәре туктаусыз: «Кичер, балам, саклый алмадым мин сине, саклый алмадым», – дип пышылдый, күзләреннән тыелгысыз яшь ага иде...

Рәсем: Наталҗя Васильева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәктәп бетереп кулыңа бертөрле дә һөнәр алмыйча шулай башсызланып йөреп була микән?! Мәктәп бетергәндә бездә кияү кайгысы түгел, укып һөнәрле булу һәм эшкә урнашу иде. Кияүгә чыккач та өйдә ятып булмый бит әле.

    Хәзер укыйлар