(хикәя)
(хикәя)
Яз белән кышның аерылышасы килмәгәндәй, быел яз озакка сузылды: май башы булуга карамастан, яңгыр катыш кар явып үтә, җир дә туң, җил дә артык җылы түгел. Яз киреләнсә кыштан яман – шулдыр инде. Чын-чынлап яз килүен көткәндәй, сыерчыклар да тынып калган. Көн торышына карап кул кушырып утырып булмый – Әнифә карчык бакчага чыкты да кипкән яфракларны җыештыра башлады. Язгы эш баштан ашкан, әз булса да эшләнә торсын. Тышта әз-мәз кыймылдап керсәң, каткан буыннар да бераз языла төсле. Тырмасы белән кипкән яфракларны тырмалаган арада карчыкның колагына күрше капка яныннан ишетелгән сүзләр чалынды. Ике хатынның берсе, тавышы элекке укытучы Гөлнурга охшаганы, Галиягә үтенеч белән килгән иде, ахры. “Галия, ул һәйкәлне без дә барып чистартмасак, кемгә кирәк инде ул? Бер сәгатең китсә китәр. Әйдә инде, тыңла сүземне? Андагы исемлектә сезнең дәү әтиегез дә бар бит!” Галия, кискен генә каршы төшмәсә дә, шул эшем бар иде бит әле, бу эшем бар иде, дип акланды. Пенсиягә чыккан укытучы Гөлнур, ичмасам балалар да калмады бит авылда, дип көрсенеп ары атлады. Әйе, Әнифә карчык яхшы хәтерли – авыл уртасындагы тимер обелискның тирә-ягын тазартып, һәйкәлне буяп-юып алалар иде балалар ел саен. Әнә бит, авыл каһарманнарының исемнәре уелган һәйкәлне тазартырга гына түгел, ә укытырлык бала да калмады диярлек авылда. Яшьрәкләре эш эзләп, яшәргә чара эзләп, шәһәргә китә бара. Шәһәрдә туган бала ата-бабасының исеме язылган һәйкәл белән, авыл тарихы белән кызыксына дисеңме? Авыл бетә бара – шунысы бик ачы. Авыл тарихы бетә бара...
Авыл уртасындагы ул һәйкәлне ачкан көнне Әнифә карчык оныта аламы соң? Районнан зур кешеләр килде. Барлык авыл халкы җыелды. Пионерлар һәйкәл төбенә чәчәкләр салды. Ялкынлы нотык сүзләре әйтелде. Сугышта һәлак булган авылдашларның исемнәре укылды. Яу кырында ятып калган аталарын искә алып, инде алар яшенә җиткән балалар, һәйкәлдәге исемлеккә карап, күз яшьләрен тыя алмады. Әнифә дә сугышта атасын югалтты. Нургали илгә килгән афәтнең беренче көненнән үк яуга чыгып китте һәм әйләнеп кайтмады. Тик, күпләрдән аермалы, ул хәбәрсез югалды. Әсирлеккә төшкәнгәме, исәнме-түгелме икәнлеге анык кына билгеле булмагангамы, аның һәм хәбәрсез югалган берничә кешенең исемен исемлеккә кертмәделәр. Атасыз калу михнәте өстенә, Әнифә һәм аның туганнары каһарман балаларына тәтегән әзме-күпме даннан да мәхрүм калдылар. Җиңү көне җитсә, әниләре дүрт баласын кочып елар иде: “Сөякләре кайларда ятканы да билгесез бит атагызның!” Һәм егерме тугыз яшендә үзен тол, ә балаларын ятим калдырган сугышны каргар иде...
Алмагачның кипкән яфраклары кыштырдаган җайга Әнифә карчык хәтер хәзинәсен барлады. Ул һәйкәлдә уеп язылган бер газиз исем карчыкның йөрәгенә бик тирән уелган. “Сәмигуллин Ишбулат Галинур улы. 1921 – 1942...” Борынына егетләр исе яңа керә башлаган уналты яшьлек Әнифә ул исемне уйлап йокларга ята, ул исем белән елмаеп уяна иде. Ике йорт аша гына яшәгән Ишбулат, Әнифә чирләп киткән әнисенә ярдәм йөзеннән су керткәнен күргәч, кызны шаяртып “кәләшем” дип атый башлаган иде. Ә “кәләш” исә чәч төпләренә хәтле кызарды. Шомырт чәчәк аткан чакта Әнифәнең ачык тәрәзәсенә шомырт чәчәкләре куеп китәр иде Ишбулат. Кем куйганын күрмәсә дә, ак чәчәкләрнең кемнән икәнлеген белә иде Әнифә... Әллә шомырт исенә исерде, әллә тәүге мәхәббәт исертте... Су буенда кызны таллыкка тартып бер генә кочкан иде Ишбулат... Уенлы-чынлы гына булса да кияү-кәләш булып йөрергә дә озак язмады аларга − сугыш барлык хыялларны төбе-тамыры белән кисте. Җигүле атларга төялеп авылдан чыгып киткәндә Әнифә егеткә чигүле кулъяулык сузды. Ә Ишбулат кара күзләре белән көйдерердәй итеп кызга карады. Әллә ниләр бар иде моң тулы бу карашта. Сау бул, сөелми калган җанкисәк! Әллә кайтам, әллә юк... Сау бул, авыл! Ишбулат ике кулын кош канатларыдай күтәрде, кызны кочагына алырга талпынды. Тик авылдашларыннан оялыпмы, ир-атның бармагы да кагылмаган кызга тияргә кыенсыныпмы, бары тик Әнифәнең иңнәреннән сыйпады: “Рәхмәт сиңа, кәләш! Көт! Мин кайтуга матур булып үсеп тор яме?!” Бер ел буена Әнифә Ишбулаттан хатлар алды. Кыска гына өчпочмаклы ул хатларда ни язылуы мөһим түгел, ә хатның килүе үзе мөһим иде. Хат килә икән, димәк Ул исән! Кайсына булса да хат килүгә, Ишбулатның әнисе белән бер-берсенә йөгереп керерләр, сөенеч алырлар иде! Тик ул шатлыклары да кыска гомерле булды. Башта Ишбулаттан хатлар килү туктады. Аннан бер-бер артлы ике кара хәбәр: чит җирдә ятып калган Ишбулат һәм хәбәрсез югалган әтисе Нургали... Сугыш күпләрне кавыштырмый калды, кавышканнарны да күпләп аерды.
Хәбәрсез югалган әтисенең исәнлегенә, кайчан да бер әйләнеп кайтачагына билгесезлек кечкенә генә өмет чаткысын сүндермәсә, үлем кәгазенә сугылган кара мөһер Ишбулатның кайчан да булса кире кайтуына өмет калдырмады. Шулай да Әнифә егетне көтте. Ниләр булмас дисең сугыш дигән ул мәхшәрдә?! Бәлки кара хәбәрне яңгылыш җибәргәннәрдер? Бәлки исәндер? “Көт, − диде бит! – Мин кайтуга үсеп тор, кәләшем”, − диде! Үсүен үсте Әнифә! Ирләр эшен эшләп, үз иңнәрендә замана авырлыгын күтәреп үссә дә, зифа буйлы, чибәр кыз булып җитеште. Тик кем өчен үскән берәү генә бу матурлыкны күрә алмады. Өзелми калган чәчкә кебек сулды Әнифә. Үз ишләре күз салыштырса да, Әнифә, һаман Ишбулатны уйлап, әллә исән кайтырмы, дип өметләнә иде әле. Тәүге мәхәббәтен оныта алмыйча тормышка чыкмый калды. Тол хатыннарның ялгызлыгына гына түгел, тәүге сөюләре яу кырында калган яшь кәләшләрнең ялгызлыгына да, тумый калган миллионнарча балалар гомере өчен дә шушы нәгъләт төшкере сугыш гаепле. Тормышка чыкмаган кәләш булып ялгызы картайды Әнифә дә. Ишбулатның әнисен олыгайганчы ташламады. Үз әнисе белән тигез карады. Ишбулатның кәләш төшәсе, балалар үсәсе, гөрләп торасы йорт-җирен дә сугыш тузгытты.
Хәтер йомгагын сүтә торгач, Әнифә карчыкның күңелен күптәнге вакыйгалар кузгатты. Бер көнне авылда мәхшәр купты. Күрше малае, пленга төшкән ике нимесны китергәннәр, дип кычкырып үткәч, күпләр кебек, Әнифә дә аларны карарга колхоз конторы янына барган иде. Кылган явызлыклары өчен әсир немецлардан бар ачуын алмакчы, бар нәфрәтен күрсәтмәкче иде. Арык гәүдәле, чал чәчле урта яшьләрдәге ике ят ир янына хәрби киемдәге ике сакчы кешеләрне якын җибәрмәде. Әсирләрнең немец-фашист булуына Әнифә дә, башкалар да шикләнде. Контор эскәмиясендә башларын аска иеп утырган бу ят кешеләрнең киемнәре дә хәрби түгел, юаш йөзләрендә дә усаллык юк. Төрмәләр тулып, урын булмагангамы, сәвит власы каршында җинаятьләре зур булмауданмы, бу кешеләр “Перибалт” атлы илдән китерелгән латыш милләтле “халык дошманнары” булып чыкты. Соңрак, эшкә куганда бригадир Фәтхи аларны исемнәре белән атый башлады: Янис, Айвар. Сугыш чорында авыл җирендә җиңел эш юк юклыгын, шулай да чулак Фәтхи бу бахырларны иң авыр эшкә куша иде. Арык җилкәләрендә капчык-капчык йөк ташу дисеңме, урманнан бүрәнә ташу дисеңме... Әсирләрне ягылмаган амбарның бер бүлемтәсенә бикләделәр. Берничә көн саен районнан хәрби кеше килеп аларны тикшереп торды. Авыл балалары кызык күреп аларны ярык аша карарга бара иде. Күрше малае, тоткыннар җир идәнгә коелган орлыкны чүпләп ашыйлар, дип кайтып сөйләгәч, әнисе Әнифәгә алабута оны кушып пешергән бер кыерчык ипи сузды: “Мә, балам. Кешегә күрсәтмичә генә шул бәхетсезләргә илтеп бир! Хәердән булсын ”. Замана давылы чит җиргә китереп ташлаган бу бахырларны авыл халкы кызгана иде. Колхозга кермәгән өчен генә күпме халыкның башын йоттылар авылда да! Халык дошманы санап, йортларын, милекләрен тартып алдылар. Үзләрен гаиләләре белән төрмәгә йә сөргенгә озаттылар. Милләтнең күпме асыл ирләре шулай чит җирләрдә әрәм булды! Бу латыш әсирләре дә шундый ук “халык дошманнарыннан” иде. Халыкның төрмәләргә сыймаганы шулай чит җиргә олактырылып юк ителде. Бу мескеннәрнең дә кайдадыр аналары, хатыннары, балалары, кәләшләре бардыр. Алар анда газизләре өчен канлы яшь түгә булыр. Кеше күзенә күренмәскә тырышып, Әнифә тагын берничә тапкыр әсирләргә кабыклы пешкән бәрәңгене ярыктан сузды. Ни урысча, ни татарча белмәгән әсирләр, палдес, палдес (рәхмәт) диештеләр. Югарыдагы түрәләр ерткычка әверелгәндә дә гади авыл халкы кешелеген саклап кала алды. Ул бәхетсезләр генә озак яшәмәде чит илдә. Кышка керү белән, ягылмаган амбарда туңып үлделәр. Чит динле кешеләрне зиратның тышына җирләделәр. Кем белә, озак яшәмәүләре бәлки яхшырактыр да – бу җирдә интегүләренә нокта куелды.
...Әнифә карчык тырмасын, чиләген алып урамга чыкканда язгы җил баш очындагы болытларны тараткан, елмаеп кояш чыккан иде. Карчык, каядыр соңга калудан курыккандай җәһәт-җәһәт атлап, авыл уртасына ашыкты. Әйтерсең дә авылның изге урыны саналган һәйкәл янына бармаса, хәвефле ул елларны хәтерендә сакламаса, ул куркыныч хәлләр тагын кабатланыр, җирдән тынычлык китәр төсле тоелды. Кайдадыр чит җирләрдә яткан Ишбулатының рухы рәнҗер төсле. Әнифә карчык, һәйкәл янына утырып, яу кырында башларын салган авылдашларының исемлеген тагын бер кат укып чыкты. Гатиятов Әнвәр... Тирә-якта бер дигән балта остасы идең... Шәмси абзый, син үргән чабаталарны киеп үстек... Гандәлиф абый, син, көзге боз ватылып, суга баткан энекәшемне тартып чыгарган идең... Кайда ятканың да билгесез әтием! Аяксыз-кулсыз кайтсаң да кулыбызда йөртергә хыялланган әтием! Ишбулатым! Җирдә җитмеш сигез ел яшәдем, сине искә алмаган бер генә көнем булдымы икән?! Көт, дидең. Көттем! Кәләшең булып картайдым. Кәләшең булып тиздән яныңа барырмын... Якыннарым! Урыннарыгыз оҗмах түрендә булсын! Авыр туфракларыгыз җиңел булсын. Безнең өчен, авылыбыз өчен башыгызны салдыгыз. Без яшәсен өчен. Замана корбаннары Янис, Айвар... Җәллад тарафыннан гомерләре киселгән меңнәрчә, миллионнарча корбаннар... Кичерегез безне?! Кабер туфрагыгыз мамык булсын. Әнифә карчык газиз авылдашларының рухына багышлап, озаклап дога калды. Бераздан авыл урамында һәйкәлне җыештырып яткан ялгыз карчыкка ярдәмгә ашыгучы Гөлнур һәм аның артыннан берничә яшь хатын-кыз күренде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рәхмәт... тетрәндерде!???
0
0