Логотип
Проза

Китүчеләр

Мин аны таныдым. Хатынымны да, улымны да таныдым. Чөнки улым — үземнең яшьлегем, ә хатыным һаман элеккечә гүзәл иде. Артык чибәр иде шул... Меңләгән кеше арасында да әллә кайдан аерылып тора иде. “Миңа синнән башка беркем дә кирәкми. Зинһар, көнләшеп җанымны кимсетмә. Синең ышанмавын мине бик рәнҗетә”, — дия иде. Әмма мин көнләшә идем. Шашып-тилереп ярата һәм котырып көнләшә идем. Менә бит бер күрүдә таныдым. “Бу ул”, — дидем һәм ялгышмадым. Аңа охшаган кешедер дигән уй башыма да килмәде. Югыйсә, нәкъ шулай, бары шулай уйларга тиеш идем. Чөнки ун ел элек үлгән кешене кабат күрү башка сыймаслык хәл.
 
Ун ел элек мин аны үзем, үз кулларым белән үтергән идем...
Артык чибәр иде шул ул, көләргә ярата иде. Башын артка ташлап көлгән чакта “ә мин сиңа мөгез куйдым!” дип мыскыллый сыман иде. Әгәр шулай көлмәсә, мин аны үтермәгән дә булыр идем. Әгәр улым әбисендә түгел, өйдә булса да, хатынымны үтермәгән булыр идем.
 
Ул кичне без туй мәҗлесендә булдык. Раниям кич буе биде, көлде. Аңа барысы да сокланды. Шулчак яныма кара мыеклы, чем-кара чәчле, ут күзле бер ир килде дә:
— Бу асыл кош синеке генә түгелдер, бик дәртлегә охшаган, — дип көлде.
 
Шуннан соң инде мәҗлеснең ахырын көтәргә түземлегем җитмәде.
Дөньясын онытып биегән Раниямне беләгеннән кысып оттым да урамга өстерәдем. Ул карышты, бәйрәмнән китәсе килмәде.
 
— Касыйм, ни булды? — дип гаҗәпләнде. Мин аңа ярсый-ярсый кычкырдым:
— Нигә син миннән көләсең? Ник башка ирләргә карыйсың, нигә аларга елмаясың? Бу кыланмышларың белән син мине кимсетәсең!
 
Өйгә кайткач та аның өстенә әллә нинди гаепләр аттым. Ә ул көлде:
— Җүләрем! Сөенәсе урынга көенәсең, безнең бәхетебездән көнләшәләр ич алар, — диде. — Тыңлама юньсез кешеләрнең пычрак сүзләрен! Зинһар, тормышыбызны каралтма! Бәхетемне үтермә. Синнән башка миңа беркем кирәкми. Бары сине, сине генә яратам бит мин!
 
Мин ышанмадым. Аның сүзләрен мыскыллау дип кабул иттем. Ярсыдым, ямьсез сүзләр әйттем. Ачуым килгәндә, мин-минлегем үртәлгәндә, авыздан ул ямьсез сүзләр гел коелырга гына тора иде шул... Алар, күрәсең, башның аулак бер почмагында оялап яталар да, җай килү белән якты дөньяга атылып чыгалардыр. Берәүләре чыга, икенчеләре исә җылы, әзер ояга үрмәли, шунда җыелып, бозылышып, хуҗаның иреккә чыгаруын көтеп ята. Бәлки шунда үрчиләрдер дә әле, югыйсә, шул хәтле күп булыр идемени алар?! Бичара Рания! Ул ямьсез, пычрак сүзләрне ишетергә теләмичә куллары белән колакларын каплады. Ләкин мин аның ишетүен тели идем, шуңа күрә кулларын каердым. Ул инде көлми, елый иде. Аның башында пычрак сүзләр бөтенләй ояламаган булган, күрәсең, елый-елый акланды гына, мине акылга китерергә азапланды:
— Ник җанымны кыйныйсың, Касыйм? Ник рәнҗетәсең мине?
 
Ә мин һаман кычкырдым:
— Син сөйрәлчек, сиңа һаман җитми! Очраган бер ир-атка авыз ерасың, күз майландырасың. Фахишә син, фахишә!
— Тукта! Кит! Кагылма миңа! — Рания минем кулдан ычкынып, бүлмәдән чыгып китәргә теләде.
— Качма! Тыңлап бетер башта, азгын хатын! — дидем мин һәм бар көчем белән аны түргә таба этеп җибәрдем.
 
Рания сөрлегеп китте һәм егылды. Егылгач та торырга ашыкмады, нишләптер тынсыз калды. Мин аны юри кылана дип уйладым. Ләкин һаман кузгалмагач, янына килеп, йөзенә иелдем. Күренеш коточкыч иде. Раниямнең күзләре йомык, йөзе агарган, авызыннан күбекләр килә, ә идән буйлап кып-кызыл кан ага иде...
 
Минем зиһенем чуалып китте. Ул чакта ни эшләгәнемне үзем дә аңлап бетермәдем. Мин качтым. Бернинди документымны алмыйча, өстемдә булган киемнәр белән генә өйдән чыгып качтым. Чалбар кесәмдәге акчамны санады, ул билетка җитте. Дөресрәге мин шул акчага чамалап билет алдым. Кая бару мөһим түгел иде.
 
Ранияне үтергән көнне мин үзем дә үлдем...
Ил буйлап сукбайлыкта йөри торгач, мин бик күп кешеләр белән сөйләштем. Барсына да бер сорау бирә идем: “Хатының хыянәт итсә, син аны үтерер идеңме?” Төрлесе төрлечә җавап бирде. Әмма ахыр чиктә ирләрнең барысы да диярлек минем белән килешә, хыянәтче хатыннардан үтереп кенә котылып була, андыйларны җир йөзеннән себереп ташларга кирәк, диләр иде. Тик барыбер күңелем юаныч, тынычлык тапмый, җаным тәмуг утларында яна да яна. Күкләрдән ялварып-ялварып үлем сораган мизгелләрем аз булмады. Минем әрвахлар дөньясына, Раниям янына китәсем бик-бик килә иде.
 
Бары берәү генә күпчелек ирләрнең, минем кебек тәкәббер, бары үзләрен генә яратучы ирләрнең рәхимсез фикере белән килешмәде: “Кеше гомерен өзәргә беркемнең дә хакы юк. Чөнки ул — Ходай бәндәсе”, — диде. Без аның белән бик озак сөйләштек. Чөнки төн озын, ә без икәүдән-икәү генә идек. Тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда утырыр өчен дә, ятар өчен дә бик җайлы иркен эскәмияләр бар. Җәй көннәрендә мин шунда төн чыга идем. Иптәшемнең дә барыр урыны юк. Әмма аның, миннән аермалы буларак, таушалып беткән төссез пакетында ярты кирпеч ипи һәм тулы булмаса да бер шешә агы бар. Миңа ашарга, эчәргә, ә иптәшкә күңелен бушатырга бер җан иясе кирәк иде. Адәм балалары бер-берсен ничек кенә яратмаса да, бу җирдә ялгыз яши алмыйлар бит. Ходай безгә сөйләшергә тел биргән, ә сөйләүчене барыбер кем дә булса тыңларга тиеш. Мин, күши-күши, яңа танышымны тыңладым, аннары үземнең дә тел ачылды. Хәтта шуңа барып җиттем, хыянәт турында сөйли башлагач, хатынымны үтерүем турында да әйтеп ташладым. Ләкин иптәш курыкмады, гаҗәпләнмәде, бары:
— Үтергәч, күңелең тынычландымы соң? — дип кенә сорады.
— Юк, — дидем мин. — Тынычланмады.
— Тынычланмаячак та! Хатының юк, ә хыянәт калган. Хыянәт өстенә җинаять тә өстәлгән. Син дөрес эшләмәгәнсең.
— Минем урында син ни эшләр идең соң? — дип сорадым мин.
— Мин синең урыныңда булдым инде, — диде иптәш.
— Син дә хатыныңны үтердеңме?
— Юк. Мин аңа бармак белән дә кагылмадым. Мин аны сүз белән җиңдем!
— Сүз белән?
— Әйе. Мин аңа әйттем: “Яраткан кешең белән яшә, мин китәм”, — дидем, һәм киттем. Чөнки мин — шагыйрь, мин — ирекле кош! Мин — альбатрос!
 
Мин альбатросның ни икәнен белми идем. Шунда иптәш кисәк кенә урыныннан кузгалып, эскәмиягә менеп басты һәм кулларын җилпи-җилпи шигырь укыды:
Мин — альбатрос! Горур, ирекле кош!
Болытларга тия канатым.
Гел кояшлы күгем,
Диңгезләрне иңлим,
Мин ирекне шундый яраттым!
 
Ниһаять, ул тынычланды. Сүз кабат миңа күчте.
— Ә син нигә качтың? Төрмәдән курыктыңмы?
— Юк, — дидем мин. — Мине төрмә куркытмый. Үлем дә куркытмый.
— Алайса нигә качып йөрисең?
— Мин судтан куркам. Хатынымның әнисе, туганнары күзенә карарга куркам.
— Син ялгышкансың, — диде шагыйрь. — Әгәр суд булса, гаепләүчеләр, хөкем итүчеләр дә башкалар булыр иде. Ә хәзер гаепләүче дә, гаепләнүче дә, хөкем итүче, җәза бирүче дә — син үзең. Үз өстеңә бик зур эш, бурыч йөкләгәнсең син. Бу бит коточкыч авыр! Җинаятең, гөнаһларың өчен тиешле
җәзаны вакытында алу вөҗдан газабын киметә. Син шуны аңламыйсың.
 
Мин шаккаттым. Хисләрем күңелемә генә сыймый, күземнән кайнар яшь булып ташып чыкты. Дулкынланудан шагыйрьне кочып алдым.
— Рәхмәт сиңа! Рәхмәт яхшы сүзеңә!
— Тукта, тыңлап бетер. Син илеңә кайт. Иң башта улыңнан гафу үтен. Аның каршында гаебең артык зур. Син бит аның әнисен үтергәнсең. Кеше гомерен өзәргә беркемнең дә хакы юк, чөнки ул — Ходай бәндәсе. Кайт та, тезләнеп улыңнан кичерү сора. Югыйсә, гомерең буе муеныңда таш булыр. Ул сине һаман аска тартыр, башың гел түбән иелер. Син күкне, кояшны беркайчан күрмәссең.
 
И, сәер бәндә! Миндә күк, кояш кайгысымы?!
 
— Кайтам! Иртәгә үк юлга чыгам! — дидем күкрәк кагып.
— Кайда соң синең илең? Җилкәнсез көймә, тамырсыз гөл! Кайда синең туган туфрагың?
— Минем илем — Дәһшәтле кала.
 
Шагыйрь дустым кабат урыныннан сикереп торды:
— Син нәрсә?! Айдан төштеңме әллә? Анда бит сугыш! Дәһшәтле кала юк!
 
Мин аңсыз-өнсез калдым. Ничек инде алай? Дәһшәтле калага ни булган? Ни өчен ул бетәргә тиеш?!
— А-а, дөньяда нинди мәнсез бәндәләр бар! Алайса бел, бүгенге көнгә кадәр син бәхетле булгансың. Чөнки туган илем, туган йортым бар дип яшәгәнсең. Синең якты бәхетеңне, татлы хыялларыңны җимерүче мин булдым, начар хәбәрне беренче булып сиңа мин җиткердем. Кичер мине, бичара бәндә. Мин — синең колың.
 
Иптәш исерек иде. Мин аңа ышанмадым.
 
Монда сугыш юк бит. Монда тып-тыныч. Шул ук ил, шул ук Ватан. Нигә әле минем калада гына сугыш булырга тиеш? Бу сүзләрне мин шагыйрьгә дә әйттем.
 
— Моны беркем аңламый, беркем белми. Халык аптырый. Үлүчеләр дә, үтерүчеләр дә безнекеләр... Бик күп ватандашларыбызны югалттык. Бәлки синең йортыңда, улыңда юктыр инде... Мин сине кызганам, дустым. Ничек ярдәм итим? Нинди яхшылык кылыйм үзеңә?
 
Мин аңа җавап бирерлек хәлдә түгел идем.
 
Әлегә хәтле мин улым турында аз уйладым. Чөнки белә, ышана идем: улым исән, аның өчен борчылырга кирәкми. Күз алдымда гел Раниям булды. Ул әле көлде, әле елады. Мин аны кызгандым. Кызгандым һәм үләргә җитеп сагындым.
 
Ләкин хәзер күңелдә тынычлык бетте. Дәһшәтле калада сугыш бара. Мин анда барырга, улымны табарга тиеш! Шагыйрь мине аңлады. Алай гына да түгел, үзе дә минем белән барырга булды. Теләкләр изге, тик икебезнең дә кесәләр генә буш иде.
 
— Мондый мөһим эш өчен берни кызганыч түгел. Әйдә, кибет йә банк басабыз, — диде иптәш.
 
Мин ризалаштым. Әмма без кибет тә, банк та басмадык, бер-беребезгә сыенып төн уздырдык та, көн туу белән кояш чыккан якка илтә торган олы юлга чыгып киттек.
 
* * *
 
Шагыйрь вәгъдәсендә торды. Ул чынлап та миңа иярде. Без бик күп зур һәм кечкенә кала-салаларны уздык, бик күп чакрымнар үттек, машинадан-машинага күчеп утырдык. Кайсылары безне гаепләде, кайсылары хуплады, әмма берсе дә акча сорамады. Улымны эзләп Дәһшәтле калага барам дигәч, ашар ризык, кием-салым, хәтта акча бирүчеләр булды. Алар арасында руслар да, татарлар да, хохоллар да — төрле халык бар иде. Барысы да минем илемнең ут эчендә булуына борчылдылар, мине, улымны, ватандашларымны кызгандылар. “Сугыш — бик яман, куркыныч нәрсә, аның беркемгә дә кирәге юк”, — диделәр алар. Әгәр беркемгә дә кирәге юк икән,
ник соң ул бар?! Моны мин дә, шагыйрь дә, юлдашларыбыз да аңламады.
 
Ә беркөнне мин ялгыз калдым, иптәшемне югалттым. Аны мәхәббәт харап итте. Чөнки көннәрдән бер көнне сары чәчле, зәңгәр күзле бер көләч кыз безнең юлдашыбыз булды. Шагыйрь аңа альбатрос турында шигырен сөйләде. Кыз әллә шигырьгә, әллә шагыйрьгә мөкиббән китте. Авылына кайтып җиткәч, ул безне чәй эчәргә чакырды...
 
— Мин ансыз яши алмыйм, — диде шагыйрь дустым мине озата чыкканда. — Син мине гафу ит. Бу хыянәт түгел, әйе бит?
— Юк, бу хыянәт түгел. Бу — мәхәббәт. Әгәр Раниям исән булса, мин дә аның янында калыр идем. Тик мин Раниямне үтердем...
— Әйе шул, син мәхәббәтеңне үтергәнсең. Җимешеңне — улыңны тап, дускай. Безгә кунакка килегез, сез минем иң кадерле кунагым булырсыз, — дип озатып калды бәхетле гашыйк дустым.
 
Калган юлны мин ялгыз үттем. Туплар шартлаган, кала-салалары янган, җиренә мәетләр сибелгән яралы илемә кайтып җиткәндә, сакалым билемә җиткән, аякларым канап-чебиләп беткән иде.
 
— Монда кем дус, кем дошман соң? — дип сорадым мин юлымда очраган кешеләрдән. Ләкин берәү дә ачык кына җавап бирә алмады. Кешеләр хәрбиләрнең тегеләреннән дә, боларыннан да куркалар һәм качалар иде. Мин дә качтым. Ләкин Дәһшәтле калага якынлашкан саен, хәрбиләр күбәйде, качу авырлашты. Мине берничә тапкыр тоттылар, кыйнадылар, хәтта аттылар, тик үтерә алмадылар. Ниндидер могҗиза, ниндидер көчләрнең ярдәме белән мин исән калдым. Дәһшәтле калама да исән-имин килеп җиттем.
 
Туган йортымны танырлык түгел иде. Җимерек йортлар, актарылып ташланган урамнар, хәрабәләр, янган машиналар, танклар арасында җылы өеннән куып чыгарылган йолкыш эт сыман йөри торгач, ниһаять, үз ишегалдыбызга килеп җиттем. Бик сәер күренеш каршы алды мине... Безнең йорт яртылаш җимерек, каршы йорт исә тулаем таш-кирпеч өеменә әйләнгән. Йортыбызның без яшәгән өлеше исән иде. Тик күңелем белән тойдым: бу йортта инде берәү дә яшәми, ул салкын, буш. Ә ишегалдында кабер тынлыгы иде.
 
Мин әкрен генә тирбәлеп торган таган янына килдем. Могҗиза, кайчандыр минем улым уйнаган балалар мәйданчыгына берни дә булмаган. Хәрабәләр арасында әкият иледәй, тормыш утравы булып аерылып тора. Кызыл эшләпәле гөмбә дә, аның кырыендагы аллы-гөлле буяулы кечкенә эскәмияләр дә, ком өеме дә шул килеш. Ком өстендә төзүчеме, шофермы булырга хыялланган бер сабыйның уенчык үзбушаткыч машинасы батып калган.
 
Ә таганда җил генә атына...
— Әйтче миңа, туган ягым җиле, кешеләр кайда? Минем улым кайда?
— Киттеләр... Киттеләр...
— Кая?
— Еракка... Еракка...
— Әйтче миңа, туган ягым җиле, кайдан эзлим газиз баламны?
— Киттеләр... Киттеләр... — дип пышылдады җил. — Син дә кит. Кач. Хәзер күктән ут явачак. Күктән яуган ут гомерләрне өзә. Ки-и-ит!
 
Таган атынудан туктады. Җил каядыр посты. Мин качмадым, таганга утырдым да әкрен генә аны тирбәтә башладым. Балалар атына торган таганга үлем таратучы бомба ташламаслар бит инде?!
 
Колакларымны ярып туплар шартлады, бөтен дөньяны кара төтен каплап алды. Миңа җир шары кисәкләргә бүленеп галәмгә тарала төсле тоелды. Шулчакны мин шагыйрь дустымны, аның зәңгәр күзле сөйгәнен исемә төшердем. Алар миңа шундый кызганыч тоелдылар. Берсен-берсе тапкач кына, җирдән егылып төшеп, харап булырлармы? Тегендә, кояш баткан якта, тып-тыныч каланың вокзал янындагы буяулы эскәмиясендә мин дөньяда сугыш барлыгына ышанмаган идем. Ә хәзер, актарылып ташланган туган илемдә, өстемә утлар коелганда җирдә мин тынычлык барлыгына ышанмыйм. Монда йортлар җимерелгәндә, кала-салалар янганда, кеше гомерләре өзелгәндә кайдадыр тынычтыр, кемнәрдер җырлыйлар-бииләрдер, бәйрәм итәләрдер дигән уй үзе дә бер могҗиза, моңа ышану коточкыч авыр иде. Сугыш беркайда да булмаска тиеш. Мин шуны яхшы аңладым: кешеләр бу җиргә сугышыр, берсен-берсе үтерер өчен түгел, яшәр өчен килә. Кем уйлап чыгарды икән бу җан кыйгыч бомбаларны? Алар шулай күпмени соң? Коелалар да коелалар, шартлыйлар да шартлыйлар... Бу гарасатта югалмас, егылмас өчен мин таганыма ныграк ябышам. Юк, җирнең җимерелүен, тормыш бетүен теләмим мин. Сугыш булуын теләмим! Минем яшисем, улымны табасым килә!
 
Дөнья кинәт тынып калды. Мин йортыма таба атладым. Шунда хәтле килгәч, мин анда керергә тиеш идем. Гәрчә анда бары бушлык кына көткәнен белсәм дә, кермичә китә алмый идем. Таныш баскычлардан өченче катка күтәреләм. Бөтен ишекләр ачык. Һәркайсыннан сагышлы бушлык, караңгылык карап тора. Мин әкрен генә күтәреләм. Ачык ишекләрдән озатып калучы кара бушлыкка дәшәм:
— Исәнмесез, Хәсән ага! Балаларыгыз ни хәлдә? Оныгыгыз сәламәтме? Ходай сезгә саулык, йортыгызга иминлек бирсен.
— Исәнме, Арсен! Укулар барамы?
— Исәнмесез, Елена Борисовна! Юлыгыз уң булсын!
— Исәнмесез...
 
Алар берсе дә юк. Алар киткәннәр...
Безнең фатир ишеге дә ачык. Идәндә ниндидер чүпрәкләр, кәгазь өеме, уенчыклар, китаплар аунап ята. Шкафлар актарылган. Тәрәзә пыялалары коелган. Миңа ияреп җил дә бирегә менгән икән. Монда да шул ук сүзләрен кабатлый:
— Киттеләр... Киттеләр...
 
Әмма күңел аларның юклыгына ышанмый, җандагы өмет утын кабызып җибәрер өчен шырпы эзлим. Кухняда бушлык. Монда күптән ашамаганнар, эчмәгәннәр. Берни юк. Хәтта каткан ипи кисәге дә юк! Эчәргә теләп, кранны борам. Аннан коры һава ысылдап чыга. Мин артык соңга калганмын. Мондагы бушлык бүгенге яки кичәге генә түгел. Ул күптәнге, бик күптәнге... Моннан киткәннәр, һәм тиз генә кайтмаска дип киткәннәр...
 
Улымның җылы эзләрен табарга теләп, аның бүлмәсендәге шкафны актарам. Аяк астына фоторәсемнәр коела. Шуларның берсен кулыма алам. Тәнем чымырдап, җаным куырылып китә. Әлеге рәсемнән миңа үсмер улым һәм Раниям карый. Мин аларны шундук таныдым, бернинди икеләнүсез таныдым! Чөнки Раниям элеккечә матур, ә улым үземнең яшьлегем иде. Рәсем артына “1 сентябрь, 1994 ел. Руслан җиденче класска бара”, — дип язылган...
 
Раниям исән булган! Мин аны үтермәгәнмен! Бөтен җаным-тәнем, йөрәгем белән ыңгырашам: “А-а-а! Ы-ы-ы...” Күпме гомерем аларсыз үткән, ун ел буе җан газаплары кичереп мәет булып яшәгәнмен. Шул үкенечле авыр уй үткен хәнҗәр кебек йөрәгемне телеп үтә дә кисеп ташланган агач кебек идәнгә авам.
 
Мин аларны эзләячәкмен! Мин аларны барыбер табачакмын!
Әмма салкын җил яныма сузылып яткан да, колагыма әкрен генә пышылдый:
— Киттеләр... Киттеләр...
Әллә юата, әллә елый...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер сулышта укып чыктым ,мин куптэн инде татарча укыганым булмады,алай да бик ошады ,жанга кереп калырлык ,бик зур рэхмет авторга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик шэп язылган,дэвамы булса бик эйбэт булыр иде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шиш сиңа хатының белән улың!

        Хәзер укыйлар