Логотип
Проза

Кире юл билеты

Җиде бала карап үстергән карчыкның чарасыздан кылган бу сәфәре күңеленә бик зур сөенеч өстәмәсә дә, сүнеп барган өмет чаткысын кабызгандай итте. Җиде баласының берсенә дә сыя алмый дөнья гизүнең әлләни шатлыгы юк инде юклыгын. Карчыкның, сыенырга куыш эзләп, төпчек улы Фоатка китеп барышы...

(Тормыштан алынды)

«Тук... тук...тук-тук, тук-тук...» Поезд тәгәрмәчләренең бер тизләп, бер әкренләп тукылдавы вагонда тибрәлеп барган Әнгыймә карчыкка үз йөрәгенең тибүен хәтерләтте. Күпне күргән сиксән яшьлек йөрәккәй дә ярсый-ярсый чабулап ала да, хәле бетеп, туктар-туктамас кына тибә башлый. Аннары тагын ярсый, тагын тына. Тик арыган йөрәккәй поезд тәгәрмәчләре кебек корыч-тимердән түгел шул. Кан саркыган мең ярасын да ямап куеп булмый...

Җиде бала карап үстергән карчыкның чарасыздан кылган бу сәфәре күңеленә бик зур сөенеч өстәмәсә дә, сүнеп барган өмет чаткысын кабызгандай итте. Җиде баласының берсенә дә сыя алмый дөнья гизүнең әллә ни шатлыгы юк инде юклыгын. Карчыкның, сыенырга куыш эзләп, төпчек улы Фоатка китеп барышы. Шәһәр җирен белмәссең, адашуың да бар. Җыя торгач, киемнәре дә шактый гына җыелды – юл биштәре авыр гына. Шуңа күрә карчык улына, киләм, вокзалда каршы ал, дип, телеграмма да сукты. Фоаты бәләкәйдән тыңлаучан бала булып үсте. Шәт, үз анасын ишек төбеннән борып җибәрмәс! Төп нигезен Әнгыймә карчык кызы белән киявенә калдырды. Калдырды дип әйтү дә бик дөрес түгел сыман – дөресрәге, ташлап китәргә мәҗбүр булды. Олы кызы белән кияве, карчыкның искергән йортын сүтеп, төп нигездә өй салдылар. Әнгыймә карчык аларга ике балаларын үстереште. Тик болын кебек яңа йортта олыгайган әниләренә урын калмады. Шәһәрчә зал, йокы бүлмәсе, аш бүлмәсе, балалар бүлмәсе... Тик әбигә генә яшәргә бүлмә табылмады. Салкынча коридор идәнендә йоклап йөреп суык тидергән Әнгыймә карчык бер көнне үз ятагын таба алмады. Кызы Зәвирәдән сораган иде, тегесе, синең тагын алты балаң бар, аларда тор, дип кенә җаваплады. «Төп нигезем шушы бит, кая барыйм», – дип караса да, кияве дә: «Нәрсәң калды төп нигезеңнән?!» – дип кенә җикеренде. Әйе, яңа гаилә корган кызы белән киявен яшәргә керткәндә, үзе йорт-нигезсез калачагын уйламады шул карчык. Алар хаклы, нәрсәсе калды әбинең төп нигезеннән? Бер иске баганасы да калмады: хан сараедай балкып торган йорт та яңа, мунча да, сарай да... Балалары йорт-каралтыны тергезгәндә Әнгыймә карчык ничек сөенгән иде! Үз башына сөенгән икән! Мунчада кунып йөргән әбигә тиздән анда да урын калмады – беркөн мунча ишеген йозакка бикли башладылар. Шулай әби чарасыздан икенче кызына чыгып китәргә мәҗбүр булды. Анысының үз тормышы бармый. Үзе өч бала белән ирдән аерылган, җитмәсә, бала күтәреп, кызы кайтып керде. Бер бүлмәле фатирда мәхшәр! Син генә җитмәгән идең, дип каршы алган кызына Әнгыймә карчык айдан артык сыя алмады. Өченче улы үзе ике бала белән кеше фатирын яллап тора. Анысына бару турында уйлау да юк. Дүртенче кызы, мин җитмеш сигез яшьлек кайнанамны карыйм, миңа ул да җитеп баштан ашкан, дип кенә җибәрә. Бишенче кызы инвалид, эшли алмый. Әнисе, ике пенсияне кушып ничек тә яшәрбез, балам, дип караса да, гәүдә-тәне генә гарип түгел, ахры, ул кызының. Җаны да гарип, ахры. Шулай булмаса, үз анасына карата миһербанлырак булыр иде. Алтынчы улы да рәхимсез булып чыкты Әнгыймә карчыкның. Марҗага өйләнгән ул улына да сыймады. Үскәндә генә балалар, «әни – минеке, әни – минеке», – диешәләр. Ә аналары картайгач, «әни – синеке, әни – синеке», дия башлыйлар. Җиде туган да, «әни синеке, син кара», – дип, бер-берсе белән тиргәшеп, дошманлашып беттеләр. Әнгыймә карчыкның иң зур үкенече – гомер иткән картыннан иртә язуы. Исламгалие исән булса, балаларының ишек төбендә йөрмәс иде. Ул аны ничек тә яклар иде. Тигез гомер бирмәде шул аларга Аллаһы Тәгалә. Илле ике яшендә Исламгали авыр чирдән вафат булды. Бар булмышын, бар көчен-куәтен салып үстергән балаларының аналарына миһербансыз булып үсеп җитүләренең сәбәбен Әнгыймә карчык күпме уйланса да, аңламый. Балалар ач-ялангач булмасын дип фермада көне-төне бозаулар карады. Механизатор булып эшләгән ире Исламгали яздан караңгы көзгәчә басу-кырдан бушамады. Кышларын техника ремонтлап салкын гараж идәнендә ятты. Балалар күбесенчә бер-берсенең карамагында булдылар. Бәлки, колхоз эше артыннан куып, тиешле тәрбия дә эләкмәгәндер аларга. Ата-ана хакын хаклагыз дип, вакытында күңелләренә миһербанлык орлыгы салынмагандыр, кем белә... Шулай була калса, карт көнендә карчык бу хәлгә төшмәс иде. Үз балаңа артык икәнлегеңне, кирәкмәвеңне тоеп яшәүдән дә авыррак ни бар икән бу тормышта? Тәрәзә турысыннан көн саен үтеп йөргән кызы Нәзия артыннан карап, Әнгыймә карчыкның күзләре тала иде. Ник бер тапкыр кереп сорасын әнисенең хәлләрен! Кызым, дип тәрәзә каккан әнисен күрмәс өчен башын икенче якка борган балаң турында ни әйтә аласың?! Шулай да, җидесенең берсе турында да начар сүз әйтә алмый аналары. Һәр җидесен зур өметләр баглап, сөеп үстерде. Алар үскәнче башыннан күпме көенеч кичергәнен, күпме төннәрне йокысыз үткәргәнен үзе генә белә. Аның дога-теләге белән һәр җидесе, тормышта үз-үзенә юл ярып, үз дөньясы белән яшәп ята. Эшлиләр, балалар, оныклар үстерәләр. Берсе дә юлдан чыкмады. Һәр баласы карчыкка үзенчә яхшы. Тик һәр «яхшы»сы олыгайган әниләре өчен нигәдер чын-чынлап яхшы була алмый. Төрле сәбәпләр табып, һәр җидесе әниләрен караудан читләшә. Олыгайган ата-анасын карау – кем өчендер изге бурыч, ә кемгәдер авыр йөк. Һәм шул авыр йөкне һәрберсе үз өстенә алмаска тырыша.

Поезд тукылдаган җайга изрәп барган Әнгыймә карчык, башыннан үткән хәлләрне күңеленнән тагын бер кат кичергәч, улы Фоат турында уйлап, җиңел сулап куйды. Фоаты аны башка балалары кебек җәберләмәс ИншАллаһ! Үскәндә дә, әнием, дип кенә торды. Арада бер өмете, арада бер ышанычы ул Фоат! Төпчек улларын Исламгалие дә үлеп ярата иде. Әнгыймә авырга калгач: «Кырык алты яшьтә бала табалармыни?! Әллә инде «югалтып» кына кайтыйммы? Дөньяда булмый торган хәл түгел», − дип караса да, ире хатынына күзләрен алартып кына куйды. Ирен сүзсез дә аңлап өйрәнгән Әнгыймәгә шул җитә калды, башкача ул хакта сүз кузгатмады. Олырак кызлары балаларын ияртеп кайтканда Әнгыймә төпчек улын үстереп ята иде. Шулай улын да үстерде, аның белән бергә оныкларын да үстереште. Иртә тол калган Әнгыймә Фоатын, олы яшьтә бик интегә-интегә озаклап тулгак тотып тапкангамы, Исламгалиенә охшатыпмы, аеруча яратып, аеруча үз итеп үстерде. Еш кына авырып, район хастаханәсендә дәваланган улы янына туңа-өши йөри торгач, үзе дә чиргә сабышты Әнгыймә. Буыннары бик иртә сызлый башлады. Башкаларга тәтемәгән югары белем дә анасының тырышлыгы белән эләкте Фоатка. Өйләнәм, дип, кыз алып кайткач, Әнгыймә ике сыерын сатса сатты, ә хәленнән килгәнчә туй ясамый калмады. Менә шул иң кадерлесе, иң сөеклесе, төпчеге, әнисенең хәлен аңламый калмас – моңа Әнгыймә карчыкның иманы камил иде.

Поезд туктар-туктамас Әнгыймә карчык перронда йөреп торган улын күреп алды. Әнә килгән аның газизе! Бар эшен ташлап, әнисен каршыларга килгән аның бәгырь кисәге! Сөенеченнән карчыкның йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Поезд туктауга, Әнгыймә карчык этешә-төртешә беренче булып вагоннан төште. Тизрәк, тизрәк улыкае янына! Әнисен күреп алган Фоат та кулын болгады – мин монда, янәсе. Яраткан төпчеге белән күрешү мизгелләрен тансыклаган ана, янында торган сумкалары хакында да онытып, абына-сөртенә улы каршына атлады. Улының борчулы йөзен күрүгә, шатлыгыннан тешсез авызын ерып елмайган карчыкның иреннәре бөреште. Ни булган улына? Таза-саумы бәбекәе? Нигә болай кәефсез күренә? Карчыкның беренче соравы да шул турыда булды: «Улым, таза-сәламәтсеңме? Килен, балалар саулармы?» Фоат әнисенең сузган кулларын тотып күрешкәндәй итте дә, нидер әйтеп, карчык онытып калдырган әйберләр артыннан йөгерде. Әнгыймә карчык сораулар яудыра-яудыра улының артыннан титаклады. Фоат әллә аларны ишетмәде, әллә ишетеп тә җавап бирмәде, әнисен никтер шәһәргә чыга торган якка түгел, ә вокзал бинасына әйдәде: «Әйдә, әни, тизрәк. Вакыт кысан!» Нигә алар шәһәргә түгел, ә вокзал бинасына керәләр – Әнгыймә карчык аңламады. Тыз-быз килгән халык арасында югалырга куркып, улы күтәргән сумкаларга ябышты да аның артыннан атлады. Вокзал бинасында буш урын табып, Фоат әнисен утыртты, сумкаларны янына куйды да... кесәсеннән билет чыгарып әнисенә сузды: «Әни, менә сиңа кире юлга билет...» Берни аңламаган Әнгыймә карчыкның сораулы карашы бер – улына, бер аның кулындагы билетка тукталды. Үзен-үзе аңыштырмый сорады: «Ә нигә соң миңа билет, улым?» Төпчек улына, соңгы ышанычына, соңгы өметенә кирәкмәве әле булса карчыкның башына сыймый иде. Фоат әнисенең күзенә туры карый алмады. Карашын читкә борып җаваплады: «Әни, дөрес аңла мине. Син килгәнгә Зәлирә киленең каршы...» Әнгыймә карчыкка бу минутта үзе дә түгел, ә бу хәлгә төшкән улы кызганыч булып күренде. И бахыр бала! Үз хакыңны, анаң хакын хаклый алмыйча, хатыныңның аяк астында изелеп яшәвең хак икән! Фоатының кызарынган, тир бәреп чыккан йөзенә карап, аны уңайсыз хәлгә куйганы өчен үзен гаепле тойды Әнгыймә карчык. Ул килмәсә, болай хурланып йөрмәс тә иде улы! Фоат кулындагы билетны бөгәрләп әнисенең кесәсенә тыкты. «Бер сәгатьтән поездың. Кара аны, соңга калма», − дип кисәтергә дә онытмады. Һәм, эшемнән сорап кына киттем, ашыгам, дип китеп барды. Зур эштә эшләгән, белемле, киң җилкәле, көр-таза гәүдәле, шәһәрчә килешле киенгән улы артыннан Әнгыймә карчык ул халык арасында югалганчы карап калды.

Кире юлга улы алган билет белән поездга утырырга чит кешеләр ярдәм итте карчыкка: әйберләрен күтәрештеләр, таягын алып бирделәр, күтәреп диярлек вагонга менгерделәр. Кеше алдында нык булырга тырышса да, вагонга кереп утыруга, саран күз яшьләре үзеннән-үзе карчыкның яңагын чылатып әрнетте. Яңагы әрнүгә түзәр иде, йөрәк авыртуга түзеп кара! Соңгы улына да кирәкмәде әниләре! Соңгы өмете дә киселде! Еламаслыкмыни?! Вагондагылар, әби, ни булды да ни булды, диештеләр. Әбинең бәхетсез тарихын тыңлап, кемдер баш чайкады, кемдер аның рәхимсез балаларын сүкте. Берсе аның алдына, «аша, әби, хәл керер», дигән булып, пешкән йомырка куйды. Икенчесе урынын җәеп бирде. Бахыр әбекәйнең хәленә керергә бик теләсә дә, шуннан артык ни кылсын халык? Беркемне дә гаепләп тә булмый, һәркемнең үз тормышы, баштан ашкан мең мәшәкате. Вагондагы һәр юлчы үзе генә белгән йомыш-мәшәкать белән каядыр ашыга. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы. Урынына түнгән әби авыр уйлары белән тагын ялгызы гына калды. Газаплы уйлары, сагышлы бәет рәвешенә иңеп, миен бораулады:

Җиде бала үстердем дип
Сөенеп лә туймадым!
Үсеп җиткәч, җидесенең
Берсенә дә сыймадым!..

Анаңның «ыһ» диеп әйтүеннән дә, каш җыеруыннан да курык, бала! Син тамызган һәр бөртек күз яшенең әҗерен меңләтә түләячәгеңне онытма! Балаларын каргый алмаса да, алар аркасында елаган ананың рәнҗеше төшми калмый. Анаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер. Тәрәзә төбеннән үтеп-сүтеп йөреп тә әнисенең хәлен кереп белә алмаган Нәзияне дә тиздән язмыш әрнетер – ул үсеп беткән улын җирләр. Анасын үз нигезеннән яздырган кызының да йорты янып көл булыр. Соңгы өметен баглап килгән әнисенә кире юл билеты тоттырып җибәргән Фоат та, юл һәлакәтенә очрап, гомерлек гарип булып калыр. Боларны Әнгыймә карчык әлегә белми. Күрәчәкне беркемгә дә белергә язмаган. Киләчәге түгел, бүгенгесе дә ачы Әнгыймә карчыкның. Кайда төшеп калырга улы утырткан бу поезддан да, кайларда югалырга?! Кире кайтыр билеты бар, тик кайтыр җире генә юк! Җиде бала үстергәндә, картлыгында, кемгә барып сыенырга белмичә, шулай җиде юл чатларында адашып йөрермен дип уйламады бахыр карчык. Поезд тәгәрмәчләре бер тизләп, бер әкренәеп «тук... тук... тук-тук» килә. Поезд тәгәрмәчләре кебек бер тизләгән, бер туктар-туктамас типкән йөрәге кайчан мәңгелек ялга туктар беркемгә дә кирәкмәгән ялгыз ананың...

Фото: Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Җиде балаңның җидесе дә миһерсез булган икән, димәк, үзең дә бик миһерле булмагансың...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч... Бу апа хэзер кайда икэн?

      Хәзер укыйлар