Логотип
Проза

Хыяллар чыршысы

Яңа елга шәһәрне ноябрь аенда ук бизи башлыйлар. Бик дөрес, шулай кирәк дип саный Марат. Бәйрәм рухын мөмкин кадәр алдан тудырырга кирәк. Бәйрәм узгач, урам тулы төрле төстәге ул утлар, инде бар да узганны хәтерләтеп, моңсулык кына биреп торачак. Ә болай ике ай алдан могҗиза көтә башлыйсың... Яңа елда бар да яхшыга өметләнә, ниндидер үзгәрешләр көтә, тагын да яхшы һәм матур яши башлаячагына ышана...


Яңа елга шәһәрне ноябрь аенда ук бизи башлыйлар. Бик дөрес, шулай кирәк дип саный Марат. Бәйрәм рухын мөмкин кадәр алдан тудырырга кирәк. Бәйрәм узгач, урам тулы төрле төстәге ул утлар, инде бар да узганны хәтерләтеп, моңсулык кына биреп торачак. Ә болай ике ай алдан могҗиза көтә башлыйсың... Яңа елда бар да яхшыга өметләнә, ниндидер үзгәрешләр көтә, тагын да яхшы һәм матур яши башлаячагына ышана...

Балалар йортыннан чыкканнан бирле Яңа елны мөмкин кадәр матуррак итеп уздырырга тырыша Марат. Балачактан хыяллана иде ул бу турыда: үз гаиләсе, үз йорты булгач, аның өендә чыршыны ноябрь аенда ук куячаклар! Балалары бүләк сорап Кыш бабайга берне түгел, ун хат язачак! Һәм аның барлык теләкләрне дә тормышка ашырырга, балаларын сөендерергә акчасы булачак...

Тормышт кына балачак хыялларыннан шактый аерыла икән... Ярый, алай да зарланмый Марат. Балалар йортыннан киткәч тә аңа барысын да яңадан башларга кирәк иде бит. Алдан әзерләп торучысы юк... Бүгенге тормышы белән беркемгә дә бурычлы түгел ул. Барына да үзе иреште. Хатыны Алия белән алган өч бүлмәле фатирларының ипотекасыннан да котылалар инде менә бәйрәм алдыннан. Яңа елдан бер әҗәтсез яши башлый гаилә ниһаять! 

Өйдә чыршы бизәделәр инде. Беренче кар төшүен көтеп кенә торган балалар, ясалма чыршыны балконнан алып кереп, аңа төрле төстәге уенчыклар, мишура элделәр. Җем-җем итеп торган утларын куярга гадәттәгечә әтиләре булыша. Улы Рәсим шул ук көнне Кыш бабайга хат язарга утырды. Барысы да йоклап беткәч, «кыш бабай» ул хатны суыткычтан алып укыды. Дүрт яшьлек малай машина да, уенчык та сорамаган – телефон кирәк икән аңа. Әһә, бар нәрсәне дә апасы кебек эшләргә яратучы Рәсим аның да серен чиште болай булгач. Кызы яңа телефон көтә икән Кыш бабайдан. Юк, ун хат ук яздырып булмый икән балалардан: үземнекеләргә бөтен сораган әйберләрен алып бирәм дип хыялланган иде, тик хәзерге балаларга акча җиткерү җиңел түгел. Әлегә берәр хат та җитеп торыр дип, берничә ел элек үк хәл иткән иде инде Марат. 

Премия акчасын алуга, шәһәрнең сәүдә үзәгенә юл тотты ул. Кызы Рәмзия нинди телефон турында хыялланганын белә: хәзер үк алып куйса, Яңа ел алдыннан башкалар кебек ыгы-зыгыда бүләк эзләп интегергә туры килмәячәк. Сәүдә үзәгенең бер читендә ел саен чыршы бизиләр. Ләкин уенчыклар урынына анда хатлар эләләр. Марат ул чыршыны ел саен күрә. Ләкин якынрак барып карарга йөрәге җитми. Эштәге дусларыннан ишетеп белә: бу чыршыга балалар йортларында, ишле гаиләләрдә, начар шартларда яшәүче балаларның Кыш бабайга язган хатларын эләләр икән.  Теләге булган һәр кеше, шул чыршыдагы берәр хатны алып, баланың хыялын тормышка ашыра ала. 

Хыяллар чыршысы, димәк... Андагы һәр хатның эчендә Маратка таныш хисләр, таныш хыяллар, өметләр язылган кебек тоела. Бик теләсә дә, моңарчы берсен дә ачып укырга йөрәге җитмәде ирнең. Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның иң зур теләге нинди булуын Мараттан да яхшы белүче юк. Алар барысы да гаилә, әти-әни назы турында хыяллана. Кыш бабайдан да шуны сорый. 

Быел бу чыршыны да иртәрәк бизәгәннәр. Күтәрелеп карамаска тырышып, Марат аның яныннан тиз-тиз генә узып китте. Кирәкле кибеттән кызына бүләк алганнан соң, кайту ягына борылды. Ләкин баскычка җиткәч кинәт туктап калды. «Күпме куркып йөрергә була инде? Ал да укы хатларның берсен. Ичмасам, бер сабыйны уенчыклы итәрсең. Үзеңне искә төшер: шоколад бирүче булса да ничек шатлана идең, аның кәгазен матрас астында саклап, төннәрен татлы исен иснәп ята идең...» Әнә шулай үз-үзен битәрли-битәрли чыршы янына кире әйләнеп килде дә, буе җиткән кадәр сузылып, иң өстәге хатны тартып алды. Шунда ук укырга йөрәге җитмәде. Йөрәге дөп-дөп тибә... Кем язды икән? Малаймы, кызмы?  Гаиләдә яшәүче бала гына булса ярар иде. Балалар йортындагы ятим булса, бигрәк кызганыч булачак... Машина эченә кереп утыру белән хатны ачты Марат. 

«Исәнме, Кыш бабай! 
Ел саен мин синнән бер үк әйбер сорыйм, ачуланма. Тик ул хыялымны хәтта сиңа да тормышка ашыру авыр ахрысы. Энем Хәлим белән икебез дә синең килүеңне түземсезлек белән көтәбез. Хәлим бигрәк тә көтә. Шуңа күрә миңа бүләк алмасаң да ярый, миңа дигәнен дә Хәлимгә алып кил. Берсен мин аңа Яңа ел бүләге итеп бирермен, икенчесен туган көненә бүләк итәрмен. Тиздән туган көне җитә аның. Кочаклап йоклый торган аюы тузып, сүтелеп бетте, эчендәге мамыклары да төшеп калган. Аңа икенче йомшак уенчык алып кил әле, Кы бабай. Атта чабам дип йөгереп йөри коридорлар буйлап. Ат булса бигрәк сөенер иде. Мондагы уенчыклар арасында бер ат та юк, атны рәсемнәрдә генә күргәне бар. Ә икенче уенчыгы машина булсын. Артык зур кирәкми. Кочаклап, култык астына кыстырып йөртерлек булса, әйбәтрәк. Алайса ул аны башка малайлардан саклап кала алмас.
Ә теге теләгемне тагын бер кат искә төшерәм, Кыш бабай. Бәлки, кемгәдер кыз белән малай кирәктер? Шуларга безнең турында әйтеп кара әле. Тәртипле алар, диген. Мин бик матур итеп кар бөртекләре ясарга өйрәндем. Яңа елга үзебезнең өй тәрәзәсен шулар белән бизәр идем. Дуслык урамы, 17 нче йорт, Балалар йорты, Зәринә, 9 яшь».

Хатны укып бетергәндә Маратның бите буйлап туктаусыз күз яше ага иде. Балалар йорты коридоры буйлап йөгереп йөрүче Хәлим, аның моңсу апасы Зәринә күз алдына килде. Башкалар кыерсыткан вакытта энесен якларга мәҗбүр булган, үзе өчен түгел, күбрәк энесе өчен борчылган, аны бәхетле итәргә тырышкан кызны бигрәк кызганды. Быел чыршыларны ни өчен шулай иртә бизәгәннәрен аңлады Марат. Ул өлгерсен өчен  шулай кирәк булган бит. Зәринә белән Хәлимгә дигән бүләкне бүген үк әзерли башларга тиеш Марат. Моның өчен хатыны Алияне эштән кереп алырга кирәк.  Ашыкмый ярамый! Яңа елга нибары ай ярым вакыт калды...

– Әти, әти, кар ява! Ә син быел Яңа ел карсыз була, ахрысы, дигән идең. Ява бит, әнә! Кар бабай ясарга чыгабызмы иртәгә, әти? Йоклап торгач та чыгабыз, яме!
 Улы Рәсим тәрәзә төбенә менеп үк утырды. Аның тавышын ишетеп Рәмзия дә йөгереп керде. Көтелгән кар шул бу. Өйдә утны сүндереп, яхшырак күренсен өчен дүртесе дә тәрәзәгә капландылар. Ябалак кар ява. Кар бөртекләре шулкадәр эре, аларның бизәкләрен күрергә була хәтта.  Марат тәрәзәне ачып,  урамга кулын сузды. Шул арада уч төбенә әллә ничә кар бөртеге төшеп кунды. Беренчеләре кул җылысыннан эреп суга әйләнергә дә өлгерде. Ләкин аннан соң төшкәннәре эреп китәргә ашыкмады. Уч төбенә җыелган карны, йөзенә якынрак куеп, игътибар белән карый башлады Марат. Шулкадәр матурлар! Барысы да төрле-төрле. Нәкъ менә Маратларның тәрәзәсенә ябыштырган кар бөртекләре кебек. Зәринә ясаган кар бөртекләре... 

Хәлим белән икесен өч тапкыр кунакка алып кайттылар инде Марат белән Алия. Зәринә аларның барысын да кар бөртекләре ясарга өйрәтте. Фатирдагы өч тәрәзәне дә шул кар бөртекләре белән бизәделәр. Кәгазь эшләр – документ җыюлар тәмамланып килә инде. Яңа елны өч бүлмәле фатирда алты кеше каршылаячаклар бу юлы. Бүлмәдәге шкафта кызларга дигән ике телефон, малайларга дигән пультлы машиналарны Алия белән икәүләп ике атна элек үк матур тартмаларга салып, әзерләп куйдылар инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зульфира. Казан Аллахы тагэлэ ярдэменнэн ташламасын сезне, изге кунелле кешелэр!!! Узегезгэ изгелегегез мене б/н артып, олыгайган конегезгэ нык терэк булсын! Амин!

    Хәзер укыйлар