Логотип
Проза

Холык

Туксанга җитеп килсә дә, елларына бирешергә теләмәгән Бәһия карчык бер атна эчендә танымаслык булып үзгәрде.

 Туксанга җитеп килсә дә, елларына бирешергә теләмәгән Бәһия карчык бер атна эчендә танымаслык булып үзгәрде. Хәтсез еллар күршедә торган улы белән килене тәрбиясендә яшәргә өйрәнеп беткән карчыкның көне – төнгә, төне көнгә әйләнде. Гәүдәсе юкарып, битләре озынаеп, күзләре утыраебрак китте. Иллегә җитеп килгән килененең һәр эшеннән кимчелек, эшләгән, сөйләгән-әйткәннәреннән гаеп кенә эзләргә күнеккән гадәтен, әйтерсең, кул белән сыпырып алып ташладылар. Фазылҗаны вафатыннан соң, аеруча үзенә игътибар арттырган кайнана, иртәнге ризыкны әзерләп керткән Сәмирәнең хәл-әхвәл сорашуын да ишетмәде, җавап та кайтармады. Югыйсә башка вакытта авыз ачарга да ирек бирми, ничек төн чыкканын, нинди төшләр күргәнен бөртекләп сөйләмичә, киленен яныннан җибәрми торган иде. Бер тапкыр тыңламый чыгып киткәне өчен, соңыннан Сәмирә әллә күпме битәр ишетте. Аның әйткәне һәрвакыт «закун» булды. Улы белән килененең хуҗалыкларын ничек алып баруын гына түгел, хезмәт хакларын да оста итеп бүлеп, кайсы кайда китәргә тиеш икәнен дә өйрәтеп торуын үз өстенә алды кайнана. Кунак-төшемнән заманында арып беткән кайнана, улларының йортына кеше килгәнне яратмады. Юк, малае белән киленен генә үз кубызында биетмәде кайнана. Кызлары белән кияүләрен дә учында тотарга тырышты ул. Тик тегеләренең калада яшәүләре генә бераз иркенлек бирде. Колхоз рәисе булып эшләгән әтиләре аркасында заманында байлыгын да, акчасын да оста итеп туплап барган әниләренә күрәләтә каршы баруның ни белән бетәчәген, әлбәттә, алар чамалый иде...
 Әйе, моңа кадәр «патшабикә» булып яшәргә күнеккән Бәһиянең күген бүген кара болыт каплады – кече кызы Дания иптәше белән аерылышып йөри булып чыкты. Дөрес, алар берничә ел элек тә гариза биреп, әз генә аерылышудан калган иделәр. Сәбәбе дә җитди иде шул – балалары юк. Кызының бервакытта да әни булмаячагын белгән Бәһия, теге вакытта бөтен тырышлыгын куеп, эшне җайлаган иде җайлавын. Инде яшьләре дә кырыкка җитеп баргач, акыл утырган, бер-берсенә күнегеп беткәннәр дип, соңгы елларда дилбегәне «йомшартты» шул. Авылда бу хәбәр таралса, капка төбенә чыгарга да гарьләнерсең! Күзеңә бәреп әйтмәсәләр дә, артыңнан көлеп калачаклар. Шушы уйлар аны чыгырыннан чыгарды, үзен кая куярга белмәде. Елына ике тапкыр дәваханәгә кереп, тиешле уколлар алып торырга күнеккән организм да хыянәт итәргә чамалый бугай, хәле мөшкелләнгәннән-мөшкелләнә бара – кан басымы уйный башлады. 
 – Әнкәй, әллә ашыгыч ярдәм чакыртабызмы?
 Кайнана төшке аш пешереп керткән килененең әйткәнен ишетмәмешкә салыштымы, ишетеп тә җавап кайтарырга авырсындымы – эндәшмәде. Тик агуын чәчми калса, Бәһия буламыни! 
– Өстеңдәге күлмәгеңне әйтер идем, бигрәк килешми үзеңә!
 Беренче көн генә кайнанасының әче теленә юлыкмаган Сәмирә – җавап кайтармады. Килен булып төшкән вакытларда эндәшеп караган иде дә, файдасыз икәнен бик тиз аңлады. Аннан, укытучы буларак та, килештереп бетермәде. «Үзеңнең гаиләдә тәртип, аңлашу булмагач, укучы балалардан аның ничек таләп итәсең?» 
Килененең йөзендә бернинди дә үзгәреш булмагач, юка иреннәрен тагын да юкартыбрак, Бәһия дәвам итте: 
– И-и, үтте инде улымның гомерләре кулыннан бер эш килмәгән хатын белән. Ни ичмасам, чибәрлеге булмады, шуңа алданып яши дияр идең. Ә бит Гамилемә әле дә кызышып йөрүчеләр күп. Әнә...
 Сәмирә ишекне теге ягынннан ябуны артыграк күрде. Каенсеңелкәшенең ире белән аерылуы ачуыннан әйтелгән сүзләр икәнен аек акыл кабул итсә дә, инде утыз елга якын ир хатыны булып торган кешегә, әлбәттә, боларны ишетү җиңел түгел иде. Әл дә Гамиле, әнисенең сүзеннән чыкмый яшәсә дә, аңа булган мөнәсәбәтен үзгәрткәне юк, араларында, кем әйтмешли, «җил дә искәне юк», шөкер! Андый-мондый сүзләр сөйләнә башласа: «Әнкәйнең холкын беләсең бит инде, игътибарга алма!» – дия дә, шуның белән бетте-китте. 
Сәмирә үзе дә Бәһиянең махсус рәвештә, аның ачуын китерер өчен генә шулай кыланганын аңлый. Мактанып түгел, аның бүген дә кызлар кебек сакланган буй-сыныннан, тумыштан бирелгән йөз матурлыгы, сокландырырлык акылы, уңганлыгы күпләрне үзенә тартып тора. Тик шулай да ул алар белән масаймый. «Шулкадәр чибәрлегең белән шадра Гамилне ничек яраттың?» – дигәннәргә дә: «Шадра – йөрәк яндыра», – дип кенә җавап кайтара. Әйе, керпе дә үзенең баласын «йомшагым» дип сөя... 
 Кан басымы тиешле нормага кайтса да, Гамил әнисенең ай-ваена карамый, хастәханәгә урнаштырды. «Тиешле дәвасын алыр, тынычланыр», – дип уйлады ул. Кызганычка каршы, Бәһия аннан тагын да зәһәрләнебрәк кайтты. Әйтерсең унбиш көн буена репетиция ясап кайткан. Бер көнне Гамил эштән кайтышлый, әнисе янына сугылгач: «Улым, балаларыгыз үскән, берсе эшли, икенчесе институт бетерә, аерыл хатының белән!» – дип әйтмәсенме! Шаркылдап көлеп җибәрүдән чак тыелып калды Гамил. «Әнкәй, иске авыздан яңа сүз дигәндәй, ни булды тагын?» – диюенә, гомер буе читләргә түгел, якыннарына да яшен күрсәтмәгән Бәһия үксеп-үксеп еларга тотынды. Аптыраган Гамил дару төймәсен йоттырып, аны түрдәге диванга яткырды. Бераздан, дару тәэсир иттеме, әллә борчылуы шулкадәр генә булдымы, әнисе тагын торып утырды.
– Минем кызым бәхетсез булганга синеке сөенеп тора инде!
– Әнкәй, зинһар, яңадан башлама инде. Беренчедән, Дания бәхетсез түгел. Исән-сау әнисе, туганнары, дуслары, менә дигән эше бар. Икенчедән, нишләп Сәмирә сөенсен инде? Даниянең үзенә караганда да ныграк көяләнгәндер әле ул. 
– Көяләнде ди! Белми дисеңме әллә мин аны! Кияү белән араларын үзе бутагандыр әле, елан!
– Уйлап тапма инде, әнкәй, аңа нәрсәгә кирәк соң ул?
– Бәй, кияүгә чыкмый сазаган сеңлесен такмакчы булгандыр. Аер шул еланыңны!
Бәһия тагын күз яшьләренә буылды. Гамил алга табан сүз дәвам итүнең мәгънәсезлеген аңлагач, урыныннан кузгалды. Тик шулай да бераз сагаеп китте. Әнисенең тозлы-борычлы, кырт-кисәк әйтелгәннәренә күнегеп бетсә дә, моңа кадәр аерылу темасына барып җиткәннәре булмаган иде. Киресенчә, элегрәк ул: «Йөземә кызыллык китермәгез, тату яшәгез!» – дип кабатлап торырга, балалары белән туры килгән саен масаерга, мактанырга яраткан кеше. Дөрес, җай гына аккан тормышына, аркылы таш яткандай булса, һәрвакыт гаепне килененнән эзләде. «Аның гына эше инде, нәселләре белән шундыйлар алар!» Сәмирәнең биш йөз чакрым ераклыкта яшәгән нәсел-нәсәбен каян белешкәне билгесез, әмма ләкин тел төбе гел шул якка каерды. «Төбәге белән анда шундый халык», – дип өстәп куярга да онытмый иде. 
– Аер хатыныңны!
– Ярый!
 Соңгы сүзләр, чебен-черкиләр кермәсен өчен корылган пәрдә белән ачык ишек аша, кайнанасына кыстыбый күтәреп кереп килгән Сәмирәгә килеп «бәрелделәр». Сәмирә, тупса аша атлаудан чак тыелып, артка чигенде. Җәйгелеккә матур итеп җыештырылып, каладан кайтучыларга йоклар өчен көйләнеп куелган «веранда» дип йөртелгән бүлмәгә ничек атылып кереп киткәнен дә сизми калды. Ярый әле ишекне ябып өлгерде, юкса Гамил белән маңгайга-маңгай бәрелешер иде. Урам капкасы ачып-ябылган тавышны ишеткәч кенә, Сәмирә, кайчандыр онык-оныкчалары өчен кайнатасы үз куллары белән эшләп куйган урындыкка килеп утырды. Сеңеп, кечерәеп, бер ноктага әйләнәсе килеп калды ул бу мизгелләрдә. «Әллә чынлап та Гамиле әнкәсе сүзе белән бу адымга барыр икән? Юк, булмас! Алай дисәң, нигә ризалык бирде? Сәмирә үз колаклары белән ишетте ич аның: «Ярый!» – дигәнен. Тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендә гомер буе әнисенең акыл-киңәше белән яшәсә тә, ике арадагы мөнәсәбәткә салкынлык кертмәгән Гамилме соң бу? Кайнанасын нинди «чебен» тешләгәнен чамаласа да, бу кадәргә барып җитәр дип башына да китермәде Сәмирә. «Эт этлеген итә – тешләргә ыргыла» дигән әйтемнең хаклыгына бүген тагын бер тапкыр инанды ул. Югыйсә соңгы елларда, яше бару сәбәплеме, элеккеге кебек үк юкка-барга бәйләнеп, «төрттереп» сөйләшүләрен дә киметкән кебек тә тоела башлаган иде әле аңа. Хәер, «йоны бик еш коелса да, бүренең холкы үзгәрми», диләр бит, сәбәбе генә булмагандыр. Сәмирәне гәҗәпләндергән тагын бер әйбер бар – кайнанасы ун елдан артык намазга баскан кеше. Гәҗит-журналларда дини темага басылган мәкаләләрдә аның бик күп тапкыр: кешенең ямьсез холкы, начар гадәтләре кылган фарыз гамәлләрен юкка чыгара, аларның әҗерен бетерә, теленнән дә, кулыннан да, сүзеннән дә тирә-юнендәге кешеләргә тынгылык юк икән, бу кеше намаз укымый, тик хәрәкәтен генә ясый, дигәнне укыганы бар. Намазга баскан кеше бу турыда белергә тиештер бит инде югыйсә. Инде яше дә бит, сөбханалла, уйланырлык, нәтиҗәләр ясарлык. 
 Сәмирә инде суынып беткән кыстыбыйны башта веранда өстәлендә калдырып чыкмакчы булган иде дә, кире уйлады. Йөзенә чыккан борчуларын алып ташларга теләгәндәй, тирән итеп сулады да, кече якка узды.
 Ул кичне алар беренче тапкыр аерым йокладылар. Сәмирә, аш-су бүлмәсендәге шкафларны җыештырасы бар дигән сылтау белән, ятарга ашыкмады. Бу эше төнге өчләргә кадәр сузылды. Аннан кызларының бүлмәсенә кереп ятты. Күптән түгел генә җитештереп кергән иркен йортларында һава җитмәде, күзгә йокы төшми җәфалады. Башта берсеннән-берсе хәвефле уйлар уймакланып, җанын кая куярга белми азапланып ятканнан соң: «Гамилне уятып, ачыктан-ачык сөйләшеп караргамы?» – дип торып утырды. Күңеленә җыелган үпкә хисләре аңа бу адымны ясарга ирек бирмәде. «Үзе дә бит җөен дә белдерми, ник шунда әнкәй яныннан чыккач, бер ишарә ясасын! Әллә?..» Сәмирә үз уйларыннан үзе куркып китте. Нишләптер туган нигезен, күптән җир куенында яткан әни-әтисен сагыну хисләре бөтен булмышын биләп алып, күз яшьләрен актарып чыгардылар. Уянып киткәндә, мендәр кибеп тә өлгермәгән иде әле. 
 Сыерларны савып, көтүне озатып керүгә, Гамил иртәнге өстәлне әзерләп бетергән булып чыкты. Алар гаиләсендә эш бүлешү булмады. Икесе дә физик эштән тәм табып, ямь алып яшәделәр. Ул яклап кайнананың да нишләптер сүзе булмады. Колхоз рәисе булып эшләгән иренең хаклы ялга чыкмыйча, хуҗалыкта булыша алмаганы, бәлки, үзәгенә үткән булгандыр. 
– Әнисе, әллә бөтенләе белән йокламадың инде син? Күзләрең кып-кызыл, ни булды?
– Башыңны юләргә салма инде, үзең дә беләсең ич!
– Син нәрсә турында?
 – Аерылабыз, хуш инде!
 – Әйткәндәй, яхшы спектакль, тагын бармыйча булмас.
–  Кирәге чыгып куяр дисеңме?
 – Олылар әйтмешли, тәүбә дип әйт, Сәмирәкәем!
 – Әнкәй теләсә дәме?
–  Иртән иртүк башыңда әллә нинди язмаган уйлар әле синең?
–  Юк, син дөресен әйт, мин авыр булса да күтәрермен... 
 – Әнкәй өйләнмәде бит сиңа, мин өйләндем. Тукта, тукта, нишләп бу темага кереп киттек әле без, утыр, иртәнге аш суына. Эшкә кадәр, әнкәй янына сугылып чыгыйк әле, кичә кәефе юк иде.
 – Әйе, кыстыбыйдан да авыз итмәде. Югыйсә ашыйсым килә дип пешерткән иде үзе.
 – Кичә без аймылыш булдык бугай.
 – Мин бакча аша гына кердем, син капкадан чыгып китеп бара идең.
 – Ә-ә-ә... Әйе...
 Бу сөйләшүдән Сәмирә иренең кичәге сөйләшү турында белдерәсе килмәгәнен аңлады. Димәк, кирәге шулкадәр генә булгандыр. Үзе дә инде артык тирәнгә кереп китте, бугай. 
 Төер бөтенләе белән уалып бетмәсә дә, кайнанасының тупсасын атлап кергәндә, калганын ишек артында калдырып керде Сәмирә. Башка чакта бу вакытта аяк өсте булган әниләре һаман урын-җир өстендә ятканлыгын күргәч, алар бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Әйе, сизенүләре дөрескә чыкты – Бәһия мәңгелек йокысына талган булып чыкты. Аның бер як ирен читендә калган җиңелчә көлемсерәве, гүя бу фани дөньядан риза булып китүенең бер чалымы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай яй юньсез биянай Киленнен гомере гел эшэкелек куреп уткэн, бигрэк жалко.улеп киткэн, узенен эшэкелегенэ сыешалмайча жан тэслим кылган.Доресрэге ботенесе котылган.И нэй шулай буламени, аллам сакласын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Я аллам дияргэ генэ кала инде монда

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэр бер эти- эни бигрэктэ ир балары гаилэле булып ,балалары, хэлэл жеыете белэн яшэуен тели, бу чыннанда шулай,ир бала эчеп, тузып, ач, хатынсыз булмасын дип, бигрэктэ теге доньяга якынлашкач, э бу апа киресенчэ, минемдэ улым ойлэнеп гайлэсе белэн тату яшэгэнен курсэм ,минем бэхетем куккэ ашыр иде, яРаббым ярдэменне салсанчы, рэхмэт ,фэхем алырлык эсэрегез очен, ижади унышлар телим.

        Хәзер укыйлар