Логотип
Проза

Хәерле булсын сәфәр

 (тормыштан алынды)

 
 (тормыштан алынды)

 Тузанлы, тынчу шәһәр урамнарыннан чыккач та, Рушан, машинасының тәрәзәсен киңрәк ачып, тансык саф һаваны күкрәген киереп, рәхәтләнеп сулады. Шәһәр кешесенә шифалы нарат урманы һавасының һәр йотымы кадерле. Шулай да ул пассажир урынында барган кыздан рөхсәт сорамыйча булдыра алмады. Сезгә җил өрмиме, җайсыз түгелме, янәсе. Машинаң үзеңнеке булса да, юл хакын пассажир түли. Димәк, монда әлегә ул хуҗа хокукында. Күзенә кара күзлек эләктергән, авызындагы сагызны өрә-өрә бер кабартып, бер чәйнәп барган кыз колагындагы наушниктан агылган җырны тыңлый иде, ахрысы, Рушанның соравын искә алмады. Ун елдан артык кеше йөртеп, аларның төрлесен күргән Рушан машинасын җай гына алга кууын дәвам итте. Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми. Каршы йөгергән купшы каеннарның, төз, горур наратларның, якты иркенлекнең матурлыгын әйтеп бирергә Рушан сүзләр дә таба алмый. Бары тик күңеле белән генә, тын гына тоя белә. Җәйге яшел урман хозурлыгына күз ташлый-ташлый, күңелендә әйтеп бетергесез ләззәт тоя. Шулай да, тирә-якның матурлыгына бирелеп, бик эреп китәргә, игътибарны югалтырга ярамый. Хәвефсезлек, саклык юлда беренче урында. Үзең генә булсаң бер хәл. Ә Рушан кеше йөртә. Янындагы пассажир өчен башы белән җавап бирә. Яшьрәк чагындагы бәла белән куыша-ярыша йөргән дуамаллык артта калды. Сакланганны саклармын, дигән Ходай.
 Каршыга юл читеннән әкрен генә атлаган урта яшьләрдәге хатынны күреп, Рушан гаҗәпләнеп куйды. Япа-ялгызы. Кулында хатын-кызлар йөртә торган бәләкәй кул сумкасыннан башка берни дә юк. Киеме, килеш-килбәте спорт белән шөгыльләнүчегә тартмаган. Аптырамас җирдән аптырарсың. Берәр авылдан шәһәргә бара дисәң, шәһәргә әле шактый ерак. Рушан янында утырган кыз да юл буйлап атлаган хатынны күреп авызын ачты. Сүз озайтасы килмичәме, бар белгән тел байлыгы шул булдымы, во круто, дип кенә куйды да, музыка көенә чайкалып баруын дәвам итте. Тиздән, зур гына авылга җиткәч, кыз кирәк урынында төшеп калды. Рушан, юлдаш туры килмәсме дип, авыл уртасыннан әйләнде дә машинасын шәһәр ягына борды. Бераздан ул җәяүле хатынны куып җитте. Хатын, артыннан куып килгән машинаны күреп, борылды да туктады. Тик туктарга сорап кулын күтәрмәде. Рушанга ул кемнедер көтә кебек тоелды. Машинаның арткы көзгесеннән мосафир хатынның юл читенә барып утырганын шәйләде. Мәңге ашыккан, һәр минутын санаган Рушанга әллә ни булды. Ул, борылышка хәтле барып, машинасын кире борды да, арттан тагын хатынны куып җитте.
 − Кая барасыз? Утырыгыз, − дип, машина ишеген ачкан иргә хатын каушабрак карап торды да якынрак килде. Рушан аның икеләнүен күреп, елмайды . − Курыкмагыз, апа, утырыгыз. Миңа юл уңае.
 Хатын нигәдер артына борылып карады, алга – читтәге урманга борчулы караш ташлады. Аннан йөзендә ярылып яткан соравын ишеттерде:
 − Энем, сез бандит түгелме соң?
 Рушанга кызык булып китте. Шулай да, хатынны өркетмәскә тырышып, сүз озайтмады:
 − Түгел, апа. Тик утырасы булсагыз, тизрәк утырыгыз, ялындырмагыз. Минем вакытым тар, − дип кузгалырга нияте барлыгын белдергәч, хатын тиз генә машинага кереп утырды. Уңайсызланып кына, минем акчам юк, дип кисәтүне кирәк санады. Рушанга бу инде мөһим түгел иде. “Үзем туктадым бит, борчылмагыз“, − дип хатынны тынычландырды да машинасын кузгатты.
 Арыган-алҗыган кыяфәтле, үкчәсен туфлие кырып авырттырган хатын, аклангандай, юл буена күңелсез маҗараларга тап булуын сөйләп барды. Авылда бикле торган йортына кайтканда автовокзалда кемнеңдер акча янчыгын һәм кәрәзле телефонын чәлдергәнен. Кешедән бурычка акча сорарга кыймыйча, шактый ерак арага җәяүләп кайтырга чыкканын. Үлеп арыганын. Туктамаслармы, дип өметләнеп, кул күтәрергә оялып, юл читендә узучы машиналарга карап басып торганын...
 Ә Рушан аны ишетте дә, ишетмәде дә. Аның күз алдына берничә ел элек булган вакыйга килеп басты.
 Яңа ел алдыннан Рушан Рәмиләсе белән аның әти-әнисенә кунакка кайтырга чыктылар. Ул чакта машиналарының юк чагы, автобустан олы юл чатында бер авылда төшеп калдылар. Моннан Рәмиләнең авылына маршруткалар гына йөри. Азаккысы кичке җидедә китәргә тиеш. Тик ир белән хатын кышкы салкында маршрутканы көтеп күпме басып торсалар да, ул күренмәде. Маршрутка автобус түгел шул. Аны йөртүченең законы үз кулында. Телим икән барам. Теләмим икән юк. Ник шунда катып үлмисез юл буенда. Рушан өшүеннән калтыранган хатынын эткәләде, төрткәләде: “Урыныңда басып торма. Сикер, йөгер!” Тик Рәмиләнең туңган аяклары йөгерү түгел, атлый да алмый иде инде. Сирәк-мирәк үткәләгән машиналарга кул күтәрсәләр дә, аларны утыртучы булмады. Рушан якындагы ике-өч йортның капкасын дөбердәтеп какса да, чылбырын өзәрдәй булып ташланган этләрдән башка чыгучы күренмәде. Тирә-яктагы йортларда утлар бер-бер артлы сүнә башлады. Юлда башкача машиналар күренмәде. Рәмилә юл читенә өелгән карга бөгәрләнеп утырды. Рушан аны күтәрергә маташты: “Рәмилә, Рәмилә, дим. Ишетәсеңме. Йоклама, зинһар, йоклама!” Хатынының битен ышкып ушка китерегә тырышып азапланып ятканда юлда машина яктысы күренде. Рушанга, юл уртасына йөгереп чыгып, ике кулын күтәреп каршы атлаудан башка чара калмады. Теләсә-теләмәсә дә, аны таптатмас өчен йөк машинасы туктады. Аннан ачуы кайнаган ир чыкты да йодрыкларын төйнәп, Рушанга ташланды: “Син нәрсә? Яшисең килмиме әллә? Иманыңны укытам хәзер мин синең!” Рушан бары тик: “Хатыным туңып үлә. Ярдәм итегез, зинһар”, − дип, юл читендә яткан Рәмиләгә ымлый алды. Шунда гына юлчы ир аларның бәлагә очраганын аңлады. Аның ачуы бер мизгелдә юкка чыкты. “Әтинең туган көненә кайтып барышым. Ике сәгатькә соңладым. Мине югалтып алар кайгыра. Ни эшләтергә инде хәзер сезне?” − дип баш кашыган иргә Рушан тезләнердәй булып ялынды. Ниһаять аңарда кешелеклелек сыйфатлары җиңде һәм ул үләрлек хәлдә туңган ир белән хатынны җылы кабинасына кертеп утыртты да машинасын кире якка борды. Шулай Рушан белән Рәмиләне бер белмәгән чит юлчы туңып үлүдән коткарып калды. Үз юлы, үз вакыты белән исәпләшмичә, төнлә карлы-бозлы юлдан җитмеш чакрым араны куды. Куркудан җаннары чыгардай булган Рәмиләнең әти-әнисе күпме кыстасалар да, ул аларда кунып калмады. Алар чыгарган Яңа ел бүләкләрен алып, рәхмәтләр ишетеп, төн уртасында аны көтеп ут йоткан әти-әнисе янына ашыкты.
 ...Янында утырган хатынны тыңлап, Рушан бу вакыйганы тагын күңеленнән үткәрде. Юл ул шундый нәрсә, борылышта ни көткәнен беркем дә белми. Юл газабы – гүр газабы димәсләр иде. Юлда кешеләр бер-берсенә ярдәмчел булырга тиеш. Бу гамәлең акчалата табыш китермәсә дә, юлда кеше кешелеген онытмаска тиеш. Синең өчен җанын бирергә әзер торган әниең еракта. Аның кылган догалары гына юлларда безгә терәк. Башка чакта таяныч булган якыннан-якын туганнарың да берни белми. Юлда бары юлчылар гына бер-берсенә булыша ала. Ашыгуларыңны, үз мохтаҗлыгыңны онытып торырга, синнән дә авыр хәлдә калган берәүгә рәхим-шәфкать күрсәтергә кирәк. Чөнки барыбыз да юлчылар. Юлда юлчы белән юлчы гына бар. Бүген булмаса, иртәгә ярдәм кулы үзеңә кирәк булачак.
 Рушанның машина алуына да инде күп еллар. Юлларда ул бик күп йөри. Төп хезмәтеннән башка, вакыты булганда таксист вазыйфасын үтәп, кеше ташый. Чөнки төп эшендә заказлар бүген бар, иртәгә – юк. Пассажир тиешле кешедән йөзләтә хак суырмаска тырыша, хәрамнән курка. Монда да халыкның төрлесе очрый. Күз буыпмы, шоферның игътибарын читкә юнәлтепме, “бардачогыннан” акчасын урлап тайган чегән кызы да булды. Бөкеләрдә тора-тора, ярты шәһәрне үтеп тә, хәзер акча алып чыгам, дип, подъездга кереп югалган һәм башкача күренмәгән әрмән хатынын да юкка көтте Рушан. Бугазына пәке терәгән наркоманнан чак котылды. Юл хакын түләргә теләмәгән исерек ирнең ипи шүрлегенә менеп төшкән чаклары булды. Эч серен ачып, сүзсез тыңлап барганы өчен өстәмә хак түләгәннәр дә бар. Таксист хезмәте читтән җиңел күренсә дә, бу һич тә алай түгел. Кышның карлы-бозлы юллары булган кебек, язның-көзнең тайгак юллары бар. Ай саен налог түлисең. Көн саен арта барган бензинга акча табасың. Заказ тапкан өчен диспетчерга түлисең. Машинаңны үз хисабыңа ремонтлыйсың, төзек, чиста тотасың. Страховка, юл налогы турында әйтеп торасы да юк. Аз гына кагыйдә бозган өчен дә сатлык җанлы юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең туймас корсагын туендырасың. Ә бит Рушанның да гаиләсе, кечкенә улы, чиреге дә түләнмәгән ипотека – гомерлек зур бурычы бар.
 Әйе, Рушан юлларда күп йөри. Ватылып ятканда кемдер аңа булышты. Юл буенда зар-интизар булып яткан берәүләрне ул үзе читләтеп узмады. Кеше булган кеше өчен юлларда бер-береңә ярдәм күрсәтү – канун, закон. Монда юлчылардан башка беркем дә юк. Рушанның күзәтүенчә, базарда бер тиене өчен үлеп сатулашкан “кара” халык вәкилләре юлда, нигәдер, башкаларга караганда рәхимлерәк. Шул ук үзбәк, таҗик малайлары аңа юлда бер сүзсез миһербанлык күрсәттеләр. Бәлки, бу сыйфат аларның дингә, Аллага башкаларга караганда ныграк ышануларыннан киләдер. Юллардагы сәфәрчеләргә ярдәм кулын сузу – иң изге, саваплы гамәлләрнең берсе. Яшь буын вәкиле Рушан да Ходайга ышанмый түгел. Тик, оятына каршы, аның мәчеткә кереп хәер биргән чагы сирәк. Шулай да, ул үзен имансыз санамый. Юлларда кеше бәласенә битараф булмавы, кулыннан килгәнчә ярдәм кылуы – үзенчә бер яхшылык, үзенчә бер хәер бит. Ишеткән ихлас рәхмәт сүзләре, иминлек теләкләре дога урынына торырлык. Әнкәй догасы булсынмы, башканыкымы, юлларда барыбызга да дога-фатиха кирәк. Кемдер акчалата түләгән ул хактан күпкә кыйбатрак. Бер рәхмәт мең бәладән коткара. Әйе, тормыш шундый кызу тизлектә ага, барыбыз да каядыр ашыгабыз, чабабыз, тимер атыбызны куабыз. Кеше кайгысы беребезгә дә артык кирәкми. Ярдәмгә мохтаҗ булган, хәтта һәлакәткә очраган, кыен хәлдә калган кеше янында сирәк тукталабыз. Тик бервакыт безнең яннан да тукталмыйча узып китүләре бар. Кылган яманлык кире кайткан кебек, яхшылыгыбыз да безгә кире кайта. Юллар кемнең кемлеген сыный. Бәлки, юл иминлегебез дә күбрәк үзебезгә бәйледер. Тормышта бернәрсә дә очраклы булмавын без аңлап бетермибез кебек.
 ...Шәһәрнең ыгы-зыгылы бер чатында Рушан юлда очраклы гына очраган баягы хатынны төшереп калдырды. Хатын, кыенсынып, кулымда түләргә акчам юк, көтеп тор, хәзер чыгарам дип, кыстаса да, Рушан өенә ашыкты. Тиздән улын балалар бакчасыннан барып аласы... Кайтып җиткәнче колагында хатынның сүзләре яңгырады: “Рәхмәтләр яусын сиңа, энекәем. Ходаем сакласын сине юлларда. Исән-имин йөре берүк...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх, тормышта да шундый кешелэр куберэк очрасын иде. Шэп язасыз Физалия ханым ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Физалия ханым, хэерле иртэлэр! Хикэялэрегез бигрэк йорэккэ утешле, рэхмэт. Хикэя язучылар куп, лэкин грамматик дорес язучылары сирэк, хата тозэтеп укып, игътибарны туплап та булмый

      Хәзер укыйлар