Логотип
Проза

Хатынымның туган көне

Хатынымның туган көнен бик шәп итеп, гөрләтеп үткәрергә иде исәп. Бөтен кирәк-яракларны алдан әзерләп куйдык. Табын мул, күркәм булачак. Бәхеткә каршы, бүген институтта лекциям дә юк, хатын эштән кайтканчы, мин әйтәм, тегесен-монысын караштырып торырга да була. Үземне бик дәрәҗәле, оста хуҗалык итә белүче иргә санап, утлы табага баскан мәчедәй, сикер-гәләп йөргән булам.

Аһ, егетләр, бөтенесе дә син уйлаганча булмый шул тормышта: кинәт телефон шалтырады, трубканы алып тыңласам, мине институтка чакыралар. «Ә» дигәнче, килеп җитәргә куштылар. Барсам, шәһәр ДОСААФында оештырылган өч көнлек семинарга катнашырга, диләр. Аннан соң үзебезнең филология факультетында ПВО буенча штаттан тыш инструктор булачакмын, янәсе. Нишлисең, карышырга ярамый, киттем. Шулай инде: яңа эш башлаган яшь кешене чабыш аты урынына йөгертәләр. Тыңламый кара!

Дөресен генә әйткәндә, мин үзем андый вак-төяк эшләр казанында кайнашып йөрергә бик яратмыйм. Яшь булсам да, туганкай, мин инде доцент кеше. Үземнең фәнем бар. Телчемен. Тел өй-рәнәм. Халык телне диңгезгә чагыштырган. Шул диңгезгә чумып, болай да көне буе йөзгән, кичке эңгер-меңгерне таң сарысына ялгаган чаклар күп була. ДОСААФка барып, вакланып йөрү минем эшмени соң инде?.. Шуңа күрә үртәлеп, ачу килүдән шартлап ярылыр чиккә җитеп бардым ДОСААФка. Әлбәттә, лекцияләрен юньләп тыңламадым. Иң арткы рәттәге өстәл артына җайлаштым да, калын портфелемне ачып, китабымны чыгарып салдым һәм фән дөньясына чумдым. Алтындай кадерле минутларны юк-бар тыңлап җилгә җибәрергә ярамый, янәсе. Тегеләрнең сүзе бер колагымнан керә дә икенчесеннән чыгып китә торды.

Бераздан китап уку да туйдырды. Күпме күз чекерәйтергә мөмкин инде. Хатынның туган көнен ничек итеп үткәрү турында хыяллана башладым: күз алдыма ашамлык-эчемлек белән тулган бай өстәл килеп баса, дуслар безгә бер өем затлы, кыйммәтле бүләк алып килгән. Менә без бераз ашап-эчеп алабыз, котлаулар, матур сүзләр яңгырап кына тора. Бераздан берәү баян уйнап җибәрә! И-и-их! Җыр, бию, күңел ачу... Тормыш гел китап бите ялап утырудан гына тормый бит, җәмәгать, бер яклы гына яшәү кешене күгәртә, мүкли, катып калган ташка әйләндерә. Мин үзем, болай тышкы яктан тыныч, сабыр, юаш кешегә охшап торсам да, мәҗлес күңелен күтәрергә ясап куйган кебекмен. Баянда уйнап, шат кешеләр күңеленә тагын да дәрт, моң, хис өстим. Мин кычкырып җырлаганда, тәрәзә пыялаларына тикле дерелдәп тора. Биегәндә аяк табаннарымнан ут чәчри. Шуңа күрә дуслар безгә бик теләп килә шикелле. Минем хатынның да йөзе тулган ай кебек — һәрвакыт ачык. Җырлый. Бии. Төрле кызык сүз сөйләп көлдерү дисәң — аңа җитми. Шуларны уйлап, шар артыннан чабарга ашыккан малай кебек, тилереп утырам. Тик... болар кабаланмый. Лекция беткәч тә әле бераз сөйләшеп тордык. Тегесе — бер, монысы — икенче сорау бирә. «Бер дә юк белән кызыксына, баш вата бу халык»,— дип, ертылыр чиккә җитеп утырам.

Билгеле инде, китәргә рөхсәт булу белән, уктай атылып, иң алдан мин чыгып сыпырдым. Кайтсам, хатыным ап-ак алъяпкыч бәйләп алган, аккошка охшап тора үзе; йомшак кына басып, сөзелеп кенә табын әзерләп йөри. Күңеле, һәрвакыттагыча, бик шат күренә. Йөзе балкыган.

— Туган көнең белән тагын да бер мәртәбә, Гүзәлем! — дип, алмадай янып торган ике бит очыннан чут-чут итеп үбеп алдым.
— Рәхмәт! — диде дә хатын, карлыгач канатыдай кара кашларын сикертеп, миңа иркәләнеп бер карап алды. Хатынымның пешеп тулган шомырттай кара, сихри күз нурларына йотылып, язгы агымдай җылы карашларында назландым.

Мактанып әйтү түгел, үзебез болай бик тату яшибез. Бездә вак-төяккә ык-мык килү, синеке-минеке дию юк. һәркем авырлыкны үз җилкәсенә күбрәк алырга тырыша. Шулай булгач, яшәү, тормыш иту җиңел дә, күңелле дә. Мәхәббәтнең бөтен вак-төяктән өстен булырга тиешлеген аңлап яшибез.

Менә әле дә, яшен ташыдай атылып кайтып керү белән, өс-башымны җәһәт кенә алыштырып алдым да Гүзәлемә ашыга-ашыга ярдәм итәргә керештем. Икәүләп тотынсак, кем әйткәндәй, күз ачып йомган арада эшләп куябыз аны. Доцент кешемен дип масаю галәмәте юк. Мин бәрәңге әрчергә тотындым, хатын өстәл матурлый.

Бәй, менә сиңа кирәк булса, үз уйларыма күмелеп, җайлап кына, бөтен шартын китереп бәрәңге әрчеп утырганда, хатын кинәт кенә ямьсез итеп чырылдап җибәрмәсенме. Ипи кискән чакта чәч алырдай үткер пычак кулына эләккән. Җитмәсә кан тамырына ук туры килгән. Кан, мин сиңа әйтим, чишмәдән аккан су кебек чаптыра.

Безнең бәхетсезлеккә диимме, алып куйган марля да юк икән. Йөгердем күрше Гайшә апаларга. Аларда бар икән. Ялт итеп чыгып киттем дә, кереп, киселгән урынны нык кысып, бәйләп тә куйдым. Булды бу, мин әйтәм. Ләкин күңелне юкка гына тынычландырганмын икән: күп тә үтмәде, берничә кат марляны тишеп, тагын кызыл кан борынлады. Ярый әле, марлясы озын, җир буе икән, тотындым тегене тагын да ныклап урарга; хатынның беләге, мин сиңа әйтим, бүрәнә юанлыгы булды бервакыт. Ләкин кан, үч иткәндәй, һаман туктамый; мин, җан-фәрманга килеп, урап торам, ул, яңа тишелгән нефть фонтаны шикелле, бәреп чыгып тора. Нишләргә? Гүзәлнең йөзе бер күгәрә, бер агара башлады. Шул мәлне келт итеп кинәт бер нәрсә искә төште: тегендә, ДОСААФта, мөлаем, ачык йөзле профессор лекция укыган иде бит, кул тамыры киселсә, өстән бәйләргә, дигәне колакка чалынып калган. Менә бит, дип уйлыйм эчемнән, көн шулай да бушка үтмәгән, баруның файдасы беренче көнне үк тиде...

Марляны тиз генә сүтеп ташладым да, киселгән урыннан өстәнрәк бәйләп куйдым. Әмма ни хикмәт, канны һич туктатыр әмәл юк, ага да ага.

Бервакыт йомыш белән әлеге мин марля алган күрше хатыны Гайшә апа килеп керде, ул күңелгә тагын да шомлырак коткы салып куйды: «Вена тамыры — канны йөрәккә илтүче тамыры киселгәндер. Ул тамыр киселү куркыныч, тиз генә больницага озатыгыз»,— диде.

Уктай атылып, урамга чыгып киттем. Очраган беренче таксины туктатырга. Башка вакытта чебен кебек выж йөриләр иде, сиңа кирәктә, берсе дә күренми. Ярты сәгатьләп чаптым, тегендә барып орылам, монда килеп бәреләм, юк булгач, юк... Шулай шашып йөри торгач, бер такси табып, өйгә керсәм, ни күзем белән күрим, Гүзәлем көчкә тын алып утыра.

Нишлисең, илтеп ташдадым хатынны больницага. Аннан йөрәгем өзелеп төшәр дәрәҗәдә сыкрап кайттым. Озакламый чакырылган кунаклар, дуслар килә башлады. Бөтенесе дә бар: ашамлык-эчемлек, сый-хөрмәт, иркен бүлмә... Тик өй эченә нур бөркеп йөрүче якты йөзле, ачык күңелле Гүзәлем генә юк. Килгән кунакларга никадәр генә ачык күңелле, мәрхәмәтле, якты чырайлы булырга тырышмыйм, эчтәге кара кайгы барыбер йөзгә кара шәүлә булып бәреп чыга...

...Икенче көнне иртүк больницага — хатыным янына киттем. Больницаның коридорында әлеге безгә лекция укыган мөлаем карашлы, ачык йөзле, чал чәчле докторны очраттым. Аның янына, болан баласыдай йомшак кына басып, ак халатлы кыз килде. Әһә, анысын да танып алдым. Медсестра! Доктордан соң ул да дәрес үткәргән иде бит. Үзеңә һәм кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү хакында сөйләгән иде шикелле. Ләкин бер сүзе дә хәтердә калмаган. Доктор белән аз гына гәпләшеп алгач, ул шулай йомшак кына басып, китеп барды. Мин ялварулы, моңлы карашларымны докторга юнәлтеп, аның алдына ук барып бастым.

— Мин... мин... ДОСААФта сезнең лекцияләрегезне тыңлаган кеше...— дидем, калтыранып, аннан соң хатынымның хәлен сорадым.
— Мине тыңламадыгыз шул,— диде доктор, әрнеп,— артта, ниндидер китапка күмелеп утырдыгыз; тыңласагыз, мондый күңелсез хәл дә килеп чыкмаган булыр иде. Терсәктән өстә бәйләргә, жгут салырга кирәк булган сезгә, кан шунда ук туктаган булыр иде...

Оялудан, хурланудан, ахмаклыктан минем башым түбән иелде. «Өстән» дигән сүз колак барабанына ябышып калган калуын, ә менә «терсәк» дигән сүзне ишетмәгәнмен. Хәзер ела, ертыл, терсәкне тешләп булмый. Соң.

Мин бөтенесе өчен дә доктор алдында бик мәдәни генә, түбәнчелек белән гафу үтендем. Нәкъ шул минутта алдыбыздан гына әлеге чибәр болан баласы — шәфкать туташы үтеп китте. Ул, ак халатын салып, язгы пальтосын киеп алган. Сменасы бетеп, өенә кайтып китүедер, дип уйладым.

Доктор аны җылы карашы белән озатты да:
— Кешедә барлыгы биш литр кан бар, әгәр шуның яртысы югалса, аның гомере киселә, ә менә хатыныңның күпме кан түккәнен беләсеңме? Белмисең шул... Төне буе аның гомерен саклап калу өчен көрәштек... Ярый әле монавы чыгып киткән сестра — Илһамия — үз канын бирде...— диде.

Минем баш, муенга гер таккан кебек, һаман түбән иелә барды. Телсез кеше кебек, докторга ни әйтергә дә белми бәлтерәп тик тордым. Хатынымның яшәячәген әйткәч, йөрәгемнең бөтен җылысын, җанымны аңа бирердәй булып, чын күңелемнән калтырана-калтырана кулын кыстым да, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, чыгып киттем.

Тышта салкын апрель җиле исә. Ишелеп төшәрдәй булып, күктә кара-кучкыл болытлар йөзә. Ут кебек кызган битемә яңгыр тамчысы тамды. Минем күңелем дә шушы болытлы көн кебек иде. Тротуардан исерек кеше шикелле атлыйм. Эчтән генә үземне-үзем тиргим: «Син көне-төне калын томнар арасында казынасың, эшең синең һәрвакыт муеннан, син үз фәнең эченнән кешеләргә әле билгеле булмаган әллә нинди яңалыклар табасың, шулардан башкасы сиңа, гүя, нуль гына. Ә менә тормышта син кечкенә генә дип караган һәр эштә зур мәгънә ята икән. Мин бит әле үзем генә мәгълүмат алу түгел, факультеттагы бөтен студентларны, укытучыларны өйрәтергә тиеш идем. Баксаң, бер хатыныма да ярдәм күрсәтә алмадым. Аның язмышы өчен төн буена зур көрәш барган. Чәчләренә чал төшкән карт докторның йокысын бүлгәннәр. Япь-яшь сестра аңа үзенең канын биргән...»

Шулай уйланып бара торгач, трамвай тукталышына якынлашканмын. Бер трамвай тора. Халык утырып бетә язган. Иң соңыннан әлеге сестраның — шәфкать туташының — вагонга кереп китүен күреп, бөтен көчемә йөгердем. Үзе белән ныклап таныша да алмадым бит, ичмасам, Гүзәлгә канын бирүе турында да әйтмәде. Кешеләр ничек итеп шулай олы йөрәкле була алалар!.. Менә хәзер мин аңа бөтен яхшылыкларны эшләргә әзер идем, кирәк икән, сестра, мин дә сиңа үз канымны һич жәлләми бирермен!..
Мңн барып җитешә алмадым, трамвай кузгалып та китте, һаман шулай салкын җил исә. Кинәт яңгыр коярга тотынды. Мин боларның берсенә дә игътибар итмим, трамвай киткән якка карап торам да торам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Канны туктатырга эйрэндек.

    Хәзер укыйлар