Логотип
Проза

Хатыннар урамы

  Мәйсәрә карчык чуар тавыгын җим сибеп чакырып китерде дә җитез генә эләктереп алды. Тыпырчынган тавыкны караңгы почмактагы тартма эченә ябып та куйды. Соңгы араларда гел күршеләрнең бакчасына кыяклап тора иде чуаркай, симерүе дә җиткән. Мәйсәрә әби бүген кайтачак кызы Нәҗибәгә  тавык итеннән токмачлы аш пешереп куярга уйлаган иде. Башта ул вак-төяк эшләре белән мәш килде. Өен матурлап җыештырып чыгарды, идәндәге паласын чыгарыып какты, өстәл япмасын алыштырды. Ни әйтсәң дә, кунак көтә иде бит ул. Кызы Нәҗибә кайткалап йөри иде авылга, аена бер хәл белешеп китә иде. Шул арада ялгыз карчык юксына  кызын, сагынып көтеп ала. Ике улы тиз генә кайтмастыр, икәүләп  Новосибирск  шәһәренә  барып урнаштылар да  ике елга бер генә кайтып күренәләр. Бар аралашу телефон аша инде. 

  Өен тәртипкә китереп, бер-ике чынаяк чәй эчеп алгач, үткер пычагын чүпрәккә пөхтәләп төреп, култык астына чуар тавыгын кыстырып, капка төбенә чыгып басты карчык. Өйдә ир-ат юклык үзәгенә үтә иде аның. Адым саен кирәкләре чыгып тора шуларның. Үткер пычагын Сабирының төсе итеп саклый иде ул. Бик пырдамсыз нәрсә иде мәрхүм, ялгыш аның үткер балтасына, пычагына орына калсаң, пыр туза иде. Тәки андый нәрсәләрне сакларга өйрәтеп китеп барды фанилыктан. Колхоз эшендә бүсер чыгарганда, көзге яңгырда тракторы белән капланды. Иллесе дә тулмаган иде. Бер кочак балалар калдырып китте Мәйсәрәгә. 

  Чыгып басты Мәйсәрә карчык, уңга карады, сулга карады, тәмам гаҗиз булып капка төбендәге эскәмиягә утырды. Бөтенләй исеннән чыккан, күршесе Хөрмәтне үткән атнада фелдьшер район хастаханәсенә озатты бит әле. Озак ятар диләр, ашказанында язва  тапканнар, имеш. Нык салгалый шул күршеләре, шуның замирыдыр инде. Ир-ат үзен саклый белми бит. 

  Хөрмәтләргә кадәр Хөббениса карчык бар әле. Анысы туксанны куалый инде, ялгыз яшәгәненә ярты гасыр бардыр. Ире Габдрахман абый сугыштан сыңар аяк белән кайткан иде. Шул килеш аксаклап йөреп кечкенә өй җиткерә алды . Аннан соң кан косып ятып китеп барды, мәрхүм. Алган яралары алып киткәндер инде. Белгән кешеләр, тәне тулы яра, дип сөйли иде. 

  Хөрмәтләрдән соң  Язилә исемле хатын гомер итә. Тырышып-тырмашып сөйри тормыш арбасын, берсеннән-берсе вак дүрт баласын аякка бастырам дип. Кайчандыр ирле хатын иде, гөрләтеп дөнья көттеләр. Күрше авылдан бер чуваш хатыны каныкты иренә. Мунчалар ягып, көмешкәләр куеп кунак итте Язиләнең ирен. Күгәрчен булып гөрләде, сандугач булып сайрады ир каршында. Тәки башын әйләндерде, үзенеке итте. Безнең хатыннар иргә ярый беләләрмени? Һәрвакыт авыз турсайган, бер җылы сүз әйтмәс яртысына, гел гаеп эзләр. Шуны эшлә дә, моны эшлә, акча тап, балалар бак! Ирләр дә таштан ясалмаган ич, аларда да шундый ук йөрәк. Әйтте Мәйсәрә  Язиләгә, бар диде, җилтерәтеп алып кайт иреңне, дүрт балаңны алып барып муенына атландыр, диде. Үз баласына күңеле йомшара ир-атның, муенына асылын, синнән башка яши алмыйм дип ела, ышандыр, диде. Юк, барамы соң! Горурлыгына барып адым да атламады, үзе килеп тезләнсен дигән булды. Я шуннан? Бүген чуаш хатыны ир кочагында ята, Язилә тирес каера, кадак кага. 

  Аннан соң яшәгән  Саниянең ире юкмы икән бүгенгесе көндә? Бәлки, аңа юлланыргадыр? Саниянең ирләре булгалап тора. Бик йомшак күңелле, карышусыз хатын ул. Эчәргә дә кимен куймый. Шуңа да ирләр еш туктала бу өйдә. Кайдандыр килеп чыккан гидайлар яшәп ала Сания белән. Хатын тегеләрне ашата-эчертә, мунчалар кертә, киемнәрен рәткә китерә, бар уңайлыклар тудыра. Ә теге хәерсезләр бераз яшәп көч туплый да китеп югала. Бу арада ялгызы, ахрысы. Ул тарафтан кычкырышкан, гармун тарткан тавышлар ишетелгәне юк. 

  Кое турысында – Суфия, карт кыз. Өе курчак өе төсле, тормышы җитеш,  киемнәрен көн саен диярлек алыштыра. Эше дә яхшы, конторда хисапчы булып утыра. Бар ягы килгән, әмма яше кырыкка якынлашса да, бер тапкыр да кияүгә чыгып караганы булмады. Ирләр исе иснәгәне юк. Ни нәрсә килешмәде инде шуңа? Буе да бар, төсе дә бар, искитмәле... 

  Ә менә язга кадәр аның күршесе булып ир-ат яшәде. Настоящий, коеп куйган ир-ат. Фидаил исемле. Эчмәде дә, тартмады да, холкы-тәртибе үрнәк булды. Мәгәр хатын-кыздан уттан курыккан кебек курыкты. Чакрым ярымнан урап үтте яшьрәкләрне, карчыклар сүз кушса гына җавап бирә иде. Бик ярдәме тиде аның Мәйсәрә карчыкка да. Коймасының тактасы купса да, артык кар явып ишеген ача алмый ятса да, шул рәхмәт төшкере Фидаилга ялына иде. Бер тапкыр гозерен үтәми калганы булмады. Быел яз авылдаш егетләргә ияреп кайдадыр читкә акча эшләргә чыгып китте шул. Ул киткәч, ике кулсыз калган кебек булды Мәйсәрә карчык. 

  Әби уйларына уралып утырган чакта күрше капкадан Хөрмәт хатыны Шәргыя килеп чыкты. 

– Нәрсә эшләп утырасың, Мәйсәрә апа, тавык кочаклап? – дип авыз ерды ул. 

– Сиңа көлке, ә минем баш катты монда. Кая барып, кемнән суйдырыйм  икән тавыгымны дим. Түбән очка ук төшеп китим микәнни? Адәм көлкесе бит. Адәм көлкесе... 

– Хөрмәт тә өйдә юк бит әле, ичмасам, – дип җитдиләнде Шәргыя. – Тукта әле, Мәйсәрә апа, бир тавыкны миңа... 

Шәп-шәп атлап килеп, тавыкка ия булды ул һәм үз ихатасына юл тотты. Мәйсәрә карчыкка аңа иярүдән башка юл калмады. 

– Нәрсәсе бар аның. Ир-ат юкта үзем хәл иткәлим  мин менә болай... 

Абзар капкасы төбендә торган бүкәнгә кулындагы тавыкны салды шәпле хатын Шәргыя, сөялеп торган үткен балтаны алып муен тирәсен чамалап тавыкка чапты. Ә дип тә, җә дип тә әйтергә өлгермәде Мәйсәрә әби. Тавыкның муеныннан тирә-якка кара кан атылды, чабылган башы җирдә сикергәләп йөрергә тотынды. 

– Әстәгъфирулла! – дип, күзләрен каплады карчык. Бераздан Шәргыя аның янтыгына төртте: 

–  Ал тавыгыңны, йонын йолык та казаныңа сал. Минем кулдан тәмле була ул. Кирәк булса тагын кер. Ирләр юк дип ачтан үлеп булмас монда. 

– Нишләдең инде, Шәргыя, нишләдең, гөнаһлы иттең бит мине. Ничек пешерим инде бу тавыкны мин? – дип кайгыга калды әби. 

–  Утка куйсаң пешәр,– диде каты гына Шәргыя, – артыгын уйлап торма. Аллага тапшыр да, пешер дә аша. Барысы да яхшы булыр. 

  Чыгарып ташлап булмый ич инде үзең карап үстергән тавыкны. Авырсынып кына булса да пешерергә  алынды Мәйсәрә карчык. 

   Кызы кайтып җиткәндә тавык пешеп чыккан иде инде. Нәҗибәсе кызы белән кайткан икән. Бергәләшеп утырып токмачлы аш ашадылар. Кунаклар өстәтеп салдырдылар әле, тәмле булган шулпа. 

  Тамак туйдыргач, кунаклар яшелчә бакчасына чыгып китте, карчык савыт-саба шалтыратып өйдә калды. Кызын күргәч, үзенең тавык күтәреп йөргәннәре кабат исенә төште. Аның Нәҗибәсе дә ялгыз гомер сөрә бит. Кызына бер яшь тулыр-тулмастан аерылды иреннән. Сәбәпләре булды инде. Тегесе баш күтәрми эчә иде. Кызы быел мәктәпкә керде, ничә еллар үтте, ә Нәҗибә һаман ялгыз. 

 Кичкырын оныгы үз ишләре белән туп сугарга чыгып киткәч, телевизор каршында утырган кызына сүз кушты карчык. 

– Балакаем, тормышың бертөрле ипкә-сапка килде инде, фатирың бар, эшең яхшы, кызың үзен-үзе карарлык дигәндәй. Берәр җайлы гына ир-ат күзләргә вакыттыр инде сиңа. Бала үсәр дә канатланыр, аның үз тормышы. Ялгызың саргаерсыңмы минем төсле? 

Күкерт булып кабынып китте Нәҗибә. 

– Нигә кирәк ул? Нигә кирәк? Миңа болай да яхшы әле. Күңелем тыныч, балам янымда, утка салыр кеше юк. Кемдер яныбызда булыр дип күз алдыма да китерә алмыйм. Аның күлмәк-ыштаннарын юарга, пычрагын арчырга, минут саен тамагын кайгыртырга, әллә нинди тупас сүзләрен ишетергә ашкынып тормыйм әле. Бүгенгесе көндә мин үземә-үзем хуҗа, ничек телим – шулай яшим. Ю-у-к, кемнедер ияләштереп, башыма кайгы алырга... Аллам сакласын ул хәсрәттән. 

 Кайтарып ни әйтергә дә белмәде Мәйсәрә карчык. Яткач та озак уйланды әле ул ялгыз хатыннар тормышы турында. Нинди заман җитте инде? Хатыннарын да, ирләрен дә аңламассың. Озакламый, шулайрак барса, гаилә булып яшәми дә башларлар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар