Логотип
Проза

Хаталану


   Бәрәңге арчып плитә өстенә утырткач, Гөлсинә тозы беткәнен күреп алды.Шуның өчен генә елга аша кибеткә барып йөрисе килмәде.Ире Зиннур да озакламый кайтып керер. Өй хуҗасы бүген ирләр җыеп урманга киткән иде. Күптән теләгән теләкләре тормышка ашар быел Аллаһ боерса. Мунчалары бик искергән иде, шуңа рөхсәт алып, агач аударырга китте Зиннур. Менә шундый матур көннәр торса, бурасын бурап та куярлар. Гөлсинә үзе үлеп китә инде мунча өчен. Ләүкәгә менеп сәгатьләр буе чабына. Ире чыгып кача бөтенләй эссегә чыдамый. Шуннан ахмалга төөшеп кайта да йөзгәнче чәй эчә Гөлсинә. Баллап, вареньлап, чәен дә төрле үләннәр кушып пешерә. Шуннан да зуррак ләззәт булуы мөмкинме бу кояш астында?.. Тоз кирәк иде бит әле. Йөгереп кенә күрше карчыгы Хәмдүнәгә кереп чыгарга булды. Бәрәңгесе быкырдап пешеп калды, шәлен генә иңенә элде дә күршесенә ашыкты Гөлсинә. 

  Хәмдүнә әбисенең чоланында ук ниндидер үзгәрешләр бар иде, ят аяк киеме өскә алып куелган, дәү юл сумкасы тәрәзә кырында. Кереп тормаска да булган иде хатын, шундук кире борылам дип ишек бавына ябышты  тагын. Өстәл артында Хәмдүнә әби белән ниндидер бизәнгән-төзәнгән бер хатын чәйләп утыралар иде. Аны күрүгә теге ят адәм шырыйлап кычкырып урыныннаан сикереп торды. Шунда гына танып алды Гөлсинә: Хәмдүнә әбинең кызы, аның яшьлек дусты Наҗия ич бу! Чыбык төсле кыз киң янбашлы түтәйгә әйләнгән дә куйган. Ахирәтләр аерылыша алмый бер-берсенең аркаларын кактылар. Ничә еллар күрешкәннәре юк иде бит. 

Шундый кунак барда бер чынаяк чәйдән баш тартып булмый ич инде. Ирексездән өстәл артына килеп утырды Гөлсинә, кайнап утырган ярмалы бәрәңгесе онытылды. Ахирәтләр бер-берсен сынай күзәттеләр, Наҗия сөйләп туя алмады. Хәмит белән алар хәзер Мәскәүгә күченгәннәр икән. Мәскәүнең үзенә үк түгел дә, Электросталь дигән шәһәр, барыбер Мәскәүгә терәлеп тора инде. Аларның кызы белән кияве Мәскәү уртасында яшиләр бит.Шуңа еш булалар башкалада. Балалар күчәргә мәҗбүр иткәннәр үзләрен. Хәер, үкенәсе түгел, балаларга якынайганнар, башкалада яшиләр. Кемгә тәтегән әле ул бәхет? 

   Гөлсинә Мәскәүнең чуклы кәнфитләрен капкалап чәй чөмерде. Ахирәтен тыңлаган саен кәефе төшә барды аның. Әмма сиздермәде, бар тешләрен күрсәтеп елмаерга трышты. Шөкер, хәзер авызын иңенә ачып елмая ала иде ул. Үткән көз генә тешләр куйдырды. Аңа кадәр күпме вакыт кеше белән сөйләшкәндә авызын каплап йөргән икән? 

-И мин бер сөйли башласам туктый алмыйм инде. Хәмит тә гел шулай ди. Үзегез ни хәлләрдә яшәп ятасыз, ахирәт?-дип Гөлсинәгә дә сүз кыстырырга ирек бирде кунак. 

-Әйбәт әле, бер көе,-дию белән генә чикләнде Гөлсинә. Зур хәбәр итеп мунча салырга җыенабыз дип сөйләп утырмассың бит инде Мәскәү кешесенә... 

Наҗия тагын теленә ирек бирде: 

-Безнең дә зарланырлык түгел, күз тимәсен. Ике бүлмәле фатирыбыз, автобус тукталышы янда гына, ун минут атласаң- метро. Ә метро белән бар Мәскәүне айкарга була.  Быел җәйгә, Хәмитнең ялында Майамига җыенабыз әле. 

- Анысы кайда тагы, җылы яктамы?-дип сорасы итте Гөлсинә. 

- Җылы яктамы дип...әйе, җылы якта инде, анда ел әйләнәсе җәй. Бер барып күреп кайткан идек Хәмит белән. Майами Американың бер штаты ул. Олы улыбыз шунда яшәргә күчте бит. Безне дә үз янына чакыра. Анда яшәү шартлары искитәрлек... 

Майами дигәннәрен башлап иишетә иде Гөлсинә. Әмма исеменә караганда , ул якларда балда майда йөзәләрдер кешеләр. Искитәрлек ди бит әнә ахирәте дә. Бер караңгы авылдан чыккан чебеш төсле кызыкай, еллар үткәч адәм сыйфатына кереп, авыз тутырып Америка дип сөйләп утырсын әле. Шартларсың сүзләреннән... 

- Кызымның Мәскәүдә калдырасы килә. Аларның үз бизнесы , аяк киемнәре кибетен тоталар. Яхшы яшиләр барысы да, сүз тидерерлек түгел. Кара әле, авызыңа су капкандай тик утырасың. Сөйлә үзегез турында да. Зариф ничек анда? Авылның беренче егете иде кайчандыр. 

- Плитә өстенә аш утыртып киткән идем,-дип урыныннан сикереп торды Гөлсинә. Бәрәңге дип әйтергә теле әйләнмәде аның. Кеше Майами турында сөйләп торсын, ә синең көнең бәрәңгегә калсын инде.- Соңыннан җәелеп китеп сөйләшербез әле,-дип чыгарга ашыкты ул.  

  Аш бүлмәсенә зәңгәр төтен тулган иде. Суы кайнап бетеп,бәрәңгеләр миски төбенә ябышып катканнар, ләмгә аунаган чучка төсенә кергәннәр. Җан ачуы белән чыгарып бырактырды яраткан мискиен Гөлсинә. Тиз-тиз кыланып  өстәл хәстәрләргә тотынды.Берничә йомыка кыздырып алды табада, калын итеп икмәк кисеп куйды, куе каймак утыртты. Үзе бертуктаусыз Наҗия турында уйлады. 

 Ике тубыгы куш килгән, такта төсле ябык кыз иде Наҗия. Аңа караган егет тә булмады заманында. Егетләрнең күбесе Гөлсинә тирәсендә бөтерелделәр. Наҗияның булачак ире Хәмит тә Гөлсинәне күрсә авызын ябарга оныта иде.Күпме аларның капка төпләрен каравыллады микән ул егет йораты? Ни буе, ни килеш-килбәте юк иде үзенең. Ичмасам,  сүзен аңлатып әйтергә хәленнән килмәде. Танау гел тыңкыш булды, авыз эчендә ботка пешерде шунда. Көлеп кенә карый иде ул мескенгә Гөлсинә.  Аның күңелен Зиннур яулады. Вәт егет иде ичмасам. Буйга озын, йөзгә чибәр, телгә оста,  мәктәп активыннан, директор белән кул биреп күрешә. Спорт ярышларында беренчелекне бирми, укудан алдынгы. Аның янында Хәмит тузан бөртеге генә кебек иде, әлбәттә.  

Зиннур мәктәптән соң туры авыл хуҗалыгы техникумына барып керде. Хәмит мыштым гына ниндидер Барнаул дигән калага эшкә чыгып китте. Анда чыбык очы ике туган абыйсы яши имеш. Зариф армиядә хезмәт иткәч, кулына диплом алгач, туган колхозына эшкә кайтып урнашкач, Гөлсинәгә тәкъдим ясады. Сикереп төшеп  шатланды кыз, берсүзсез риза булды. Бик матур гына яшәп киттеләр алар. 

  Ә Хәмит бер кайтканында үзе белән Наҗияны алып китте. Шуннан илдә үзгәрешләр башланды. Хәмитнең абыйсы юлларын табып үз эшен ачып җибәрде, энекәшен ярдәмгә алды. Берничә ел эчендә капитал тупладылар алар. Ә  Гөлсинәнең Зиннуры, таралырга торган колхозның ветеринары, һаман сыерларның койрык астын карап  йөри бирде. Хәмит белән  Наҗия Барнаулның билгеле кешеләренә әйләнделәр. Авылда колхозның соңгы сыерларын суеп озаттылар, халык эшсез калды. Ничек тә терлек асрап көн итәргә тырышалар бүгенге көндә. Ә кешеләр әнә Майами турында сөйлиләр, артларын корт чаккыры... 

 Арып-талып кайтып кергән Зиннур йомырка тәбәсенә кашларын җыерып карады.  

-Хет бәрәңге булса да пешерәсең калган,-дип ризасызлыгын белдерде ир. Әллә ни кырган диярсең, әйтерсең Майамида урнашкан офисында дөнькүләм мәсьәләләр чишеп кайткан. Чиятауда өч агач аударган да күркә кебек кабарынып утыра монда. 

-Вакытым булмады, эшем күп,-дип җаваплады иреннәрен кымтып Гөлсинә. Өйдә утырган хатыны көн озыны ни майтарды икән дип уйлана-уйлан икмәк чәйнәде Зиннур. Ә Гөлсинә үз-үзен битәрләде. Әх ялгышкан, юләр булган яшь чагында. Бу  Зиннурга сокланып артыннан тагылып йөргәнче, Хәмиткә елмаеп карыйсы булган аңа вакытында. Бүген килеп ул сөйләр иде оҗмахка тиң Майамилар турында авыз тутырып. Бер урынсыз елмаю хәл итә кайчак кеше язмышын... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаилә психологиясе буенча дәреслектә мактаулы урын алырга тиеш бу хикәя! Рәхмәт, Физәлия!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллага шокер бергэ калалар.Рэхмэт яусын. Бик кирэкле хикэя рэхмэтем чиксез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хаталары кубрэк, уртасында гел буталчык икенче исемнэр килеп чыга...

        Хәзер укыйлар