Логотип
Проза

Хат язучы

Көтелмәгән хат Айдарның бөтен күңелен актарып ташлады. Кайтасы көнен минутлап санап көтә солдат. 

Дембельгә ярты елы калып бара Айдарның. Ерак та, якын да кебек ул көн. Армиягә киткәннән бирле кайтасы көне турында хыялланган иде егет. Ярты ел элек аның сөйгәне Рәмзия башка егет белән очраша дигән хәбәр килеп ирешкәч, кайтасы килү теләге бөтенләй бетте. Ике елы узганнан соң, бәлки, контракт буенча шушы частьта гына калырга да уйлый башлаган иде. Көтелмәгән хат Айдарның бөтен күңелен актарып ташлады. Кайтасы көнен минутлап санап көтә солдат. 

Хәбәр килеп ирешкәннән соң Рәмзия үзе дә барын да аңлатып хат язды. Аны да аңларга була. Айдар киткәндә үк көтәргә вәгъдә итмәде кыз. Мәктәпне тәмамлап килүче Рәмзия укырга китәчәк, яңа танышлар табачак иде барыбер. Сүз бирмәгән булса да, Айдар өметләнде. Ватан алдында бурычыңны үтәп кайтканда көтеп торыр кешең булса хезмәт итү дә күпкә җиңелрәк. Әти-әнисе һәрвакыт зарыгып көтә, анысына зарланырлык түгел. Әнисеннән авыл хәлләрен тәфсилләп сөйләгән хатлар атна саен килеп тора. 

Бер көнне Айдарга таныш булмаган почерклы хат тоттырдылар. Конвертка адресатның исеме язылмаган, район һәм Айдар яшәгән авыл  исеме генә күрсәтелгән. Димәк, хат язучы үз авылыннан булырга тиеш. Язуын да әйт әле: китап хәрефләре белән язган бу кеше. Кызмы, егетме аның авторы – һич белә торган түгел. Айдарга кызык булып китте. Хатны ачарга ашыкмады ул, кич отбойдан соң укырга дип кесәсенә салып куйды.

Әнә шулай таныш булмаган бер кыздан Айдар ай саен хат алды. Кыз икәнен ул аның беренче хатыннан ук аңлады. Кыз авылдагы бөтен хәлләрне белеп тора, алай гына да түгел, кичен клубта нәрсә булганнарын, яшьләр арасындагы вакыйгаларны да тәфсилләп яза. Бөтен әйберне шулкадәр кызык итеп тасвирлый, Айдар кайбер хатларын кычкырып көлә-көлә укый. Ләкин хат язучы кызның кем икәнен әле дә белә алмады солдат. Ул үзен шулкадәр яхшы яшерә, хәтта Айдар авылдагы дуслары аша да аның эзенә төшә алмады. 

Айдар читтән торып кына белмәгән кешесенә гашыйк булып ята түгелме?! Белми дип инде, авылда бар кеше дә бер-берсен белә. Айдар да бу кызны белә, анысы шиксез. Ләкин кем соң ул? Классташымы, дустымы, үзеннән бәләкәй берәр бала-чага шаярамы? Алай булса шулкадәр матур хатлар яза алыр идеме ул бала? Аның язуыннан фикерле, төпле кыз икәнлеге сизелеп тора. 

Айдар җавап хаты да яза алмады бит. Чөнки хат язучы кыз үзенең адресын, кайсы урамда, кайсы йортта яшәгәнен бер тапкыр да язмады. Әнә шулай бер яклы хатлар алышу бер ел буе дәвам итте. Айдар аннан нәкъ унике хат алды. Дембель көне якынлашкан саен хат иясен күрү теләге артты гына. Ләкин эчтән барыбер нидер тынгылык бирми. Бу кыз Айдарны бик ошата иде. Ә ул кыз  Айдарга ошамаса? Ел буе егетнең күңелен күреп, ерак араларны якын итеп хатлар ярдәмендә тормышына яңа төсмерләр биреп торган кыз аның күңеленә хуш килмәсә? Айдар үзен ул кызга бурычлы итеп саный. Рәмзиядән аерылышу хаты килеп төшкәннән соң ул кызның хатлары аның йөрәген яңадан яшәртеп җибәрде, өметләр бирде. Икенче яктан – Айдар өчен хат иясе шулкадәр якын кешегә әйләнде ки, ул аның нинди булуына карамастан, ярата да башлаган иде кебек. Ярый, барысын да очрашу күрсәтер. Кайткан көнне үк клубта очрашачаклар иде алар. Шунда барысы да билгеле булачак...

...Айдар олы юлдан ашыкмый гына атлады. Авыл һавасын күкрәк тутырып сулап кайтты. Узып баручы машиналарга да кул күтәрмәде. Алар авылында гадәте шундый: солдаттан кайтучы егет авылга җәяү керергә тиеш. Әнисенә улы турында хәбәр килеп ирешкәндер инде, ашыга-ашыга ашына токмачын саладыр, коймагын пешерәдер. Бүген өй тулы кеше булачак: күрше-күләннәр, туганнар, дуслар, әби-бабайлары Айдар белән күрешү өчен алар йортына ашыгыр. Шул очрашуларны күз алдына китереп, үзалдына елмаеп атлый егет. Ләкин аның күңелен җылытучы тагын бер очрашу көтелә бит әле бүген. Хат язучы кыз белән күрешә буген Айдар...

Өйдә бар да егет уйлаганча булды. Урам башыннан күренүгә капка төбендә әти-әнисен күреп алды Айдар. Ерактан ук әнисенең күз яшьләрен сөртә-сөртә кул болгаганын күреп елмайды. Кочаклашулар, елашулар, сөенешүләр, шатлыклар... 

Кичен клубка яшьләр җыелды. Солдат кайткан дигән хәбәр авылны яшен тизлеге белән әйләнеп узды. Ике ел эчендә үсеп, тартылып, ныгып киткән егет белән бар да килеп күрешә, аркасына сугып сынап карый, кызлар килеп муенга сарыла, кочаклыйлар, котлыйлар. Ә Айдарның күзе хат язучы кызны эзли. Шушы кызларның берсе булмадымы ул? Юк, Айдар аны сизер иде...  Күзләренә карап нәкъ менә ул икәнен аңлар иде. Инде күрешәсе кешеләр, дуслар да бетте. Клубта дискотеканың кызган чагы. Айдар күзе белән кызны эзли.

Шул вакыт ишектән бер кыз килеп керде. Керүгә залны күзе белән күзәтеп чыкты да, карашын Айдарда туктатты. Бу Ул иде. Хат язучы кыз – Айдарга аерылышу турында хат язган Рәмзиянең бертуган сеңлесе Рамилә иде. Айдар аны бер караштан таныды. Айдар армиягә киткәндә аңа бүләкләр биргән, апасы белән бергә Айдарны озатып калган, Айдар Рәмзияне озата кайтканда алар янына йөгереп чыга торган Рамилә иде ул...

Рамилә туп-туры Айдар янына килде. 
– Рамилә, син икән бит ул, – диде Айдар, читенсенүдән сүзләр дә таба алмады.
– Әйе, Айдар. Син әле дә аңламадыңмыни? – дип сынаулы караш ташлады. Кай арада үсеп җиткән бу кыз? Айдар армиягә киткәндә бала-чага гына иде бит. Менә хәзер җиткән кыз булган. 

Айдар җиңел сулап куйды. Юкка борчылган... Йөзләгән километрлар аша да солдат йөрәгенең бер почмагына юл салган кыздан Айдар күзен дә ала алмый басып тора иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар