Логотип
Проза

«Кешелекне дәвалыйсым килә!» 2

(2 бүлек)

1 бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/keshelekne-dvalyysym-kil

 (2 бүлек)

Барысы да табадан төшкән коймак кебек булмасына, ветеринар медицина академиясенең кызыл дипломын ал хыялларга төреп, авылга эшкә кайтып килүче Гөлхәят каян хәбәрдар булсын?! Дөрес, уку дәверендә бу хезмәтнең никадәр авыр, җаваплы икәнен чамалады. Ләкин мал табибы һөнәре сайлаган кешегә батыр, түзем йөрәк тә кирәк булачагын күз алдына да китермәгән иде.

Гаяз Гөлхәятне, алдан сөйләшкәнчә, район үзәгендәге автобус станциясендә каршылады. Соңгы очрашулары өч ай чамасы элек булса да, тыйнак кына кочаклашып күрештеләр. Бу сиңа кала түгел! Монда һәр адымың үлчәнгән, һәр хәрәкәтең тикшерелгән.

– Әниләр сиңа ышанып кына автобус белән озаттылар.

– Минем кайчан сүземдә тормаганым бар?

– Дөнья хәлен белеп буламыни, үзгәрергә дә мөмкин.

– Анысы шулай. Әнә безнең Динар абый, уйламаган җирдән Себергә эшкә чыгып китте түгелме?! Синең диплом алганыңны гына көткән диярсең.

– Әйтмә дә! Бер яктан эш урыны бушау яхшы, әлбәттә. Тик менә икенче яктан куркыта, Гаяз.

– Кайчан да булса барыбер башларга, Гөлхәят. Миндә булмаган дисеңме әллә курку?

– Син эшкә гомер буе авыл медпунктында эшләгән Наилә апа янына кайттың. Ә мине эшкә өйрәтәм дип, көтеп торучы юк.

– Нишләп булмасын? Василий дәдәйне кая куясың?

– Василий дәдәй? Аның югары белеме дә юк ич, техникум гына бетергән.

– Ул булганда, югары белемле белгечләрең бер як читтә торсын!

– Каян беләсең?

– Каян белим, каян белим? Шушы авылда туып-үскән кеше түгелме соң мин?

Сүз артыннан сүз ялганып, алар авылга кайтып җиткәннәрен сизми дә калды. Оныкчасы кайтып җитмәдеме әле дип, әллә ничә тапкыр капка төбен урап кергән Мирсәиткә генә вакыт нигәдер бик әкрен узган кебек тоелды. Их, шул көтүләре! Үзәкләргә үтә торган әйбер икән ул ләбаса! Бигрәк тә ялан кадәр йортта берүзең яшәгәндә. Шөкер, менә Гөлхәят дәү әтисенең авылына эшкә кайтырга теләде бит әле, рәхмәт төшкере! Шуңардан да зур куаныч юк әлеге мизгелләрдә Мирсәит өчен. Җәйләре ничек тә үтә, менә кышларның озын төннәре кирәкне бирә. Балаларыңның бер көн килеп таралып бетәренә әзер булсаң да, тормыш иптәшеңнең сине иртәрәк калдырып, мәңгелек йортка китәсен башка да китереп тә карамыйсың икән. Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың толлыкның нәрсә икәнен. “Тигез яшәүләргә ни җитә”, – дип җырлаган халык җырларының мәгънәсе, ай-һай, тирәндәрәк ята икән!

– Дәү әти, мин кайтып җиттем!

– Саугынамы, балам. Көтә-көтә көтек булдым үзеңне.

– Мин үземчә бик тиз кайтып җиткәндәй булдым, Гаяз вокзалда каршы алды, автобус та көтеп тормадым.

– Ә-ә, анысы яхшы булган. Бу кадәр сумкалар белән, кәнишне, берүзеңә авырга туры килер иде. Ярый инде, үзләренә турыга алып кайтып китмәгәч...

– Син, нәрсә, дәү әти, мин бит сарык бәтие түгел.

– И кызым, никах сәгате сукса, бәтиен карап тормый ул.

– Андый җитди карарлар турында, гомумән, уйлаган юк әле, дәү әти.

– Ярый, ярый, әйтәм бит, никах сәгате сукса...

***

«Армый-талмый эшләргә инде сиңа кызым!» – дип озатып калды дәү әтисе Гөлхәятне беренче эш көне иртәсендә.

– Армый-талмый эшләргә риза ла ул, булдырып булырмы икән?

– Ат дүрт аяклы, алай да абына. Эш дәверендә ялгышкан чаклар да була, тик аңа карап кына нокта куярга ярамый. Кызыл дипломга тәмамлавың синең турында күпне сөйли, сатып алган әтмиткәләр түгел. Йөрәк аша үткәрелеп эшләгән эш бервакытта да начар булмый ул!

– Йөрәк аша? Карале, дәү әти, ничек оста итеп әйттең, нәкъ китапча!

– Сүзкәйләрең китап кебек, үзкәйләрең дәфтәр кебек димәкче буласың инде, ә, кызым?!

– Ничек, ничек? “Сүзкәйләрең китап кебек, үзкәйләрең дәфтәр кебек”.  Дәү әти, синең табышмакларыңны аңлар өчен миңа тагын бер институт тәмамларга кирәк булыр, мөгаен.

– Тормыш институтына менә аяк басасың ич, матур итеп үтәргә язсын.

Авыл, капкаларын киереп ачып, Гөлхәятне үз куенына алды. Бу икенче тормыш иде. Элек күреп, тоеп белгән әйберләрнең бер өлеше кургаш кебек эреп югалгандай булса, икенче өлеше үзенең билгесезлеге белән зур авызын ачып, йотарга әзерләнгән аждаһага әверелде. Академиядә уку дәверендә авыр булмас кебек тоелган әйберләр, чүлдәге мираж кебек юкка чыкты. Авыл аңа үзенә генә хас хакыйкатьне беренче көннәрдә үк аңлатты: монда морҗаңа утын якмас элек төтене алдан чыга! Шулай, кызый!

Эшли башлаганына ике атна үткәч, әнисе белән әтисе авылга ялга кайтты. Аларны болай нык итеп беркайчан да сагынганы булмагандыр Гөлхәятнең! Әнисенең: «Әллә ябыгып та киткәнсен инде?» – дигән сүзләрен көтеп кенә торган кебек , күз яшьләре дә, кичерешләре дә берьюлы атылып чыкты.

– Теләсә нәрсә әйтегез, тик мин бу эшне булдыра алмаячакмы-ы-ын!

Гөлүсә кызын кочагына алды.

– Йә, йә, кызым, тынычлан. Нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк түгелме?

– Миннән чыкмаячак мал врачы.

– Нигә биш ел буе укыдын соң, алай булгач? Сине беркем дә көчләп мәҗбүр итмәде, ләбаса!

Камил хатынына: “Тукта!” дигән ишарә ясады.

– Синме соң ул булдыра алмый торган кеше, сизми дә калырсың, бар да яхшы булыр!

Гөлхәят әтисенә күтәрелеп карарга оялып, ишетелер-ишетелмәс кенә дәште.

– Шулай дисеңме, әти?

– Шулай, кызым!

Әтисенең ышанычлы тавышы тәэсир иттеме, өй эче якын кешеләренең җылылыгы белән тулдымы, күңел төшенкелеге артка чигенгәндәй булды. Кала күчтәнәчләре белән тулган өстәл артында тамак ялгаганнан соң, әниле-кызлы серләшә-серләшә өй эшләрен караштыра, кичке ашны хәстәрләргә керештеләр.

Гөлүсәгә килгәндә, үзе килен булып төшкән авылны бик яратты ул. Бәлки, кайна-кайнатасының, иренең туганнары аны якын итеп кабул итүләре дә, моңа сәбәп булгандыр. Агыйдел буенда үскән кыз, үрдәк-каз коенырлык елгасы булмаган авылга мөкиббән китте дә куйды. Калада яшәсәләр дә, авыл юлына тузан төшермәделәр. Бигрәк тә кайнанасы гүр иясе булгач, кайтып йөрүләр ешайды. Шуңа күрә Гөлхәятнең Якты җәйләүгә эшкә кайтуына сөенде генә. Җитмәсә, йөргән егете дә шушы авылдан бит әле. Кызларының киләчәге шушы авылга бәйләнәчәгенә алар күзаллап, әзер тора иде. Фельдшер булып эшләгән Гаязны булачак кияүләре итеп алар гына күрми, бөтенесе шулай сөйли. Дөрес, кайнатасы Мирсәит әллә ни хуплап бармаганын сизенә Гөлүсә. Тик егетнең тәртипле, акыллы, тырышлыгы турында Кремльгә барып сораштырып йөрисе юк, күз каршында. Күрше-тирәләрдән дә начар сүз ишеткәне булмады. “Иң мөһиме – бер-берсенә булган хисләр, алары чын икән, калганы яхшы булыр. Гөлхәят тә эшкә дә өйрәнер, беркем дә белеп тумаган, барыбыз да кайчандыр беренче тапкыр башлаган”, – дигән уйларында кайный-кайный, Гөлүсә аш салып җибәрде.

***

Мирсәит Гөлхәятнең төнге сәгать ике тулып та кайтмаганына эче пошып: “Әниләренә соңрак кайтасын әйткәндер”, – дип, үзен тынычландырырга тырышып караса да, күзенә йокы кермәде. Сәгать уклары иртәнге дүртне күрсәткәндә, болдыр төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Бераздан Гөлүсә дә күренде.

– Әткәй, Гөлхәят көндә шулай таң атканда гына кайтамыни?

– Юк, килен, үзем дә аптырадым әле, үнбердән дә калганы юк иде.

– Әллә, Гаязы урлап алып кайттымы?

– Хәерлегә юрыйк, килен!

Капка ачылыр да, Гөлхәят килеп керер дигән өмет белән кайнаталы-киленле күтәрмә төбендә таң аттырдылар. Иртәнге авыл хәбәрне озын-озакка сузмыйча, ишетәсе килгән һәр кешегә таратты: “Гөлхәятне урлаганнар!”

***

“Әти белән әни килмичә беркем белән дә сөйләшмим!” Гөлхәят, түр бүлмә ишегенең келәсен бикләп куйды да, стена буендагы диванга килеп утырды. “Йә инде, мал чирләде дигән сүзгә ышанып... Мал врачы дигәч тә, кәҗә бәтие кебек урларга дигәнме әллә?! Кешесе дә кем бит әле. Бөтен авыл кызларының теленнән төшмәгән Рәшит үзе!” Дәү әтиләре урамының иң очында торган, педагогика институтын тәмамлаган төскә чибәр, үзе акыллы егеткә Гөлхәят берзаман гашыйк та булып йөргән иде. Каникулларда авылга кайтканда, юллары кисешә калса, тәне аша ток үтеп киткәне әле дә хәтерендә. Тик эшләр шуннан узмады. Кызы бар, хат алышалар, шуңа күрә авылда кызлар белән йөрми икән дигән хәбәрләр Рәшиткә булган игътибарны киметте. Ике арадагы мөнәсәбәтләр: “Нихәл, Айболит апа!”дан артык узып китә алмады. Рәшитнең беркем дә күрмәгән серле кызыннан көнләшү тойгылары кайчак били башласа, Гөлхәятнең җен ачулары чыккан чаклары булмады түгел, булды. Гаяз белән ныклап дуслашып китүләре дә, Рәшит янында сер бирәсе килмәгәннән килеп чыкты бугай. Бигрәк тә Гаяз тугызынчы сыйныфтан соң башкалага фельдшерлыкка укырга кергәч, ике арадагы мөнәсәбәтләр тагын да тирәнәеп киткәндәй булды. Гөлхәятләрнең фатирында ул әкренләп үз кешегә әйләнде.

...Калганы төш эчендә кебек кенә булды. Мондый вакытта “никахлары күктә язылган”, дип әйтәләрдер. Ә Мирсәитнең әллә кайчаннан пошып йөргән күңелендә тынычлык урнашты. Юк, басым ясамады ул. Улы белән килененнән дә шуны таләп итте. Карарны Гөлхәят үзе кабул итте. Гаязның әниләренең: “Урланган” дигән даны чыккан кызга ничек улыбыз өйләнсен?” дигән хәбәре дә ярдәм итми калмагандыр, билгеле. Октябрь азагында Рәшит белән Гөлхәятнең туйлары гөрләп узды.

***

«Василий дәдәй, сез булмасагыз мин беренче айны ук бу эшне ташлап качкан булыр идем». Василий елмаеп куйды. Мактаганда гел шул сүссез генә елмая ул. Сыерны карау белән бозауның башы аркасында, артка кәкрәйгәнен әйтте дә бирде шул остазы. Гөлхәят бер як читкәрәк киткән хуҗага карап куйды. Сыеры өчен җаны авыртканын сиздерәсе килмәсә дә, әллә кайдан күренеп тора! Авыл кешесе өчен сыерның нәрсә икәнен аңлатасы түгел. Гомер-гомергә ул терлек асрап яшәгән, шуның белән гаиләсен туендырган, ит-сөт сатып, өстәмә акча эшләгән. «Булды бу!» Гөлхәят Василийның шушы сүзләрен ишетте ишетүен, тик калганын хәтерләми. Күзен ачканда, ул ят бүлмәдә ята, янында ак халатлы Гаяз басып тора иде.

Рәшит Гөлхәят озак кайтмаганга борчылып, капка төбенә чыкты. Өч ай элек кенә өйләнешеп, мәктәп фатирында яши башлаган бу яшь парның беренче яңа елларын каршы алырга әзерләнгәнендә бахыр малның бер эше дә юк иде, әлбәттә. “Кирәк бит ә, утыз беренче декабрь кичендә...” Рәшит үз уйларыннан үзе көлемсерәп куйды. “Хәер малның да, Гөлчәчәкнең дә монда бер гаебе дә юк инде”. Инде кереп китим дигәндә генә, капка төпләренә, машина килеп туктады. Аннан иң беренче Гаяз төште, аннан... Гөлхәят. Төртмә телләрнең Гөлхәят белән Гаязны икесен бергә әледән-әле әвәләп торуларына болай да эче пошкалап алган ирнең йөрәге дөпелдәп тибә башлады. Тик ул үзен бик тиз кулга алды. Ачыктан-ачык кеше хатынын машинасына утыртып, җитмәсә, капка төбенә кадәр китереп куярга бөтенләе белән юләр түгелдер Гаяз! Бәлки, Гөлхәяткә фельдшер ярдәме кирәк булгандыр? Әйе, әйе, нәкъ шулай булырга тиеш!

– Гөлхәят, ни булды, акыллым?

– Бар да яхшы, Рәшит, өйдә сөйләшербез.

Иске елның иң азаккы көне аларга шатлыклы хәбәр алып килде: аларның балалары булачак!

Декрет ялына китәр вакыт килеп житкәнен Гөлхәят сизми дә калды. Сизәрлекмени. Тәгәрмәчтәге тиен дә аның кебек тәгәрәмәс. Маллар арасында йогышлы авыруларга юл куймау, профилактик чараларны үз вакытында алып бару бик җинелдән булмады. Житмәсә, авырлы килеш. Ярый әле Рәшите барысын да аңлап тора. Тик тормыш дигәне гел шома юлдан гына тәгәрәми шул. Бигрәк тә авыл җирендә. Аның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Мондый чакларда Гөлхәят Мирсәит дәү әтисе белән киңәшләшергә ярата. Менә әле дә аңа сугылмыйча булдыра алмады.

– Дәү әти, нигә бөтен кешеләр дә мәрхәмәтле тугел икән?

Оныкчасының мондый сорауны бер дә юктан гына бирмәгәнен чамалый иде Мирсәит.

– Чәйләп алабызмы әллә, кызым? Көрше-мөршеләре дә бар бугай.

Тәм-томнарны шулай атый ул. Гөлхәят башка кешедән “көрше-мөршеләр”не ишеткәне юк. Мөгаен, дәү әтисе аны үзе уйлап тапкандыр.

– Василий дәдәйне әйтәм әле, эшнең бөтен нечкәлекләрен кайдан шулай белә ул?

– Авыл халкы юкка хөрмәт итә дип беләсеңме әллә? Бездә ышыныч яулау бик жинел түгел, кызым.

– Пенсиягә чыгар вакыты да якыная, шуңа борчылам әле.

– Гомер буена остаз жилкәсендә утырып булмый, кызым!

– Аңлыйм да бит, дәү әти, тик... Менә кичә Нәзир абыйларның мәчесенә котыру авыруына каршы укол ясарга кергәч, олы яшьтәге әнисе: “Китегез кит, хайван җәфалап йөрмәгез, гомергә дә укол ясаткан булмады, язмаганны”, – дип, амбразурага ташланган солдат кебек ябышты. Әллә яшь дип җәберсетәләр инде.

– Шунын өчен генә кәефең төшкән булса, ничауа.

Аның өчен генә түгел иде шул. Тик бу турыда ул дәү әтисенә сөйләмәде, нигә аны юк белән борчырга! Аңа кадәр мал врачы булып эшләгән Динарның: “Өч сарык суйдым, белешмә язып бир әле, базарга китеп барам”, – дип, әллә күпме сатулашып торуы ачуын чыгарды. “Сез үзегез яхшы беләсез, суйган малга белешмә бирә алмыйм, районга лабораториягә илтегез, – дигән җавап алгач, әйтмәгән сүзен калдырмады. Юк, Гөлхәят күрәләтә канун бозмаячак. Аның нәтиҗәсе бик тә аянычлы булырга мөмкин икәнен күзаллаганга, ул бу адымга бармый. Кемгә, кемгә, Динаргамы соң кирәк бу хакта аңлатырга?! Бәлки, юри кыйлана торгандыр. Ә ни өчен?

.

***

Гомер дигәнең үз тәгәрмәченә бер утыртып алса, аннан ычкынам димә. Тәгәри дә, тәгәри. Гөлхәят Кәрим улларына бер яшь тулу белән яңадан эшкә чыкты. Оныгы өчен өзелеп торган Рәшитнең әнисе Кәримне карашырга берсүзсез ризалашты. Гөлхәяткә башта авырракка туры килсә дә, әкренләп күнегеп китте. Василий дәдәйнең юклыгы да сиздерә, әлбәттә. Аның урынына элек ферма мөдире булып эшләгән Кәбирне куйдылар. Эшне белеп эшләсә дә, төшерергә ярата торган гадәте бар шул. Әтисе белән бер яшьлек кешегә ничек: “Эчмәгез!” – дип әйтәсең? Менә бүген дә, клубта халык белән очрашырга Гөлхәят үзе генә килде, Кәбирнең тагын “үтереп” башы авырткан чагы туры килде.

“Савым сыеры бозауларга ике ай вакыт кала, сөт бирүне туктата. Әгәр дә туктатмый икән, карындагы үрчемгә тиешле туклыклы матдәләр савылган сөт белән чыгып бетәчәк”. Гөлхәят сөйли генә башлаган иде, арттагы рәттән: “Үзегез сыер асрыйсызмы соң?” – дигән тавыш ишетелде. Залда берничә кеше көлеп куйды. Бу сорау, әлбәттә, юкка гына бирелмәде. Чөнки аларның мал-туар асрамаганын авылда бар да белә. Гөлхәят сорау бирүчене тавышыннан тиз таныды, бу Динар иде. “Асрады ни, асрамады ни, мал брачына абразаваниесы бар, сөйләсен, бетләп утырмагыз”, – дип эләктереп алды, усаллыгы белән даны чыккан Язилә. Калганнар: «Әйе, әйе, шулай булмый ни, шулай инде», – диештеләр. Әллә үзен күпчелекнең яклавы тәэсир итте, әллә Динарга нәрсәдер исбат итәргә уйлады, Гөлхәят каушавын онытып, сөйләп китте. Лекциядән соң, авыл үзешчәннәре концерт та оештырганнар иде, тик Гөлхәят аны карарга калмады. Күптән түгел генә мәктәп директоры вазыйфасына үрләтелгән ирен иртәгә башкалага курсларга озату мәшәкатьләре өйгә ашыктырды. Клубтан чыкканда, шактый гына караңгы төшеп өлгергән иде. Берничә адым атлап өлгермәде, кемдер артыннан фонарь яктыртты.

– Гөлхәят!

– Фу, куркыттын, Гаяз!

– Озатыйм әле үзеңне, Гөлхәят, йә абынып егылырсың бу караңгыда.

Гөлхәят тәне буйлап йөгереп үткән дулкынлануын жиңәргә тырышты. «Гаяз, башың эшлиме, мин – ир хатыны, кеше көлдермик», – диде дә, адымнарын кызулатты.

– Гөлхәят, ашый торган гадәтем юк, өрекмә әле шулкадәр. Сиңа әйтәсе сүзем бар иде.

– Авылның күзенә күзлек, колагына – аппарат кирәкми, булган-булмаганны сөйләрләр, зинһар, кит юлымнан.

Гаяз туктап калды. Гөлхәятнең шәп-шәп атлап китеп барган аяк тавышлары ишетелми башлагач кына, кире борылды.

– Сәлам, энекәш! Себеркеңнән бик тиз аерылдың, мәйтәм.

Каян килеп чыкты бу Динар абыйсы, кирәкмәгән чагында? Җитмәсә, нәрсә сөйли бит әле! Ул аның якасыннан эләктереп алды.

– Авызың нәрсә сөйләгәнне колагың ишетәме, абый?!

Энекәш тиешле кешесеннән мондый чишелеш көтмәгән Динар, шүрләп калды. “Ышан моңарга, башыңны кесәңә салып җибәрергә дә күп сорамас!”

– Йә, йә, шаяртканны да аңламыйсың...

Гаяз кулларын ычкындырды.

– Без бит ни дисәң дә, якын туганнар, Гаяз. Алай ачуланышмыйк инде бер дә юкка. Мәйтәм әллә...

Гаяз аны тыңлап та бетерми, көзге караңгылыкка кереп югалды. Динарның теш арасыннан чыккан «зәхмәт!» дигән зәһәрле сүзен ул бөтенләе белән ишетмәде.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/keshelekne-dvalasym-kil-3)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл урамы буйлап йореп килдем эле . Кинокадрлар кебек куз алдына чыга хэрбер ж,омлэ . Шулкадэр дэ яхшы язылган Ун,ышлар телим Сезгэ , Люция ханым .Дэвамы кайчан була инде ? Нэфисэ . Чилэбе .

    Хәзер укыйлар