Логотип
Проза

​“Кешечә булсын!”

Тимерҗан абзыйның кече кызы Инсөя әтисенә юбилей бүләге итеп, чәшке бүрек алып кайткан икән дигән хәбәр, минуты-сәгате белән бөтен авылга таралды. Халык ачкан авызын хәтсез генә ябалмый җәфаланды. Соң шулай булмый, моңарчы колхоз председателе башына гына яраган чәшке бүрек мал караучысына тәтесен әле! Партком секретаренең башында да куян бүрек кенә булган заман. Ул төнне Тимерҗан абзыйлар гына рәхәтләнеп йоклады бугай. Юбилей табыныннан таралышкан кунакларның йокысын чәшке бүрек үзе белән алып калды.

Үткер булды Инсөя – мәктәптән соң, сәүдә училищесына укырга керде. Аны тәмамлагач, башкаладагы базаларның берсенә эшкә урнашты. Ул вакытта Инсөянең шушы кадәр дә “блатной” урынга кереп киткәненә ышанмаучылар да булды. “Булмас, нишләп колхозчы Тимерҗан кызын шунда эшләтсеннәр?” – диештеләр. Тик әнисе Гөлниса базадан кайткан әйберләр белән мактана башлагач, ышанырга туры килде. “Булыр, булыр!” – дип, үзләренә каршы сөйли башладылар. “И-и-и, җаның ни тели бар да бар икән ул база дигәннәрендә. Ул һинд чәйләре дисеңме, ул карабодай ярмасы дисеңме, колбасалар өем-өем ята икән. Чын, шаккатмалы икән! Импорт аяк киемнәре, савыт-саба турында әйтеп тә тормыйм, бөтен тауар шунда икән, әйкәем”, – дип, Гөлниса апа, җае чыккан саен шапырына торган булып китте. “Алай булып беткәч, Инсөя безгә дә бер-ике пачка һинд чәе алып кайтса, грузинныкы белән кушып куяр идек тә, әллә күпмегә җитәр иде”, – диеп чөкердәштеләр хатын-кызлар. Яшьрәкләр кримплен күлмәк турында уйланды. Асты урам Фирзәр гүпчи, мотопила турында хыяллана башлаган, диделәр. Икенче көнне Гөлниса апа бүрекне ак ситсы чүпрәккә төреп, түрдәге шифоньерның иң югары киштәсенә алып куйды. Иренең: “Каяле, инәсе, норка бүрекне киеп, бер фарсить итеп кайтыйм әле кибет тирәләрен”, – дигәнен, башта ишетмәмешкә салышса да, ире һаман кузгалмый басып торганын күргәч: “Син, нәрсә, атасы, мондый бүрекне теләсә нәрсә белән киеп буламыни? Аның янына менә дигән шикарный пәлтәсе дә, бәтинкәсе дә кирәк”, – дип тезеп китте. “Атасы”ның: “Нигә, быел гына тектергән өр-яңа күфәйкәм ярамыймыни?” – дигәнен, болай дип җаваплады: “Ярамыйча, ярый ди! Ыштансыз к...ә тимер каеш!” Шулай дигәч, Тимерҗан абзыйга: “Ярый, ярый” – дип, иске бүреген киеп чыгып китүдән башка чара калмады. Икенче елны декабрь аенда юбилей булмаса да, Инсөя әтисен тагын да зурлады: пальто белән табигый тиредән тегелгән кышкы аяк киемнәре бүләк итте. Иң сөенгәне Гөлниса апа булды. “Карале, атасы, олы кодалар кунакка дәшсәләр, мәйтәм, кәртинкә булып барыр идең, фырт итеп, ә!” “Ярый, ярый”, – диде гадәттәгечә Тимерҗан абзый. Ни кызганыч, күрше районда яшәгән кодалары аларның уйларын укымады – кунакка эндәшүче булмады. Үзләренең авылындагы кодаларына күфәйкә белән иске бүрек, аякка сучинкә пималары ярап торды. “Яңалары кешелеккә торсын”, – дип кабатлады Гөлнисасы. “Ярый, ярый”, – диде Тимерҗаны.

Кыш ничек килгән, шулай үтеп тә китте. Чәшке бүрек, пальто, ботикалар шифоньердан чыкмадылар. Язлардан со, җәй килде. Җәй артыннан көз дә көттермәде.

Колхозчыларның исәп-хисап җыелышы атнасында, җиргә кар төшеп, суытып җибәрде. Тимерҗан абзыйга мактау кәгазе бирелергә тиеш икәнен белгәч, Гөлниса апа шифоньердан “кешелеккә” дип сакланган киемнәрне тартып чыгарды. Манекен кебек каршында селкенми дә басып торган ирен киендереп бетергәч, Гөлниса апа бераз шаккатып карап торды. “И-и-и, атасы, егетләр кебек булдың да куйдың, әйкәем, карале, кием кешене ничек үзгәртә икән, көзгегә күз сал әле!” “Ярый, ярый”, – диде Тимерҗан абзый, ышанам, пашул мин”. Шул вакытта Гөлниса апаның башына тимер белән китереп суктылармыни! “Тимерҗан, чишен!” “Атасы” авызын ачканчы, баштан бүрек очып төште, пальтоның төймәләре ычкындырылып, ботинка замоклары төшерелде. “Чүт янмадык бит, әле дә башыма барып җитте! Син председәтельдән дә яхшырак киенгәнсең, ич! Язмаганны, шулай буламыни! Юк, килешми, Тимерҗанкаем. Алла сакласын, гырамотыңны да алалмый чыгарсың. Ки күфәйкеңне, кешечә булсын!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик кунелле язылган, чын кунелдэн колдердегез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәридә, рәхмәт!

      Хәзер укыйлар