Логотип
Проза

Кеше хакы


(тормыштан алынды)

− Әйдә әле, Гөлниса апа, икәүләп чәй эчеп алыйк. Бакчадан әле генә мәте өзеп алып кердем. Мәтене тазалык өчен бик файдалы диләр. Коймагым да өлгерде...
Гөлниса карчык килене Алиянең үтереп кыставына гадәттәгечә йөзен чытып кул гына селтәде:
− Кит әле, кит. Кыстама. Телим икән, үзем ясыйм да эчәм.
Алиянең карчыкка бераз хәтере калса да, йөзенә чыгармаска тырышты. Киленгә булмаса, ризыкка хөрмәт йөзеннән ясаган чәйне кешечә гөрләшә-гөрләшә эчсә булыр иде дә бит. Юк шул андый гадәте Гөлниса карчыкның. Нишлисең, иренең апасы, ягъни якын туган булгач, түзәргә кала Алиягә. Кара-каршы, урам аша гына яшәгән Гөлниса
энесенең йортына элеккечә, хуҗаларча күкрәк киереп килеп керә дә бар почмакны тикшереп чыгып китә. Күрсәтмәләр бирә: бу болай, бу тегеләй булырга тиеш. Алиянең җимереп эшләгәнен күреп, мактап та ала. Эшләгәнне кем яратмасын? Бер яктан ата-анасыннан калган, үзенең балачагы үткән йортка Гөлниса әлбәттә бик күп нәрсә белән бәйләнгән. Энесе Гаделҗанның өенә кереп үзен хуҗаларча тотуын да аңлап була кебек. Әйе, аның бу кыланышы үз-үзенә бик хаклы һәм урынлы күренәдер. Ә килен күзлегеннән чыгып караганда, аның кергән саен киленне кәмсетергә, ә үзенең хуҗабикә булырга хаклы икәнлеген тагын бер кат күрсәтергә тырышуы бик матур гамәл түгел кебек. Каршы гына яшәгәч, Гөлниса хәтта Алиянең кайчан ут сүндергәненә хәтле күреп тора. Кичләрен бәйләм тотып утырырга өйрәнгән Алиянең “кайнанасы” алдында һич тә акланасы килми.
     Гөлниса гадәттәгечә озак утырмады. Алиянең ире эштән кайтуга ашарга ни пешергәнен, нинди эшләр эшләгәнен тикшерде дә чыгып китте. Капкадан чыкканда борылып, бакчага кереп чыкмыйча булдыра алмады. Аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утырган, тәрбияле бакчага карап: “Менә бит, җәннәтнең үзендә яшисең”, − дип, ниһаять, чыгып китте. Алия дәшмәде. Кеше буе чүп үләне, ерып чыкмаслык кыргый кура җиләге куаклары баскан бакчаны ямьле җәннәт бакчасына әверелдергәнче күпме көч-тир түккәнен үзе генә белә шул Алия. Өй артындагы чәчәкләр түтәле урынында еллар буена таудай җыелган чүплек өелгән иде. Алия чүпнең яндырасын яндырды, калганын капчыкларга төяп машинасында чүплеккә ташыды. Гомере буена буйдак яшәгән, тормыш көтәргә әллә ни һәвәслеге булмаган Гаделҗан моңа хәтле ныклап йортын карамаган иде. Алия өйнең һәр почмагын тәртипкә китерде. Килгән атнада ук тәмәке тартудан корымланган түшәмнәрне ап-ак итеп юды. Диварга эленгән коверны, идәндә яткан паласны ныгытып югач, аларга да төс кереп китте. Яңа обойлар ябыштырып, идәнне, тәрәзә рамнарын буяп җибәргәч моңа хәтле хатын-кыз кулы тимәгән йортка ямь керде. “Җәннәтнең үзендә яшисең!” – бу сүзләргә салынган яшерен мәгънәне Алия тоймыйча калмады. “Ата-анамның йортында, алар көч түккән йортта яшисең. Син барыбызга да бурычлысың!” Килә-килгәннән бирле Алия бу йортта яшәгән өчен үзен кемгәдер бурычлы тоя. Бурычын онытса, аңа бу хакта исенә төшереп торалар. Ата-анасының йортында яшәгән өчен Гөлнисага бурычлы. Аның улы Илһам, читтән спирт табып, Гаделҗанга аракы сатарга, яшәргә рәт биргәне өчен, аңа да Алия бурычлы. Хәер, ул килгәндә йортның йорт диярлеге калмаган да иде. Дөньясын ныклап карамаган, эчү белән мавыккан Гаделҗан йорт дип артык пошынмады. Аның буйдаклыгы да үзеннән килә иде. Тормыш көтәргә теләге булган хатын-кызлар ялкау ирне читләп узды. Күңеленә ятмаган берничәсен Гөлниса куып чыгарды. Иллене узгач Гаделҗанны шәһәрдә улы, килене белән яшәп яткан тол хатын Алия белән таныштырдылар. Авылда үскән, шәһәрнең кысан почмакларына һаман да ияләшеп китә алмаган Алия озак уйлап тормады. Берничә тапкыр очрашкач ук шәһәрдән ерак булмаган авылда үз йортында ялгызы гомер итеп яткан Гаделҗанга чыгарга ризалык бирде. Бәлки, бер-берсен ныклап сынамыйча шундый мөһим адым атлавы хата да булгандыр, кем белә. Шулай да гомере буена авыл тормышына сусап яшәгән хатын беренче елларда Гаделҗанга чыгуына үкенмәде. Шәһәр фатирында пышылдасаң да ишетелгән дивар аша яшәгән тавыш-ызгышлы күршеләреннән үзәгенә үтеп җиләгән Алия Гаделҗанның тыныч йортындагы тынлыкка ләззәтләнде. Таң белән торып, бакчага чыкты. Онытылып кошлар сайравын тыңлады. Эшкә өйрәнеп үскән, җир эшенә сусаган уңган куллары һич авырсынмыйча көрәк-тырмага ябеште. Алия үзләренә дә, балаларына да җитәрлек итеп яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш үстерде. Авыр дип тормады, үзләренеке беттеме-юкмы, Гөлнисага һәм Илһамга бәрәңге күмешергә, алышырга барып булышты. Күңеленә ятышлы эш тә таптылар. Алия авыл клубына сәнгать эшен оештыручы булып керде. Авыл балаларына төрле түгәрәкләр ачты. Балалар белән бәйрәмнәргә кичәләр оештырдылар, чыгышлар ясадылар.
       Алия белән кушылгач Гаделҗан да үзгәреп китте. Эчүен ташлады. Яшәргә дәрте кузгалдымы, материал, кирәк-ярагын туплап, Алия белән йорты артына кушып флигель төзеделәр. Душ, ванна, бәдрәф ясадылар. Иренең кәсебен генә Алия өнәмәде. Гаделҗан, читтән спирт алып, өйдән аракы сатты. Алия үз кулы белән ярамаган аракы сатмаса да, шешә юу аның өстендә иде. Начар хәмер эчкәннәнме, вакыты җитепме, бер-ике эчкече теге дөньяга киткәч, Алия “баш күтәрде”. Гаделҗанга шарт куйды: “Минем аракы сатып, кеше хакына тиеп, гөнаһлы буласым килми. Минем белән яшисең килә икән, хәмер сатуыңны туктатасың!” Эшләп яшәргә өйрәнмәгән Гаделҗан аптырашта калды. Ничек инде мондый җиңел кәсептән баш тартып була? Шулай да милиция килеп кулыннан тоткач, суд булып, штраф түләгәч, бу кәсебен ташларга туры килде. Дөнья тоткасы саналган эшкуар энесе Илһам да берни дә эшли алмады. Гөлнисаның улы алыпсатар Илһам туксанынчы елларда, ягъни болганчык суда аякка баскан эшкуарларның берсе иде. Башта өйдән аракы сатып, соңрак шул акчага үз эшен ачып, тирә-якны үз йодрыгында тоткан абруй. Туган абзыйсы дип тормады, аракы саткан чагында Гаделҗаннан да “өлеш” алды. Эше артык уңышлы бармаса да, ничектер җаен тапты, өч катлы кирпич йорт төзеде, затлы машинага утырды. Бихисап акча түгеп ике улын укырга кертте. Гаделҗан өчен Илһам бар яктан да авторитет, бар яктан да үрнәк иде.
      Алияне иң аптыратканы – илле яшьлек ирнең ни булса да хатыны белән түгел, Гөлнисага кереп киңәш соравы иде. Алия түгел, ә Гөлниса ничек әйтә, барысы да шулай була. Хатыны бармы-юкмы, Гөлниса энесенең йортында үз тәртибен урнаштыра. Бәлки, энесенең буйдак тормышына кысылышы урынлы да булгандыр. Тик хәзер хәләл җефетен бер читкә этәреп, Гаделҗанның тизрәк Гөлнисага йөгерүе Алиягә бик ошамый иде әлбәттә. Кайнанасыз, кайнатасыз йортка килдем, дип сөенүе дә иртәрәк булды ахры хатынның. Кайнаналар монда җитәрлек иде шул. Урам аша яшәп, Алиянең тын алганын да сизеп торган Гөлнисадан, аның зәһәр холыклы кызыннан башка, Гаделҗанның шәһәрдә яшәгән апасы, аның кызы һәм улы да еш кына килеп аларның тормышларына кысылдылар. Әллә кайда җир читендә яшәгән апасы да “бәләкәй” энесенә ерактан акыл өйрәтте. Илледән узган “карт бәбәй” үз йортына да, үз тормышына да баш түгел иде. Гомер буена апаларының акылы белән яшәде. Кинәт кенә, хәләл җефете белән киңәшләшеп, үз акылы белән яши башларга булдыра алмады. Өйләнүен өйләнде, ә йортында хуҗабикә булып апалары, күп санлы туганнары калды. Кемне генә алма, барсының да Гаделҗан йортында эше бар иде. Бу туктаусыз кысылуның мәгънәсен Алия соң гына аңлады. Гаделҗанның барлык туганнары, төп йорт Алиягә кала, дип куркуларын яшермәделәр. Яңа булмаса да, шәһәрдән унбиш-егерме чакрым ераклыктагы авылда урнашкан, ремонтланган, төзәтелгән йорттан ничек баш тартып булсын? Гаделҗанга язылса да, ул бервакытта да йортның чын хуҗасы булмады. Анда өч апасы баш булды. Килгән бер хатынны, йортсыз калдыра, дөньяңны бүлә, дип чыгарып җибәрә тордылар. Хәер, бу карун туганнарына бер хатын-кызның да ярты елдан артык түземлеге җитмәде. Алиянең генә сабырлыгы сигез елга җитте.
 Алия белән Гаделҗанның кушылуына тугызынчы ел китте. Еллар буена баш күтәрми шушы йортка хезмәт иткән Алия кем соң бу йортта? Хезмәт хакын тиененә хәтле Гаделҗанга кайтарып бирә. Аның рөхсәтеннән башка бер тиенгә дә кагыла алмый. Башта уйланмаган Алия үзенең бу йорттагы урыны турында соңгы вакытта ешрак уйлана башлады. Ялкау ирнең хезмәтчесе генә түгелме соң ул монда? Гаделҗанның туганнары аңа-ачыктан ачык аңлатып торалар – Алия бу йортта беркем дә түгел. Бу караштан хатынның монда яшәү дәрте елдан елга сүнә барды. Гаделҗан өчен, йорты өчен бик кирәкле кеше, эш кулы булса да, ул аңа Гөлнисаны һәм апаларын алыштыра алмады. Хатыны да бар кебек, ә өйдә хуҗабикәләр икенче. Түземлеге төкәнгән Алия Гаделҗанга әйтеп тә карады. Апаларыңның гына сүзен санлагач, нигә миңа өйләндең соң? Үзара ни генә сөйләшсәләр дә, Гаделҗан иртән иртүк кереп Гөлнисага җиткерә торды. Карт бәбәй өчен Гөлниса һаман да имиле әни иде шул. Яшәргә дәрте сүнә барганын күреп, Гөлниса һәм апалары Гаделҗанны котырта башладылар. Һаман да бер җыр – ул синнән аерыла, йортыңны бүлә, сине өйсез, урамда калдыра. Гаделҗан аларны тыңлап Алияне пропискага да кертмәде, өйләнмәде дә. Җитмәсә “дөнья тоткасы” Илһам, эчкән килеш аларга килеп, мин монда хуҗа! дип еш кына күкрәк сугып чыгып китте. Рәткә китерелгән, төзәтелгән йортка хуҗалар күп иде. Алия бер хокуксыз хезмәтче хәлендә яши бирде.
        Утыз сутый бәрәңге бакчасын берүзе карап җиләгән Алия бер елны ярты бакча гына утыртты. Аңардан сорамыйча бу эшкә кыюлыгы җиткән Гөлниса таягын коймага бәрә-бәрә йөрде дә, өйләренә кереп тавышланды. Гаделҗан апасына каршы әйтә алмыйча чыгып шылды. Алия чыгырыннан чыккан карчыкка карап баш чайкап утырды да, үз өеңдә боерык бир, дип, ул да чыгып китте. Әйтәсе сүзләре күп җыелган иде сигез ел буена. Зур тавыш кузгатасы килмәде. Тавышланып та ни эшли ала ул монда? Гаделҗан хуҗа саналса да, ул да үз йортында баш түгел. Беренче тапкыр Алия Гөлнисага бәрәңге утыртышырга кермәде.
       Адәм баласы кыенга түзә, рәхәт тормышка түзә алмый диләр, дөрестер шул. Моңа хәтле эчмәгән Гаделҗан тагын хәмер белән дуслашты. Берничә көн эшенә чыкмагач, аннан да кудылар. Алия аны хастаханәгә салды. Эчмәскә укол куйдылар. Тик бу уколларның да файдасы ярты елга гына җитә башлады. Гаделҗан тагын эчте, тагын эшеннән куылды. Тагын Алия хастаханә юлын тапады. Тәүбәгә килү соңгы гөнаһтан соң дигәндәй, Гаделҗан эчмәскә тәүбә итте, тагын башлады. Бер елны Гаделҗан эчкән килеш баскычтан егылып, аягын сындырды. Бахыр Алия “көйсез кияүнең” көен көйләде.
       Бәрәңге бакчасын Гаделҗан шулай да сатарга булды. Җирнең хакы кыйбат. Акчаны куяр урын табылыр. Бәрәңге бакчасының җирен аерым кишәрлек итеп теркәделәр дә Гаделҗан аны ярыйсы гына хакка сатып та җибәрде. Гаделҗанның җир сатканын ишеткәч, өч апасы өч яктан тагын үз өлешләрен өмет итеп, тавыш кузгаттылар: "Ата йорты! Уртак йорт! Бүлешергә тиешсең!" Иң кызыгы, Гаделҗанның берничә ел элек вафат булган абыйсының хатынына хәтле үз өлешенә дәгъва кылды: “Мине дә калдырмагыз. Мин дә сезгә туган!” Йортны Гаделҗан белән Алия үз көчләренә рәтләгәндә беркем дә үз өлеше турында искә алмады. Ә җирне сатып, бераз табыш кергәч, барлык туганнары да чиратка тезелеп басты. Шулай туганнар, ызгышып, үлмәгән аюның тиресен бүлделәр. Табыш-кереш беркемгә дә эләкмәде. Комсыз Илһам ул акчаны Гаделҗаннан бурычка дип алып китте. Энесенең, кешедән бурычка алып, аны кайтарырга яратмаганлыгын да белә иде дә бит Гаделҗан. Бирәчәге дә, кредитлары да бик күп җыелганлыгын да белә иде. Соңгы вакытта Гөлнисаның пенсиясен талап алганлыгы да сер түгел иде. Кеше хакына бай тормышта яшисе килеп, миллионлаган бурыч базына баткан Илһам әлбәттә абзыйсына бурычын кайтарып бирмәде. Гаделҗанның өметләре юкка чыкты. Көчсезлегеннән берни дә кыла алмаган Гаделҗан хатынын гаепләде: “Нигә син аңа акчаны бирергә рөхсәт иттең?” Әйтерсең дә, сигез ел буена Алия белән киңәшкәне, аны тыңлаганы булды. Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисә, дигәндәй, акча өчен туганнар дошманлашып беттеләр.
     Бу маҗараларга карап арыган Алиянең түземлеген төкәндергән хәл булды. Салмыш баш Гаделҗан беркөн Гөлнисадан чыкты да, бер-бер артлы “имчәк анасының” сүзләрен тезә башлады: “Апа синең ашыңны ашамаска кушты. Син миңа агу салып бирерсең дә, мине үтереп, өйле булырсың!” Сигез ел буена ни ишетсә дә, Алия мондый сүзләрне ишетермен, димәгән иде әле. Акланырга да, талашырга да ни теләге, ни көче калмады. Кадерен белмәгән бу йортта калырга да теләге калмады аның башкача. Исерек ирнең йоклап киткәнен генә көтте дә, әйберләрен җыеп, бу “җәннәттән” шәһәргә, үз фатирына кайтып китте. Кулындагы өч сумкага карап, үзе дә аптырады. Сигез ел җыйган бар байлыгы кулында. Еллар буена бу йортка түккән көче, сәламәтлеге кызганыч әлбәттә. Тик аның өчен Гаделҗаннан нидер сорап, таләп итеп йөрү аның башына да килмәде. Үз хакын хак итеп дөреслек эзләп йөрмәде. Бәлки дөрес тә эшләмәгәндер, кем белә. Берничә ел бергә яшәгәннән соң ире, яки хатыныннан ярты дөньяны каерып алучылар, үз хокугын яклаучылар юк түгел. Закон да алар яклы. Тик Алия, Гөлниса курыкканча, андыйлардан түгел иде шул. Үзе дә гаепле Алия. Шуларга ярыйм дип, түбәнсенеп, хезмәтче хәлендә ничә ел яшәде. Үз кадерен белмәгән кеше башкалардан да кадер күрмәс – шул буладыр инде. Ачы күз яшьләрен йодрыгына төйнәде дә, сигез ел гомерен хәтереннән сызып ташларга тырышып, шәһәрдә балалары белән яши башлады. Таеп егылган таянып торыр, дигәндәй, ялгышты шул Алия, ялгышты бу Гаделҗан белән бәйләнеп. Киткәндә тавыш-ызгыш кузгатмады, үз хакын хаклап йөрмәде, Гаделҗанның йортын тузгытмады, сигез ел буена тугры хезмәт итте. Шулар өчен “ихлас рәхмәтләрен” Гөлниса, аның туганнары, ахирәтләре Алиягә ишеттерә тордылар. “Алия шундый, Алия мондый...”
        Кеше хакын хак итү Гөлниса, Илһам кебекләргә чит шул ул. Тик барыбер кайчан да булса түләнмәгән бурычың өчен, кемнеңдер күз яшьләре өчен бәя түләргә кирәк. Кеше хакын дөнья барыбер бервакыт кайтарта. Үзеңнән булмаса, балаларыңнан, оныкларыңнан кайтарта. Миллионлаган бурычларын, кредитларын түләргә мөмкинчелеге калмаган Илһам беркөнне үз-үзен атып үтерде. Кайчандыр бөтен тирә-якны йодрыгында тоткан кырык яшьлек ир-егет юкка чыкты. Гөлниса да улыннан соң озак тормады, йөрәге тотып китеп барды.
    Ә Алия, авылда туган, авылда үскән Алия, барыбер хыялына иреште. Берничә ел акча туплап, балалары ярдәмендә шәһәрдән ераграк булса да йорт сатып алды һәм бар көчен, бар акчасын шул өйне рәткә китерүгә сала башлады. Ялгыз хатынга бу әлбәттә җиңел бирелми. Шулай да, Алия канәгать. Монда үз өе, үз көе, дигәндәй, чит кешегә бил бөгәсе түгел, исерек ирне сөйрисе юк, канга тоз салып торучы өч кайнанасы, аларның комсыз балалары юк.
        ...Юл буеннан читтәрәк яшел үләндә китәргәме-юкмы белмичә телен салындырып бер эт утыра. Куе үләннән аның башы гына күренеп тора. Яныннан узып киткән машиналар, яисә җәяүлеләр артыннан эт өреп кала. Ул янында аунап яткан хуҗасын саклый. Хуҗадан гадәттәгечә тәмсез ис килә. Тик эт түзә. Искә дә, аяусыз эссегә дә, эчәсе килеп сусавына да түзә. Тугрылык аның канында. Хуҗаны ташларга ярамый. Икесендә дә эт тормышы. Вакытында ашатылмаган, эчертелмәгән, кагылган-сугылган Абректа эт тормышы. Картая барып та үзаллы, кешечә яшәргә өйрәнмәгән, урамда аунаган кадерсез исерек Гаделҗанда да эт тормышы. Гомере буена яшәргә бер юнәлеш биреп килгән “имчәк анасы” – апасы инде юк. Көчлеләрдән көчле саналган, абзыйсын яклап килгән “түбәсе” – Илһам да юк. Алиясе түзә алмыйча качты. Җир йөзендә бер генә якын заты калды мескен Гаделҗанның – шушы эт. Этләр алар, кешеләрдән аермалы, хуҗаларын беркайчан да ташламыйлар, ничек җәберләсәң дә үч тотмыйлар. Кеше хакы дигән төшенчә аларга таныш түгел шул. Хуҗасының бу көнгә төшүенең кеше хакы икәнлеген бахыркай эт каян белсен.

фото http://pixabay.com сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эт көненә калырга язмасын бер генә кешегә дә!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Этлэр шуышып та тошэ алмас,кешелэрнен күңел сазлыгына...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше әрнешен белмичә кылангач шулай буласы билгеле. Ир-атның үз акылы булса әйбәт шул. Ялгыз исерек ир бер туганга да кирәкми

        • аватар Без имени

          0

          0

          Жулээээээээээээээээээр! Ойлэнешмэгэн дэ килеш акчасына кадер шул исеме жисеменэ туры килмэгэн Гаделжанга биреп барган! Ойлэнешмэгэн дэ килеш купме тырышкан, чуп оемен Жэннэт бакчасы ясаган, ана карата нинди могалэмэ булуын куреп, тузгэн! Гаеп Гаделжан белэн анын туганнарында гына тугел, э Алиянен беркатлылыгында да! Автор узе ук топ фикерне эйтэ: "Уз кадерен белмэгэн кешенен кадерен башкалар да курми ".

          Хәзер укыйлар