«Эх, шул вакытта әнкәй сүзен тыңласам! Әнкәй киңәшен тотсам, бу хәлгә төшмәс тә идем!» – Үз гомеренә ничә кат кабатлады икән бу сүзләрне Галия. Үкенү, чарасызлык белән әйтелгән шушы ике җөмлә һәрвакыт ачы күз яшьләре белән сугарыла килде...
(тормыштан алынган хикәя)
«Эх, шул вакытта әнкәй сүзен тыңласам! Әнкәй киңәшен тотсам, бу хәлгә төшмәс тә идем!» – Үз гомеренә ничә кат кабатлады икән бу сүзләрне Галия. Үкенү, чарасызлык белән әйтелгән шушы ике җөмлә һәрвакыт ачы күз яшьләре белән сугарыла килде. Әнкәй әйткән һәр үгет сүзенең алтын бәясенә торганын, кызганычка, без үкенерлек хәлгә төшкәч кенә аңлыйбыз. Әнкәйләрнең һәр кисәтүе баласына изге теләк белән өртелгән. Әнкәйләрнең күңел күзе киләчәкне күрә ала – баласы өчен нәрсә яхшы, нәрсә яман булачагын әнкәй күп еллар алдан белә. Әйтеп тә карады әнкәсе Галиягә: «Балам, иртәгә үкенәсе эшне бүген эшләмә! Тиң түгел ул сиңа! Ялгышма!» Тик ул чакта Галиянең колаклары хакыйкатьне ишетерлек, күзләре ялгышуын күрерлек түгел иде – аның күзләрен мәхәббәт томаны сарган, ә колакларын Гамирнең татлы тавышы томалаган иде.
Биленә егет-җилән кулы да тидермәгән 19 яшьлек Галияне бер-ике йорт аша гына яшәгән 26 яшьлек күрше егете Гамирнең татлы теле бик тиз әсир итте. «Командировкада йөргән чагымда минем өчен кызлар үсеп торганмы?» – Шаярып кына башланган бу сөйләшүнең азагы бергә кич чыгарга килешү белән бетте. Әтисеннән качып кына Галия кич чыкты. Егет белән кыз җитәкләшеп аулак су буенда йөрделәр. Гамир үзенең «командировкадан» күп һөнәр белән кайтканы хакында сөйләде. Бернидән, беркемнән дә курыкмавы турында әйтте. Кирәк булса, Галияне дә якларга вәгъдә бирде батыр Гамир. Егет белән тәүге тапкыр янәшә атлаган, аның якынлыгын тоеп дулкынланган Галия дәшми-тынмый гына барды. Беренче кичтә үк Гамир матур сүзләрен кызганмады: «Гүзәлем, аккошым...» – дип кабатлады. Беренче кичтә үк иреннәр иренгә кушылды...
Очрашулар торган саен ешая барды. Кич йөрүләр генә яшьләргә әз күренде. Юк сәбәпне бар итеп, Галия Гамирләрнең йорты яныннан үтте, ә Гамир кызны күрер өчен урамнан кермәде. Кызлары тирәсендә Гамирнең чуалуын күреп, Миңнехан белән Мәрзия пошаманга, куркуга төште. Гамирдән алар гына түгел, бар авыл халкы курка иде. Куркырлык та иде шул – егетнең ярым шаяртып, ярым масаеп, командировкадан кайттым, дигәне чынлыкта төрмәдә утырып кайтуы иде. Сугышып кеше имгәткән өчен берничә ел төрмәдә утырып чыккан адәмне ата-ананың үз кызларына якын да китерәсе килми иде, әлбәттә. Менә шул тирә-якта бер сугыш чукмарына Галия гашыйк булды. Ничек мәхәббәтнең күзе сукыр, колагы чукрак димисең? Урысның «любовь – зло, полюбишь и козла» әйтеме нәкъ Галия һәм Гамир хакында кебек. Әйтте Мәрзия кызына, елый-елый әйтте: «Балам, бәйләнмә аның белән! Яхшылыкка түгел бу!» Атасы кызына сугып та карады. Тик тәүге мәхәббәтеннән исергән Галия сукканны да, тиргәгәнне дә аңларлык түгел иде. Бер кичне Гамир Галияне качып китәргә күндерде. Ата-анасын, биш туганын кайгыга салып, Галия Гамир белән яшертен генә никах укытты да, аңа ияреп, качып чыгып китте. Ата-ана фатихасы, аларның изге догасы тормышта ничек кирәк икәнлеген Галия ул чакта аңламый иде әле.
Галия белән Гамир шәһәргә китеп бергә яши башладылар. Эшнең авырын-җиңелен сайламаган Галиягә эш тиз табылды. Ул хисапчы булып урнашты. Эшләгән урыныннан аңа тиз арада тулай торак бирделәр. Төрмәдән чыккан Гамиргә эш табуы җиңел булмады. Анда-монда көнлек эшкә ялланып бераз йөрде дә шина заводына эшкә керде. Бергә яши башлауларына бер ай дигәндә Гамир үзенең чын йөзен ачты – бер сәбәпсезгә көнләп, яшь хатынына кул күтәрде. Һәр көн диярлек эчеп кайту, тавыш чыгару гадәти хәлгә әйләнде. Кызының кыйналып яшәвен күреп, Мәрзия, кайт, балам, интегеп яшәмә, диде. Хатынының китәргә җыенганын белгәч, Гамир, аерыла калсаң, атаңның өен яндырам, дип куркытты. Кеше имгәтеп, утырып чыккан адәмне төрмә куркытмый иде. Ире өйләрен яндырса, ата-анасы, биш туганы йортсыз каласын уйлап, Галия түзә килде. Шушы куркыту аша Гамир хатынының иреген бәйләде. Бик тә авыр чакларда Галия күңеленнән генә әти-әнисе белән сөйләште: «И әтием, и газиз әнием! Сезгә күпме кайгылар китердем! Сезнең рәнҗешегез генә төшкәндер инде миңа...»
Еллар уза торды. Галия канатлары каерылган кош кебек, ни китә алмыйча, ни юньле тормыш күрмичә, ире белән яши бирде. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килде. Гамирның, ипкә килеп, дәваланудан соң шактый гына вакыт эчми торган чаклары да булмады түгел. Эчмәгән вакытларында да холык авырлыгы үзен сиздерде. Хатынын бер гаепсезгә көнләп кимсетте. Намазга баскан Галияне Гамир, гөнаһаң күптер, шуңа башыңны күтәрми дога кыласыңдыр, дип мыскыллады. Язмышы бер яктан гына Галиягә өеп бәхет бирде: ике улы да акыллы, эшчән, миһербанлы. Аталарының каны бит, аңа охшамаслармы дип куркуы юкка булды ана кешенең. Үсә төшкәч, балалар аналарын үз аталарының җәбереннән яклый башладылар. Галия белән Гамир яши-яши фатирлы, бакчалы, машиналы булдылар. Әмма эчең тулы сагыш булганда дөнья күзгә күренәме соң?! Гомеренең заяга үтүенә беркем дә түгел, үзе гаепле Галия – шунысы аяныч иде. Яшьлек юләрлеге белән Гамирнең татлы сүзенә алданды. Уңны-сулны белмичә, төрмәдән чыккан кеше белән язмышын бәйләде. Яшьлек мавыгуын зур мәхәббәт белән бутады. Ата-ананың фатихасыннан башка бәхетле гомер кичереп булмый икән ул – моны Галия үз тормышы аша аңлады. Ата-анасын тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган. Соң булса да, Галия үлем түшәгендә яткан әтисе һәм әнисеннән кичерүләрен сорады, бәхеллек алды.
Ходай Галия белән Гамиргә тигез картлык бирде. Тигез олыгаю турында, әлбәттә, күпләр хыяллана. Тигез картлык дигәндә күз алдына авырын да, җиңелен дә бергә үткән, бер-берсенең кадерен белгән бәхетле карт белән карчык күз алдына килә. Галия исә моны язмыш сынавының озын-озак дәвамы итеп кабул итә. Инде кайвакыт яшәмәве дә кол булып яшәүдән артык тоела. Эт типкесендә узган гомернең заяга үтүе үкендерә. Илле ел бергә гомер иткән карчыкның иреннән илле тапкыр да җылы сүз ишетмәве йөрәген телә. Шулай да Галиянең иң зур үкенече – ата-ана сүзен аяк астына салуы, аларны кайгыда яшәтүе. Яшьлегеңә кайтып, шул бер көнне генә үзгәртеп булса икән! Тик үткәнеңә кайтып, язмыш сукмакларын башка якка борып җибәрү мөмкин түгел шул. Бүгенге көндә Галиянең бәхетсезлеген киметкән бар юанычы, бар бәхете – балалары һәм оныклары. Әниләренең нинди авыр гомер кичергәнен яхшы белгән уллары Галияне кулларыннан килгәнчә кадерли, хөрмәтли. Өендә түзәрлек булмаганда Галия улларында яшәп-яшәп тә кайта.
Уйламый кылган бер яшьлек ялгышының авыр нәтиҗәсен без озын-озак гомер дәвамында күрәбез. Хаталардан беркем дә хали түгел. Тик ялгыш белән ялгышның да аермасы зур. Төзәтергә мөмкин булмаган ялгыш гомер буе үкендерә, гомерләрне заяга үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Сезнен барлык язмаоарыгыз да тормыштан алып языла.искиткеч гыйбрэтле язмышлар
0
0