Логотип
Проза

Үкенеч

Хикәя 

Хикәя 

 

Чират озаккарак сузылды. 

Алдан язылып куйгач, вакытына гына килеп, тиз генә кереп чыгармын дигән иде дә, булмады әле. 

Авыртуның килүе генә тиз, китүе озак аның. Хәер, аяк өстендә уздырды шул. Эшкә тикшерү килгән чак иде, ике-өч көн өйдә ятып торырга җае булмады. Өзлекте, күрәсең – йөткерүе һич бетми менә. Үпкәгә төшмәсен тагын... 

Аңардан соң килгән яшь кенә хатын, урындыкка килеп утыруга телефонына чумды. Үзе яза, үзе елмая... Бәхеттән елмая! «Табибка үзем язылган вакытка керә алмыйм» дигән кебек тормышның вак-төяк мәшәкатенә дә кәеф төшереп утырмый инде мондый бәхетлеләр. Машинасына күчеп утырганчы, эшкә шәһәр автобусында йөргәндә, бәхетеннән шулай эчтән балкыган кешеләрне күзәтеп барырга ярата иде Гөлназ. Андыйлар, гадәттә, бөтен галәмдә үзләре генә калган кебек тоела. Тирә-юньдәге берәүдә дә гамьнәре юк, беркемне ишетмиләр, күрмиләр. Күзләр бер ноктада туктап калган. Ә йөзләрендә рәхәт елмаю... Андый чакта Гөлназ гел: «Беләсе иде, нинди сөенече бар икән бу кешенең? Нәрсәне искә төшерә? Берәүнеме, әллә ул берәү әйткән берәр сүзнеме?» – дип уйлый торган иде. Үзен карап барганыңны тоеп, синең якка борылыр да, күзләрегез очрашып, уңайсызланып карашыңны читкә алырга туры килер дип куркасы юк – йөзенә мондый бәхетле елмаю кунган кеше үзен күзәтүләрен барыбер сизмәячәк. Әнә бу юлы да шулай. Гөлназ кайчаннан бирле кызыксынуын яшермичә дә каршыда утырган хатынны күзәтә, ә тегесенең исендә дә юк. 

Утыз биш тирәседер... Артык чибәр дип тә әйтеп булмый үзен, әмма бик сөйкемле күренә. Елмайганда барлыкка килгән мәхәббәт чокырлары шулай сөйкемле итәме соң аны? Әллә күзләреме? Кигән барлык киеме үзенә килешеп тора. Балдагы күренми... Кияүдә түгел, күрәсең. 

Телефон шалтырады. 

Гөлназ да, аның каршында утырган яшь хатын да сискәнеп, бер генә мизгелгә бер-берсенә карадылар. «Телефон тавышы кеше өчен һәрвакыт стресс, мин шуңа да танышларыма бик кирәккәндә генә шалтыратам», – ди Гөлназның бер танышы. Дөрес әйтә ул. 

Каршыдагы хатынның телефоны шалтырый булып чыкты. Үзен эзләүченең кем икәнен күрүгә ул кабат балкып китте. 

– Әйе, чиратта утырам. Кермәдем әле... Беләсеңме, ул яңа гына нәрсә дип язды? «Табибтан чыгуга миңа хәбәр ит», – дип! «Минем хәзер табибка керергә тиешлегемне син кайдан беләсең?» – дим. «Язылдым, дип үзең әйткән идең бит», – ди. Шаккаттым! Ике атна элек әйткән идем бит мин аңа моны! Ничек шуны онытмаган?! 

Менә бәхетле елмаюның сере дә ачылды... 

Бүген атнаның нинди көне әле? Әйе, җомга. Алмаз белән алар соңгы тапкыр якшәмбе көнне сөйләшкәннәр иде. Ял көнне сирәк шалтырата ул – шуңа истә калган. «Базарга иткә чыккан идем», – диде. Үзе генә чыккан булган, димәк. Гөлназ аңа һаман да авырганын да әйтте. «Иртәдән бирле ятып кына торам әле бүген», – дип тә зарланды. Ә ул атна буена бер тапкыр шалтыратып аның хәлен белмәде! Бу вакыт эчендә кеше белән ни булмас?! Бәлки Гөлназның хәле бөтенләй начарлангандыр, аны больницага ук салганнардыр? Аңа, бәлки, нинди дә булса дару кирәктер? Һаман терелә алмыйм, диюен әллә бөтенләй ишетмәгән, әллә ишетеп тә оныткан. 

Кинәт бик күңелсез булып китте... 

Табибтан чыкканда да кәефе юк иде әле аның. 

Аптекадан табиб язган даруларны алгач, бер уңайдан кибеткә дә сугылып чыгарга булды. Бәрәңге тәкәсе пешерермен дип уйлаган иде бит, өйдә каймак беткән иде шикелле. Бер өйгә кергәч, кире чыгып йөрисе килмәс. 

Бәрәңге тәкәсе пешерәм дигәч, Нияз искә төште әле. Ике атна элек шушы кибет төбендә очраштылар алар. Ир үзе танып дәшмәсә, Гөлназ аның яныннан узып та киткән булыр иде, мөгаен. Мәктәпне тәмамлаганны бирле күрмәгәч соң... Үзгәргән, Нияз, үзгәргән... Чын ир-егеткә әйләнгән. Чәчләренә чал да кергән икән инде. 

– Кай арада агарды бу чәчләрең? Хатынның явызы эләккән ахрысы сиңа! – дип көлде Гөлназ. 

Болай әйткәненә мең тапкыр үкенде аннары. 

Ир күз алдында җитдиләнде. 

– Хәсрәт, Гөлназ, хәсрәт агарта ир-атның башын... 

Ике ел элек яман шештән хатыны үлеп киткән икән. Моңарчы читтә – Себердә яшәгән булганнар, аны җирләгәч, балалары белән туган якка күченеп кайтканнар менә. 

– Гафу үтенмә... Син бу хакта берничек белә алмый идең бит. Үлгән артыннан үлеп булмый, калган кеше яши... Кызларның икесе дә берьюлы узган ел кияүгә чыктылар да бөтенләй ялгызым калдым әле менә... Үзең турында сөйлә әле, Гөлназ! Мин бит синең хакта танышлардан белешкән идем... Ә син безнең мәктәп каеннары янында үбешкәнне хәтерлисеңме? 

Хатирәләргә чумып утырырга вакыты юк – Гөлназ ашыга иде. 

– Мин нәрсә... Менә ак майга чыккан идем. Бәрәңге тәкәсе пешермәкче булам... 

Дистә еллар күрешмәгән кешеләр өчен бигрәк зур яңалык булды... Әмма Нияз анысына игътибар итмәде, ул кинәт җанланып китте. 

– Бәрәңге тәкәсе? Чынлапмы? Мең ел ашаган юк инде! Чакырсаң – киләм! 

Гөлназның ни дияргә белми югалып калуын күреп, аннары үзе дә уңайсызланып китте. 

– Шаяртам, билгеле... Шундый чибәр ханым пешергән бәрәңге тәкәсен миннән башка да ашаучылар бардыр... Алай да, телефоннар алышсак, каршы булмассың бит? Бер очрашып сөйләшеп утырасы килә синең белән... 

Йорт башына җиткәч, Гөлназ кире борылып карады – Нияз урыныннан да кузгалмыйча һаман да аның ягына карап басып тора иде. 

Син пешергәнне ашаучы бардыр дидеме әле?.. Күпләр шулай уйлый: хатын-кыз камыр ризыгын кем өчендер генә пешерә дип белә. Гөлназ башка хатын-кызларга охшамаган бугай шул – кәефе булганда да һәм, киресенчә, кәефе бик булмаганда да камырга тотына ул. Кулы камырга кагылуга тынычланып кала. Уйларын тәртипкә саласы булса да, ниндидер карар кабул итәргә җыенганда да камыр куя. Ялгыз хатынның тик торганда камыр пешерергә тотынуын күпләр аңлап та бетерми кайчак. Берүзеңә нәрсәгә мәшәкатьләнәсең, янәсе. Андый чакта көлә генә Гөлназ: «Пешергән ризыкны ашаучы табылмыйча калганы юк әле!» – ди. Йә дүртәүләшеп балалар килеп керә, йә күршеләрнең берәрсе, йә Алмаз... 

Бәрәңге тәкәсен Алмаз ярата. Әллә аның исен йөз чакрымнан да сизә инде ул – килә дә керә. Бүген дә шулай булды. 

Тәкәләрне мичтән алып, үткен пычак белән буйга ярып, өсләренә мул итеп эретелгән ак май салып торганда ишектә кыңгырау шалтырады. 

– Ачкычың бар бит, нигә үзең генә ачып кермисең соң? 

Килгән саен шулай дип әйтеп каршы ала ул аны. 

– Бар, – ди Алмаз һәм кесәсендәге ачкычларны алып, ишек төбендәге көзге алдына куя. Киткәндә кире кесәсенә алып салачак ул аларны, Гөлназ исә ишекне тагын аның артыннан үзе ябып калачак. Гел шулай: ачып та керми, ябып та чыгып китми. «Син өеңә дә кыңгырауга басып кына керәсеңме?» – дип сораганы да булды берсендә Гөлназның. «Юк, нигә алай итим инде», – дип аптыраган иде ир. 

Чәе плитә өстендә кайнап тора иде инде – шунда ук табын янына утырдылар. Алмаз тәкәләрне кайнар килеш ярата. 

Сөйләшмичә, телевизор карый-карый чәй эчтеләр. Дөресрәге, Алмаз карады. Эченә тәмам кереп бетеп. 

– Өеңә кайткач карарсың, – дип, телевизорны бер сүндерергә дип үрелгән дә иде Гөлназ, аннан кире уйлады. 

«Бергә гомер иткән ир белән хатын да яши-яши бер-берсе белән сөйләшмәскә әйләнәләрме?» Бу уен да Гөлназ кычкырып әйтмәде. Барыбер аңламас... 

– Тәкәләрең тагын бармы әле? 

– Бар. Өстимме, ашыйсыңмы? 

– Алып китсәм дигән идем... Дүрт-бишне? Бирерсеңме? Иртәгә эштә җылытып ашыйм мин аларны. 

– Бирәм, билгеле... 

«Хатының үзе пешерсен», – дип кенә әйтәсе иде дә бит... Бәрәңге тәкәсен кызганды дип уйлар тагын. Әйдә, ашасыннар, күп бит әле: Гөлназга да җитә, көндәшенә дә. 

...Алмаз белән бер зур оешманың юбилеенда танышканнар иде алар. Балалар бакчасында гап-гади музыкаль хезмәткәр булып эшләп йөргән чагы иде әле Гөлназның. Туй-мәҗлес алып барырга, каядыр җырларга чакырсалар, ул вакыт берсеннән дә баш тартмый иде. Ялгыз хатынның читтән башка килере юк: иш янына куш ярап куя. Кызын үстерәсе, аякка бастырасы бар бит... Ул көнне җырлап бетергәч, Гөлназны өстәлләрнең берсенә озатып куйдылар. Буш урыннар башка өстәлләрдә дә бар иде, ә аны менә нәкъ шушысына утырттылар. Алмаз белән бер өстәлгә. Язмыш булгандыр инде... Бер чыгыш икенчесен алыштырды – теләсәң дә бу тавыш астында сөйләшеп булмый иде. Ә күзләргә... күзләргә сөйләшер өчен бернәрсә дә комачауламады! 

Алдына китергән ризыкның берсенә дә кагыла алмаган иде ул көнне Гөлназ. Каршыңда синнән бер минутка күзен алмаган шундый ир-ат утырсын да! Ап-ак күлмәктән. Ир-атка ак күлмәк бигрәк килешә... Костюмын салып урындык аркасына элгән. Галстугын бушатып куйган. Балдак урыны буш. «Кимәгән генәдер... Мондый ир-ат ялгыз буламыни?! Бәхетледер моның хатыны...» – дип моңсуланып уйлады Гөлназ. Өлкәнрәк күренә. Ун яшькәдер... Сүз алышырга җай чыкса, бу ирнең үзенә иң элек нәрсә әйтәчәген дә белә Гөлназ. 

– Сез бик матур җырладыгыз! – диячәк ул аңа. 

– Ә сезгә кайсы җырым күбрәк ошады? – дип сораячак Гөлназ. 

– «Якты елга»... 

Һичшиксеез, «Якты елга» диячәк! Ул бит Гөлназның җыры! 

 

Якты елга, әйтче миңа, 

Сагынуга ничек түзәргә? 

Ике якты елга кебек, 

Кушылып яшьлек дустың белән, 

Узсаң иде гомерең буе 

Тормыш дигән олы үзәннән. 

 

– Ә мин җырчы булырга теләгән идем... – диячәк Гөлназ. 

– Ә нигә булмадыгыз? – дип сораячак ул. – Сез бит бик матур җырлыйсыз! Кабатлыйм бугай инде... 

– Озын тарих ул... 

Хәер, нигә җырчы булмау турындагы әлеге «озын тарих»ны бик озын итеп тә сөйләп була, кыска-кыска ике җөмләгә сыйдырып та. Кыскасы – Гөлназга кадәр бик күпләр кабатлаган юл: гашыйк булып, 18 яшендә үк кияүгә чыгып, бала табып куйды да, шуның белән бөтен хыялларын онытырга туры килде аңа. Югары белемне иреннән аерылгач алды – читтән торып укыды. Мең нужа белән... 

Ул кичне алар бер сүз дә алыша алмадылар. Гөлназ аның кайдан, кайсы шәһәрдән икәнлеген түгел, хәтта исемен дә белмичә калды. Ә бит шундый якын булып тоелган иде бу ир-ат аңа, гомер буе белгән кебек. Үзенеке кебек... Юбилейдан кайткач, атна буе моңсуланып йөргән иде ул. Бик якын бер кешесен югалткандай. Дус кызы аптырап: «Ни булды соң сиңа, нигә әйтмисең? Кемнедер югалткан кебек йөрисең», – дигән иде. «Тапмаганны ничек югалтасың?!» – дип әйтеп булмый шул... 

Әле дә күз алдында. 

Җомга көн иде. 

Эш сәгате бетеп, балалар бакчасының капкасыннан чыгуга кемдер: «Гөлназ!» – дип дәште. Борылып караса – Ул! 

Машина утыргычына куйган розаларын алып аңа сузды: 

– Мин Алмаз! 

– Гөлназ... 

– Ә мин беләм! 

Икесе дә көлеп җибәрделәр. 

Бер-береннән бернинди уңайсызлану, кыенсыну, тартыну юк: әйтерсең, аерылышып кына торганнар да, сагынышып кабат күрештеләр менә. 

Ә Алмаз нәкъ шулай диде дә: 

– Сагындым... Атна буе сине сагындым! Ничек эзләп тапканымны сөйләсәм, китап язарга була! 17 яшьлек малай-шалай диярсең... 

Икенче атнада Казанга барып никах укытып кайттылар. Монысы Гөлназның теләге иде. Алмаз каршы килмәде. Ул, гомумән, барысына да риза иде. Хәер, барысына да түгелдер. «Малайлар кечкенә... Аларга әле әти бик кирәк», – дип үзе әйтте бит. Аңлаган кеше аңларлык итеп әйтте. Аны гаиләсеннән аерып алу Гөлназның уенда да юк иде. Әмма: «Килдем... Бөтенләйгә килдем», – дип килеп керсә, кире дә борып чыгармас иде анысы. «Килдем»не Алмаз атна саен диярлек әйтте, ә менә «бөтенләйгә» дигәне ишетелмәде. 

Яшәп киттеләр шулай. Ходай каршында – никахлы, бәндәләр алдында гөнаһлы булып... 

– Тагын килдем! Нишләттең син мине, ә?! Йөз чакрым узып киләм бит яныңа! Йөз чакрым! Җитәкчеләренең башын югалтып гашыйк булганын белсәләр, кул астымда эшләүчеләр ни диярләр иде икән?! 

Бәлки, сизгәннәрдер дә. Бәхетне яшереп буламыни аны?! 

Үкенеч... Беренче елларда Гөлназ аны сизмәде әле. Бик озак сизмәде... Алмазның хатыны белән очрашканнан соң күңелдә баш калкыта башлады бу авыр хис. Бәгырьне телгәли торган хис... 

Ул җитәкләгән музыка мәктәбе бер конкурста җиңгәннән соң, республика газетасыннан килгән журналист аннан интервью алды. Сөйләшә торгач, эштән читкәрәк тә киттеләр. Гөлназның сәяхәт итәргә яратуын белгәч, журналист аңа: «Ә кайсы илләрне күрергә өлгердегез?» – дигән сорауны бирде. Газетада басылган язмага әңгәмәнең бу өлеше дә кергән иде. 

Гөлназ эшкә бик иртә йөри. 

Ул көнне каравылчы: 

– Анда сезне бер хатын көтә, – дигәч, аптырап куйган иде. Бигрәк иртәләгән, йомышы шулай ашыгыч микәнни? 

Кабинеты төбендә көтеп торган хатын аны аягүрә басып каршы алды. 

– Аз гына утырып торыгыз. Хәзер чакырырмын... 

Хатын аның артыннан ук бастырып кабинетка узды. 

– Мин Алмаз хатыны... 

Югыйсә фотолардан күргәне бар иде аны Гөлназ. Күрсә, әллә кайдан таныр кебек иде. Танымады менә. Аның Алмазы белән көн саен бер түшәккә ятучы хатынны танымады... 

Нигә кызганды ул чакта көндәшен Гөлназ, әле дә белми. Чынлап торып кызганды. Өстендә – ун ел элек модадан чыккан тун. Башында – бүрек. Мондый бүрекләрне күптән кимиләр ләбаса. Өйдә утырам дигәч тә... Алмаз акчасыз кеше булса икән. «Ул синең кебек матур киенә белми, киенергә яратмый», – дип әйткәне бар иде, дөрес икән... Күзләре кызарган – төне буе йокламаган, күрәсең. 

– Алмаз нигә синең янга йөри ул? 

«Мин дә аның хәләле булганга», – дип әйтергә теләгән иде дә, кире уйлады. Бу хатынга яраларның яңаларын ясаудан Гөлназга ни файда? 

– Ә сез бу сорауны аның үзенә биреп карагыз! 

Хатын бер мәлгә югалып калды. 

Ул, күрәсең, башка җавап ишетермен дип уйлап килгән булгандыр. 

Сумкасыннан бер бит кәгазь алып, Гөлназга сузды. 

– Нәрсә бу? 

– Син безгә шуның кадәр акча тиеш... Мин санаттым... Менә шуның кадәр чыкты. Ул сәяхәтләргә безнең акчага йөргән бит инде син... 

Аңлашылды... Газетада чыккан теге язманы укыганнан соң килгән икән бу. Иренең ике шәһәр арасын таптавын, ниһаять, белгән. Кемдер «күзен ачтымы» икән соң? Алмаз кайчак: «Ә аңа барыбер бугай... Эчендә җаны булган кеше моңарчы сизәр иде», – дип әйткәли иде. 

Алар тыныч кына аерылыштылар. 

– Борчылмагыз, мин ял иткәннән сезнең гаилә бюджеты зыян күрми. Үз акчама йөрим. Кайберәүләрдән аермалы буларак, мин көн-төн эшлим! 

Хатынның бу сүзгә җавабы юк иде. 

Унбиш ел эчендә алар ике тапкыр гына бергә ял иттеләр. Шул вакытта гына путевка өчен Алмаз икесенә дә үзе түләгән иде. Хәер, булышмады дип әйтә алмый, булышты ул аңа. Фатир да алышты, машина да. Әмма улларының авызыннан өзеп түгел! Күпме хезмәт хакы алып эшләгәнен хатынына әйтмәсә дә, аңардан яшермәде.   

Кочагы белән үкенеч калдырып китте көндәше Гөлназга. Моңарчы ул Алмазны үзенеке дип санап йөри иде. Юк икән... Шул үкенеч ике арага киртә булып ятты да инде. Һәм ул көннән-көн зурая бара, зурая бара... 

Гөлназ табынны җыештырган арада, Алмаз залга кереп телевизор кабызды. Ул арада диванга ятып йоклап та киткән. 

Күңелне тагын теге үкенеч телеп үтте: «Шушы кешене «минеке» дип уйлап унбиш ел гомер узган! Үз-үземне алдау булган лабаса!» 

– Алмаз, кузгал, көтәләрдер... 

Ул аны гел ишек төбендә генә озатып кала – урамга ук чыкмый. 

– Тәкәләрне онытма... 

– Боларны ничә сумга сатып алдым дияргә була икән? 

Хәйләли белми инде ир-ат. «Эштә ашыйм», – ди бит әле. Иртәгә шимбә икәнне дә оныткан. 

– Анысын булса да, үзең уйлап тап инде! 

Гөлназ бер кулы белән көзге алдында яткан ачкычларга таянды. Һәм кулын алардан алмады. Алмаз аяк киеме кигән арада әллә ничә тапкыр ачкычларга күз төшерде. Нидер әйтергә дә талпынды. Әйтмәде. Сүзсез генә аңлаштылар. Нәкъ беренче очрашудагы кебек. 

– Алмаз... 

Ишек тоткасына үрелгән ир кире борылып аңа карады. 

– Синең бит миңа бөтенләйгә килергә мөмкинлегең бар иде. Улларың үскәч, алар өйләнгәч... Яратмадың дия алмыйм, яраттың бит син мине... Нигә килмәдең? 

Ир, әйтергәме, юкмы дип бер мәл уйланып торды, аннан тәвәккәлләде: 

– Син көчле, Гөлназ... Үзең генә дә тормышны алып бара аласың. Ә ул юк... 

Ишек ябылды. Хушлашмадылар... Нигәдер икесе дә хушлашырга кирәк дип санамады. 

Гөлназ телефонга үрелде. 

– Нияз, хәерле кичләр! Әйе, мин... Бәрәңге тәкәсе пешердем... Әле кайнарлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алмаш табылмаган булса,эле хаман йорер иде шул Алмазы белэн,молодец!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әле Алмаз көчле булып карасын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йөргәннәргә берсе китсә икенчесе табылып тора . "Кеше яры бурычка алган акча күк, кайчан да бер кире кайтарасы була" дигән берәу. Кире кайтарды- эше бетте!?

        • аватар Без имени

          0

          0

          фатир, машина алырга булышкан. ә үзен теге икенче хатын, беренче гаилә бюджетына зыян салмадым, ди. Гаҗәп икән.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рәхмәт бик зур. Иҗат чишмәсе саекмасын. Бик ошады

            Хәзер укыйлар