Логотип
Проза

Кемдер мохтаҗ безгә һәм кирәкбез кемгәдер...

 
Әлфия Шәйхлисламова

(нәсер) 

   Яңгыр ява. Шыбыр, шыбыр... Октябрь аенда аның шулай шыбырдавы, бәлки, гаҗәп тә түгелдер. Ләкин күк  күкрәп, яшен яшьнәве, җәйдәгечә койма яңгыр – сирәгрәк очрый торган табигать күренеше. Күңелдәге хисләрнең ташып түгелүе кебегрәк...  

   Табигать белән кеше язмышларын шулай янәшә куярга гадәтләнгән Люзия. Менә айдан артык инде ул телефоннан берәү белән серләшә. Смс-хатлардан да шундый җылылык бөркелер икән! Иртәннән кичкә кадәр бер генә дә күрмәгән кеше турында уйлый,  борчыла... 

   Ул да шулай кебек. Хат язышмаган бер генә көннәре дә юк. Икесе дә ялгыз, ләкин танышканнан бирле ялгызлык алай ук җаннарын телгәләми сыман. Ә шулай да бу халәтне мотлак тикшереп карау кирәк иде. Нинди җеп бәйләп тота соң араларны? Шулай тоела гынамы? Әллә дөрестән дә аерым кешеләр арасында бер-берләрен сизү дигән тойгы буламы, я ул туамы?  

   Бер айлап язышканнан соң, очраштылар алар. Рәмзил үзе килде. Татарстанда яши ул. Бу вакытта машинасы ватылган булса да. Автобуслар йөреп тора бит хәзер. Ниндиен телисең! Очрашу бик җылы үтсә дә, мөнәсәбәтнең дәвамы булмас сыман аерылыштылар. Тагын һәркем үз дөньясына кереп бикләнде. Әллә ара ерак булганга, тиз генә яңадан очраша алмаганга шулай булды, белмәссең. Люзия Рәмзилне бик тә ошатты. Назлы, үзенә дәшүчән, моңлы-зарлы күз карашын оныта алмады.  Ул хисле кеше, Рәмзилнең үзенә карата битараф булуы аны сагайтса да, күңеле моны барыбер кабул итмәде. Ир кешенең, үз хисләренә тулысынча ышанмый торып, хатын-кызны янына якын җибәрмәве турында аның ишеткәне бар иде...  

 - Бер-беребезне онытырга тиешбез, - диде Рәмзил.  

 - Ни өчен? – дип кенә сорый алды Люзия. 

 - Бергә була алмаган өчен, - дип җаваплады ир заты. 

   Люзиянең башына сыймады: ни өчен бергә булырга ярамый соң аларга? Икесе дә япа-ялгыз түгелме соң? Бу сорауга җавапны үзе дә бик яхшы белсә дә, бу хактагы уйларын мең кат әйләндерде дә, тулгандырды аңында. Күңел белән акыл, баш белән йөрәк берәр заман бер дулкында булсалар иде! 

   Һәркемнең үз дөньясы, үз тормышы булганга сылтанып, араны өзәргә тиешлекләре тынгы бирмәде. Язышу һаман да дәвам итте бит. Соңга табан тагын якынаеп киткән сыман да тоелдылар әле. Бәлки, андый җылылык башка беркайчан да табылмас? Яшь бара бит! Бик-бик карт, ялгыз калган мизгелләрдә шушы артта калган минутларны уйлап, сагышландырмасмы ул?  Кайчандыр үз-үзеңә уңайлыклар эзләп, дөньяга карашыңнан тайпылмас өчен генә гап-гади хисләрдән колак кагуың өчен газаплы үкенү хисе кичермәсләрме? Тәнең, җаның теләгәнне күңелеңнән этеп чыгару, йолкып алып  ташлау дөресме?  

 ... Ял көне җитү белән, Рәмзил шәһәрдән 60 чакрым ераклыкта урнашкан авылына ашкына. 97 яшен тутырган әнисе янына.Ул, билгеле, йортында берүзе яшәми. Күрше авылдагы кызында гомер итә. Һәр атнаны улын көтә карчык. Рәмзил аны, машинасына утыртып, туган йортына алып кайта. Ике-өч көн өендә яши әби. Елдан-ел, көннән-көн авырлаша бара аңа. Атлавы да, ике таякка таянып, көч-хәл белән. “Улым, җитәр инде, туктыйк болай йөрүдән, сиңа да, ялгызыңа, авыр, мин дә бик арый башладым”, - ди Әминә карчык.  “Ярый, әни, сиңа читен икән, шулай итәрбез”, - ди улы. Ләкин икенче атнада тагын да шулай кабатлана. Йортларында ут алына, учак кабына. Атна аралаш тагын бер сеңлесе кайта, бергә булу минутларын шатланышып кичерә алар. Авырсыну бөтенләе белән юк! Әни янында шундый да рәхәт, күңелдәге бар борчылулар онытыла сыман. Рәмзил үз күзләре белән әнисенең үзендә мохтаҗ булуын күреп тора. Гомеренең соңгы мизгелләрендә үз йортында буласы килүе әнисендә шулкадәр көчле, бернинди авыртыну да, кыенлык та туктатмас сыман. Балаларының “әни” дип өзелеп торуын, күзләрендәге яшьләрен күрсәтми, көне буе күзәтеп тора. Алар ишек алдындагы эшләренә чыгып киткәч, тәрәзәдән сиздерми генә карап утыра, тын гына елап та ала. Өй тирәсендәге вак-төяк эшләрне эшләп тә куярга тырыша әле.  

 - Әни, әллә елап беткәнсең инде? – дип сорады кызы, чәй табыны әзерләп, бергәләп өстәл тирәли җыелгач. – Берәр нәрсә борчымыймы соң үзеңне? 

- Юк, юк, кызым, улым, рәхмәт сезгә! Әтиегезнең фотосурәте белән сөйләшеп утырдым әле. Синнән туган балалар бигрәк яхшы кешеләр булды, дидем. Ишеттеме икән? 

   Инде үзләре дә олыгаеп барган балаларының күзенә яшь тыгылганын аңлады әниләре. Озак кына сөйләшми, үз уйларына батып утырдылар да, бер мәлгә таралыштылар.  

   ...Әминә карчык яшь чакларын хәтерендә яңартырга тырыша. Сугыш чорында тракторчы булуын, бар авырлыкларны авыл белән күтәрүләрен кыенлык белән генә исенә төшерә. Күп нәрсәләр хәтердән җуела, элегрәк шулай җыелганда балаларына, оныкларына яшьлеге турында җентекләп сөйләсә, хәзер елдан-ел болар бар да томан эчендә югала бара.    

   Ә Рәмзил йорт тирәсендәге эшләрен көйли-җайлый да, урманына юл ала. Көз дип тә тормый, кыш та дими. Бәрәңге бакчасы белән урман арасында кайчандыр юкәләр утырткан иде ул. Һәрберсен су сибеп, төпләрен йомшартып, кадерләп үстерде. Хәзер алар зур агачлар булып, ике урман бергә кушылды. Башка агачларны үтеп, үз “биләмәсе”нә барып кергәндә дә, аннан чыкканда да ул үз йортына кайткандагы хисләрне кичерә. Рәхәт тә, тын алуы да җиңел аңа анда! Кечкенә чагында ук үз аланын булдыру турындагы хыялы бар иде Рәмзилнең. Бер генә агач түгел, урман! Кайдан тугандыр бу хыял? Балачактан “Робинзон Крузо маҗаралары” китабын укып үскән малайның күзаллавы китереп бастыргандырмы, ләкин ул алан бүгенге көндә чынында да бар. Уй-сагышын баса торган урын бу. Тынычландыру, тормыш ыгы-зыгысының киеренкелеген җую көченә ия бу җир. Сабый чактан үз иткән, гомере буе шәһәрдә яшәсә дә, һәр вакытта үзенә тарткан туган як – кадерле төбәк. Менә тагын бүген моннан китәргә кирәк. Эшенә ашыга. 

...Люзия дә ял саен үз авылына юнәлә. Аны да, зарыгып, әнисе көтә. Рәмзил әнисе белән чагыштырганда, күпкә яшь әле ул. 82се тулды, кыш аенда. Үзен-үзе карый алса да, атна саен урарга кирәк. Авылда кышын да эш бетәсе түгел бит. Барын да җайга саласы, үзе дә әнисе янында онытыласы килеп кайта ул. Әлегә аның янында гына яшәми, чөнки шәһәрдә үз эше, үз мәшакәтьләре.   

   Шулай йөри торгач, көз үтеп, кыш булды. Бар дөнья ап-ак карга төренде. Сихри аклык – гүзәллек кеше күңелләрендәге сафлыкны хәтерләтә.  Яңа ел җитте. Иртәгә 31 декабрь дигән ыгы-зыгылы көнне Рәмзил күңелендә ниндидер аңлата алмаслык бушлык тойгандай булды. Ялгызлык әллә ничек йөрәген чеметтереп, авырттырып алды. Бер мәлгә үзен кайда куярга белмәгән сыман иде ул. Балалар башка шәһәрдә, һәркемнең үз тормышы, үз көн  күреше. Кич буе ни өчен борчылганын аңлый алмый газапланды да, иртән биштән торып, юлга чыкты. Әнисе – Әминә карчык өзелепләр көтә аны. Телефоннан кичтән инде ул һәр көн әйтә торган сүзен кабатлады. “Улым, өйлән инде. Алып кайт берәрсен. Ялгыз калма”, - диде.  Рәмзиле күзенә күренеп, йортына алып кергәч кенә тынычланып калды ул. Гомер иткән йортындагы бар әйберсен тоныкланып беткән күзләре белән карап-барлап чыкканннан соң, караватында татлы йокыга талды. Кич буе мәш килделәр! Пешеренделәр, җыештырындылар, мунча керделәр. 

   Сеңлесе Гөлфинә дә кайткан иде. Иртә таңнан торганга, йөреп арыганга, Рәмзил үзе дә, сәгать 12 сукканны да көтми, йокыга чумды. Башкалар аңардан башка да яши ала, ә әнисенә ул әлегә бик тә кирәк. Башкача яшәү әлегә мәгънәсез тоелды аңа. Урамдагы салют тавышына гына сискәнеп уянып китте. 

...Люзия дә әнисе белән. Аны хөрмәтли, тәрбия итә. Кайчандыр әнисе Вәсимә нәни кызын караган кебек. 27 яшендә тол калганнан соң, ике баласы дип яшәде бит ул. Башка кешегә кияүгә чыкса, күз нурларын кыерсытыр сыман тоелды аңа. Чит кеше аларны түгел, нәкъ үзе газизләрен рәнҗешләргә салган кебек! Бәлки, балаңа нинди тәрбия бирәсең, үзең аңардан шундыйны ук аласыңдыр да?  

  Аннан бит әлегә Люзия дә көчкә йөргән әнисен, балаларын, “нәнәй” дип өзелеп торган оныгын ташлап, чит җирләргә китә алмаячак.  Ничек кенә Рәмзилгә күңеле белән тартылса да... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик монсу, укырга авыр! Ничэ бэхетсез кеше... Бергэ булалмыйлар, кон кебек ачык... Рэмзилнен хатыны булган бит... Анын турында язылмаган....

    Хәзер укыйлар