Логотип
Проза

Казан Пигмалионы, яки ничек матур булырга? № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=5289

Эшенә ияләшә төшеп, кайтуына ук урынга аумый башлагач, Альберт Нуриевич Ләйсәнгә имтиханнарга әзерләнү бурычын куйды. Программага карап, мәҗбүри әдәбият исемлеге төзеде һәм һәр көнне аны укырга мәҗбүр итте. Алданырга җай булмасын өчен, ватылган телевизорын да ремонтка тапшырмады. Эштән кайткач (бер ярым ставкага эшләгәч, ул Ләйсәннән соңрак кайта иде), Альберт Нуриевич һәр көн сеңлесенә кечкенә имтихан оештыра, кайчакта үзара кызыклы бәхәсләр дә булып ала. Кара әле, дип уйлый Ләйсән, минем абый әдәбият укытучымнан күп тапкыр белемлерәк түгелме соң? Элек мин китап та укый белмәгәнмен ләбаса — сюжетына гына ияреп барганмын. Автор фикерләре, аның кешеләр, тормыш турындагы уйланулары игътибарымнан гел читтә калган икән, бит...

Мәскәүгә гыйнвар аенда гына юлга кузгалдылар. Дөрес, Альберт Нуриевич алдан ике тапкыр матурлык институтына барып, чиратка баскан, күпмедер акча да түләп куйган иде. Сеңлесенең фотосын күрсәтеп, белгечләр белән киңәшкәч, алар аңа яхшы нәтиҗә вәгъдә иттеләр. Тик менә... машинага җыя башлаган акчасы гына җитмәячәген белгәч, эсселе-суыклы булып китте. Әмма артка юл юк, кызны ышандырган икән — калган акчаны һичьюгы бурычка да табар!

...Ләйсәнгә компьютер экраныннан туры, матур борынлы, классик озынча йөзле, түгәрәк иякле сөйкемле кыз карап тора. Кара күзләре дә шундый мәгънәле... Мода журналы тышлыгыннан төшкән, диярсең. Ләйсән шундый булачакмы? Әйе, моның өчен берни дә кызганыч түгел! Оператор, ракурсны үзгәртеп, әлеге йөзне анфастан, профильдән, кайбер детальләрен зурайтып күрсәтте. Каян киметергә, кая өстәргә туры киләчәген аңлатты. Ләкин түзәргә кирәк булыр — авыртыр да, уңайсыз да тоелыр, диде. Үз вакытында килгән өчен мактап та куйды. Юкса, картайгач кына килеләр дә — авырту да көчлерәк була, нәрсәнедер тулысынча үзгәртүе дә кыенлаша икән...

Ләйсән барысына да риза иде. Әмма Альберт Нуриевич сеңлесенең сөенеченә кушылырга ашыкмады:
— Гомумән алганда, әйбәт, — диде ул. — Ләкин ул кадәр акча түләгәч, без дә үз теләкләребезне әйтергә тиештер инде. Бик матур, әмма стандарт, европалаштырылган вариант. Кешенең шәхси үзенчәлеген дә саклап калырга кирәк. Ләйсән —татар кызы, димәк, аңарда ниндидер шәрык төсмерләре булсын. Әйтик, күз почмакларын бераз тартып, кыйгачрак итеп булмыймы?..
Операторга бу фикер ошады һәм ул кызга шунда ук яшь тал яфрагы рәвешендә “мисырча” күзләр ясап куйды. Күзләр артыннан башка үзгәрешләр пәйда булды — борынны “грекча” ук туп-туры итмәделәр, элеккесеннән нык аерылмасын өчен, сизелер-сизелмәс бөкресе дә калсын. Ияге дә йомшак кына түгәрәкләнде.

Дөресен әйткәндә, Ләйсәннең үзен беренче сурәт ныграк җәлеп иткән иде, ләкин ул карышып маташмады. Мөгаен, читтән яхшырак күренәдер. Әнә бит, ничек кызып-кызып тикшерәләр. Аннары, компьютердагы рәсем—бер хәл, ә чынбарлыкта ни буласын бер Алла гына белә!
Операцияне өлешләп-өлешләп берничә көн дәвамында ясадылар. Ринопластика, ягъни борын формасын үзгәртү, беренче чиратка куелды. Гомуми наркоз астында бер сәгатьтән артыкка сузылды ул операция. Хирургның тирене берничә урыннан кисеп, тукыма катламнарын араларга һәм борын очындагы кимерчәкнең бер өлешен алып ташларга тиешлеген Ләйсән алдан ук белә иде. Аннары ул, сөякләрне бераз күчереп, нәфисрәк борын ясаячак. Тик Ләйсән операция вакытында берни дә сизмәде. Сызланулар соңыннан, наркоздан айныгач килә икән. Төне буена керфек какмый чыкты Ләйсән.

Ярасын сүтеп бәйләгәндә, көзгегә күз салса - коты очты: борыны зәңгәрләнеп шешкән, бәрәңге кебек булган! Мендәренә капланып елап та алды. Ярый әле, палатадашлары — өлкәнрәк ханымнар юатты үзен. Бөтен кешенеке дә шулай була, диделәр. Хирург операция уңышлы чыкты, диде ләбаса.

Бераздан шеш кайтты, зәңгәрлеге дә бетте, җөйләре дә сизелер-сизелмөс кенә калды. Аннары, шулай ук тирене кисеп, күзләрен “ачтыра” һәм озайта төштеләр. Берничә көн күзен бәйләп йөрергә, ашаганда да кармаланып ашарга туры килде...

Менә, ниһаять, ияккә дә чират җитте. Монысы алай ук кыен булмады. Тире астына алдан ук әзерләнгән силикон имплантантны гына тегеп куйдылар. Башта иреннәрне көзән җыерып, тире астында ят әйбер комачаулап торды торуын. Ияк әле сызлады, әле кычытты. Әмма Ләйсән барысына да батырларча түзәргә тырышты.

Мәскәүдә озак ятудан да мәгънә юк — институт клиникасындагы һәр көн өчен әллә никадәр акча түләргә кирәк. Операция җөйләрен алуга, Альберт Нуриевич Ләйсәнне Казанга алып кайтып китте.
Берничә көн ял иткәч, Ләйсән шәһәр буйлап йөреп кайтырга уйлады. Бер уңайдан, эшеннән документларын алырга булды. Имтиханнарга берничә генә ай калып бара — әзерләнергә кирәк. Әмма үзара дуслашырга да өлгергән сәркатип кыз Ләйсәнне танымады:
— Бик шикле әле бу. Ләйсәнне яхшы беләм мин. Нишләп аның документлары сезгә? Менә бит ул нинди! — һәм ул паспорттагы озын борынлы, чепи күзле сурәткә төртеп күрсәтте. Барысын да сөйләп күрсәтми чара калмады.
— Китче! — дип шаккатты сәркатип кыз. — Башыма да китерә алмас идем. Син бит Голливуд йолдызына әверелгәнсең!
Яңа хәбәр яшен тизлеге белән бөтен төзелеш участогына таралды. Буяучы, штукатур, обойчы кызлар һәммәсе йөгереп килеп җитеп, “Бурда моден” тышлыгын караган шикелле, Ләйсәнне әйләндереп-әйләндереп карарга тотындылар. Колак өсте тирәсенә яшерелгән җөйләрне капшап карадылар.
— Чып-чын патша кызы булгансың! Кино йолдызы! Бездәге егетләр чүп инде хәзер сиңа! Берәр текәрәкне эләктерерсең...
— Кара аны, Багам утрауларында вилласы да булсын! Булгач-булгач, чит ил егетен сайла! Әнә, Америкада миллионерлар күп, ди...
Яңа йөзенә Ләйсән үзе дә тиз генә ияләшә алмады. Көзгегә күзе төшә дә “дерт” итеп китә: кем ул? Кай ягы беләндер Марина Мнишекны хәтерләтә — тарих дәреслегендә шундый бер портрет бар иде. Бер сүз белән әйткәндә — самозванка. Очрашканда, элекке танышлары да танымады. Башкалар турында ни әйтәсең — операциядән соң кызын күрергә килгән әнисе дә үз күзләренә үзе ышанмыйча торды, ахырда: “Синең яшьтә мин дә нәкъ шундый идем! — дигән нәтиҗә чыгарды. — Минем арттан егетләр калмый йөри иде”.

Кайчакта Ләйсән шиккә төшә: кирәк булды микән аңа табигать биргәнне шушы кадәр үзгәртү? Элек бер кеше иде — хәзер икенче. Алайга калса, ник ярамасын, ди, әле? Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп ята алмыйбыз дип әйткән бит кемдер. Табигать ясаган хатаны төзәтергә мөмкиндер ләбаса. Хәер, бу хакта уйланырга соң инде. Эшләнәсе эшләнгән, буласы булган. Артка юл юк...
Өстәвенә, Альберт Нуриевич бу хәлне эшнең башы гына дип саный, алда — башланмаган эшләр көтеп тора. Косметикадан файдаланырга, макияж ясарга, киенергә өйрәнергә кирәк, ди. Ә иң мөһиме—эчке зыялылык, рухи дөньяңны баету.
— Борын рәвеше — иң мөһиме түгел. Иң мөһиме — җан рәвеше. Нәкъ менә шул, кешенең чын йөзен ачып, аның тышкы йөзен билгели дә инде, — дияргә ярата ул.
— Бәлки, җитәрдер, ә? — дип карыша Ләйсән кыяр-кыймас. — Мин монысы турында да хыяллана да алмый идем бит. Күпме кыенлыкларга түздем. Минем әби, мәетне озак юсаң, ни... газ чыгара, дия торган иде...
— Ярар, ярар, зарланма. Түз, казак, атаман булырсың. Уз алдыңа максат куйгансың икән, ахыргача җиткерергә инде аны. Кара әле миңа, Пигмалионга охшаганмынмы?
— Нинди Пигме... Пигмейлион... — таныш түгел сүзне Ләйсән тотлыга-тотлыга кабатлады. — Сез шундый озын буйлы, киң җилкәле!..
Альберт Нуриевич кычкырып көлеп җибәрде:
— Син нәрсә, Пигмалион турындагы мифны белмисеңмени? Ә үзең филолог булырга җыенасың!
Һәм ул кызга гүзәл Галатея сынын койган һәм үзе шуңа гашыйк булган грек сынчысы турында сөйләп бирде. Ул аны шулкадәр көчле яраткан ки, салкын мәрмәргә җан кереп, тере кызга әверелгән. Ләйсән аның сөйләгәнен исе китеп тыңлап торды, әйтерсең лә, ул үзенә Галатея маскасын үлчәп карый иде...

Альберт Нуриевичның ерак район сырхауханәсеннән командировкадан кайтып килеше. Анда чакта да сеңлесе турындагы уйлар башыннан чыкмады. Күпме укырга, күпме һавада йөрергә, нинди процедуралар ясарга кирәклеген колагына киртләп киткән иде китүен. Нишләгәндер бит... Ләйсәннең тизрәк “дөньяга” чыгарга омтылуын, үзенең гүзәллегенә тагын бер кат ышанырга телөвен чамалый инде ул, чамалый...

Үз йорты янына килеп җиткәнче үк, ул анда кып-кызыл плащлы ясалма блондинканы һәм янәшәсендә ике кара чутыр Кавказ кешесен күреп алды. Тегеләре кызның юлына аркылы төшкән, үтеп китәргә бирмиләр. Башта берәр җиңел холыклы кыздыр дигән фикер йөгереп узды. Яхшылап караса... Тукта, Ләйсән ләбаса бу!

Альберт Нуриевич, чабып килеп җитте дә, “кара чутыр”ларны этеп җибәреп, Ләйсәнне өйгә алып кереп китте. Ишекне ачкач, кызга чишенергә дә бирмичә, таләпчән карашы белән баштанаяк күз йөртеп чыкты:
—   Акрын гына кайтам, берәүгә дә тимим. Кинәт... ялгыш күремме дип торам... Бер җилбәзәк дисәм, син!
—   Үзләре бәйләнде, мин гаеплеме?
—   Гаепле! Кызыл плащ, ап-ак чәч—водород перекисе белән агарттыңмы? Мондый кыяфәт алар өчен үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек.
—   Дус кызымнан алып тордым, ярамыймыни? Озакламый имтихан тапшырасы, үзем теләгәнчә йөри алмыйммы? Үз чәчем лә...
—   Ә килешү? Килешүгә кул куйдыңмы?.. Мин каршы түгел анысы. Нишләп әле үзеңә салам чәч килешә дип уйлыйсың? Киресенчә, ул сиңа ниндидер йөгәнсез кыяфәт кертә.
—   Булсын! Кеше акылы белән күпме яшәргә мөмкин?
—   Әйттем бит мин сиңа,—Альберт Нуриевич, ачуын басарга тырышып, ишекле-түрле йөренә башлады, — Гүзәл Нәгыймовна белән таныштырам үзеңне, дидем. Ул—артистка, нәрсәне-нәрсәне, ә грим белән макияжның ни икәнен белә... Кашыңны төзәттең, керфегеңне буядың да — күз явын алдым, дип уйлыйсыңмы?
“Бик кирәк иде синең артисткаң!” — дип әйтәсе бик килсә дә, тыелып калды Ләйсән. Ачуы килгәндә, Альберт Нуриевич белән бәхәсләшмәвең хәерле...

Икенче көнне Альберт Нуриевич аны дус артисткасы янына алып китте. Театрның арткы ишегеннән керделәр дә, караңгы коридорлар буйлап үтеп, грим бүлмәсенә үттеләр. Тар гына чалбар һәм җылы йон кофта кигән, бизәнмәгән Гүзәл Нәгыймовна нәкъ менә үз өендәге хуҗабикө кебек. Әле генә роль ятлавын онытып, аларны күрүгә яктырып сәлам бирде:
—   Күптән көтәм! Әйдәгез, үз өегездәге кебек булыгыз!
Ләйсәннең тартынып, кыенсынып утыруын күргәч, ул
Альберт Нуриевич белән сөйләшүгә күчте. Табиб ярдәменә мохтаҗ булган якын танышларын искә төшерде. Алар кабул итү көннәре турында килешкән арада Ләйсән бүлмәне күзәтте.

Кызык иде монда... Стеналарда — республиканың халык артисткасы Гүзәл Нәгыймовна уйнаган спектакль афишалары... Төрле рольләрдәге күпсанлы фоторәсемнәр... Ул аларда чынбарлыктагыдан шактый яшь, матур күренә. Аның каравы, чынбарлыкта — гадирәк, сөйкемлерәк. Иңсәләрдә — театр костюмнары, озын итәкле күлмәкләр эленеп тора. Почмактагы өстәлгә дә төрле камзул, җилпәзә, сумка, каурыйлы эшләпә кебек әйберләр өелгән. Көзге алдындагы вазаларда шиңә төшкән чәчәк бәйләмнәре. Тагын монда ниндидер серле, сәхнә арты исе бар — җилем, пудра, грим һәм тузан исләре катнашмасы бугай.
Гүзәл Нәгыймовна Альберт Нуриевичны озатып җибәрде дә Ләйсән янына килеп утырды. Гаиләсе, мәктәбе, ниләр белән кызыксынуы турында сорашты. Операциягә тәвәккәлләве өчен мактап та куйды.
—   Ким дигәндә, ун хатын-кызның берсенә пластик операция таләп ителә. Әмма һәркем аңа җөрьәт итә алмый. Акча юклыктан гына да түгел — билгесезлектөн куркалар...
Аннары ул Ләйсәнгә үзенең дә бит тиресен тарттыруын әйтте, чәч төпләрендәге беленер-беленмәс  җөйләрне күрсәтте.
—   Нишлисең, гомер үткән саен, тире дә картая, йомшый, — диде ул.

Ләйсән чын-чынлап гаҗәпләнде; театр күгендә якты йолдыз булган чибәр хатын-кыз да пластик операция ясатсын әле! Шуны белү кызны артисткага якынайтып җибәргәндәй булды. Ләйсәннең чәчен буявын да гаепләмәде бит әле ул:
—   Һәр хатын-кыз үзе теләгәнчә йөрергә хаклы, — диде. — Ир-ат шуны аңламый. Ялгышса да, ялгышуына ул үз тәҗрибәсендә инанырга тиеш.
Тик шул ук вакытта ул аны хупламады да:
—   Беләсеңме, синең күзләрең кара... Зәңгәр яисә соры булса, аксыл-сары чәч сиңа килешер иде. Өстәвенә, водород перекисе чәчне корыта, сынучан итә. Нигә вакытыннан алда чәчеңне бозарга? Ярар, анысы турында соңыннан сөйләшербез. Ә хәзергә, үзең ялыкканчы, йөр шулай.
Аннары ул эшне каштан башларга тәкъдим итте. Ләйсәнне көзге каршындагы кәнәфигә утыртып, игътибар белән карады:
— Буямасаң да, кашларың кара һәм куе. Тик бераз калынрак һәм турырак кына. Ирләрчә каш. Ләкин зарарлы түгел, чөнки аны үзең теләгәнчә үзгәртергә була.

Ул, Ләйсәннең йөзенә грим салып, күмер карандаш белән каш ясарга кереште.
— Менә болай — сындырып куелгандай итеп ясарга була. Яки дугасыман сызып, нечкәртеп... Сиңа кайсы ошый?
Дуга рәвешендөгесенә тукталдылар. Анысының да үз тәртипләре бар икән:
— Ә беләсеңме, кашлар, кешенең йөзе кебек үк, төгәл симметрияле булырга тиеш түгел. Андый чакта ниндидер механик дөреслек, салкынлык пөйда була. Бер кашың бераз гына күтәренкерәк, башкачарак бөгелгәндәй тоелса — матур... Кара әле! Ошыймы?
— Әлбәттә!
Гүзәл Нәгыймовна сәгатенә карап алды да:
— Ой, мин соңарам бугай! — Эскәкне Ләйсән кулына тоттырды. — Үзеңә бүләк итәм, ал! Репетициягә соңга калсам, режиссер кирәкне бирер, йөгердем!..

Ләйсән көн саен диярлек Гүзәл Нәгыймовна янына кереп йөрергә гадәтләнде. Артистка апасы аны тушь, сөрмә, кершән, карандаш кебек косметик әйберләрдән файдаланырга өйрәтте. Иреннәрнең төсе һәм рәвеше, маникюр, йөз төсенә карап кершән сайлау турында да озаклап сөйләштеләр. Хәтта елмаерга да өйрәнергә кирәк икән!
— Син бик тыйнак, оялчан елмаясың. Хәтта куркыбрак та әле. Әйтерсең лә, үзеңнән көләчәкләренә әзерләнеп торасың шикелле, — диде Гүзәл Нәгыймовна. — Ә синең елмаюың, киресенчә, карагыз миңа, мин шундый матур, сөйкемле, дип кычкырып торырга тиеш. Әйе, әйе. Ләкин — оятсыз түгел. Үзеңне ничек бәяләсәң, сиңа кешеләр дә шулай караячак.

Үзенең вакыты булмаганда, Гүзәл Нәгыймовна Ләйсәнне гримерлар янында калдыра. Һәм алар кызга рәхәтләнеп үз һөнәрләренең серләрен төшендерәләр. Хәтта кайбер яшь артистларны бизөндерергә дө рөхсәт итәләр...
Тагын бер айдан Ләйсәннең кыяфәтен ясау төгәлләнде дияргә була. Бу вакытта инде ул сары бөдрә чәчләрнең үзенә килешмәгәнен дә аңлаган иде. Аның стиле түгел икән... Ә менә очлары бераз гына дулкынланып торган туры кара чәч аны бөтенләй башкача күрсәтә. Бераз гына бакырсыман кызгылт төсмере дә булса...

Киемдә дә үз стилеңне булдырырга кирәк иде. Дөресен әйткәндә, монысына вакыты да, акчасы да калмады инде аның. Шуңа күрә Ләйсән студентларча җайлы гына киенеп йөрергә булды: джинс чалбар, майка, кроссовка. Бәхетенә, җәе дә эссе булып чыкты, әлеге кием стиле аның зифа буена, яшьлегенә шулкадәр килешә иде!

Бу юлы Ләйсән керү имтиханнарында да үзен иркен, ышанычлы тотты. Дулкынланса да, куркып калтыранмады. Белеме дә шактый ныклы, тирән иде инде. Еш кына ул үзен бөтенләй башка кеше итеп, яңадан тугандай хис итә. Студентларның гына түгел, кайбер укытучыларның да үзенә сокланып каравын сизә. Хатын-кызларның да карашы бүтән — элеккечә кызганып түгел, көнләшеп карыйлар аңа хәзер. Кыскасы, барлык имтиханнарны бик яхшы билгесенә тапшырып, университетка бер кыенлыксыз укырга керде ул.

Менә инде алты ел узып киткән. Ләйсән—телевидениедә популяр алып баручы, зәңгәр экран йолдызы. Көн саен аңа мәхәббәт аңлатып хатлар язалар. Чәчәкләр, тартмалы конфетлар китерәләр. Тышкы ишек төбендә көтеп торучылар да бар. Ләйсән аларга, көндәлек ыгы-зыгы итеп, тыныч кына карый. Аның менә дигән ире бар — үзе белән бергә эшләүче яшь телережиссер. Кызлары балалар бакчасының уртанчы төркеменә күчте. Соклангыч гүзәл телейолдызның кайчандыр мескен кыяфәтле ямьсез яшүсмер чагын хәтерләгән кешеләр — миллионлы шәһәр халкы арасында бары берничә генә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур экият.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер мэгнэсен анламадым бу язманын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мэгьнэсез экият

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик файдала язма, яшь кызлар очен бигрэк тэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Альберт Нуриевич жэл,бик тырышкан да бит сенлесенен кызы очен,узенен тормышын булдыра алдымы икэн сон,бу кыз ангар гомере буена бурычлы,шуны анладымы икэн?

            Хәзер укыйлар