Логотип
Проза

Кайнәм мәхәббәте

Җыр сөючеләр күңеленә Дилә Булгакова исеме «Кыр казлары» (Нур Даутов көе) җыры белән кереп калды бугай. Ул – танылган шагыйрә, нәсерләр, хикәяләр дә иҗат итә. Уфа «Китап» нәшрия-тында татар телендә «Сер», «Үрмәкүч», «Скрипка моңы», «Болан баласы» дигән китаплары дөнья күрде. Аның хикәяләрендәге авыр язмышлы кешеләр – тоткыннар язмышы күңелне тетрәтә.

Дилә Хәмзә кызы алар белән якыннан аралашкан, утыз елдан артык Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләре – хастаханәләрдә шәфкать туташы булып эшләгән. Тумышы белән ул Башкортстаннан, Кырмыскалы районы Бозаяз авылында динле-иманлы гаиләдә дөньяга килгән. Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итә.

Мин бәхетле, чөнки гомер йомгагымны кайнәм белән бергә сүттем. Ул – олы йөрәкле ана! Дөнья мәшәкатьләренә, җил-давылларга каршы төшеп, безнең бәхетне саклады. Үткән гомеремне кичереп, күңелемдә уелып калган хатирәләремне сезгә сөйлисем килә.

Медучилищены яхшы билгеләренә тәмамлап, кулыма диплом алгач, язмыш безне төрле җирләргә таратты. Миңа шактый ерак районнарның берсендә төпләнергә насыйп булды. 

Беренче көннән үк җылы каршы алдылар. Оялчан яшь кызны елмаеп кабул иткән өлкән табиб һәм шәфкать туташы үз һөнәрләренең чын осталары булып чыкты. Бер атна чамасы медпункт-та яшәгәннән соң, Мәликә апага фатирга урнаштым. Көндезләрем авырулар кабул итеп үтсә, кичләрен китаплар укыдым, авырулар тарихында очраган һәр ваклыкка игътибар итеп, мәртәбәле табиблардан җавап эзләдем. Көннәрдән бер көнне зур вакыйга булды – районга башкаладан зур концерт килде. Абруйлы җырчыларны тыңлап әсәрләндек, аларның тавышына сокландык. Кайтканда ике йорт аша гына яшәүче күрше егет Дамир очрады. Хәдичә апаның шәһәрдә укып йөрүче улы бар икәнен ишеткән булсам да, күргәнем юк иде. Чибәр, каһәре!

Ул да булачак табиб. Буйга шактый озын, төз гәүдәле, калынрак тавышлы Дамир мине озата кайтты. Капка төбендәге утыргычка килеп җиткәнче әллә нинди кызык хәлләр сөйләп көлдерде, йөз еллык танышлар кебек бар серләрен ачты да салды. Кинәт кенә толымыма кагылып: «Син – әкият кызы!» – дип, матур сүзләр сайрады. Әкиятләр илендәге серләрне каян беләсең, дип сорагач, минем әнием әкиятче бит, дип көлде. Гомере буе китапханәдә эшләүче Хәдичә апаны авылда белмәгән кеше юк. Аның сөйләгән сүзләре дә китапка язарлык иде шул.

Җәйне без бергә үткәрдек! Озакламый Дамир үзәк хастаханәгә практикага кайтты. Хисләребез көннән-көн ялкынлана барды, бер-беребезне бераз гына күрми торсак та, сагынышып очраша идек. Мәликә апаны кызлары шәһәргә алып киткән елны Дамирның әнисе Хәдичә апа тотты да безгә никах укытты... Үзебез сукмак салып, зур юлга чыгарга хыялландык... Дамир, диплом алгач, хәрби табиб булып еракка китәргә риза булды. Ә мин авыл фельдшеры – бары өч ел хыял дөньясында очып калдым. Әллә ни булды... Сөеклем үзгәрде. Өч ай элек кайтып китте, ләкин миңа ул бөтенләй икенче, ят кеше булып тоелды.

Сөйләгән сүзләре дә ихласлыгын югалткан, күзләрендәге чаялык та эреп беткән кебек. Чакрымнар белән бергә күңелләр дә ерагая барды. Дамир китте, мин, яшемне йота-йота, авылдан авылга авыруларның хәлен белергә йөрдем. Бер генә тамчы су биреп булса да ярдәм итсәм, авыру кешенең хәле җиңеләер сыман иде. Чынында исә, мин бәхетсез мәхәббәтемне онытырга тырыштым, уртак хисләребезне адаштырып, яңача яшәү хакында уйлый башладым. 

Бер төнне укшып уяндым. Агуланганмындыр дип курыктым. Күп итеп каен суы эчеп, күңелем буталуын бастым да оныттым. Ике көннән соң, җиләк кагы ашыйсым килеп, кайнәм ишеген кактым. Китап карап утырган булган ахрысы, тиз чыгып, ишек ачты. Керү белән янә күңел болгануым көчәйде, укшыта ук башлады. Кайнәм дә: «Агулангансың, балам», – дип сөтләр эчерде. Ләкин как ашыйсым килә, дип әйткәч, яшьләрмне сөртеп: «Әй балам, сөен, синең бәбкәң була, ә мине нәнәй итәсең, менә шатлык», – дип иңбашыма җылы мамык шәлен ябып, түр якка йокларга салды.

Дамир башка гаилә корып, читтә яшәде. Ә мин бала таптым. Улымны кайнәм белән бергә үстердек. Бала кайнәмә охшаган, хәтта каш өстендәге миңенә тиклем аныкы. Ә Дамир улын кабул итмәде, икеләнде.

...Улым да үсеп килә, укуын тәмамлагач, атасы кебек хәрби табиб булам дип хыяллана, юләрем. Тәкъдиремә ризамын... Мин бәхетле: улым әниле, нәнәйле булып үсә! Кайнәм дә олыгайды. Соңгы көннәрдә күп вакытын кеше-карадан ерактарак, ындыр артында үткәрергә гадәтләнде. Куе булып үскән бәбкә үләненә янтаеп кына утыра да, үкенечле карашын урман ягына төбәп, тынып кала, яңагы буйлап агып төшкән яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, башын бер түбән ия, бер күтәрә, җиң очы белән яшьләрен тыйнак кына сөртә.

Улым Данил да кул арасына керә башлады, бергәләп дөнья көтәбез. Соңгы елларда кайнәм дингә бирелде. Йоклап киткәнче кулыннан тәсбихе төшми, биш намазын үз бүлмәсендә укый. Акыллы, сабыр кайнәм!

Бер көнне улым мәктәбен тәмамлап, соңгы кыңгырауга киткәч, кайнәм үзенә чакырып алды да: «Асыл киленем, юк-юк, кызым, син беркайчан да Дамирның әтисе кем, ул кайда дип сорамыйсың. Бер дә яшьлегем белән кызыксынмыйсыңмыни, алтыным?» – дип көтмәгәндә сорап куйды. Кайда ул кызыксынмаган... Кайнәм уйларымны укый кебек тоелды, тәнем калтыранып, күз алларым караңгыланып китте. Ничә еллар мине борчыган сорауны үзе чишәргә булып, җай эзләде, күрәсең.

Икенче көнне: «Киленкәем, Миләүшәм, әйдә әле имәнлек урманнарын урап төшик, – диде. – Беркемгә дә ачмаган серләремне, балам, сиңа ачам!» – дип, үз ягына кереп китте. Зәңгәр чәчәкләр сибелгән бала итәкле ситсы күлмәген киеп алды, яулыгын чөеп кенә бәйләде дә, аягына күн читеген эләктереп, чыгып та басты. Тиз арада чоландагы баскычтан менеп, бер төргәк алып төште, һәм кайткач актарырсың, дип, миңа тоттырды. Сизәм, бу хәзинәдә ниндидер сер яшеренә. Йә Ходам, мин аның болытсыз зәңгәр күзләренең шундый бәхетле чагын беркайчан да күргәнем юк иде бит. Ул күз алдымда яшәрде, беренче күргәнемдәге япь-яшь Хәдичә иде... «Мин исән чакта барын да белеп калырга тиешсең, синең язмышың да минекедәй...» – диде дә тынып калды. Шул вакыт ялгызы гына ир бала үстергән яшь хатын күз алдыма килеп басты. Ачыласы сер дә шуңа бәйле иде, күрәсең.

...Урман кочагындагы бер лапаслык янында тукталып калдык. Кайнәм: «Менә, кызым, минем газиз урыным. Монда урманчының кечкенә өе бар иде. Сүтеп, күптән алып киткәннәр. Бар да вакытлыча, матурлык та үтә. Алышынып торган табигать мизгелләре безне дә үзгәртә, еллар үрелеп камчылый, балам...» – дип тыныч кына көйли бирде. Аннары, исенә килгәндәй, сөйләп китте: «Кызым! Менә сиңа иң кадерле урынымны күрсәттем! Монда тәүге мәхәббәтемнең күз карашлары сарылып калган, аның моңын, әйтерсең лә, урмандагы имәннәр кабатлый. Алар безнең олы мәхәббәтебезне аңлады, саклады. Улым да берни белми. Белмәве яхшырак, син дөньяга килгән көнне әтиең вафат булды, дип ялганладым... Мин аны урман итәгендә җиләк җыйганда очраттым. Дамирым кебек озын, какча гәүдәле иде, бәгырькәем. Аркасы чыккан, шуңа да аны гарип Динислам дип йөрттеләр. Дулкынланып торган кара чәчле, зәңгәр-көрән күзле, иягенә кулын куеп көлә иде. Арабызда еллар ятса да, мин аны өзелепләр яраттым. Үги әтием бик тә усал булгач, берни дә сиздермәдем, аңа атап язган хатларымны гына шул шалаш янындагы агач куышына яшереп калдырдым. Ә күпме китап ташыдым!

Биш ел яшерен сөю белән сөеп-сөелеп яшәдек, бел, Дамирым – олы мәхәббәтемнең җимеше...

Сиңа биргән хатларымны укы да, менә шушында китереп күм! Хәзер алар беркемгә дә кирәкмәс. Тагын кайчан килеп була әле... Аяклар да тыңламый, намазымны да утырып кына укый башладым. Киленем, күгәрченем! Улың картәтием кем дип сораса, тартынма, сөйлә. Ул урманчы иде, диген. Табигатьне саклаучы олы йөрәкле кеше булган дип әйт. Мине өзелеп яратуын сөйлә. Аның исеме дә Динислам иде, соклангыч бит!»

Кайнәм моңарчы хисләргә бирелсә дә, һәр җөмләсен үлчәп кенә, сак кына сөйли иде, ә бу юлы күңелен ачты да салды, сөйләде дә сөйләде...

Кояш баеганда кайтыр юлга чыктык. Яшерен сөю хатирәләрен тергезү кайнәмне җилкендерде. Яшьләр кебек җиңел атлап, һәр агач-куак белән сөйләшеп кайтты. Мин, кирәкмәс сораулар белән күңелен рәнҗетүдән куркып, тын гына атладым, хат юлларына салынган серләрне тизрәк ачасы килде.

Тәмләп чәй эчеп бетерүгә, намазына да вакыт җитте, кайнәм түр якка кереп китте. Мин дә савыт-сабаларны тиз-тиз җыеп, сак кына төргәкне ача башладым. Йа Ходаем, ничә еллар җиргә күмелеп, иске сандык эчендә сакланган хатлар! Шигъри юллар белән язылган сөю хатлары. Җылы, җырлы хатлар! Мин аларны яшем йотып укыдым:

 «...Чәчләреңә бәсләр сипмә әле,
 Башларыңны иеп, кадерлем.
 Кайгыларың китәр, килгән кебек,
 Шатлыкларын бел син, кадерлем...
 Син дәваханәгә киттең, исән генә була күр!


Мин барын да аңлыйм, ләкин күңелем генә баш бирми, судан алып ярга ташланган балыктай бәргәләнә. Ишетәсеңме, газизем... Сусыз калган гөл кебек гаҗизмен.

Күңел тынычлыгын, ашымның тәмен, урман ямен алып киттең. Күбәләккә әверелеп, барып бер күрәсе иде, элекке кебек хыялыйсыңмы икән? Кошка әверелеп, тыңлыйсы иде, җырыбызны көйлисең микән?

Һәр акланнан, һәр яфрактан сине эзлим, юксынам! Матурым, кайтырсың, килерсең бит, күңелем сине чакыра, сине көтә. Ярар, дип кенә әйтче. Арабызда еллар ята, уйласаң, алар назсыз ятим калганнар. Рәнҗемәсеннәр безгә ул еллар.»

Күзләремнән яшь тама. Чираттагы хатны укый башлау белән колакка җыр тавышы ишетелә.

 «Исәнме, газизем! Сагындыңмы?
 Бөгелә каен, бөгелә
 Җил-давыл искән саен.
 Өзелә үзәк, өзелә
 Исемә төшкән саен...


Гаҗәп, халык нинди мәгънәле җырлар язган! Безнең кебек бер күрешергә зар-интизар булып яшәүчеләр бар микән? Сөю кешене яшәтә. Ләкин йөрәккәем сине юксына, үги атасы каршы төште микәнни дип борчылдым. Үзебезнең генә сукмак буйлап килдем, үги әтием генә килеп чыкмасын, дип, Тәңремнән үтенәм... Мин бит сине сагынып килдем, бердәнберем!

Сөйләшкәнчә, ак яулык алып килдем... Урман чәчәкләреннән такыя үреп кидерермен дигән идең, насыйплар булмас микәнни, сөеклем?! Урман кочагындагы өебез көтә бит, көтә. Мин ашъяулыкны җәеп табын кордым, тәмле ризыклар алып килдем.
Көтәм! 

Ялгыз Каен авылындагы мулланы табып сөйләшсәң, бәлки, аңлар. Ят күзләрдән, ят сүзләрдән генә Ходам сакласын! Никах укылса, йөрәгемнең иң зур төере чишелеп, туасы сабый алдында безнең иң зур бурычыбыз үтәлер вә бер Аллаһ Тәгаләбез алдында гафулар сорарбыз. Мин һәр адымым саен гафу үтенәм, безгә бергә кавышып яшәргә рөхсәт булмагач, нишләргә соң? Үгиләр язмышы шундыйдыр, сөеклем! Битемдәге чәчәк чиреннән калган сансыз тирән шадраларыма да игътибар итмичә, тугры сөясең! Юк, борчылмыйк әле, безнең үзебезнең генә дөньябыз бар. Урман итәгендәге өебез көтә... Без бәхетле, ишетәсеңме?.. Күктән сансыз йолдызлар безгә нур чәчә, ә җирдәге чәчәкләр, таҗларында биюче күбәләкләр... Алар да безгә кушылып мәхәббәт диңгезендә йөзә. 

Язган хатларымны китапханәдә саклыйм, берничәсен, икебез генә белгән урында яшерелгәнен, син укыйсың. Сак кына янә урынына куясың. Беләм, миңа җавап язмыйсың... «Мин бит бер гарип, Хәдичә, сиңа тиң булырлык түгелмен, ләкин сөюем ихлас», – дип иркәләдең. Динисламым! Сүзләреңә ышандым. Мәхәббәтебезгә күзләр тимәсен инде!
Вәгъдәләшкән көнне килә алмадың, ә мин көттем, өзелеп көттем... Мин уйларга да куркам, без гөнаһсыз микән? Яшерен сөю? Күптән түгел «Йосыф вә Зөләйха» кыйссасын яшем йотып укыдым. Нәкъ безнең мәхәббәт ялкыны. Тик сынаулары гына башка. Сине көтеп, монда, урман итәгендә генә кунар идем, иртәгә эшкә... Кояш та акрын гына йокларга җыена бугай. Ярый, хуш, кадерлем! Бу хатны үзебез генә белгән җиргә куям, укырсың... сак ач, ак чәчәкләрнең таҗын хат эченә салдым! Сагынып, Хәдичәң-карлыгачың.»

Һәрбер хатны тын да алмый укыйм, хәйран калам. Кайнәм шундый олы, тирән хисләр белән көннәрен үткәргән, сәгать-минутларын санап очрашу көткән.

Бер күрер өчен, үги әтисеннән качып, биш чакрым араны урап кайткан. Кипкән җиләк яфраклары сакланган чираттагы хаты...

«Кадерлем! Сиңа тагын хисләремә манып хат язам! Матурым! Сүзеңдә тордың. Тәки түбәтәйле мулла абзыйны үгетләп алып килдең, рәхмәт инде аңа. Хәзер без никахлы. Миндә ике йөрәк тибә, дөньяга киләчәк сабый да тынычланып калды шикелле. Ходаем ярдәменнән ташламасын. Артык борчылма, әле иртә. Күчтәнәчкә урман чикләвекләрен җыеп китер, бик тә яратам бит чикләвек.

Динислам, көенечем бар... Әнием авыр хәлдә, ахрысы, үги әти җәберләгән. Кем белә? Ул бик әшәке, каты куллы кеше, булыр... Мин аңардан куркам...

Минсез генә килсәң, юксынма, хисләремне хатларым әйтеп бирер, ә язылмаган хатларым йөрәк түрендә, алар барысы да синең хакта, яшерен сөюебез хакында.
Сагынып, Хәдичәң.»

Кайнәмнең саргаеп беткән хатларын әле берсен, әле икенчесен сак кына кагылып укыйм. Һәрбер хат эчендә йә чәчәк таҗлары, йә бодай, арыш башаклары, йә зәң-гәр күзле энҗе чәчәкләр, йә кипкән яфраклар... Гаҗәп, серле хәзинәсен ышанып миңа тапшырды. Бүлмәсендә намазын укыгач, бисмилласын әйтеп, тәсбихен кулына алып, тынып калды. Йоклап китте дисәм, ыңгырашып куя, нидер сөйләнгән дә кебек. Бәлки, төшләрендә гарип Динисламын очратып, аның моңлы тавышына кушылып җырлыйдыр, бәлки, бәхетле елларында калган олы сөю хисләренә манып язган хатларын укып елыйдыр, кем белә... Олы сөюгә лаек булган асыл хатын! Хәтта кеше язмышлары кебек, мәхәббәт язмышлары да төрле: бер канатланып оча, бер яшерен генә сызланып, сыкрап үкси...

 Артык сораулар бирергә хакым бармы соң алтын кайнәмә? Бәлки, аның сөйгәне мәңгелеккә, бакыйга киткәндер, кем белә? Хатларда кечкенә сары таплар, бәлки, яшь тамчыларыдыр, гарип Динисламның яшьләредер? Аның сөйгәне ул хатларны кат-кат укып, елаучы һәм җырлаучы булган ич!

Менә тагын бер хат, эчендә яшел кипкән яфраклар.
«Динисламым, мин кайттым, үзем генә түгел, икәүләп, улыбыз Дамирга өч яшь. Ул сиңа охшаган. Күрсәң иде, ике кашы бергә тоташкан, иреннәре пешкән чия, күзләре болытсыз күк, чәчләре дулкынланып тора, ишетәсеңме, сөеклем! Мин исән-сау, сиңа күңелемнән көн дә хат яздым, сөйләштем, төрле сикәлтәләрдән олы хисләребез җитәкләде, җиңдем.

Улыңа безнең әкият урманындагы өебез ошады, чыгасы да килми, монда куяннар яши дип, безнең олы мәхәббәтебезне әкият итеп сөйләдем, ул авызын ачып тыңлый, сабыем!

Әнием, минем газизем, икебезнең уртак серне үзе белән алып китте, ә үги әтине башкаладагы тилеләр йортына илтеп япканнар.

Мин синең исәнлегеңне белешеп тордым! Очрашкач, берүк гариплегеңнән тартынма, син үзеңнең улың – Дамирың белән очрашырга тиешсең... Улымны ничек тә үстерермен, кеше итәргә тырышырмын.

Сызланасыңдыр инде, аңлыйм. Син көчле кеше, табигатьне, хайваннарны яратасың. Алар сиңа терелергә көч бирер. Күреп торам, мине көткәнсең, куышыбызны такыялар белән бизәгәнсең, миләш тәлгәшләреннән тезгән муенсалар да сансыз. Дамир өй тирәли әйләнә: «Әни, бу аю өеме, ә үзе кайда соң?» – дип сорый сабый. «Кара әле, әннәм, аю абый урманнан килеп чыгар, әйдә, көтәбез, вәт кызык булыр!» – ди. Яраткан уенчык машинамны бирәм, – ди, табын уртасына куеп киттек. Ләкин ул көнне син килмәдең, исән генә бул. Шундый сагындым, сөеклем. Хәзер соң инде, безгә дә кайтырга ерак. Улыңның бүләге – машинасын һәм хатларымны калдырам, күчтәнәчкә җыйган чикләвекләреңне алдык. Хәстәрлегең өчен рәхмәт.

Тиз көндә очрашырбыз, бәлки. Безгә килеп китсәң, яхшырак булыр иде. Хәзер кеше-карадан качып йөрүнең мәгънәсе юк. Минутларны санап, очрашуны көтәм.
Хәдичәң-карлыгачың.»

Башка хатларны укырга кулларым бармады, күземне яшь томалады, берни дә күрмим... 

Дөнья, тәкъдир, мәхәббәт – мең төрле, мең уйлы! Шундый олы мәхәббәттән яралган Дамирым! Ник син әнкәңнең сүзләрен аңламадың, үзең дә ятим үскәнсең, хәзер улың ятимлек ачысын татый. Рәхмәт, кайнәм! Ярты җан-ярың Динисламың кайда икән? Кайнәмнән ничекләр сорашырга соң? Сорасам, аңа авыр булса? Нишләргә? Шулай да Имән урманына барып, калган хатларны укып чыккач, сер ачылыр әле. Җиргә күмелгән хатларны соңрак казып алып кайтырга сүз бирдем бит кайнәмә. Ачылмаган серләр хатларда калган бит. Улым үскәч, нәнәсенең мәхәббәт тарихын матур әкият итеп сөйләрмен. Улы гына мескен! Шундый матурлыкны белмичә, туган телен онытып, әнисеннән еракта гомер итә. Бәлки, мин дә шундый олы мәхәббәт белән җавап кайтара алган булыр идем. Чәчәккә йомарланган, ачылмаган гөлчәчәктәй оеп калдым да тындым. Кызганыч! Ә акыллы, сабыр, иманлы кайнәм белән гомер йомгагым бергә сүтелгәненә үкенмим, шатланам гына.


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагын бер кеше язмышы - үзе бер роман язарлык. Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт-бик ошады! Сезгэ ижади унышлар телим!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнен ижатыгызны яратып, узегезгэ сокланып яшэдем. Сезне берничэ тапкыр якыннан куру бэхете татыды мина,хэттэ булэк китабы белэн автографыгызбар. Бер тын алуда укыдым , рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК ОШАДЫ.ЧЫНЛАП ТА, ДИНИСЛАМГА НИ БУЛГАН?БЕЛӘСЕ КИЛЕП КАЛДЫ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эх,дәвамы булсааа.

            Хәзер укыйлар