Логотип
Проза

Караңгы Марьям

(Хикәя)

Авыл халкы аны яратмады. Кушаматы да Караңгы Мәрьям иде. Алар безнең күршеләр, инде картаеп беткән әнисе Га­рифә әби белән икесе генә торалар, әти кешеләре юк, күптән инде шахтага киткән дә шуннан әйләнеп кайтмаган. Гарифә әбине дә күрше-күлән бик үз итми, чөнки ул бик саран, аны “бер чеметем” дип кенә йөртәләр. Алар иске, кечкенә генә йортта, ничектер, аерымланып, ялгызлыкта гына яшиләр, үзләренә кеше-кара да юньләп керми. Ә менә мин, ул чагын­да әле дүрт-биш яшьлек кенә малай, аларга еш керәм. Гарифә әби тавыкларны күп асрый һәм, аны никадәр саран дисәләр дә, миңа пешкән йомырка биргәли иде.
Безнең кечкенә генә Җилсез авылы биек үр куенында, ау­лак урында. Җитмәсә, үр өстендә куе куаклар. Элекке заман­да авыл аша үтеп, Өтнә базарына баручы марилардан берәү: “бу кирәмәт авылны патша хәзрәтләре белә микән?” дип со­раган, ди, имеш. Икенче якта, янәшәдә киң болын, аннан бак­ча башларына терәлеп Аксу елгасы үтә. Бу елга буасында, авылдан йөз адымда гына су тегермәне. Анда кеше һәрчак күп була, он тартырга бүтән авыллардан да киләләр. Те­гермәнче Хөснетдин абзый, сары мыеклары көлкеле тырпаеп торган, олпат гәүдәле, онга буялып беткән бер адәм, һәркем­не елмаеп каршы ала. Мәрьям апай әнә шул тегермәндә хи­сапчы булып эшли, җыелган көрәк онының исәбен алып бара. Күп булса унсигез яшьлек бу кыз кешеләргә каты тора. Көрәк онын тутырып ала. Хәтта Хөснетдин абзыйның танышларына, туганнарына да ташлама ясамый. Үзе кешеләр белән бер дә ачылып сөйләшми, әллә нинди йозак-биктә, яшь кызлар төсле көлми дә, үзара җыелып сөйләшергә яраткан хатын- кызларга да килеп кушылмый. Мыштым, серле бер зат шун­да. Аны шуңа да “караңгы” дигәннәрдер инде.
Әле герман сугышы да кузгалмаган, тормышлар шактый иркен, җайлы сыман иде. Әмма ниндидер хәвефле, шомлы да еллар. Минем әтием авыл укытучысы, район үзәге Өтнәгә баргалый иде. Шуннан кайткач, алар кичләрен әни белән шы­пырт кына сөйләшәләр. Ә мин барыбер ишетеп алам. “Укыту­чы Кышкариларны алып киткәннәр. Төнлә килгәннәр дә ике­сен дә — Әсхәтне дә, Саниясен дә. Бернинди хәбәрләре юк икән. Кирмәнле мәктәбе мөдире Фазылны да шулай иткәннәр иде”, — ди әти бик тә хәсрәтле итеп. “Йа, Аллам, ниткән афәт инде бу, нинди хәлләр? Ул Кышкариларның нин­ди гаепләре булды икән инде? Шул тиклем гыйлемле, әйбәт, тәртипле кешеләрнең...” — ди әни уфылдап. Үзе һаман саен әтигә бер үк сүзне әйтә: “Габделхак, син үзең дә сак була күр! Бер дә артык сүз сөйләшмә, үзеңә кирәген генә әйт тә туктап кал. Зинһарлап әйтәм. Әгәренки сине алып китсәләр, без ни эшләрбез...” — ди. “Мин үзем дә шуны уйлыйм шул”, — ди әти. Мондый сүзләрдән мине дә курку баса. Бик озак шомла­нып, йокыга китә алмыйча ятам. Чыннан да, безнең әтине дә шулай алып китсәләр? Төнлә килеп...
Ул елларда тирә-яктагы авыллардан андый хәбәрләр ки­леп кенә торды. Бер укытучыларга гына тимәделәр. Авыл ур­тасындагы кибет каршында, югары очтагы кәнсәләр янында җыйналып хатыннар, ир-атлар еш сөйләштеләр: “Фәлән авылдан баш конюх Сабир абзыйны алып киткәннәр, ди. Халык дошманы булган икән. Атларга ризыкны аз бирдереп, корткыч­лык ясап яткан. Төгән авылдан көтүче Гафурҗанны алганнар. Күрер күзгә үк тинтәк бер адәм иде. Аның ни гаебе булды икән инде? Ул мескен нинди корткычлык ясар?” Ул заманда — әле нинди инсафлы татар авылларында халык дошманнары яшәп ятуына кешеләр ышана да, бик ышанмый да. Гаҗәпләнә, шикләнә. Тәмам аптырашта, шөбһәдә иде авыл.
Әлеге хәлләрне кешеләр пышылдап кына, курка-курка, як- якка каранып кына сөйлиләр. Мәрьям апай мондый сүзләргә үзе катнашмый, әмма еш кына тыңлап тора. Кешеләр катына мыштым гына килеп баса, абайламый да калалар. Кайчак ба­гана кеби өнсез басып торганын күреп алалар да кычкырып җибәрәләр: “Абау, Мәрьям, чукынчык, куркыттың! Өрәк шикелле белгертми генә ничек килеп бастың әле монда?” — диләр. Ә ул ничек мыштым гына килсә, шулай китеп тә бара. Кайберәүләр: “Котсыз нәмәрсә, йөри адәм өркетеп”, — дип, артыннан сукранып калалар. Әйтәм бит, аны яратмыйлар иде.
Менә мин Мәрьям апайны яратам, хәтта аңа балаларча га­шыйкта идем бугай. Ул үзе матур да түгел: күзләре зур, озын керфекле булса да, берсе бераз кылый, читкә карап тора, өстәвенә, бер аягы аксак, бала вакытында Гарифә әби аны бишегеннән ялгыш егып төшергән дә аягы имгәнеп калган. Дәрьям апа барган чагында аның бер иңбашы сикереп-сикереп куя иде. Шуңа күрәме, йөргән егете дә булмады. Гәрчә авыл кызлары бөтенесе дә егетләр белән йөреп, кайсылары инде кияүгә чыгып киттеләр.
Тик... мин Мәрьям апайны барыбер яратам! Аның би­леннән түбән төшеп торган озын чәчләре, түгәрәк ялан бал­тырлары миңа бик матур күренә. Ә күзләре! Мин аның озын керфекләре бөгелеп торган зур күзләренә карап торырга яратам. Ул күзләрнең карашында, бик тирәндә, ниндидер як­тылык, җылылык бар шикелле тоела. Аның эче ак, җаны чис­тадыр кебек. Их, бу безнең авыл егетләрен! Алар Мәрьям апайны белмиләр, аның җаны аклыгын күрмиләр, шуңа күрә килеп аңа сүз кушмыйлар, дип уйлыйм. Аннан... Мәрьям апай үзе дә мине якын, дустанә күрә. Кечкенә вакытымда мин са­кау, “бүре” сүзен “бүййе”, дип әйтә идем. Шуңа күрә мине “Бүре” дип йөрделәр. Мәрьям апа мине күрсә туктата да: “Аһ, матур малай, аһ, Бүре!” — дип кочаклап ала. Конфет та биргәли. Кайчак өйгә кереп тә эзләп йөри, мин башта аннан качам, ул көлә-көлә, кыска аягы белән сикерә-сикерә куып йөри иде. Андый чакта әни аны жәлләп, ахры:
- һай, Мәрьям, болай әйбәт кенә кыз бала үзең. Менә... бер егет кенә тапмыйсың, — дип куя.
- И, Газизә җиңги, миңа насыйбы булыр әле, — ди Мәрьям апай бер дә исе китмичә. Һәм көлеп җибәрә. Ә ул бик сирәк көлә иде.
Аның егете юк, дигәнне бик белеп әйтмим, ахры. Мин хыялчан, ялгызлыкны ярата торган малай идем. Еш кына авыл башындагы тегермәнгә барам, аның күперенә кереп, су ча­рыгы янына төшәм. Ә ул чарык галәмәт тә зур, тышка чыга­рып куйсаң, безнең өй биеклеге бардыр. Аның урта бер туры­сына киң улак килеп терәлә, улактан шаулап су ага. Тәгәрмәч әкрен генә әйләнә, аска су тамчылары коела, ул тамчылар ярыктан кергән кояш нурларында бик тә матур булып ялты­рыйлар, ут бөртекләре кебек яналар. Мин шунда утырам да дөньямны онытам. Бу чарык тегермәннеке түгел, бик тә зур пароходныкы, имеш. Теге Фаяз абый китабындагы пароходныкы кебек. Ә ул пароход киң елгадан килә, аның капитаны мин!
Шунда мин берничә тапкыр чарык өстендәге кечкенә, ау­лак мәйданчыкта Мәрьям апайның... кем беләндер янәшә ба­сып торганын күрдем. Ул кеше озын буйлы, кара киемле, ба­шындагы озын козыреклы фуражкасы күләгәсендә йөзе юньләп күренми, әмма гәүдәсе торышыннан яшь кеше икәне беленә. Шунда мине куаныч тотып ала: Мәрьям апайның еге­те бу! Кешеләргә сиздерми генә килеп йөри. Алар сөйләшәләр, тик су шаулавы белән сүзләрен ишетеп булмый. Алай да теге егет Мәрьям апайны гел тирги, ә ул аңа каршы килми, акланып кына тора кебек тоела. Монысы нәрсә бул­гандыр инде, төшенә алмадым.
Мин аларның халык алдына чыгуларын, урамда бергәләп, бүтәннәр төсле җитәкләнешеп йөрүләрен көттем. Аннары ул кара киемле егетнең ак күлмәк киеп Гарифә әбиләргә килүен, Мәрьям апайны хатынлыкка соравын, бүтән яшь киленнәр шикелле бизәүле атлар җигелгән матур тарантасларга утыр­тып алып китүен теләдем. Бик тә, бик тә теләдем.
 - Мәрьям апай, синең егетең нишләп сине алып китәргә килми инде? — дидем.
Мондый сораудан ул башта куркып калды.
— Ах, Бүре! Шпион икәнсең син... — диде ул шелтәләп. — Әйе, егетем бар минем, Ильяс энем. Тик син, үскәнем, моны кешеләргә әйтеп йөрмә инде, яме. Икебез өчен генә сер бу­лып калсын әле шул!
Тик ул егет аны алырга тәки килмәде. Бу хәл, чыннан да, минем өчен сер булып калды. Гомерлек сер булып.
Еллар үтә торды. Алга бару гына булмады, үткән еллар ил-көнгә бернинди куаныч, авыл халкына тынычлык алып килмәде. Тирә-як авыллардан кешеләрне алып китәләр икән, кайбер бәхетсезләрен атып ук үтерәләр икән дигән коточкыч хәбәрләр һаман тынмады. Бездән исә бер кешене дә алып китмәделәр! Күршеләргә кара кайгылар килгәндә безнең авылны гүяки ниндидер илаһи көчләр, фәрештәләр үзләре саклый иде. Халык моңа куанды да, гаҗәпләнде дә.
—     Алланың рәхмәте... Бездә ул-бу күренми әле.
Авылның беренче мәзәкчесе Сәләхетдин абзый:
—     Безнең авылны хөкүмәттә утырганнар белми, ахры? Те­ге замандагы мари кешесе әйткән шикелле, — дип көлде. Моны бер дә яратмадылар.
—     Андый көфер сүзләр сөйләшмә әле, Сәләхетдин абзый. Тел очыңа тилчә чыгар! — диделәр.
Мин төгәл хәтерлим, авылларда халык дошманнары, корт­кычлар яшәп ятуына беркем дә ышанмады. Әлеге хәлләрне хөкүмәттә утырганнарның хатасы дип санадылар. “Моны иптәш Сталин үзе белмидер. Аңа ник хат язмыйлар икән?” дип аптырыйлар иде.
Шулай да көннәрдән бер көнне түбән тыкрыкта торган Борһан абый юкка чыкты! Тире җыючы, бөтен тирә-якка дан­лыклы көрәшче, Сабантуйлар батыры, кып-кызыл йөзле, юан беләкле, галәмәт озын буйлы Борһан абый. Хатыны Маһитап апай белән тату торалар, ике-өч балалары да бар иде. Ул көнне, ни өчендер, печәнлекләренә менеп йоклаган булган. Иртән көтәләр тегене чәйгә, ә ул төшми дә төшми, ди. Печәнлеккә дә менеп караганнар, анда да юк икән. Маһитап апай елап авыл Советына менде. Көттеләр, эзләделәр, Борһан абый кайтмады. Авыл Советы рәисе Габдрахман абый кешеләрне җыеп, Аксу буена төштеләр, суга төшеп батмады микән дип, тугайларны җәтмә белән сөзеп йөрделәр. Борһан абыйның төнлә торып, болыннарны әйләнеп кайта торган гадәте бар иде. Табылмады, шундый баһадир, беркемгә би­решми торган кеше тәки гаип булды.
Бу хәбәр тынарга өлгермәде, Солтан Кәриме югалды. Мо­нысы атлар карый, бик күңелле, риясыз бер адәм иде. Авыл халкы бу хәлләрдән тәмам гаҗизлектә иде.
Аннары инде эшләр гаҗизлектән дә үтеп китте. Халык ара­сында “Герман сугыш башлый икән!” дигән хәбәр таралды. Һәм бу шомлы юраулар тиз арада чынга да чыкты. Әтиләр, абыйлар, шул исәптән минем әти дә, сугышка киттеләр. Авыл тоташ ка
йгыда, куркуда торып калды.
Сугыш башланыр алдыннан гына минем өнне алган, авыл халкын тетрәткән тагын бер вакыйга булды. Безнең авылдан да бер кешене, анда да Караңгы Мәрьямне алып киттеләр! Әле егермесен генә тутырган, бернинди гайбәт тә сөйләмәгән, япь-яшь бер кызны. Аны “Тегермәндә алган көрәк онын хөкүмәткә аз биргән. Шуның белән корткычлык итеп яткан, халык дошманы булган икән!” дип сөйләделәр. Мин моңа бер тамчы ышанмадым. Мәрьям апайның хәрәмгә керә алмый торган икәнен бик яхшы белә идем. Гарифә әби бу кайгыны күтәрә алмады, вафат булды. Тик Мәрьям апай бүтән авыл кешеләре шикелле эзсез-хәбәрсез югалмады. Аны безнең авыллар Уралдагы ерак Магнитогорски шәһәренә китеп яшәүчеләр күргәннәр. Ул анда, бүтән мәхбүсләр белән бергә, Урал суы аша салынган дамбада, ку­лына көрәк тотып эшләп йөргән.
Мин үзем дә колхоз эшенә керештем, үгез җигеп көлтә керттем, урман ташыдым. Әмма, бүтән кайбер малайлар төсле, мәктәптә укуымны ташламадым. Алай гына да түгел, тырышып укыдым. Минем, хыялый малайның, кече яшьтән үк үз теләге, максаты бар иде. Күршемне, кайчандыр үзем гый­шык тоткан Мәрьям апайны да онытып бетерә алмадым. Аның авыр язмышы, үзем өчен ачылмый калган серләре күңел түремне тырмап тора иде.
Вакытлар үтте, бернигә карамый үтте. Һәм алар дөньяга әллә никадәр үзгәрешләр алып килде. Сугышлар тынды, исән калганнар, минем әти дә әйләнеп кайттылар. Авылда тормыш акрынлап эзенә төште. Мин дә, авырлык белән булса да, ма­лай чактан ук үз алдыма куйган максатларга ирешә бардым. Мәктәпне әйбәт бетереп, зур калага киттем, анда югары бе­лем алдым. Инженер булдым, яхшы урынга урнаштым, тора- бара сәләтләрем дә ачылып, дәрәҗәле бер адәм булып кит­тем. Туган авылым белән дә араны өзмәдем. Андагы хәлләрдән бик хәбәрдар тордым.
Авыл алга атлады. Ни гаҗәп, теге чакта сәер рәвештә юкка чыккан Борһан абый белән Солтан Кәриме дә табылды. Алар, ни өчендер, Ташкент якларына киткәннәр икән. Борһан абый шунда торып калды, гаиләсен дә шунда алдырды. Кәрим абый хакында да хәбәр бирде. Алар Ташкентта бер-берсен күреп йөргәннәр. Кәрим абый, бичара, сугышта башын салган.
Ә минем өчен иң куанычлысы, Мәрьям апайның да язмы­шы ачыклану иде. Сугышлар беткәч, күп тормады, ирек алып, төрмәдән кайтты. Инде вафат Хөснетдин абый урынында те­гермәндә эшләгән, бер кулын сугышта калдырып кайткан Ха­физ дигән кешегә кияүгә чыкты. Тегесе ике куллы адәмнән дә уңганрак иде, тату яшәделәр, балалар үстерделәр. Дөньяла­ры түгәрәк булды. Авылга бер кайтасым, хәл-әхвәлләрне үз күзем белән күрәсем, Мәрьям апайларга кереп, сөйләшеп утырасым бик килә, тик вакыт тими дә тими иде.
Быелгы җәй башында тәки җаен таптым. Менә мин туган авылымда. Беренче эшем итеп әти-әниләремнең каберләрен зиярәт иттем. Аннары Мәрьям апай янына киттем. Аның ире Хафиз абыйның вафат икәнен, балаларының таралып бетүен, олыгайган карчык булып, ялгызы гына яшәп ятуын белә идем.
Мине инде искереп килгән йорт янындагы тәртип, чиста­лык гаҗәпләндерде. Капка төбе, ишегалды ялт итеп себе­релгән, лапас астында бер көтү ак тавыклар йөри, өй алды баскычлары чиста юылган, монда ялгыз карчык яши дип белмәссең дә. Мин ишектән килеп кергәндә Мәрьям апай ди­ванда, телевизор карап утыра иде. Башта таный алмый тор­дым. Ай-Һай, вакытлар ни эшләтә кешене! Кайчандыр зифа гына сынлы, озын чәчле, тулы балтырлы Мәрьям апам ап-ак чәчле, йөзен җыерчыклар сарган, күгәрчен тикле генә бер әбигә әйләнгән дә калган. Ул үзе дә мине танымады. Кулын каш өстенә куеп, карап торды.
- Кем дип кенә әйтим соң? — диде.
- Ильяс, дип әйт. Мәрьям апа, күршең Ильяс бу, — дидем.
Аның йөз-күзләре бердән ачылып китте.
- Һай, Ильяс күршем, бик белеп торам мин сине. Бик беләм... Менә кешегә чыктың син, ичмасам. Мине дә куан­дырдың! — диде ул бик җанланып. — Утыр әле каршыма, бер карыйм әле үзеңне! — диде.
Башта хәл-әхвәлләрне белештек. Аннан мин, эшне озакка сузмыйча, сорауларыма күчтем.
- Мәрьям апай, гафу ит, теге чакта, тегермәндә, синең егетең бар иде. Нинди кеше иде ул?
- Болай... егетем түгел иде ул. Бер дә егетем түгел. Бер адәм иде шунда, — диде ул бик ачылып китәсе килмәгәндәй.
- Ә сине... ни өчен кулга алдылар? Гафу ит, синең көрәк онына хәрәм салуыңа мин ышана алмыйм, — дидем.
Карчык байтак сүзсез калды. Кипшергән куллары белән диванны сыйпап утырды. Хәтере дә юктыр инде, сиксәнне үткән бит. Менә аның күзләре яктырып, кабынып киттеләр. Хәтта йөзенә алсулык бәреп чыкты.
- Беләсеңме, Ильяс күршем, синең каршыңда кем уты­рып тора? — диде ул дулкынланып. — Яшерен милиция уты­ра синең каршыңда!
Мин берни дә төшенмәдем.
- Нинди милиция? Ник яшерен?..
- Ә теге еллардагы энкаведе кешеләре “яшерен мили­ция” дип тамгалаган адәм. Ягъни үзе яшәгән авылдагы халык дошманнарын белеп алырга, шуларны районга барып җәвих итәргә тиешле кеше. Органнар тарафыннан яшерен билгеләнгән шымчы. Менә кем тора синең каршыңда, күршем! - диде ул ниндидер ярсу белән.
Дерт итеп киттем мондый сүзләрдән. Үз колакларыма үзем ышанасым килмәде. Мәрьям апа... ул чактагы имансыз органнар кешесе? Шымчы... Булмас!
- Мәрьям апай, гафу ит, ышанмыйм. Булмас... — дия генә алдым.
- Һи, күршем, булды шул менә, — дип сөйләп китте ул. - Безне, Чикмәнле авылыннан минем кебек үк яшь кыз Хатирә белән икебезне, бергә чакыртып сөйләштеләр. Ул үгетләү, кисәтү. Янау! Сезнең авылларда да халык дошманнары бар, дип, аларны эзләп табарга гына кирәк, дип. Бу югары эш менә сезгә тапшырыла, дип. Хәттин ашты инде! Әмма без авылдашлардан кемнең дә булса халык дошманы икәненә, корткычлык эшләп ятуына бер тамчы ышанмадык. Юлда кайт­канда бер-беребезгә сүз бирдек: үзебезнең авыллардан бер кешене дә бирмибез! һәм бирмәдек тә. Теге син тегермәндә күргән озын колга шуннан килгән адәм иде ул, күршем, — дип көрсенде Мәрьям апай. — Килгән саен мине өйрәтте, тиргәде, бер дошманны да таба алмыйсың, булдыксыз син, диде. Борһан абый белән Кәрим абый шыпырт кына авылдан чыгып сыздылармы? Мин әйттем аларга. Миннән үтеп кайсы­дыр барып чаккан, икесен дә алып китәселәр иде... Менә шу­лай ул, Ильяс. Шул авылдашларны бирмәгәнем өчен үземнән үч алдылар. Инде бу афәтләр үтеп барганда гына, бик әйбәтләп үземне утыртып куйдылар. Сигез ел утырып кайтты апаең, — диде ул күз яшьләрен сөртеп.
Мин аны хәйраннарга калып тыңлап утырдым, гаҗәпләнүемнең, тетрәнүемнең иге-чиге юк иде. Менә сиңа кеше сөймәгән Мәрьям! Караңгы Мәрьям... Һәм япь-яшь ки­леш имансыз көчләргә каршы чыккан, бөтен авыл халкын як­лаган, ә бәлки кемнәрнедер һәлакәттән дә саклап калган фәрештә. Чын кеше, Ак Мәрьям! Балачагымда мин аның күңелле, эче аклыгын дөрес белгәнмен икән.
- Соң, Мәрьям апа, җанашым!.. Соң син бит дөнья бәһасе кеше, син фәрештә икәнсең. Авылны саклаган фәрештә. Чын батыр, халык батыры. Ник әле бу хәлне хәзерге хакимият бел­ми? Ник әле син кадер-хөрмәттә түгел? Ник син моны авыл кешеләренә дә әйтмисең? — дидем мин дулкынланып.
- Менә монысы кирәкмәс, Ильяс күршем, — диде ул тый­нак кына.
- Ничек инде кирәкми, Мәрьям апа? Ник кирәкми? — ди­дем мин.
- Кешеләр дөрес аңламас. Кешеләр бит үзләренә килгән яхшылыкны бик искә алмый. Ә гаепне хәзер күрә. Үзләрен як­лаганны искә алмаслар, ә менә яшерен милиция булган икән, дип сөйләп йөрерләр, — диде ул.
Бераз уйланып торгач, мин дә аның белән килештем. Ке­шеләр алар, чыннан да, шундый бит. Яхшылык эшләгәнне беләме безнең халык?
- Мин сөйләгәннәрне син дә кешеләргә җиткермә инде, күршем. Бу бер дә кирәкми, — диде ул гади генә. — Мин инде өлкән кеше, шушылай тыныч кына китеп тә барыйм.
Аның бу сүзләреннән минем, инде үзем дә өлкәнәеп килгән бер адәмнең, күзләремә яшь бәреп чыкты. Минем каршымда Мәрьям-Ана утыра иде, гүяки...



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Искиткеч хикэя! Хазер Марьям апа кебек кешелэр юктыр да

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тетерэндергеч!

      Хәзер укыйлар