Логотип
Проза

Кар патшабикәсе

Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.

Бик бирелеп кенә диплом эшен язарга утырган иде Зәлия, телефоны шалтыраганга дертләп китте. Ниндидер таныш түгел номер. «Әй, бетмәс монда! Кирәк булса, тагын шалтыратырлар әле!» – дип уйлады кыз, эшеннән бүленмичә генә. Ләкин озак та үтмәде, телефон кабат җырларга кереште. 
– Алло! Зәлия буласызмы? – диде элемтәнең теге очында таныш түгел хатын-кыз.
Үзе дә аңламастан, кыз никтер каушады. Ике бите тиң ут кабуын тойды. 
– Әй-йе, мин булам, – диде кыз. Шундый вакытта теленең тотлыгып торуын күр әле! – Ә с-сез к-кем буласыз? 
– Айратның әнисе булам мин, акыллым. Синең белән сөйләшәсе сүз бар иде. Иртәгә очраша алабызмы? 
Каушаудан, Зәлиянең теле аңкавына ябышты. Мизгел эчендә башыннан мең төрле уй узды: «Ник шалтырата? Минем белән очрашу ник кирәк?»
– Кичке алтыда очрашырбыз, – дип, шәһәрдәге бер кафеның исемен атады Айратның әнисе. 

Телефонны куйгач та, тиз генә исенә килә алмады әле Зәлия. Күз алдына иртәгә булачак очрашуны китерергә тырышты. Ниндирәк икән Айратның әнисе? Чибәрдер, мөгаен. Әнә тавышы нинди матур бит. Андый тавышлы ханымнар үтә дә чибәр һәм усал булалардыр. Балачакта яратып караган «Снежная королева» мультфильмындагы королева исенә төшеп, Зәлия көлемсерәп куйды. «Юк ла, андый ук салкын бәгырьле түгелдер инде», – дип, күңелсез уйларны башыннан тизрәк куарга ашыкты. 
Ә йөрәге Айратны сагынудан сулкылдады. Сагышлардан күңеле тулган мәлләрдә Хәния Фәрхине куеп җибәрә ул. Яраткан җырчысына кушылып җырлый да, ахырдан бер түгелеп елап ала. Хәзер дә бүлмәгә җанга рәхәт моңлы тавыш яңгырады: «Соңгы сөю, соңгы ашкынудыр. Кабатланмас сихри иртәләр»... «Айрат, Айрат, синнән башка бу салкын кышларны ничек уздырырга?» – дип, пышылдады Зәлия, битен сөйгәне бүләк иткән йомшак аюга терәп. 
Айратны армиягә озатканнарына өч кенә ай. Өч ай да өч елга сузылган кебек үтте. Шулкадәр сагына Зәлия аны, уйламаган бер көне бармы икән? Ярый әле егет хатларны еш яза. Шул хатлар гына баса да инде йөрәге сагышларын. 

Айрат белән ничә еллар элек, җәйге каникул көннәрендә танышкан иде алар. Зәлия үзе шәһәр кызы, ләкин балачагыннан ук җәйнең өч аен да авылда үткәрде. Аннан гына торса, авылдан бер дә китмәс иде ул. Әбисенең җыйнак кына пөхтә өе, өйне икегә бүлгән ап-ак миче, тәрәзәләргә бау тарттырып элгән ак ситсы пәрдәләре, ут кебек янып торган кып-кызыл яраннары кыш буе төшләренә кереп сагындыра. Кайчан карасаң да мич буендагы озын эскәмиядә дүрт тәпиен дүрт якка ташлап йоклап яткан карт мәчесенә кадәр күз алларына килә. 

Авылда уздырган шул өч ай эчендә үзе дә тәмам авыл кызына әйләнеп бетә иде Зәлия. Авыл кызлары белән рәттән бакча чүбен дә утый, көянтә-чиләк белән суын да китерә, болында каз бәбкәләрен дә саклый... Кем бәрәңге бакчасын тизрәк утап бетерә, кем буялмаган идәнне чистарак юа, кемнең уган кере аграк – авыл кызлары белән шулай ярышалар иде алар. Кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызлары аңа классташларыннан да якынрак булып тоелалар.  Башта аларны уен дуслаштырса, үсә төшкәч, чырык-чырык килеп клубка җыенулары, кичен капка төбендә утырулары кызларны тәмам сердәшләр итте. Бу дуслык бүген дә дәвам итә әле.

Күңелле хатирәләр Зәлиянең җанын тынычландырып җибәрде. Ул Айрат белән танышкан көннәрен уйлады. Шундый чая егетнең игътибары ник үзенә төшкәнен әле дә аңлый алмый ул. Чибәргә санамый Зәлия үзен.  Дус кызлары гына «Үзеңнең чибәрлегеңне үзең белмисең. Синеке кебек мәхәббәт уймаклары бездә булсамы! Синеке кебек кашлар, күзләрне Ходай безгә бирсәме...»  – дип әрлиләр әрләвен... Күзләр – күзләр инде, башкаларныкы кебек үк, төсе генә шәмәхәгә тартым зәңгәр. Мәхәббәт уймаклары бар инде анысы. Әбисе дә: «Мәхәббәтле кешедә генә була ул», – ди торган иде. 

Ул җәйдә Зәлиягә 17 яшь тулган иде. Айратка да 17. Бу җәйдә аларга 22 яшь тулырга тиеш. «Диплом яклаганчы, барып кайтырга кирәк», – дип, укуын тәмамламыйча, армиягә китте Айрат. Авылда армиягә китәсе егетләр озату кичәсе оештыра, урам тутырып җырлап, туган-үскән яклары белән саубуллашып йөри. Ә Айрат андый кичә уздырып тормады. Әтисен белсә дә, егетнең әнисен бер тапкыр да күргәне булмады кызның. Иренең туган авылына кайтканы юк иде ахрысы аның. Айрат та кызны үзләренә чакырып, әнисе белән таныштырырга ашыкмады. Хәер, Зәлиянең үзенең дә бу хакта әйткәне булмады. 

Бу тәүге очрашуга ныклап әзерләнде кыз. Үзе иң яхшысы санаган күлмәген кичтән үк үтүкләп куйды. Кышкы итекләре генә бераз хөртирәк. Нишләтәсең, укый бит әле, ныклап эшкә урнашырга вакыты да юк. Шулай да җай чыкса, эшнең берсеннән дә чирканып тормый. Ләкин күпме генә акча түлиләр дип беләсең соң? Әнисенең дә хезмәт хакы әллә ни түгел. Икесенекен бергә кушкач, очын очка ялгарга җитеп тора, шунысына рәхмәт. 

Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым. Киемнәре дә, сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп киткән хушбуй исе дә, утырып тору рәвешләре дә аның кемлеге икәнен кычкырып тора иде.
– Утырыгыз, – дип, күзе белән каршысындагы урындыкка ишарәләде ханым, үзе официантны чакыртып, ике кофе һәм ике пирожноега заказ бирде. Аннары, алсу маникюрлы матур кулларын өстәл өстендә кушырып, Зәлиягә төбәлде. 
– Очрашуыбызның сәбәбен аңлыйсыздыр дип беләм, – диде ул, кичәгедәй матур тавыш белән. Зәлия кабат бит очларына ут кабынуын тойды.
– А-аңлап б-бетермим, – дип, чак җавап бирә алды кыз. Кечкенәдән шулай тотлыга иде ул. Әнисе врачларга йөртеп, дәвалап та карады. Үсә төшкәч, беткән дә кебек булды, ләкин дулкынласа, сүзен әйтүләре бер газапка әверелә.

– Сезнең улым белән дус булып йөргәнегезне беләм. Ул дуслыгыгыз тирәнгә китмәгәндер бит? – дип, нәкъ Айратныкы кебек нәфис иреннәрен бөрде Кар патшабикәсе. Зәлия күңеленнән генә аңа шундый исем биреп өлгергән иде инде. 
Икәүләп төнге күктән йолдызлар күзәткәндә, Айратның әнисе белән очрашу мизгелләрен уйлаган чаклары була иде Зәлиянең. Ләкин хыялында башкача килеп чыга иде ул беренче танышу мизгелләре. Зәлияләргә кыз сорарга килгәч: «Исәнме, балам!» – дип, кочаклап алырга тиеш иде кебек әни кеше. Ә ул менә бөтенләй башкача килеп чыкты. Аның салкын карашыннан бөрешеп утыра кыз. Чибәр ханымның һәр сүзе аны бозга чорный бара, чорный бара... Тагын бераздан Зәлиянең үзеннән дә бары боз кисәге генә утырып калачак. 
– Без әлегә кадәр кысылмадык, озакка бармас мавыгулары, дип уйладык. Айрат сезгә армиядән дә хатлар яза икән. Сез аңа җавап язарга тиеш түгел, Зәлия. Улымның күңелен юкка иләсләндермәгез. Айрат ул бөтенләй башка тормыш өчен туган егет. Ә сез, туры әйткәнем өчен гафу итегез, аның бәхетенә богау гына булачаксыз... 
Зәлиянең күз аллары караңгыланды. Кар патшабикәсенең тавышы әллә кайдан, баздан ишетелгәндәй тоелды. 
Калганын ул тыңлап та бетермәде. Сикереп торды да, чибәр ханымның күзләренә туп-туры карап: 
– Кемнең кемгә тиң булганын язмыш инде без туганчы ук хәл итеп куйган. Ул берничек тә сезнең кодрәтегездә түгел. Аллаһы Тәгалә алдында без барыбыз да тигез, – диде дә, сумкасына үрелде. – Кофе өчен бу җитәр дип уйлыйм, – дип, өстәлгә биш йөзлек куйды да, йөгерә-атлый ишеккә юнәлде. 

Урамга чыккач, сулкылдап елар шикелле иде. Юк, еламады. Күкрәген тутырып кышкы саф һаваны сулады да, тынычланып, тукталышка таба китте. 
Кичә күргән төше исенә төшеп, елмаеп куйды. Төшендә Айратны күрде ул. Атка атланган да, Зәлиягә таба кайтырга чыккан, имеш. «Тагын тугыз чакрым калды, көт! Кайткач, сиңа бүләк итәм», – дип, куеныннан зәңгәрсу төстәге шәл алып күрсәтте. Төшеңдә шәл күрүне кияүгә чыгуга юрый иде әбисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Давамын туземсезлек белен котеп калам?

    Хәзер укыйлар